“Сүзләр иле”ндә кунакта (Шәүкәт Галиев иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә)
материал на тему

 

 

 

(Шәүкәт Галиев иҗатына багышланган

әдәби-музыкаль кичә)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл suzlr_ile.docx32.44 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

“Сүзләр иле”ндә

кунакта

(Шәүкәт Галиев иҗатына багышланган

әдәби-музыкаль кичә)

Казан шәһәре Яңа Савин районы      

                   Муниципаль  мәктәпкәчә  белем бирү учреждениясе

 “ Катнаш төрле 110 нчы балалар бакчасы”.

Төзеде татар телен өйрәтүче тәрбиячеләре :

                                                                                                       Маликова А.Ф. ; Хайрутдинова Г.Н

2012 ел

Зал бизәлеше: Түрдә заманча җиһазланган бүлмә күренеше. Анда балалар өчен йомшак йорт җиһазы җыелмасы куелган,өстәлдә көндезге аш әзерләнгән.

Катнашалар: Сүзлек бабай,Әни,Ялкау,Аю(бакча хезмәткәрләре башкара),Әтәч,Күсе баласы, Песи, Куян,Тиен,Көтүче,Сарыклар.

Күңелле көй яңгырый,балалар, йөгерешеп ,залга керәләр һәм ярымтүгәрәк ясап басалар.

1 нче бала: Нур сибелә көлтә-көлтә,

Нинди рәхәт якты иртә,

Юллар мине алга илтә,

Үзеннән- үзе йөгертә!

     2 нче бала :  Кояш күктән кулын суза –

Җылы -йомшак нурын суза:

Үсегез, ди, бабаларым,

Сезгә, ди, минем нурларым.

     3 нче бала:  Җиләк-җимеш, гөлләр үсә,

Үсә,якты көннәр үсә,

Үсә алма бакчалары,

Үсә бакча балалары.

Балалар “Тәмле җилләр” җырын башкаралар.

      Бала :           Күңелемдә канатлар бар,

 Ашкынулы уйларым бар,

 Әлегә мин әйтми торам,

 Ә-әх,

 Шундый да чын хыялым бар!

Балалар:       Әйтче,әйтче тизрәк.

Бала:             Әйт тизрәк үсәр идем,

                     Әй мин дә китәр идем,

                     Хайран матур якларга

                     Сәяхәт итәр идем!

Тылсымлы, серле көй яңгырый. Сүзлек бабай керә.

Сүзлек бабай:  Исәнмесез!

Бала:                 Исәнмесез! Сез кем буласыз? Кайчан килдегез?

Сүзлек бабай:  Мин- Сүзлек бабай,

                          Бай бабай,

                          Бик күп сүзем

                          Бар бабай.

                          Тере сүзләр

                          Иле бу,

                          Төрле сүзләр

                          Җире бу.

                           Кызыксынган

                           Балага  

                           Кызык хәлләр

                           Бар анда!

Бала:                 Шушы илгә без дә керикче,

                          Ниләр барын беликче?

Сүзлек бабай:  Ә сез дөнҗяны таныйсызмы?

                           Чынны ялганнан,

                            Аерасызмы,бутамыйсызмы?

Бала:                   Күз-колак булып карыйк,

                            Хикмәтен белеп калыйк...

Сүзлек бабай:    Алайса,әйдүк,керегез!

                            Сүзләр иленә рәхим итегез!

                             Маҗаралар,тылсымнар

                             Сезгә юлдаш булсынныр!

Заманча көй яңгырый. Сәхнәгә бии-бии Ялкау чыга,артыннан Әнисе килә.

Әни:              Улым тиз бул,сүндер бу музыканы. Эшләр көтә,дәресләрең әзерләнмәгән бит.

Ялкау:             Эшлисе дә килми,

                         Укыйсы да килми.

                         Минем бары тик

                         Йоклыйсым гына килә.  (караватка ята)

Әни:             Иренә ул укырга,

                      Иренә ул эшләргә,

Иренсә дә, барыбер

Туры килә үсәргә.

Юк,болай торып эш чыкмас. Уятым әле үзен!

Тор,балам,тор,балам,

Тик син генә тормаган –

Мәче дә торган инде,

Күр битен юган инде!

 Ялкау:          Йокла ,балам,- дип,

Әнкәй тирбәтте,

Йокларга шулай

Үзе өйрәтте.

Ә хәзер әйтә:

  • Тор,- ди, - йоклама,
  • Син зур инде, -ди,-
  • Аунама,бала!

Әни:              Әлли-бәлли димим мин сиңа,

Төшәр чагың җитте бишектән.

Ач күзеңне,балам,дөнҗя бу,

Көтә сине ачык ишекләр!

Кемнәр ничек эшләгәнне

Кешеләр онытмыйлар,

Соңыннын,уң кулын кысып,

Рәхмәт әйтеп котлыйлар!

Ялкау:           Ә мин ернәрсә белмим.

                      Ничек эшкә өйрәним?

Әни:              Беркемдә белеп тумый,

Өйрәнми белеп булмый,

Кем белгән соң тумыштан?-

Өйрәнәләр тормыштан.

Ялкау:           Ярар,ярар,мин дә өйрәним әле.

Әни :             Улым,акыллым,

Тыңла әйткәнне:

Йоклат сеңлеңне,

Ю тәлинкәне.

Утын ярып куй,

Бәбкәм,ничек тә

Әтәчне тотып

Сарайга биклә.

Ярый, улым,мин күрше апаларга йомыш белән кереп чыгыйм әле.

Әни чыгып китә.

Ялкау :          Бутала уйлар

Әнием киткәч

Сеңелкәш,утын,

Тәлинкә,әтәч....

Ялкау малай эшкә тотына,ләкин барысын да киресенчә эшли.

Сүзлек бабай : Сеңелкәшен ул

Җитәкләп чаба

  • Уйный тор! –диеп,

Сарайга яба.

Утын пешекли,

Кайнар су салып,

Тәлинкә вата,

Балтаны алып.

Тик әтәч кенә

Карышты шактый.

Караватка һич

Ятмый да ятмый.

Әни керә.

Әни: Улым мин кайттым. Син кайда? (борчылы)

Ач күзеңне ,балам,дөнҗя бу –

Йокымсырап җирдә яшәмә.

Канат бирдем синең хыялга,

Илһам килсен янып эшләргә!

Ялкау:  Нишлим соң? Булдыра алмыйм бит.

Әни:   Булдырасың,балам,булдырасың. Әйдә,бүтән балаларның ничек эшләгәнен кара әле.

Кә-кә-кә-кә-кә-бес-тә” уены оештырыла. Балалар урыннарына утыралар. Сәхнәгә,кулларына эш кораллары тотып,икенче төркем балалары чыга.

1 нче бала:  Оста иртән үк

Эшкә кереште,

Эш кораллары

Юксынган эшне.

2 нче бала:    Сөенде ышкы:

-Эш-эш,эш-эш! –дип.

3 нче бала:    Шатланды пычкы:

Тыр-шыр,тыр-шыр! – дип.

4нче бала:    Очынды чүкеч:

  • Шәп!Шәп! Шап! Шап! –дип.

5нче бала:    Талпынды балта:

  • Шат!Шат! Шалт! Шалт! –дип.

Бергә:            Куллар,мускуллар

Сагынган эшне,

Кинәнеп эшли –

Бәхетле кеше!

Күңелле,дәртле көйгә эш кораллары белән бию башкарыла.

       Ялкау:            Алтын куллар бу балада,

Шуңа эшләр аның алда.

Әни:              Алтын түгел,

Гади куллар –

Синдә дә бар андый куллар!

Балалар урыннарына утыралар.

Ялкау:          Зур үскәч эшләр

Шактый арта шул

Бар юынасы,

Теш чистартасы,

Чәчне тарыйсы,

Күлмәк киясе,

Ашап туйгачтын

“Рәхмәт” диясе.

Әни:     Шулай,улым,шулай. Табын  артына утырырга вакыт җитте.

Әни малайны кыстый- кыстый ашата.малай киреләнә.

Белмим,нинди баладыр,

Ашатуы бәладер –

Авызын салындырып,

Утыра ялындырып...

Сүзлек бабай: әни тәмам аптырый,

Чәйнәп кенә каптырмый...

Читкә бора ул башын,

Этәреп куя ашын.

Ялкау: (ашын читкә этеп) . Ашамыйм,теләмим!

Бала:   Чын сәбәбен беләм мин,

Утырмый ул иренеп,

Чындыр,кабар җире юк –

Эче тулы кирелек!...

Ялкау:  Миндә кирелек? Син үзең Кирлемән!

Бала:     Хак сүз өчен

Какма син,

Рәнҗетүдән

Саклан син!

Яхшылыкка өйрән син!

Әни:     Балалар, минем улыма табын янында  үз-үзеңне ничек тотарга,ничек ашарга кирәклеген күрсәтегез!

Бер бала өстәл янына утыра, “ашый”.

Әни:   тырыша бит,тырышы!

Булдыра бит,булдыра!

Әнә,әнә,күрәмсең,

Абыйсыннан уздыра!

Йә балам,йә әле,

Тагын чак-чак,тагын да!

Сынатма,күпме кунак

Карап торган чагында!

... Шулай тырышкач,бала

Ничек алга чыкмасын –

 Тагын сабан туенда

Җиңәр әле барысые!

Ялкау:  Мин дә тырышыйм әле,

Иң тәмле ризыкларның

Барысын ашыйм әле.

Әни:  Ярар,улым,акыллы бул. Ә  мин барасы җирләремә барып кайтыйм.

Ялкау: Тәмлене яратам,татлыны яратам,баллыны яратам – барысын яратам!

Ялкау татлы җиләк-җимешләрне башкаларга күрсәтеп йөри,балаларны кызыктыра. Берничә бала аның янына килә,ләкин малай җимешләрне алар белән бүлешми. Шул вакыт сәхнәгә бер кыз бала чыга,аның кулында җиләк-җимешләр тутырылган кәрзин. Ул балаларга җимешләр таратып йөри.

Кыз бала: Кем алма ярата?

Кем җиләк ярата?

Кем йөзем ярата?

Кем үзен ярата! (Ялкауга күрсәтеп)

2 нче кыз бала: Бу баланы беләсезме?

Ни чагылса күзенә,

Ике куллап ябыша:

Ялкау: Миңа! Миңа! Үземә!

1 нче бала:  Конфет алып кайтсалар,

Тавышына түз генә;

Апасына да бирмәс:

Ялкау: Миңа! Миңа! Үземә!

2 нче бала:  Курчак аюны да ул

Утыртты да тезенә:

Ялкау: Килмәгез,тимәгез,

            Миңа! Миңа! Үземә!

3 нче бала:    Урманга баргач  та ул

Читкә киткән тиз генә.

Зуррак аю күргән шул:

Сәхнәгә аю чыга.

Ялкау: Миңа! Миңа! Үземә!

5 нче бала: Әмма Аю үзе дә,

                    Бу бала кебек икән:

Аю :   Миңа! Миңа! Үземә!

5 нче бала:   Малайны алып киткән.

Аю Ялкауны алып чыгып китә.

6 нчы бала:  Без бергә чакта көчле,

Башкарырбыз бар эшне!..

Аю янына барыйм,

Иптәшемне коткарыйм.

Йөгереп чыгып китә. Шулчак ишек шакыйлар.

Сүзлек бабай: Чү! Безгә кемдер килә.

Көтүче керә

Көтүче:    Күпме вакыт эзләп йөрим,

Сезгә шундый сорау бирим.

Ике тәкәбез югалды,

Берәрегез күрмәдеме?

Бала:    Әйдә,бергә уйнап алыйк!

              Табылмасмы,карап карыйк!

“Көтүче һәм сарыклар” дигән уен оештырыла. Уен бетүгә, Көтүче Сарыкларны тотмакчы була,алар ачалар. Араларыннан ике Тәкә генә торып кала,алар көч сынашалар.

Көтүче:    Башкалар башка – дөп тә дөп,

                  Мөгезләре – дөңк тә дөңк! –

Ике тәкә сөзешә,

Һава яңгырап тора!

Кайсы җиңәр икән дип,

Малайлар карап тора.

Сәхнәгә ике малай чыга,алар бәхәсләшәләр.

1 нче малай:  Агы җиңә!

2 нче малай: Карасы!

1 нче малай:  Агы җиңә!

2 нче малай: Карасы!

Көтүче:  Малайга-малай килгән –

                Бәхәс кызган,карачы!

1 нче малай:  Агы җиңә!

2 нче малай: Карасы!

1 нче малай:  Агы җиңә!

2 нче малай: Карасы!

Көтүче:  Маңгайга- маңгай килгән,

Малайларның арасы!

Йөрәк тибә дөп тә дөп,

Йодрык төшә гөп тә гөп! –

Ике малай алыша,

Һава яңгырап тора!

Тәкәләр: (көлеп). Кайсы җиңәр икән?

Көтүче: Тәкәләр көлеп тора!

Көтүче сугышкан малайларны аера.

        Көтүче:  Зурлар җиңми,

Икмәктер,

Үткенлектә

Хикмәктер!

Инде юлны бүлешмәгез,

Булса да ул бер генә –

Тизрәк йөреп була бит,

Юл бирсәң бер-береңә!

Малайлар бер-берсенә кул бирәләр,кочаклашалар.

Бала:  Бакчабызда

Эшләр муеннан –

Бушап булмый һич

Төрле уеннан!

Ш.Галиевның “ Соры һәм ак” шигыре буенча җырлы уен оештырыла. Баларлар  урыннарына утыралар. Залга куян,тиен һәм аю киеме кигән балалар керә. “ Курыкма,тимим!” дигән шигыре сәхнәләштерелә.

Сүзлек бабай:  Малай урманга кергән,

Каршында Куян күргән.

Куянкай дер-дер килгән:

Куян:  Инде нишләтер?

Малай: Күрергә килдем, курыкма,тимим.

Малай куянны сыйпый,саубуллаша.

Сүзлек бабай:  Малай эчкәрәк кергән,

Каршында тиен күргән.

Тиенкәй дер-дер килгән:

Тиен :  Инде нишләтер?

Малай: Күрергә килдем, курыкма,тимим.

Малай Тиенне ашата,саубуллаша.

Сүзлек бабай:  Урманда озак йөргән,

                           Анда Аюны күргән.

Малай: Инде нишләтер?!

Аю:   Курыкма,тимим,

Шәфкатьле баланы мин

Күрергә килдем!

Куян,Тиен малай янына киләләр.

Куян: Әйбәт малай бу,ул безне саклый.

Тиен: Ул безне яклый,ул безнең яклы!

Аю: Карга әйтер: “ Аппагым!”

Тиен: Керпе әйтер: “ Йомшагым!”

Куян: Куян әйтер: “ Батырым!”

Аю: Бака әйтер: “ Матурым!”

Малай: Ә кешегә ни кала?

Бергә: Шәфкатьле  бул син , бала!

Малай: Аю абый,минем иптәшем кайда соң? Аны җибәр инде, зинһар?!

Аю: Шәфкатьле баланың сүзен тыңламыйча булмас.

Җибәрәм. Ә сез урманны саклагыз,табигатьне яклагыз!

Аю чыгып китә. Әни керә.

Әни:Менә мин дә кайттым. Минем улым кайда соң?

Ялкау керә.

Ялкау: Әни,әни,Бәхетгәрәй

Кергәндә аяк чалды..

Әни,әни,Исламия

Мине үчекләп калды..

Әни,әни,Кәусәрия

Биткә бәрмәкче иде..

Бергә: Әләкче,әләкче!!!

Ялкау: Әни,әни, иптәшләрем миңа” әләкче” диде.

Әни:    Тегесе- начар,

Ә бусы – яман..

Ошатмыйча син

Сөйлисең һаман.

Ә син иң элек

Үзең яхшы бул,

Шул чакт,а бәлкем,

Дөнья яхшырыр?

Икеләнгән чакларда,

Иркәләнгән чакларда,

Киреләнгән чакларда –

Бул үзеңә командир –

Син үзеңә фәрман бир!

Сүзлек бабай:  Һәркем бәхет ачкычын

Тиеш үзе ясарга,

Шунсыз һич тә мөмкин түгел

Бәхетеңне ачарга!

Ялкау:    Мин аңладым,аңладым!

Бүген күргәннәремне

Санасаң искитәрлек,

Күңел тулы матурлык –

Гомерлеккә җитәрлек!

Әйдә,әнием,өйгә кайтабыз,дәресләремне әзерләргә кирәк. Эшләрем артта калмасын.

Әни: Нәк шулай тиеш шул,балам. Син һәрчак акыллы,тырыш бул! Шул вакытта сине һәркем яратыр,үөрмәт итәр. Без китик инде,балалар. Сау булыгыз. “ Сүзләр иле”ндә әле тагын очрашырбыз.

Сүзлек бабай: Йә,балалар, “ Сүзләр иле”ндә сезгә ошадымы?

Сүзлек бабай: “ Сүзләр иле”ндәге маҗараларны кем иҗат итте икән? Беләсезме?

Балалар: Шәүкәт абый Галиев.

Алып баручы: Сүзлек бабай, син хәзер бездә кунакта кал. Без Шәүкәт  абыйның күп шигырьләрен беләбез, аларны бик яратабыз. Хәзер сезгә шуларны сөйләп күрсәтәбез.

1 нче бала:  

Тыңлаучан бала

Шәвәли бик сүз тыңлый,

Кабат әйттереп тормый,

                                                  Йөгереп килеп җитә,

          Берәү: “ Мә,конфет!” – дисә.

2 нче бала:

Шәвәли һәм мотоцикл

  •  Курыкмагыз,таптатмам,ди,

Өйрәнеп киләм инде –

Әти күтәреп утыртса,

Кычкырта беләм инде.

3 нче бала:

Маңгае бәрелгән кыз

“Күземнән ут күренде..” – дип

Үкереп җылаучыга

Әйткән Шәвәли:

-Кычкырма,

Күзләреңнән су чыга!

4 нче бала:

Охшашлык

Кайчак,җылап,әтине

Җиңәрмен дип ышанам.

Шундый кире,бирешми –

Ул да миңа охшаган!

Сүзлек бабай:  Булдырдыгыз,рәхмәт сезгә.

Бала: Шәүкәт абыйның шигыйрләре бигрәк кызык,күңелле.

1 нче бала:   Әнкәм сөеп-сөеп әйткән,

Әткәм чөеп-чөеп әйткән,

Апам биеп-биеп әйткән

Матур сүзләр җанымдадыр!

2 нче бала:    Әбкәм сыйпап-сыйпап әйткән,

Бабам сыйпап-сыйпап әйткән,

Абзам сынап-сынап әйткән

Зирәк сүзләр аңымдадыр!

3 нче бала:    Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел,

Тәмле дип,телең йотма,

Бергә: Туган телне онытма!

Кичә “Җирдә миңа ни кирәк?” җыры белән тәмамлана.

   

                           

                             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай иҗатына багышланган кичә

Әлеге кичә балаларның белемнәрен ныгытуга багышланган. Анда кыскача Тукайның тормыш юлы турында сөйләнеп кителә. Аның әсәрләре искә төшерелә. Балалар шагырьнең шигырьләрен  сөйлиләр....

Г.Тукай иҗатына багышланган кичә

Әлеге кичә Г.Тукайның иҗаты, тормыш юлын тирәнтен аңлау өчен үткәрелә.  Балалар шагырьнең  , алдан өйрәнелгән , шигырьләрен сөйлиләр....

Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган әти-әниләр һәм балалар белән татар теленнән интеграл шөгыль, уртанчылар төркеме

Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган әти-әниләр һәм балалар белән татар теленнән интеграл шөгыль...

Г. Тукай иҗатына багышланган проектында йомгаклау шөгыле

Г. Тукай иҗатын өйрәнеп беткәч уздырылган йомгаклау шөгыле конспекты....

Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган уен-викторина “Еллар аша миңа Тукай дәшә”

Әти-әниләр һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында Г. Тукайның туган көненә багышланган  чара.Максат:1.      Балаларның  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буе...

Мәктәпкә хәзерлек төркем балалары өчен Ш.Галиев иҗатына багышланган кичә

Шәүкәт Галиев иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирерү.  Сәнгатьле   сөйләм күнекмәләрен үстерү. Ш.Галиев иҗатына мәхәббәт тәрбияләү. Якташыбыз белән горурлану хисләре уяту...