Тукай иҗатына багышланган фольклор кичә
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Алсу Файзиевна Мухаметшина

Бу кичә балаларның  фольклор чыгышы  белән башлана. Алга таба Тукай иҗаты белән үрелеп бара.Соңыннан фольклор чыгыш белән тәмамлана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gabdulla_tukayga.docx438.48 КБ

Предварительный просмотр:

Габдулла Тукай  иҗатына багышланган фольклор кичә

                             

 

Малай:

Исәнмесез, саумысез

Нигә кәҗә саумыйсыз

Әтәчегез күкәй салган

Нигә чыгып алмысыз.

Кыз:

Әй, Әпсәләм, Әпсәләм

Сәлам бирдем Әссәләм

Сездән безгә тиештер бит

Малайлар: Вәгаләйкүм әссәләм.

Кыз: Шуннан

Малый: Тугыз ким уннан

Кыз: Шуннан

Малай: Утырган да  шуган

Кыз: Шуннан

Малай: Кишер белән суган

Кыз: Шуннан

Малай: Малайлар ярдәм итегез әле!  Ә-ә-ә-ә-әй!

Килегез мин сезгә бер кызык сөйлим.

Җиктем үрдәк

Киттем үрләп

Җиктем күрә

Баганадан өркә

Чанам кабык

Төядем чыбык – чабык

Барам чабҗып

Киттем авып

Тәртәсе салам

Төшәм дә калам

Төшәм дә калам

Ничек кайтып җитәргә

Аптырадым бит тәмам.

Малай:  Әйе шул, Батыр дус

Бар иде шул яшь чаклар

Кесә тулы борчаклар

Саламнан тәртә каерып

Кырмыска җиккән чаклар

Кыз: Бигрәк күңелле булып китте, әйдәгез уеннар уйнап алабыз! Хәзер мин саныйм.

Берәү, икәү

Җиккән атым

Чыгып киткән

Йөгереп барып

Тотып алдым

Бу уенда син калдың.

Нинди һөнәреңне күрсәтәсең?

Малай: Мин, әкият сөйлим!

Нәкъ Казан артында, бардыр бер авыл Кырлай диләр.

Җырлаганда  көй өчен, «Тавыклары  җырлый» диләр

Гәрчә анда тормасам да, мин бераз тордым анда

Сөйлимме яңа баштан?

Малайлар: Әй, шаяртасың! Бу бит Тукай абый әкияте – “Шүрәле!!!”

Шүрәле: - Кем, мине Чакырды?

Балалар җырлый:

Ачуланган, турсайган

Шүрәлене күр әле.

Онытырга вакыт инде

Былтыргы үпкәләрне.

Әй, Шүрәле, Шүрәле,

Безнең янга кил әле.

Син яхшы бит,

Син әйбәт бит,

Бергәләп көлик әле.

Шүрәле җырлый:

Бигрәк озын кулларым,

Күзләрем йөреп тора.

Килеш – килбәтемне күргәч

Көләсең килеп тора.

Мин Шүрәле, Шүрәле,

Чакыргач килдем әле.

Онытып үпкәләрне

Көлдереп алыйм әле. (кети-кети-кети-кети)

C:\Users\Алсу\Desktop\Новая папка\IMG_0721.JPG

Я, ярый, сынап та алыйм әле үзегезне.

  1. Туннарга киендерә,

Җылыта, сөендерә.

Тоягы аның ярык

Исеме аның (сарык).

  • Нинди әкияттән? (Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятеннән)
  • “Кәҗә белән сарык”ның капчыгында ничә бүре башы булган? (1)
  • Дөньяда күп нәрсә белдем, син (туган тел аркылы)

Җыр: “Туган тел”

Шүрәле: Балалар, Тукай абыйның иң яратып уйный торган уенын беләсезме?

Балалар: “Ачык авыз”

Шүрәле: Әйдәгез уйныйбыз.

Балалар: Дуслар, карагыз әле.  Кояш болыт артына качкан.

Әйдәгез кояшны чакырабыз!

Балалар: Әйдәгез!

Кояш чык, чык, чык

Синең җылың бик тансык

Чыксаң без сөенербез

Майлы ботка бирербез.

Майлы ботка казанда

Тәти кашык базарда

Тәти кашык саф алтын

Кирәкми безгә салкын.

Ура, кояш чыкты. Кояш чыккач ничек күңелле. Тик кайтырга вакыт җиткән. Әйдәгез таралышабыз . (татар халык кенә җырлый-җырлый кереп китәләр).

             Тәрбияче: МөхәммәтшинаАлсу Фәйзи кызы төзеде

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай иҗатына багышланган кичә

Әлеге кичә балаларның белемнәрен ныгытуга багышланган. Анда кыскача Тукайның тормыш юлы турында сөйләнеп кителә. Аның әсәрләре искә төшерелә. Балалар шагырьнең шигырьләрен  сөйлиләр....

Г.Тукай иҗатына багышланган кичә

Әлеге кичә Г.Тукайның иҗаты, тормыш юлын тирәнтен аңлау өчен үткәрелә.  Балалар шагырьнең  , алдан өйрәнелгән , шигырьләрен сөйлиләр....

Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган әти-әниләр һәм балалар белән татар теленнән интеграл шөгыль, уртанчылар төркеме

Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган әти-әниләр һәм балалар белән татар теленнән интеграл шөгыль...

Г. Тукай иҗатына багышланган проектында йомгаклау шөгыле

Г. Тукай иҗатын өйрәнеп беткәч уздырылган йомгаклау шөгыле конспекты....

“Сүзләр иле”ндә кунакта (Шәүкәт Галиев иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә)

(Шәүкәт Галиев иҗатына багышланганәдәби-музыкаль кичә)...

Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган уен-викторина “Еллар аша миңа Тукай дәшә”

Әти-әниләр һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында Г. Тукайның туган көненә багышланган  чара.Максат:1.      Балаларның  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буе...