Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен “Сугыш кайтавазы” темасына проект / Проект для детей подготовительной к школе группы на тему "Эхо войны"
проект (подготовительная группа) на тему

Зиятдинова Гульшат Ванситовна

       Соңгы елларда патриотик тәрбиягә игътибар кими төште. Нәрсә соң ул патриотик  тәрбия?  “Патриот”  -- ул туып үскән җирен, Ватанын яратучы, хөрмәт итүче, аның белән горурланучы кеше дигәнне аңлата. Илен олылаган кеше генә кешене олылый.    

     Балалар бакчасында патриотик тәрбия бирүнең иң отышлы юлы  -- ул проект эшләү. Чөнки проект үз эченә күптөрле юнәлеш һәм эшчәнлекләрне ала. Мондый системалы  якын килү  балаларда кызыксыну уята, эзләнүчәнлеккә этәрә, уртак эшчәнлеккә мөмкинлекләр ача. Бөек Ватан сугышы темасы аша балаларга халыклар дуслыгы, яхшылык һәм яманлык  турында мисаллар китерергә  һәм  балалалар әкиятләр аша таныш булган  яхшылыкның һәрвакыт явызлыкны җиңүен тагын бер кат дәлилләргә була. 

Максат:

Балаларга патриотик тәрбия бирү; халкыбызның Бөек Ватан сугышы  елларындагы  батырлыклары белән горурлану хисе тәрбияләү.

Бурычлар:

1.    Бөек Ватан сугышы турында мәгълүмат бирү. Ветераннарга хөрмәт тәрбияләү.

2.    Сугыш темасына әдәби әсәрләр уку, музыка тыңлау. Шигырьләр ятлау, әңгәмәләр үткәрү аша балаларның  сүз байлыкларын  баету, хәтерләрен үстерү.

3.    Ватаныбыз һәм туган  шәһәребезгә  карата ярату, горурлык хисләре тәрбияләү.

4.    Ветеран, басып алучы, фашист, окоп, блокада кебек сүзләрнең мәгънәсен аңлату; хәрби чиннар һәм хәрби техника белән таныштыру.

5.    Җиңү бәйрәме турында мәгълүмат булдыру; сугышчыларыбызның батырлыкларына хөрмәт тәрбияләү.

6.    Ата-аналарны уртак эшчәнлеккә тарту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ziyatdinova_sugysh_kaytavazy_temasyna_proekt_.doc149.5 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен

“Сугыш кайтавазы” темасына проект

ЗИЯТДИНОВА ГӨЛШАТ ВАНСИТОВНА – Казан шәһәре Мәскәү районының “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 184-нче катнаш төрдәге балалар бакчасы” муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем учреждениесенең I квалификацион категорияле тәрбиячесе

Проектның тибы:

  • иҗади
  • информация бирүче
  • уен

Дәвамлылыгы:

- кыска вакытлы.

Проектта катнашалар:

Тәрбияче, балалар, ата-аналар.

Проектны тормышка ашыру вакыты:  март  – май.

Проектта мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары (6 – 7 яшь) катнаша.

Максат:

Балаларга патриотик тәрбия бирү; халкыбызның Бөек Ватан сугышы  елларындагы  батырлыклары белән горурлану хисе тәрбияләү.

Бурычлар:

  1. Бөек Ватан сугышы турында мәгълүмат бирү. Ветераннарга хөрмәт тәрбияләү.
  2. Сугыш темасына әдәби әсәрләр уку, музыка тыңлау. Шигырьләр ятлау, әңгәмәләр үткәрү аша балаларның  сүз байлыкларын  баету, хәтерләрен үстерү.
  3. Ватаныбыз һәм туган  шәһәребезгә  карата ярату, горурлык хисләре тәрбияләү.
  4. Ветеран, басып алучы, фашист, окоп, блокада кебек сүзләрнең мәгънәсен аңлату; хәрби чиннар һәм хәрби техника белән таныштыру.
  5. Җиңү бәйрәме турында мәгълүмат булдыру; сугышчыларыбызның батырлыкларына хөрмәт тәрбияләү.
  6. Ата-аналарны уртак эшчәнлеккә тарту.

Проектның актуальлеге:

           Соңгы елларда патриотик тәрбиягә игътибар кими төште. Нәрсә соң ул патриотик  тәрбия?  “Патриот”  -- ул туып үскән җирен, Ватанын яратучы, хөрмәт итүче, аның белән горурланучы кеше дигәнне аңлата. Илен олылаган кеше генә кешене олылый. В. П. Астафьевның шундый сүзләре бар: “ Әгәр кешенең ата-анасы юк икән, ләкин  Ватаны булса, ул әле ятим түгел”.   Ләкин  соңгы елларда барган  илне бүлгәләүләр, үзгәртеп корулар  гасырлар буе килгән  традицияләрнең югалуына, кешелекнең үзгәрүенә китерде.

Без хәзер кеше хәлен кеше белми торган, бер көнлек күңел ачулар белән генә яши торган заманда яшибез. Элекке буын кешеләре үз йөзләрен югалтмасалар да, хәзерге яшьләр  яңа кануннар, традицияләр  уйлап чыгаралар. Элек мәктәпләрдә тәрбия дәресләре бар иде, һәм анда  җәмгыятькә файдалы кеше булырга, илебезне үстерү, алга җибәрү өчен  тырышырга этәргеч бирәләр иде. Хәзер андый дәресләр уздырылмый, хәзер яшьләр ил өчен түгел, үзләре өчен генә тырышалар. Минемчә, мондый дәресләрне кире кайтару бик мөһим. Ләкин хәзер балалар мәктәпкә  бар яктан мәгълүматлы булып керәләр. Шуңа күрә, патриотик тәрбияне нәкъ менә балалар бакчасыннан  ук  башлау кирәк. Чөнки кечкенәдән алган белем  кешенең күңелендә  гомер буе  саклана. Балалар бакчасында патриотик тәрбия турында башлангыч белем бирелсә, аннан соң мәктәптә дәвам иттерелсә, илебезне  гөлчәчәккә күмүче яшьләр үсәр иде дип ышанасы килә.

        Балалар бакчасында патриотик тәрбия бирүнең иң отышлы юлы  -- ул проект эшләү. Чөнки проект үз эченә күптөрле юнәлеш һәм эшчәнлекләрне ала. Мондый системалы  якын килү  балаларда кызыксыну уята, эзләнүчәнлеккә этәрә, уртак эшчәнлеккә мөмкинлекләр ача. Бөек Ватан сугышы темасы аша балаларга халыклар дуслыгы, яхшылык һәм яманлык  турында мисаллар китерергә  һәм  балалалар әкиятләр аша таныш булган  яхшылыкның һәрвакыт явызлыкны җиңүен тагын бер кат дәлилләргә була.

        Инде 70 ел дәвамында  халкыбыз 9 нчы майда Җиңү көнен бәйрәм итә. Еллар аша күчә-күчә бу бәйрәмнең дә төп мәгънәсе югала бара, минемчә.  Бу бит хәтер көне, сугышта һәлак булганнарны искә алу көне. Ә хәзер ул күңел ачу бәйрәменә әйләнә бара. Чөнки  бу сугыш афәтен үз җилкәсендә татыган солдат һәм тыл хезмәткәрләренең сафлары кимегәннән кими бара. Шуңа күрә балаларга  Җиңү көненең асылын  аңлату бик мөһим.  

Хәзерлек эше:

  1. Сугыш һәм Җиңү көне турында иллюстрацияләр карау.
  2. Бөек Ватан сугышы турында әдәби әсәрләр уку, җырлар тыңлау; шигырьләр өйрәнү.
  3. “ 9 нчы май – Җиңү көне” дигән әдәби-музыкаль  чыгыш әзерләү.

Проектны тормышка ашыру этаплары:

Беренче  этап:

  1. Балаларның  Бөек Ватан сугышы һәм  Җиңү бәйрәме турындагы белемнәрен  ачыклау.
  2. Булачак проект турында ата-аналарга  белдерү.
  3. Әсәрләр, презентацияләр, фотографияләр, плакатлар җыю.

Икенче этап:

  1. Тема буенча әңгәмәләр үткәрү.
  2. Проект эшчәнлегенә  ата-аналарны  тарту.
  3. Сюжетлы-рольле, дидактик һәм хәрәкәтле уеннар үткәрү.

Өченче этап:

  1. Җиңү көненә карата күргәзмә әзерләү ( ата-аналар һәм балалар катнашында)
  2. Сугыш геройларына куелган һәйкәлләр  рәсемнәрен, аларга чәчәк салу күренешләрен карау.
  3. Әдәби- музыкаль чыгыш  ясау.

Проектны үткәрү формалары:

  1. Презентацияләр  ярдәмендә әңгәмәләр  үткәрү:
  • “Батырларга  баш иябез”
  • “Җиңүче солдатлар”
  • “Нәрсә ул геройлык?”
  • “Шәһәребез геройлары”
  • “Герой шәһәрләр”

Максат: балаларның сүз байлыкларын үстерү һәм  активлаштыру;  күзаллауны һәм хәтерне үстерү; армия турындагы белемнәрне ныгыту; илебез тарихы белән кызыксыну уяту.

  1. Әдәби әсәрләр белән танышу:
  • Е. Благин . “Шинель”
  • С. Баруздин. “Шел по улице солдат”(өзекләр)
  • Н. Дилакторский. “Почему маму прозвали Гришкой”
  • А. Митяев “Землянка”, “Мешок овсянки”, “Почему армия родная?”
  • Л. Кассиль “Твои защитники”
  • “Священная война”, “День победы” җырлары.

Максат: балаларны сугыш чоры тормышы белән  таныштыруны дәвам итү; әдәби әсәрләрне аңлап, игътибар белән тыңлый белү күнекмәсен үстерү; геройларның уй-кичерешләрен аңларга өйрәтү.

  1. Шигырьләр ятлау:
  • Э. Шәрифуллина. “Минем бабам”.
  • Р. Миңнуллин. “Тынычлыкның туган көне”.
  • Ш. Маннур. “Булмасын”.
  • С. Шакир. “Бабамның медальләре”.

Максат: шигырьләрне ачык, матур итеп, хис белән сөйләү; хәтерне үстерү; кеше алдында  үзеңне иркен тотарга, оялмаска өйрәнү.

  1. Дидактик  уеннар:
  • “Картинканы  җый”
  • “Сугышчыга корал сайларга булыш”.
  • “Кемнең формасы?”.
  • “Нәрсә үзгәрде?”.
  • “Сугыш транспорты”.
  • “Тарих тәгәрмәче”
  • Сугышчан бүләкләр”.

Максат: Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрне системалаштыру; күзаллауларны үстерү; кызыксынучанлыкны арттыру.

  1. Сюжетлы-рольле уеннар:
  • “Чик буенда”
  • “Моряклар”.
  • “Очучылар”.
  • “Госпиталь”.

Максат:  бу уеннарны уртак сюжет белән бәйләргә өйрәтү; алган белемнәрне уен барышында куллана белү сәләтен үстерү; сугышчылар тормышы белән таныштыруны дәвам итү; илне саклаучыларга хөрмәт тәрбияләү.

  1. Хәрәкәтле уеннар:
  • “Разведкада”.  Максат: түземлелек, төгәллек, күзәтүчәнлек сыйфатлары тәрбияләү.
  • “Каршылыклы йөгерү”. Максат:  авырлыкларны  җиңәргә өйрәтү.
  • “Төз атучы”.  Хәрәкәт итүче максатка төзәргә өйрәтү.
  • “Без – сугышчылар”.
  1. Өстәл уены: “Диңгез сугышы”.

Максат: игътибарлылыкны үстерү; җаваплылык хисе тәрбияләү; буш вакытны файдалы үткәрергә күнектерү.

  1. Конструкцияләү: “Хәрби база”.

Максат: төрле зурлыктагы төзелеш материаллары һәм  кечкенә уенчык солдатлардан  хәрби база төзү; коллективта эшләү  сәләтен ныгыту; күзаллау һәм мөстәкыйльлекне үстерү; төзегән корылмалар белән уен оештыра белергә өйрәтү.

  1. Кисеп ябыштыру: “Танк” .  Кәгазьне ерту ысулы белән апликация ясау.

Максат: хәрби техника белән таныштыруны дәвам итү; хәрби техникаларның илне саклау максатында гына кулланылырга тиешлеген аңлату.

  1.  Рәсем: “Георгиевский лентасы”.

Максат: балаларны Георгиевский лентасы белән таныштыру, ни өчен шулай аталуын аңлату; төсләрне бер-берсенә кушмыйча туры сызыклар сызарга өйрәтү; хәрби символларга  карата сак караш, хөрмәт тәрбияләү.

  1.  Танып белү: “Безнең армия”, “Җиңү көне”.

Максат: балаларның армия турындагы белемнәрен киңәйтү;  илебезнең тарихы турында күбрәк белергә омтылыш тәрбияләү; сүз байлыкларын  активлаштыру, күзаллауны үстерү.

  1.  Ата-аналар белән эш:
  • Стенд чыгару: “Дан сиңа, солдат!”.
  • Консультация : “Балаларга патриотик тәрбия бирүдә гаиләнең роле”.
  • Күчмә папка төзү: “9 Май”.
  • Балаларны Җиңү бәйрәменә алып чыгарга тәкъдим итү.

Максат: ата-аналар, балалар һәм тәрбиячеләр арасындагы уртак эшчәнлекне ныгыту;  ата-аналарда балалар бакчасында үткән эшләрдә катнашырга  теләк булдыру.

  1. Проектны  йомгаклау:
  • Кул эшләре күргәзмәсе (ата-аналар белән берлектә).
  • Әдәби-музыкаль кичә “Җиңү бәйрәме”.
  • Сугыш батырларын искә алу урыннарына чәчәкләр салу (әти-әниләр ярдәмендә).
  • Мини – музей “Хәрби техника”.

                    Әңгәмәләр:

  1. Тема: “Батырларга баш иябез”.

Максат: сугыш һәм тыл ветераннарына хөрмәт тәрбияләү;  җәмгыятькә файдалы кешеләр булырга теләк уяту;  батырлык турында мәкальләр өйрәнү.

Хәзерлек эше:  батырлык турында мәкальләр өйрәнү.

Тәрбияче:  -  балалар, бу рәсемдә сез нәрсә күрәсез?  

(Рәсемдә Җиңү бәйрәменнән күренеш:  сугыш һәм тыл ветераннарына гвоздика чәчәкләре тапшыралар).

Балаларның  җаваплары.

Тәрбияче: -- аларга чәчәкләрне ни өчен тапшыралар икән?

Балаларның җаваплары.

Тәрбияче:  --  Әйе,  алар Бөек Ватан сугышы вакытында илебезне дошманнардан саклаганнар. Сугыш ул бик куркыныч күренеш. Бик күп кешеләр сугыштан исән кайта алмаганнар, үлеп калганнар. Әгәр дә кешеләр куркып калсалар, сугышка барырга теләмәсәләр нәрсә булыр иде?

Балаларның җаваплары.

Тәрбияче: -- ул чагында, балалар, безнең шәһәребез дә, йортыбыз да, бу балалар бакчасы да булмас иде. Ә алар курыкмыйча сугышка киткәннәр һәм җиңеп кайтканнар. Шулай булгач, без шундый матур тормышта яшәвебез өчен бу ветераннарга бурычлы. Сез аларга нинди сүзләр әйтер идегез?

Балаларның җаваплары.

Тәрбияче: -- Алар – батырлар. Без батырлык турында мәкальләр өйрәнгән идек. Шуларның кайсыларын бу ветераннарга әйтер идегез?

Балалар: -- Батыр бер үлә, куркак мең үлә.

    Батыр ярасыз булмас.

    Батыр үзе өчен туар, иле өчен үләр.

   Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс.

   Батыр егет – ил күрке.

Тәрбияче: -- Әйтегез әле, балалар, батырлыкны сугышта гына күрсәтергә мөмкинме?

Балаларның җаваплары.

Тәрбияче: -- Әйе, сугыш вакытында солдатлар гына түгел, тылда калганнар да зур батырлык күрсәткән. Менә бу рәсемнәрдә сугыш вакытындагы тыл хезмәткәрләрен күрәсез. Алар турында нәрсәләр әйтә аласыз?

( Сугыш вакытында колхоздагы, завод-фабрикалардагы хезмәт сурәтләнгән рәсемнәр күрсәтелә. Аларның  күбесе хатын-кызлар, карт-карчыклар, балалар булуына балаларның игътибарлары юнәлтелә).

Балаларның җаваплары.

Тәрбияче: -- Алар үзләре ачлы-туклы булсалар да, фронт өчен көчләрен кызганмый икмәк үстергәннәр, җылы киемнәр булдырганнар, кораллар ясаганнар. Илебезнең җиңүендә аларның да өлеше бик зур.  9 нчы май ул аларның да бәйрәме. Сугыш батырларына да, тыл хезмәткәрләренә дә чын күңелдән башыбызны иеп, рәхмәт әйтик!  

  1. Тема: “Герой шәһәрләр”.

Максат: балаларны герой шәһәрләр белән таныштыру; аларны сугыш афәтен тоярга өйрәтү; халкыбызның батырлыгына соклану, горурлану хисләре тәрбияләү.

Хәзерлек эше: каһарман, крепость, обелиск, мемориал, марка, мәңгеләштерү сүзләренең мәгънәсен аңлату.

Тәрбияче: -- 70 ел элек немец фашистлары илебезгә басып керәләр. Бик күп ир-егетләр, хатын-кызлар илебезне сакларга сугышка китәләр. Алар һәр шәһәр, һәр авыл, һәр карыш җир өчен сугышалар. Без бәхетле – чөнки фашистлар әле безнең Казаныбызга кадәр килеп җитмәгәннәр. Ә бит илебезнең бик күп шәһәрләрендә канлы сугыш барган. Ул шәһәрләрне батыр сугышчыларыбыз дошман кулыннан бик зур көч  белән кабат яулап алганнар. Шуңа күрә,  каһарман солдатларыбызга гына түгел, бу шәһәрләргә дә герой исеме бирелгән.

12 шәһәр һәм 1 крепость әнә шундый исемгә лаек булган. Хәзер бу шәһәрләр белән танышып үтик.

(Герой шәһәрләрнең рәсемнәре күрсәтелә).

Менә алар – Герой Шәһәрләр.

  1. Ленинград (хәзерге Санкт-Петербург).
  2. Одесса.
  3. Севастополь.
  4. Волгоград.
  5. Киев.
  6. Мәскәү.
  7. Керчь.
  8. Новороссийск.
  9. Минск.
  10. Тула.
  11. Мурманск.
  12. Смоленск.
  13. Брест крепосте.

Сугыштан соң бу шәһәрләр яңабаштан торгызылган. Сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан батырлар, тылда көнне төнгә ялгап эшләгән хезмәткәрләр сугыш җимерекләрен торгызырга күп еллар көч куйганнар әле. Ничек уйлыйсыз, аларга шундый авыр хезмәт өчен күп акча түләндеме икән?

Балаларның җаваплары.

Тәрбияче: -- беләсезме, балалар, сугыш чорында һәм сугыштан соңгы авыр елларда эшче һәм колхозчыларга  акча түләнелмәгән, ә хезмәт көне генә язылган. Чөнки акча илебезне торгызырга кирәк булган, ә кешеләргә акчага караганда илебез кадерлерәк булган.  

       Хәзер бу шәһәрләргә сугыштагы эзләрен юллап ветераннар килә, илебезнең тарихы белән кызыксынучы кешеләр килә. Аларны бу шәһәрләрнең һәрберсендә әллә каян балкып торучы обелисклар каршы ала. Менә алар.

(рәсемнәр күрсәтелә).

        Бу шәһәрләрдә сугыш батырларына һәйкәлләр куелган, мемориаллар төзелгән. Аларга сугышны үз күзләре белән күргән ветераннар, сугышта якыннарын, туганнарын югалткан кешеләр чәчәкләр салалар.

(рәсемнәр карау).

        Бу шәһәрләрнең исемнәрен мәңгеләштерү өчен значок һәм почта маркалары чыгарылган.

 (рәсемнәр күрсәтелә).

        Менә, балалар,  без бүген герой шәһәрләр белән таныштык. Сез үскәч, бәлки, ул шәһәрләрне үз күзләрегез белән күрерсез.

                       Дидактик  уеннар:

  1. “Картинканы  җый”.

Материал:  сугыш, тынычлык, җиңү бәйрәме турындагы картинка кисәкләре.

Максат: кисәкләрдән тулы бер сюжетлы рәсем җыю; балаларның күзаллауларын, сөйләм телен үстерү, сүз байлыкларын активлаштыру; Бөек Ватан сугышы турында, Җиңү көне турындагы белемнәрне системалаштыру.

Уен  барышы: балалар кирәкле кисәкләрне табып, картинканы җыялар; шул картинка турында хикәя төзеп сөйлиләр. Уен картинкалар җыелып беткәнче уйнала.

  1. “Сугышчыга корал сайларга булыш”.

Материал: хәрбиләр( солдат, лётчик, танкист, моряк...) һәм сугыш кораллары сурәтләнгән карточкалар.

Максат: хәрбиләр һәм сугыш кораллары турында белемнәрне ныгыту һәм үстерү; илне саклаучыларга хөрмәт тәрбияләү, коралларның илне саклау максатында гына кулланылырга тиешлеген аңлату.

Уен барышы: хәрбиләр сурәтләнгән карточкалар өстәл өстенә аска таба каратып куела; өстәлнең икенче башына сугыш кораллары рәсемнәре куела.

Бер укучы өстәл янына чыга һәм карамыйча гына бер карточканы сайлап ала.

Карточканы карап, анда кем сурәтләнгән икәнен әйтә, кораллар ясалган карточкалар арасыннан бу сугышчыга туры килгәнен сайлап ала, ни өчен бу коралны сайлаганын әйтә.

  1. “Кемнең формасы”.

Материал: хәрби формалар сурәтләнгән карточкалар.

Максат: хәрбиләр турындагы белемнәрне ныгыту һәм үстерү; хәрби кешеләргә карата хөрмәт тәрбияләү; илне саклаучылар булырга теләк уяту.

Уен барышы:  балаларга карточкалар таратып чыгыла. Алар берәм-берәм алга чыгып, карточкада сурәтләнгән хәрби форманың кемнеке булуын аңлаталар.

  1. “Нәрсә үзгәрде?”.

Материал: уенчык солдатлар, танк, хәрби машина, самолет, пулемёт, мылтык һ.б. предметлар.

Максат: хәрби техникалар турындагы белемнәрне ныгыту; аста, өстә, кырыйда, янында, уңда, сулда кебек сүзләрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен үстерү; тулы җавап бирергә өйрәнү.

Уен барышы: өстәл өстенә предметлар тезеп куела. Бер бала ишек артына чыгып тора, яки артына борыла. Өстәл өстендәге бер яки ике әйбернең урыны үзгәртелә. Бала, игътибар белән карап, нәрсә үзгәргәнне таба. Аның элек кайда торганын, хәзер кайда урнашуын тулы җөмлә белән аңлатып бирә. Уенны икенче бала дәвам итә.

  1. “Хәрби транспорт”.

 Беренче вариант:

Материал: мини – музей почмагындагы хәрби техника макетлары.

Максат: хәрби техника турындагы белемнәрне ныгыту; сөйләм телен һәм хәтерне үстерү.

Уен барышы: бер бала чыга һәм үзе теләгән техниканы сайлап ала. Аның турында сөйли, аның сугышта катнашкан техникамы яисә яңа модельме икәнен әйтә. Теләгән бала сөйләгәннәрне тулыландыра. 4 -5 бала сөйли.

            Икенче вариант:

Материал: хәрби техника һәм аларның күләгәсе ясалган рәсемнәр.

Максат: балаларның логик фикерләү сәләтен  һәм хәтерне үстерү; танып белү күнекмәләрен үстерү; уй – фикерләреңне дәлилләп күрсәтергә өйрәтү.

Уен барышы: өстәл өстенә хәрби техника рәсемнәре куела, тактага аларның күләгәләре эленгән. Бер бала өстәл янына чыгып бер рәсемне сайлап ала, аннан соң, такта янына барып, ул рәсемнең күләгәсен таба. Ул, чынлап та, бу техниканың күләгәсе икәнен дәлилләп бирә. Бала ялгышса, бүтән балалар аны төзәтәләр. Күләгәсе табылган рәсем читкә куела. Уен рәсемнәр беткәнче дәвам итә.

             Өченче вариант:

Материал: совет һәм немец армиясе техникасы һәм солдатлары сурәтләнгән карточкалар.

Максат: совет армиясе техникасын  һәм  сугышчыларны  танырга өйрәтү; игътибарлылыкны һәм күз хәтерен үстерү; танып белү күнекмәләрен ныгыту.

Уен барышы: бу уенны ике командага бүленеп тә уйнарга була. Яки бер бала карточкаларны ике рәткә бүлеп тезә. Нинди билгеләргә карап  совет яки немец армиясен тануын әйтеп бирә. Авырыксынган балаларга башкалар булыша. Уен 3 – 4 тапкыр уйнала.

  1. “Сугышчан бүләкләр”.

Материал: орден һәм медальләрнең фоторәсемнәре.

Максат: Бөек Ватан сугышы чорында бирелгән орден һәм медальләр белән таныштыру; сугышчан бүләкләргә сак караш һәм хөрмәт тәрбияләү.

Уен барышы: балалар фоторәсемнәрне игътибар белән карап, үзләренең исендә калган берәр орден яки медаль турында сөйлиләр. Уенда теләгән балалар катнаша, бөтен сугышчан бүләкләрне истә калдыру мәҗбүри түгел.

  1. “Тарих тәгәрмәче”.

Материал: сугыш күренешләре, Җиңү бәйрәме, хәрби парад сурәтләнгән рәсемнәр.

Максат: балаларның Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен ныгыту һәм үстерү; бәйләнешле сөйләм телен үстерү; халкыбызның үткәне белән кызыксыну һәм хөрмәт  тәрбияләү.

Уен барышы: өстәл өстенә аска таба каратып рәсемнәр, аларның өстенә төрле төстәге фишкалар куела. Санамыш ярдәмендә балаларга да шундый ук фишкалар өләшенә. Балалар үзләренеке төсле фишка торган рәсемне алалар һәм анда нәрсә сурәтләнгәнне сөйлиләр. Уенда 4 – 5 фишка өләшенә, фишка эләкмәгән балалар тыңлап утыралар һәм башкаларның сөйләгәннәрен тулыландыралар.

                    Сюжетлы-рольле уеннар:

  1. “Чик буенда”.

Максат: балаларны чик сакчылары хезмәте белән таныштыру; сюжет уйлап чыгаруда мөстәкыйльлек булдыру;  тизлек, җитезлек, кыюлык, командаларны төгәл үтәү күнекмәләрен ныгыту.

Атрибутлар: уенчык кораллар, санитар сумкасы (эченә мамык һәм бинт салынган), фляжка, котел, кружка, телефон, бинокль, карта-схема.

Сүзлек өстендә эш: штаб, застава, шпион, разведчик, санитар.

Хәзерлек эше: Б. Окоровның “Пограничники” картинасын карау.

Катнашалар: тәрбияче – застава командиры, балалар – чик буе патруле, разведчиклар, санитарлар, шпионнар булалар.

Уен барышы: патрульләр сакта тора, разведчиклар командир биргән карта буенча әйләнә-тирәне тикшерәләр, санитарлар яралылар булса, ярдәм күрсәтергә әзер торалар, шпионнар, сиздермичә генә, чик буена үтеп керергә тырышалар. Буш вакытларда чик буе сакчылары хәрби хәзерлек үтәләр: сикерү, шуышу, йөгерү, “граната” ыргыту буенча ярышалар, командирның әйткәннәрен төгәл үтиләр.

  1.   “Моряклар”.

Максат: балаларны морякларның эше, тормышы белән таныштыру,уенның сюжетын төзүгә үз өлешләрен кертергә өйрәтү; үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү; рольләрне бүлгәндә уртак фикергә килү, юл куя белү; патриотик хисләр тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш: капитан, боцман, кок, якорь, штурвал, трап, рулевой, радист.

Атрибутлар: капитан фуражкасы, моряк якасы, ак халат, медицина приборлары, радионаушниклар, якорь, штурвал,  бинокль, швабра.

Уен барышы: капитан (тәрбияче) командасы белән моряклар корабльдә үз урыннарын алалар. Рулевой  штурвал артына баса, кок командага ашарга пешерә, радистлар маршрут төзиләр, доктор команданың сәламәтлеген кайгырта, боцман корабльдә эш барышын тикшерә, матрослар швабра белән идән юалар.  Корабль бер утрауга килеп чыга, утрауны тикшерәләр, көтелмәгән хәлләргә юлыгалар(балалар тәкъдиме белән уенның сюжеты үзгәртелеп тора), кыенлыкларны җиңеп, корабль үз юлын дәвам итә.

  1. “Очучылар”.

Максат: балаларны хәрби һөнәрләр белән таныштыруны дәвам итү;  сүз байлыгын һәм диалог төзи белү күнекмәләрен үстерү.

Сүзлек өстендә эш: штурман, бортмеханик, регулировщик.

Атрибутлар: кызыл һәм яшел флаглар, уенчык самолетлар.

Хәзерлек эше: регулировщик хезмәте белән танышу, флаглар ярдәмендә самолетларга сигнал бирергә өйрәнү.

Уен барышы: бортмеханиклар самолетларның төзеклеген тикшерәләр, очучы үз урынын ала, штурман карталар ярдәмендә маршрутны билгели, регулировщик флагларын алып, очу полосасы каршына баса. Аның командасы белән самолетлар очып китә һәм урыннарына кайталар.

  1. “Госпиталь”.

Максат: балаларны хәрби госпиталь белән,  сугыш чоры врачларының  авыр тормышы белән таныштыру;  аларның хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү; диалогик сөйләм күнекмәләрен үстеү.

Атрибутлар: “Больница” почмагы, ак халат һәм башлыклар (косынка), уенчык медицина приборлары, бинт.

Хәзерлек эше: сугыш чорындагы госпиталь күренешләрен, шул чордагы врачларның эш киемнәрен рәсемнән карау.

Катнашалар: баш врач – тәрбияче, балаларның  кайберсе врач, кайберләре  авырулар була.

Уен барышы:  госпитальгә авырулар кабул итәләр, баш врач аларны карап, төрле врачларга җибәрә; врачларның кайсысы авыруларга дару бирә, кайберсе, яраларын бәйли, анализ ала; операционныйда операция бара.

                                       Хәрәкәтле уеннар:

  1. “Төз атучылар”

Максат: ком тутырылган капчыкны вертикаль максатка басып, тезләнеп, ятып ату күнекмәләрен үстерү; үз максатыңа ирешү сыйфаты булдыру; түземлелек тәрбияләү.

Җиһазлау: ком тутырылган капчыклар.

Уен барышы: балаларга снайперлар булып уйнарга тәкъдим итү, аларның төз атучылар икәнен аңлату, уенга кызыксыну уяту.  

“Без – сугышчылар”.

Максат: йөгерү, сикерү, шуышу, үрмәләү, ату буенча күнекмәләрне ныгыту; батыр, көчле буласы килү теләге булдыру; түземлелек тәрбияләү.

Атрибутлар: ком тутырылган капчыклар, дуга, озын бау, кыршау, шакмаклар.

Катнашалар: командир – тәрбияче,  солдатлар – балалар.

Уен барышы: командир командалар бирә, солдатлар командирның командаларын төгәл үтиләр. Солдатлар тиз генә стройга тезеләләр, шуышып разведкага китәләр, йөгереп атакага баралар, граната (ком тутырылган капчык) ыргыталар, төрле каршылыклар: ауган агач(дуга) астыннан  үрмәләп чыгалар, сазлыктан  түмгәкләргә сикереп чыгалар,  туннель (кыршаулар) аша үтәләр.  

                     Ата – аналар өчен консультация:

         

           “Балаларга патриотик тәрбия бирүдә гаиләнең роле”.

         Һәркемгә билгеле, баланы тәрбияләү иң беренче гаиләдән башлана. Шулай ук, патриотик тәрбиянең башлангычы да гаиләдә үк салынырга тиеш. Гадәттә, гаиләдә бала тәрбияләү күбрәк әниләр җилкәсенә төшә, ә әтиләрне гаиләне материал яктан тәэмин итүче буларак  кына кабул итәләр. Һәр гаилә ул үзе бер дөнья. Ә дөнья түгәрәк булсын өчен, балага әти белән дә, әни белән дә тигез дәрәҗәдә аралашырга кирәк. Чөнки ир-ат һәм хатын-кызның  җәмгыятьтәге урыны, эмоциональ халәте, фикерләү сәләте нык  аерыла. Шулай булгач, әтиләр бирәсе тәрбияне берничек тә әниләр башкарып чыга алмый.  Бигрәк тә, малайларга әти тәрбиясе бик мөһим.  Хәзер ялгыз гына бала үстерүче әниләр күп. Мондый гаиләдә үскән малайлар үзләре дә чын ир-ат, яхшы әти була алмый. Малайларны булачак солдат, ил сакчысы итеп үстерү нәкъ менә әтиләр эше. Бер караганда, “патриотик тәрбия” дигән сүз бик катлаулы, кечкенә балаларның аңына авыр барып җитүче  төшенчә кебек. Нәрсә соң ул патриотик тәрбия?  Иң беренче чиратта ул торган өеңне, урамыңны, шәһәреңне ярату. Эшне менә шуннан башларга кирәк тә. Әти- әни баланы урамга йөрергә алып чыкканда, баланың игътибарын тирә-якның матурлыгына, чисталыгына юнәлтсә, шушы матурлыкны булдырган кешеләргә хөрмәт тәрбияләсә, подъезд, ишегалды, паркларны пычратмаска, җимермәскә өйрәтсә, патриотик тәрбиянең нигезе менә шулар, минемчә. Ватаныңны саклау өчен, аны яратырга кирәк; Ватаныңны  ярату өчен, туган җиреңне яратырга кирәк; туган җиреңне ярату өчен, яшәгән урамыңны яратырга кирәк; урамыңны ярату өчен, торган йортыңны яратырга кирәк. Балага боларны аңлату өчен, баланың мәктәп яшенә җитүен көтәргә кирәкми. Гаиләдә дөрес тәрбия алган бала, балалар бакчасына килгәч, белемен тирәнәйтә генә, ә мәктәпкә баргач, төп белемне өсти.  

                  Ата-аналарга киңәшләр:

  1. Баланың игътибарын матурлыкка юнәлтегез.
  2. Прогулка вакытында сезнең урамда нинди истәлекле урыннар, нинди мөһим  объектлар булуы  турында сөйләгез.
  3. Почта, кибет, китапханә кебек җәмәгать урыннары белән таныштырыгыз. Анда эшләүчеләрнең хезмәтенә хөрмәт тәрбияләгез.
  4. Балагыз белән бергәләп, ишегалдын, якындагы паркны яшелләндерү, төзекләндерү эшләрендә катнашыгыз.
  5. Үзегезнең белемегезне, күзаллавыгызны туктаусыз үстерегез.
  6. Баланы үзенең һәм тирә-яктагыларның  эш-гамәлләренә дөрес бәя бирергә өйрәтегез.
  7. Балага туган ил, геройлар, традицияләр, үз халкыңның культурасы турында китаплар укыгыз.
  8. Җәмәгать урыннарында үзен тәртипле, үрнәк итеп тоткан өчен баланы мактагыз.

Җиңү бәйрәменә багышланган әдәби – музыкаль кичә.

               “Тыныч булсын күгебез”.

Максат:

  1. Халык бәйрәмнәре турында балаларның белемнәрен  киңәйтү.
  2. Бәйрәм тантанасында катнашасы, бәйрәм шатлыгын башкалар белән уртаклашасы килү теләге булдыру.
  3. Балаларда патриотик  хисләр, туган якка, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.

Катнашалар:

  1. Алып баручылар – ике тәрбияче.
  2. Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары.

Бәйрәмгә  әби-бабайлар чакырыла.

Репертуар:

Аудиоязмалар:  “Солдатлар”,  “Вставай, страна огромная”.

Җыр: “Солдатта булган, диләр”.

Украин  халык биюе.

“Матрослар” биюе.

Җыр: “Бабай да солдат булган”.

Җыр: “Сәгать”.

Җыр: “Кояшлы ил”.

     Музыка залы бәйрәмчә бизәлгән. Сугыш геройларының фоторәсемнәре, җиңү парады күренешләре эленгән. Зал шарлар, чәчәкләр, тасмалар  белән бизәлгән.  “Солдатлар “ (Ф. Әхмәдиев көе, Р. Әхмәтҗанов сүзләре) җыры яңгырый. Балалар залга керәләр, ярым түгәрәк ясап басалар.

1 алып баручы:

Сугыш килде безгә сорамыйча,

Шакымыйча керде ишектән,

Кабатладык шулчак тешне кысып:

“Без җиңәргә тиеш, ничек тә”.

2 алып баручы:

      70 ел элек бик матур бер җәйге иртәдә немец илбасарлары  безнең илебезгә  басып керделәр, шәһәрләребезне, авылларыбызны талый, яндыра башладылар. Халкыбыз, бердәм булып, дошманга каршы  көрәшкә күтәрелде.

Аудиоязма тыңлау: “Вставай, страна огромная”.

(балалар урыннарына утыралар)

1 бала:

Алды ялкын ил һәм дәүләтләрне,

Алды ялкын  кыш һәм җәйләрне.

Туган якның данлы сабан туе,

Канлы сабантуйга әйләнде.

1 алып баручы:

       Сугышның беренче көннәреннән үк Татарстанның бик күп егет һәм кызлары Ватанны сакларга күтәрелде.  Аларның  күбесе сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмады, батырлар булып тарихка кереп калды.  Илебезнең бик күп батырлары  Советлар Союзы Герое дигән  мактаулы исемгә, орден һәм медальләргә лаек булдылар.

Җыр: “Солдатта булган, диләр”.

2 алып баручы:

      Җиңү сугыш кырында гына түгел, колхоз – совхоз кырларында, завод – фабрикаларда да яуланды. Хатын – кызлар һәм балалар ару – талуны белмичә җиңү көнен якынайтырга тырыштылар.

1 алып баручы:

        Безнең илебез бик зур һәм анда күптөрле милләтләр яши. Татарлар, руслар, чувашлар, грузиннар, украиннар, белоруслар һәм тагын бик күп төрле  халыклар бердәм булып уртак дошманга каршы күтәрелделәр. Сугыш тынып торган буш вакытларда алар туган илләрен сагынып җырлар җырлаганнар, биюләр биегәннәр.

Украин халык биюе.

2 алып баручы:

Июнь таңы тыныч, нурлы иде,

Күкне кара сөрем каплады.

Фашизмга каршы ил кузгалды,

Шагыйрьләр  дә утка атлады.

1 алып баручы:

        Әйе, Бөек Ватан сугышының  беренче көннәреннән үк бик күп татар язучылары, шагыйрьләре дә Совет Армиясе сафларына баса. Мәсәлән, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим һ. б. Алар фронт газеталарында да хезмәт итәләр, корал тотып дошманга каршы да сугышалар.

Ә хәзер герой шагыйрьлщребезнең сугышта язган шигырьләрен тыңлап үтик.

Ф. Кәримнең “Кыр казы” шигыре.

А. Алишның “ Туган илгә” шигыре.

2 алып баручы:

         Без Муса Җәлилнең балалар өчен язган күп кенә әсәрләрен беләбез. Ә хәзер аның сүзләренә язылган “Сәгать” җырын тыңлап үтик.

Җыр : “Сәгать”.

1 алып баручы:

      Тиздән Бөек җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәрбез. 9 нчы май – ул 4 ел буена сугыш газаплары кичергән илебезнең беренче тынычлык  көне. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары ерагая барса да, кешеләр күңелендәге җәрәхәтләр, яралар һаман төзәлми. Шуңа да бу бәйрәм сагышлы, моңсу бәйрәм. Без – үсеп баручы яшь буын – батырларыбызны онытырга тиеш түгел.

1 бала:

Бабайларның, әтиләрнең

Дан юлыннан атлыйбыз.

Өлкән буын батырлыгын

Йөрәкләрдә саклыйбыз.

2 бала:

Ил чигендә сакта торыр

Диңгез кичәр буын без.

Хезмәтебездә Ватанга

Тугрылыклы булырбыз.

“Моряклар” биюе.

3 бала:

Туган илем имин булса,

Ал чәчәкләр үсәрләр.

Бакчаларда алмалар

Кызарышып пешәрләр.

Шундый матур илебезне

Саклаучылар булырбыз,

Кирәк икән аны яуда

яклаучылар булырбыз.

4 бала:

Атсын өчен туган илнең

Һәр таңы матур булып,

Үсәбез көрәшче булып,

Үсәбез батыр булып.

Җыр: “Бабай да солдат булган”.

5 бала:

Туган илне көчле итик,

Илебез бөркет булсын.

Кояш чыксын, нурын сипсен,

Күгебез көлеп торсын.

6 бала:

Әйткән сүз – аткан ук диләр,

Сүзебездә торырбыз.

Укуда да, тормышта да

Гел алдынгы булырбыз.

Җыр: “Кояшлы ил”.

1 алып баручы:

Ачлык та артта, сугыш та артта,

Ил батырлары туган ул чакта.

Алда – тынычлык, алда – гел кояш,

Алда – гел көлү, һич тә юк елаш.

2 алып баручы:

Һәр туар таң җирдә тыныч булсын,

Имин булсын иде дөньялар.

Аяз күгебезне болыт капламасын,

Балкып янсын күктә йолдызлар.

1 алып баручы:

         Хөрмәтле әбиләр, бабайлар! Сез сугышта катнашмасагыз да, аның авырлыгын үз җилкәгездә татыдыгыз. Чөнки – сез сугыш чоры, сугыштан соңгы җимерекләрне төзәтү чоры балалары. Инде сугышлар булмасын, кешеләр мул тормышта яшәсен иде. Сезнең барыгызга да исәнлек – саулык, тыныч күк йөзе телибез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә “Бүлмә гөлләре” дигән темага проект / Проект для детей подготовительной к школе группы на тему "Комнатные цветы"

Актуальлелек. Традиция буенча көзен бүлмә гөлләрен күчереп утыртабыз, бу эшкә балалар да тартылалар һәм актив катнашалар. Эш барышында балаларда  күп төрле сораулар да туа: “Ни өчен бу гөлнең яфр...

Конспект НОД для детей подготовительной к школе группы на тему «Герои Великой Отечественной войны. Лётчик А. П. Маресьев».

: предлагаю вам конспект непосредственной образовательной деятельности для детей 6- 7 лет по теме «Герои Великой Отечественной войны. Лётчик А. П. Маресьев». Интеграция образовательных областей: ...

Пособие для совместной работы родителей и детей подготовительной к школе группы «Рассказываем детям о войне»

Пособие предназначено для родителей. В пособии предоставлены беседы, рассказы, стихотворения посвященные Великой Отечественной войне помогающие детям рассказывать о Дне Победы, в Великой Отечеств...

Пособие для совместной работы родителей и детей подготовительной к школе группы «Рассказываем детям о войне»

Пособие предназначено для родителей. В пособии предоставлены беседы, рассказы, стихотворения посвященные Великой Отечественной войне помогающие детям рассказывать о Дне Победы, в Великой Отечеств...

Проект для детей подготовительной к школе группы на тему: «Детям о Блокаде Ленинграда»

Создание условий для формирования у детей старшего дошкольного возраста представлений о героическом подвиге жителей блокадного Ленинграда в годы Великой Отечественной войны....

Проект для детей подготовительной к школе группы на тему: «Байкал - жемчужина Сибири»

Мы живем в уникальном месте, на территории нашей Иркутской области и обладаем мировым сокровищем - озером Байкал. 2021 год в Иркутской области объявлен Годом Байкала и сегодня наша задача сохранить ег...