Г.Тукай көненә багышланган кичә сценариесе
материал (подготовительная группа) на тему

Балалар бакчасында Г.Тукай туган көненә багышланган бәйрәм үткәрү өчен сценарий.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                 

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе “Әтнә-башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”

Былтыр бабай үтенече

Мәктәпкә хәзерлек төркемчегендә театральләштерелгән күренеш

Тәрбияче: Хайретдинова Р.Н.

Былтыр бабай үтенече.

       Урман күренеше.  Җитәкләнешеп кыз һәм малай керәләр.

Малай: Әйт инде, нигә килдек без урманга?

Кыз: Хәзер әйтсәм дә була, юкса, өйдә үк әйтсәм син минем белән килмәс тә идең. Безне урманга бабабыз җибәрде. Ул кайчандыр үзе рәнҗеткән җан ияләрен табып, гафу сорарга кушты.

Малай: Кемнәр соң алар?

Кыз: Менә тыңлап кара:( музыка куела)

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – “Кырлай” диләр;

Җырлаганда көй өчен, “тавыклары җырлай”, диләр.

Ул авылның, һич онытмыйм, һәр ягы урман иде;

Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.

Бик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат;

Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.

Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар, диләр;

Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар, диләр.

Һич гаҗәп юк. Булса булыр, бик калын, бик күп бит ул,

Күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул!

Малай: Шүрәле мәллә?

Кыз: Чү, тавышланма, әнә үзе дә килә.( агач артына качалар).

     Бүрәнә күтәргән Шүрәле керә, җырлый.

"Шүрәле" җыры.

Шүрәле: Ничә еллар буе шушы бүрәнәне күтәреп йөрим инде мин, бәлки Былтыр кире әйләнеп килер, минем кулымны ычкындырыр дип көтәм. Ләкин ул күренми дә күренми . Кешеләр шундый мәрхәмәтсез микәнни?

     Качкан җирләреннән чыгып кыз белән малай Шүрәле янына  киләләр.

Кыз килә: Исәнме, Шүрәле!

Шүрәле: Абау, кем сез? Сез дә мине рәнҗетергә телисезме?

Кыз: Юк,юк киресенчә, без синең кулыңны кыскан Былтырның оныклары. Ул безне сине эзләп табарга һәм үз исеменнән гафу үтенергә җибәрде.

Шүрәле: Ә нишләп үзе килмәде соң ул?

Малай: Ул хәзер бик карт инде, ләкин синең кулыңны кысканы өчен бик үкенеп яши һәм гафу сорый.

Шүрәле: Мин үзем дә бик карт инде, хәзер кешеләрне кытыклап газаплый алмыйм. Куркытканым өчен бабагыздан гафу үтенәм. Кешеләр һәм табигаттәге башка җан ияләре дус, бердәм булса гына безнең табигатебез байлыгын югалтмас, пычранмас һәм юкка чыкмас. Кешеләр һәм табигат бер-берсенең кадерен белергә тиеш.

Малай: Күрәм, Шүрәле, син үзең дә акылга килгәнсең, бик дөрес фикерлисең. Шуның өчен без синең кулыңны азат итәбез.

     Кулын ычкындыралар. Шүрәле шатлыгыннан сикерә.

Шүрәле: Рәхмәт сезгә, мин бик шат, минем өчен зур бәйрәм бүген!

  "Бәйрәм бүген" җырын җырлыйлар.

Малай: Шүрәлене коткардык, гафу үтендек. Син бабабыз рәнҗеткән җан ияләре дидең бит, тагын кемнәр бар соң ?

Кыз (музыка куела): Тыңлап кара, үзең дә белерсең:

Борын заман бер ир белән хатын торган,

Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган;

Асраганнар бер кәҗә берлә бер сарык,

Болар булган берсеннән дә берсе арык.

 

Әйтә бер көн ире: “Кара монда, хатын!

Үзең яхшы беләсең бит печән хакын;

Китсен бездән чыгып кәҗә белән сарык,

Ашап ята бушка гына алар азык”.

 Малай: Белдем, белдем бабабыз чыгарып җибәргән Кәҗә белән Сарык. Тик кайдан табарбыз соң аларны , урман зур бит.

Шүрәле: Сез теге капчыкларына бүре башы салып йөри торган кәҗә белән сарыкны әйтәсезме?

Кыз, малай: Әйе.

Шүрәле: Беләм, беләм, алар әле дә булса бүреләр яккан учак янында утыралар, безнең хуҗабыз куып чыгарганына үкенер дә, безне килеп алыр дип көтәләр.

Малай: Шүрәле күрсәт әле безгә юлны?

Шүрәле: Яхшылыкка-яхшылык , әйдәгез, күрсәтәм.

Кыз: Киттек бабабызның соңгы үтенечен үтәргә, кәҗә белән сарык янына.

      Музыка астында чыгып китәләр.

Кулланыган әдәбият

1.Тукай.Кәҗә белән Сарык

2.Тукай.Шүрәле: әкият-поэма.- Казан:Татар.кит.нәшр.,2011.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай иҗатына багышланган кичә

Әлеге кичә балаларның белемнәрен ныгытуга багышланган. Анда кыскача Тукайның тормыш юлы турында сөйләнеп кителә. Аның әсәрләре искә төшерелә. Балалар шагырьнең шигырьләрен  сөйлиләр....

Г.Тукай иҗатына багышланган кичә

Әлеге кичә Г.Тукайның иҗаты, тормыш юлын тирәнтен аңлау өчен үткәрелә.  Балалар шагырьнең  , алдан өйрәнелгән , шигырьләрен сөйлиләр....

Г.Тукай көненә багышланган кичә сценариесе

Балалар бакчасында Г.Тукай туган көненә багышланган бәйрәм үткәрү өчен сценарий....

Г. Тукай иҗатына багышланган проектында йомгаклау шөгыле

Г. Тукай иҗатын өйрәнеп беткәч уздырылган йомгаклау шөгыле конспекты....

Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган уен-викторина “Еллар аша миңа Тукай дәшә”

Әти-әниләр һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында Г. Тукайның туган көненә багышланган  чара.Максат:1.      Балаларның  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буе...

Тукай иҗатына багышланган фольклор кичә

Бу кичә балаларның  фольклор чыгышы  белән башлана. Алга таба Тукай иҗаты белән үрелеп бара.Соңыннан фольклор чыгыш белән тәмамлана....