“ Дәү әнидә кунакта“ (5-7 яшьлек балалар белән Габдулла Тукай иҗатына багышланган әдәби-музыкаль чара”)
план-конспект занятия по музыке (старшая группа)

Мусина Тагьсима Рахимулловна

Дәү әнидә кунакта

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_word_4.docx13.8 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

“ Дәү әнидә кунакта“

(5-7 яшьлек балалар белән Габдулла Тукай иҗатына багышланган әдәби-музыкаль чара”)

Максат: Габдулла Тукай тормышы һәм  иҗаты турында булган белемнәрне киңәйтү.

(зал бәйрәмчә бизәлгән, портрет, рәсем күргәзмәсе һ.б.)

-Залга бер кыз бала йөгереп керә (кулына күбәләк кунган).

-Ой, нинди матур күбәләк! Сөйләшик әле бергәләп.

“Бала белән күбәләк” шигыре яңгыры)

(Бер кыз чыга)

-Нинди күңелле алан. Нәкъ Тукай абый әкиятендәге кебек. Ә җиләкләре! Ничек кызарып пешкәннәр! Әбиемә җыеп алыйм әле.

“Бүләккә” җыры яңгырый

(Шүрәле тыңлап тора, килеп чыга. Шүрәле чыкканда “Шүрәле” балетыннан өзек яңгырый, кыз  куркып кала).

-Әй, сылу кыз, кил әле! Курыкма, курыкма син. Мин бит Кырлай шүрәлесе, бер кешегә дә тимим. Ә син кая барасың?

Кыз: Әбиемнең туган көне, аның янына барам, күчтәнәчкә тәмле җиләкләр җыям.

Шүрәле: Әй кызчык, мине дә үзең белән ал әле. Мин сине яклармын. Ул минем якын дустым диярмен. Бергә күңелле булыр.

Кыз: Ярый, әйдә алайса. Җырлый-җырлый барыйк әле. “Шүрәле” җырын башкаралар. (балалар чыгалар)

Кәҗә белән сарык очрый:

-Ми-ки-ки, бу болында кемнәр йөри?

Кыз: Бу мин кыз. Бу Шүрәле. Әбиемнең туган көненә барабыз.

Кәҗә белән сарык: Безне дә үзегез белән алыгыз, ә бәлки әбиең безне үзенә алып калыр. Ил гизеп йөреп арыдык инде.

Кыз: Киттек соң. Без бит дулар.

Бию”Уң ягымда дустым бар”

Баралар. Моңаеп утырган Су анасын күреп алалар.

Шүрәле: Су анасы безнең якка кара әле. Бераз сөйләшеп алыйк.

Кыз: Бәлки син безнең белән әбиемнең туган көненә барырсың?

Су анасы: Мин сезнең белән бик барыр идем дә, чәчләрем таралмаган, күчтәнәчкә бирер өчен бүләгем алынмаган.

Барысы бергә: Нишләргә?

Кыз: Әйдә, чәчеңне үзем тарыйм.

Су анасы: И-и-и тарагымны бит тәрбиясез, усал малай алып качты (елый) И карак.

Шүрәле: Һич тә борчылма син Су анасы. Менә сиңа тарак, чәчләреңне куйчы тарап. (Су анасының чәчләрен тарап куялар).

Су анасы: Көзгегә карыйм әле, чәчемне тарыйм әле, сез дусларым өчен генә, бер җырлап алыйк әле.

Җыр ”Әле укый белмәсәк тә”

Кыз: Менә әбиемнең өенә дә килеп җиттек. Әнә күрше малае белән маэмай уйнап йөри.

“Кызыклы шәкерт”

Дәү әни: Кунакларым килеп җиткән, нәни кызчыгым белән. Кырлай авылын күреп китәрсез. Бик матур авыл бит ул. Тукаебыз да аның турында матур итеп шигырь язган.

“Туган авыл” 1 куплетын бер бала сөйли

-Сиңа бүләккә шигырьләр алып килдек.

“ Гали белән кәҗә”

“Карлыгач”

“Иртә”

Әби: И-и-и балкайларым менә Тукай бабагыз күпме матур шигырьләр язып калдырган.

“Туган тел” җыры белән тәмамлана.

Һәрбер ана баласына

Бүләк итсен туган тел

Мин татар дип курыкмыйча

Әйтсә иде алар гел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай иҗатына багышланган кичә

Әлеге кичә балаларның белемнәрен ныгытуга багышланган. Анда кыскача Тукайның тормыш юлы турында сөйләнеп кителә. Аның әсәрләре искә төшерелә. Балалар шагырьнең шигырьләрен  сөйлиләр....

Г.Тукай иҗатына багышланган кичә

Әлеге кичә Г.Тукайның иҗаты, тормыш юлын тирәнтен аңлау өчен үткәрелә.  Балалар шагырьнең  , алдан өйрәнелгән , шигырьләрен сөйлиләр....

Г. Тукай иҗатына багышланган проектында йомгаклау шөгыле

Г. Тукай иҗатын өйрәнеп беткәч уздырылган йомгаклау шөгыле конспекты....

“Сүзләр иле”ндә кунакта (Шәүкәт Галиев иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә)

(Шәүкәт Галиев иҗатына багышланганәдәби-музыкаль кичә)...

Тукай иҗатына багышланган фольклор кичә

Бу кичә балаларның  фольклор чыгышы  белән башлана. Алга таба Тукай иҗаты белән үрелеп бара.Соңыннан фольклор чыгыш белән тәмамлана....

5-6 яшьлек балалар өчен экологик тәрбия чара эшкэртмэсе

5-6 яшьлек балалар өчен экологик тәрбия  чара эшкэртмэсе...

”Габдулла Тукай иҗатына сәяхәт “

                         Габдулла Тукай иҗатына сәяхәт.Максат: Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда Габдулла Тукайның әсәрләренә, т...