”Габдулла Тукай иҗатына сәяхәт “
материал (младшая группа)

Султанова Гульшат Гаптельхаевна

                           Габдулла Тукай иҗатына сәяхәт.

Максат: Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда Габдулла Тукайның әсәрләренә, татар теленә, туган теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә, гореф-гадәтенә мәхәббәт тәрбияләү.                                                                                                   Алып баручы: Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган.                                                                               Габдулла Тукай дөньяда бик аз яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән.                                                                                                                                                                                                                                                                      Шулай булса да, ул зур, бәя биреп бетерә алмаслык рухи байлык калдырган.                                                                                                                  

Бар күңеллелек бөтен дөньяда,

Бар бер ямь бүген!

Нәрсәдән бу? Мин беләм:

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген.

 Г. Тукай безгә – шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр язган.Аның балачагы бик авыр булган, ул кечкенәдән ятим калып, төрле гаиләләрдә тәрбияләнеп  авылда үскән.

Г.Тукайга бик күп авылларда яшәргә туры килгән.  (Презентация карыйбыз)     Дөрестән дә, ул авылларның барысын да яраткан. Мөгаен, шуңа күрә дә “Безнең авыл” дигән бик матур җыр язган.Әйдәгез, бергәләшеп шул җырны тыңлап китик.

 Җыр:»Туган авыл” 

Алып баручы. Әйе, сөекле Тукаебызны без беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.                                                           

“Бала белән күбәләк” шигыре

Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр куп очып

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?                                                                                                       

  Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә,—

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!

 Алып баручы. Менә, балалар, күбәләкләрне рәнҗетергә ярамый, аларның гомерләре бик кыска бит.

 “Күбәләкләр” биюе(Ф. Яруллинның “Шүрәле” музыкасы астында залга Зөхрә керә Шүрәле  поэмасын сөйли

 Малайлар “Былтыр” биюен бииләр.

Алып баручы: Ә менә хәзер, Шүрәле, безгә уйнасак та була. Әйдә, Шүрәле, “Кети-кети”  безнең яраткан “Ачык авыз” уенын уйныйбыз.

Шүрәле: Әйдәгез, әйдә, мин дә бу уенны беләм! Бергәләп уйныйк!

 Уен “Ачык авыз”   Балалар аллы-артлы парлашып түгәрәк ясап басалар. Бер кеше парсыз кала. Ул уртада басып тора. Бию көе уйный башлый.Балалар түгәрәк ясап җитәкләшәләр һәм бию көенә әйләнәләр таралып бииләр. Шулай бераз әйләнгәннән соң, көй кинәт кенә туктала бер –берсе белән парланалар. Бер кеше тагын парсыз кала. Шул кешегә җәза бирелә.

  Шүрәлеләр яшәгәнгә

Ышанмый кемнәр генә.

Су анасы әкият сөйли

Серле җәй төннәрендә.

Алып баручы: Әле генә искә төшерә идек, әллә ишетте дә инде, дуслар. Су анасы әкиятен Рәлинә сөйли.

 Алып баручы: Хәзер без Габдулла Тукайнын иҗатын карап үтәрбез,нәрсә беләбез без шагыйрь турында экранга карыйбыз. 

Алып баручы: 

Әле укый белмәсәк тә

“Туган телне” җырлыйбыз.

Бу Тукай абый бүләге –

Иң гүзәл бер җыр дибез.

 “Туган тел” җыры башкарыла.

 И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

 

Алып баручы: Шуның белән бәйрәмебез тәмам.

Без бәхетле, әгәр балалар

Сөйләсәләр ана телендә.

Сөенечле- шатлыкларын бергә,

Бүлешсәләр татар телендә.

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 23.04.2021_g.tukay_syaht.docx17.25 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы Саба  муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба №2 “Әллүки” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль  бюджет  учреждениесе

”Габдулла Тукай иҗатына сәяхәт “                                                                            (Икенче кечкенәләр төркемендә   йомгаклау чарасы)


                                     1 нче квалификацион  категорияле    

                                                                     тәрбияче Солтанова Гөлшат                                    

                                                                      Гаптелхай кызы

                                                       

                                                      -2021-

                           Габдулла Тукай иҗатына сәяхәт. 

Максат: Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда Габдулла Тукайның әсәрләренә, татар теленә, туган теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә, гореф-гадәтенә мәхәббәт тәрбияләү.                                                                                                                    Алып баручы: Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган.                                                                                      Габдулла Тукай дөньяда бик аз яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән.                         Шулай булса да, ул зур, бәя биреп бетерә алмаслык рухи байлык калдырган.                                                                                                                  

Бар күңеллелек бөтен дөньяда,

Бар бер ямь бүген!

Нәрсәдән бу? Мин беләм:

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген.

 Г. Тукай безгә – шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр язган.Аның балачагы бик авыр булган, ул кечкенәдән ятим калып, төрле гаиләләрдә тәрбияләнеп  авылда үскән.

Г.Тукайга бик күп авылларда яшәргә туры килгән.                                         (Презентация карыйбыз)                                                                                           Дөрестән дә, ул авылларның барысын да яраткан. Мөгаен, шуңа күрә дә “Безнең авыл” дигән бик матур җыр язган.Әйдәгез, бергәләшеп шул җырны тыңлап китик.

 Җыр:»Туган авыл”                                                                                                        Алып баручы. Әйе, сөекле Тукаебызны без беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.                                                                                                                    “Бала белән күбәләк” шигыре

Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр куп очып

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?                                                                                                           Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә,—

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!

 Алып баручыМенә, балалар, күбәләкләрне рәнҗетергә ярамый, аларның гомерләре бик кыска бит.

 “Күбәләкләр” биюе(Ф. Яруллинның “Шүрәле” музыкасы астында залга Зөхрә керә Шүрәле  поэмасын сөйли

 Малайлар “Былтыр” биюен бииләр.

Алып баручы: Ә менә хәзер, Шүрәле, безгә уйнасак та була. Әйдә, Шүрәле, “Кети-кети”  безнең яраткан “Ачык авыз” уенын уйныйбыз.

Шүрәле: Әйдәгез, әйдә, мин дә бу уенны беләм! Бергәләп уйныйк!

 Уен “Ачык авыз”                                                                                                        Балалар аллы-артлы парлашып түгәрәк ясап басалар. Бер кеше парсыз кала. Ул уртада басып тора. Бию көе уйный башлый.Балалар түгәрәк ясап җитәкләшәләр һәм бию көенә әйләнәләр таралып бииләр. Шулай бераз әйләнгәннән соң, көй кинәт кенә туктала бер –берсе белән парланалар. Бер кеше тагын парсыз кала. Шул кешегә җәза бирелә.

  Шүрәлеләр яшәгәнгә

Ышанмый кемнәр генә.

Су анасы әкият сөйли

Серле җәй төннәрендә.

Алып баручы: Әле генә искә төшерә идек, әллә ишетте дә инде, дуслар. Су анасы әкиятен Рәлинә сөйли.

 Алып баручы: Хәзер без Габдулла Тукайнын иҗатын карап үтәрбез,нәрсә беләбез без шагыйрь турында экранга карыйбыз. 

Алып баручы: 

Әле укый белмәсәк тә

“Туган телне” җырлыйбыз.

Бу Тукай абый бүләге –

Иң гүзәл бер җыр дибез.

 “Туган тел” җыры башкарыла.

 И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

 

Алып баручы: Шуның белән бәйрәмебез тәмам.

Без бәхетле, әгәр балалар

Сөйләсәләр ана телендә.

Сөенечле- шатлыкларын бергә,

Бүлешсәләр татар телендә.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай иҗатына багышланган кичә

Әлеге кичә балаларның белемнәрен ныгытуга багышланган. Анда кыскача Тукайның тормыш юлы турында сөйләнеп кителә. Аның әсәрләре искә төшерелә. Балалар шагырьнең шигырьләрен  сөйлиләр....

Интеллектуальная игра по творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая».

Интеллектуальная игра  для  проведения  с  педагогамипо  творчеству  Габдуллы Тукая:   «Знатоки  Тукая»....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Габдуллы Тукая....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Г. Тукая....

Сценарий праздника посвященного творчеству Габдуллы Тукая “САНДУГАЧТАЙ МОҢЛЫ ТУКАЙ ТЕЛЕ”

Ц ЕЛЬ: Повышение эффективности работы по приобщению детей к творчеству ГАБДУЛЛЫ ТУКАЯ.Задачи:Познакомить детей с жизнью и творчеством ГАБДУЛЛЫ ТУКАЯ.Воспитывать любовь и бережное отношение к произведе...