Мәктәпкә хәзерлек төркем балалары өчен Ш.Галиев иҗатына багышланган кичә
материал по развитию речи (подготовительная группа)

Ахметшина Ляйсан Мансуровна

Шәүкәт Галиев иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирерү.  Сәнгатьле   сөйләм күнекмәләрен үстерү. Ш.Галиев иҗатына мәхәббәт тәрбияләү. Якташыбыз белән горурлану хисләре уяту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sh_galiev_kichse.docx24.24 КБ

Предварительный просмотр:

 Татарстан Республикасы   Апас муниципаль районы  

 муниципаль   бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

 «Апас  « Салават күпере» гомуми үсеш бирүче балалар бакчасы»

Мәктәпкә хәзерлек төркем балалары өчен

Ш.Галиев иҗатына багышланган кичә

Нуры сүнмәс исем

                                                                                  Эшне башкаручы: тәрбияче,

Әхмәтшина Ләйсән Мансур кызы

                                                Апас, 2019

           

        Максат:

  1. Шәүкәт Галиев иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирерү.
  2. Сәнгатьле   сөйләм күнекмәләрен үстерү.
  3. Ш.Галиев иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.
  4. Якташыбыз белән горурлану хисләре уяту.

Җиһазлау: Ш.Галиев портреты,  китаплары, язучының  шигырьләренә ясалган  рәсемнәр күргәзмәсе.

Күңелле көй яңгырый, бәйрәмчә бизәлгән залга балалар керә һәм ярымтүгәрәк ясап басалар.

         Тәрбияче. И, Тау ягым , туган ягым,

                           Әрнегән, туңган ягым,

             Гомерлеккә илһам булып

             Күңелгә тулган ягым.

             Кемнәрдер әйтсә, әйтсеннәр

             Караңгы як дисеннәр.

             Яктырта безнең тарихны

             Нуры сүнмәс исемнәр.

Бу шигъри юллар безнең якташыбыз, яраткан шагыйребез Шәүкәт абый Галиевнеке. Бүгенге кичәбез шушы бөек шагыйребез иҗатына багышлана. Хәзер аның кайбер шигырьләрен тыңлыйк

1 бала. Бабай тикмәгә

             Таянмый таяк.

              Таяк эчендә

              Бар икән аяк.

2 бала. Бигрәк куркыныч

             Ул елан чагу-

            Күренеп тора

            Эчендә агу.

               3 бала. Сикерә дә сикерә гел,

                             Шәп сикерә чикерткә.

                            Алайса, ник исеме дә

                            Түгел аның сикерткә.

               

4 бала. Аучы эзли бүрене.

             Табар микән ул аны,

             Төшәр микән эзенә:

              Бүре - бүрек эчендә,

              Бүрек - аучы башында,

              Төшеп тора күзенә.  

           5 бала. Ачтым капканы,

        Әйттем:

       -Сыер, чык!

       Очты да керде

       Шулчак...

       Сыерчык!

6 бала. Алчәчәк бар бакчада,

   Гөлчәчәк бар бакчада,

  Асылгөл бар бакчада,

   Ландыш та бар бакчада,

  Роза да бар бакчада,

  Ләлә дә бар бакчада,

 Күңелле бакчасына

 Балалар бакчасында!

(Ишек шакыйлар)

Тәрбияче. Кем бар анда?

               (Шәвәли керә)

              Шәвәли. Исәнмесез, балалар! Нигә шулкадәр күп җыелдыгыз?

Тәрбяче. Безнең монда Шәүкәт абыйга багышланган кичә бара . Ә син кем соң?

Шәвәли. Мин - Шәвәли,

               Шук малай.

               Үткен малай,

               Ут малай!

               Мин - бик уңган

               Өлгер мин,

               Юк - бар белән көлдермим!

            Бик тапкыр мин

            Җыйнак мин,

            Мин, мин, мин

            Бик тыйнак мин!

Мин Шәвәли, Шәүкәт бабамның оныгы. Кичәгездә катнашырга рөхсәт итегезче.

Тәрбияче. Әйдә, Шәвәли, рәхим ит! Бик вакытында  килеп җиткәнсең. Бүген балалар бабакаеңның күп шигырьләрен сөйләрләр. Сиңа да кызык булыр.

Шәвәли. Минем туган тел турында шигырьләр тыңлыйсым килә.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез Шәвәлигә туган тел турында шигырьләр сөйләп күрсәтәбез.

7 бала. Туган тел - иң татлы тел,

            Туган тел - иң тәмле тел.

             Тәмле дип телең йотма -

              Туган телне онытма.

8 бала. Халкым бер тумыш көндә дә

             Тукайны онытмады:

             Без - “Туган тел”дән туганнар -

             Без - Тукай оныклары.

9 бала. Ел да туган көнендә,

            Сынап карый Тукай, яратып.

             “Туган тел”не карый җырлатып.

(“Туган тел” җырын җырлау)

Шәвәли. Афәрин балалар. Хәзер мин сезгә бабаем язган табышмакларны әйтәм. Дөрес җавап биргән балаларга бүләгем дә бар.

Көзме, кышмы, язмы, җәйме,

Тыңламый, нишләтәсең -

Кар - буранда, җил - яңгырда

Салмый ул эшләпәсен. (кадак)

Авызына башны тыгып

Карадым, курыкмадым.

Аннары, башына менеп,

Рәхәтләнеп йокладым. (мич)          

          Сакаллы булып туган ул,

          Сакаллы сабый булган.

           Парикмахерга кермәгән,

           Сакалын кистермәгән. (кәҗә)

 Шәвәли. Ай - яй күп беләсез икән, балалар (күчтәнәчләрен тарата).  Минем капчыгымда тагын әйберләр бар әле. Минем  сезнең белән  “Кем белә?” дигән уен уйнап аласым килә. Мин капчыктагы предметны күрсәтәм, ә сез аны бабакаемның кайсы шигыреннән икәнен әйтерсез  Уйныбызмы, балалар?

Балалар. Уйныйбыз!

Шәвәли капчыктан светофор макеты ала.

Балалар. “Светофорның өч сүзе” һ.б (балаларның шөгельләрдә өйрәнелгән шигырьләре буенча)

Шәвәли балаларны мактап, үсендереп бара. Соңыннан  капчыгыннан читекләр ала.

Балалар. “Бииләр итек - читекләр”

Шәвәли. Бик шатландым, бабаемны да, иҗатын да яратасыз икән. Шатлыктан биеп алырга да була.

 Барлык балалар, төрле хәрәкәтләр ясап, “Бииләр итек - читекләр” (Ш. Галиев сүзләре, Л. Батыр - Болгари көе) җырын башкаралар (җырлы-хәрәкәтле бию).

Тәрбияче. Шәвәли, безнең балаларыбыз Шәүкәт абыебызның күп кенә шигырьләрен сәхенәләштереп уйный да беләләр (Ш.Галиевның “Курыкма, тимим!” дигән шигыре сәхнәләштерелә.)

Шәвәли. Балалар, сез бабамның минем турында язган шигырьләрен беләсезме?

10 бала. Шәвәли күлгә бара,

               Шикәрен суга сала:

               -Ширбәтле су эчсеннәр

               Балыклар тиз үссеннәр!

 11бала.  Күл буенда Шәвәли

               Исе китеп ни күрә:

               -Чәнти бармак чикерткә

               Миннән узып сикерә?!

 12 бала.  “Күземнән ут күренде”- дип

                  Үкереп елаучыга

                  Әйткән Шәвәли:

                  -Кычкырма,

                  Күзләреңнән су чыга!

     13бала. Усал эт күргәч,

                  Ул болай диде:

                  -Мин тәмле түгел

                    Ашама мине!...

Шәвәли. Бик зур рәхмәт, балалар. Сезнең белән бик күнелле булды. Ни кызганыч, миңа китәргә вакыт җитте. Бүтән бакчаларга да барасы бар. Сау булыгыз.

Балалар. Сау бул, Шәвәли. Тагын кил. (Шәвәли китә)

Тәрбияче. Безнең Шәүкәт абыебыз шигырьльләренә күп кенә композиторлар көй язганнар. Әйдәгез әле аның сүзләренә язылган “Җирдә миңа ни кирәк?” (Ә Гыймадиев көе) җырын бергәләп җырлыйк (җыр)

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Рәхмәт сезгә!

    Изге теләк белән барыгызга

    Тәмамлана бәйрәм кичәбез.

     Шәүкәт бабабызны искә алып,

     Горурланып кына яшәрбез.

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән күңел ачуның план - конспекты на тему: Экологик әкият. “Кояшка ярдәм итү”

Учить детей любить и беречь природу через сказки. Воспитывать в детях культуру поведения в природе....

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен “Сугыш кайтавазы” темасына проект / Проект для детей подготовительной к школе группы на тему "Эхо войны"

     Соңгы елларда патриотик тәрбиягә игътибар кими төште. Нәрсә соң ул патриотик  тәрбия?  “Патриот”  -- ул туып үскән җирен, Ватанын яратучы, хөрмәт итүче, аның ...

“Сүзләр иле”ндә кунакта (Шәүкәт Галиев иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә)

(Шәүкәт Галиев иҗатына багышланганәдәби-музыкаль кичә)...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге”

   Ел фасыллары белән  таныштыруны дәвам итү; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне артт...

Гали Хуҗи «Тамчылар». Шигырь уку (Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек конспекты)

          Тема. Шигырь уку: Гали Хуҗи «Тамчылар»Г.Хуҗи иҗатына ихтирам, кызыксыну уяту.Туган ягыбызда була торган язгы табигать күренешләренә соклану хисләр...