ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)
план-конспект занятия (подготовительная группа) по теме

Галимуллина Лилия Галиевна

 

КВН

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”

(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kvn.docx21.47 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы “Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.

КВН

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”

(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

МБМБУ Балтач 2нче балалар бакчасы

югары категорияле тәрбияче Галимуллина Лилия Галиевна

КВН. Тема: «Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә».

Балаларның яше: мәктәпкә әзерлек төркеме.

Максатлар:   балаларның юлда, урамда, транспортта үз-үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен

ныгыту, әтиләренең юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белемнәрен ачыклау).

Балаларның юл билгеләрен тануны, аларньң кулланышын   белүләрен камилләштерү, фикерләү

сәләтләрен үстерү, әтиләрдә дә, балаларда да күтәренке хисләр булдыру.

Җиназлар: балалар командасы өчен ясалма ат арбасы макеты, әтиләр командасы өчен ясалма машина макеты. Ике командага да алдан әзерләнгән эмблемалар, әкият персонажларына костюмнар һәм уен буенча кирәк булган, алдагы максатны тормышка ашырырга ярдәм   итә торган җиһазлар, тезеп уйный торган   «Юл хәрәкәте әлифбасы» җыелмасы.

Алдан эшләнгән эш:  юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча төзелгән перспектив

планга таянып ата-аналар белән уздырылган чаралар: махсус ширмалар чыгару, ата-аналар

җыелышлары, «түгәрәк өстәл» утырышлары, «Ачык ишекләр» көннәре уздыру. Балалар белән

шөгыльләр уздыру, иртән-кичен әңгәмә кору, альбомнар ясау. Командалар белән таныштыру өчен

материалларны алдан әзерләп тарату, өйрәтү.

КВН барышы: Юл кагыйдәләре билгеләре белән бизәлгән залга «Күңелле КВН» да катнашучылар керә.

Балалар командасы Л.Утесовның «Извозчик» җыры көенә керәләр.

Әтиләр командасы «Антилопа ГНУ» (ИЛьф һәм Петров әсәрендәге Остап Бендер машинасы) ясалма машинага утырган сыман керәләр. (Пугачеваның «Папа купил автомобиль» җыры фон урынына кулланыла).

Командалар кара-каршы басып калалар. «Күңелле КВН»ны ачып җибәрү өчен сүз КВН ны алып барачак ЮХИДИ хезмәткәренә бирелә.

ЮХИДИ хезмәткәре: Хәерле көн, безнең нәни дусларыбыз һәм ихтирамга лаеклы әтиләребез. Очрашуга бары тик әтиләрне генә чакыруыбызның серен күбегез чишеп тә өлгергәнсездер инде. Әйе, чөнки безнең бүгенге чара «Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре дөньясында» дип атала. Әтиләребез безнең үрнәк гаилә башлыклары гына түгел, юлларда күп төрле транспорт чараларын үзләренә буйсындыручы, алар белән акыллы фикер йөртеп идарә итүче шоферлар да бит эле. Бүген без юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында бер-беребезнең белемен ачыкларбыз, уйнарбыз, беләкләрнең көчен, йөрәкләрнең дәртен сынарбыз. Шулай ук теманың асылына төшенү өчен кайбер сорауларга да җавап бирербез.

Бүгенге КВН да балаларның «Өч аяклы ат» һәм әтиләрнең «Антилопа ГНУ»   командалары катнаша.    Без    бу        командаларның        көченә, зирәклегенә, белеменә ышанып калабыз һәм бәйгене шуның белән ачып җибәрәбез. Бәйге күңеллерәк үтсен өчен без бүгенге очрашуга барыбыз да ярата торган әкият геройларын чакырдык, алар да бирегә узсыннар.

Залга Белмәмеш, Доктор Айболит, Убырлы карчык кереп урыннарына утыралар. Катнашмаган әти-әниләрдән 3 кешедән торган жюри сайлана.

ЮХИДИ хезмәткәре: КВНны «Әтиләр сүзе - акылның үзе!» дигән гасырлар буе сыналган, тирән мәгънәгә ия булган татар халык мәкале белән башлыйсым килә һәм мәкальнең чынбарлыгына кабат инану өчен беренче соравыбызны, әтиләр, сезгә бирәбез: - Чын ир-егет руль артында нинди булырга тиеш? (Бар әтидән дә җавап алына. Җаваплар төрле булырга мөмкин: Игътибарлы! Гадел! Сабыр! Аек акыллы! һ.б.)

Командалар өчен беренче бирем: жюри алдында визиткаларын күрсәтү, команда исемен ачып җибәрә торган мәгълүмат бирү, чыгышларында музыка нәм матур әдәбият куллану. («Балалар хрестоматиясенә», «Гөлбакча» китабына таянып).

ЮХИДИ хезмәткәре: Һәр командадан жюрины һәм тамашачыларны үзләре белән таныштыру сорала. (Өй эшенә бирелгән материал күрсәтелә).

Сүзне Белмәмешкә бирәбез, ул нинди бирем алым килде икән?

Белмәмеш: Минем исемем җисемемә бик туры килә. Исемемнән күренгәнчә, мине берөзлексез меңләгән сораулар борчый, хәзер шуларның кайберләрең сезгә дә биреп карыйм. Җавапларның дөреслеген жюри бәяләр.

Бер-бер  артлы  командаларга юл  йөрү куркынычсызлыгы  кагыйдәләре  турында  белемнәрен ачыклау максатыннан сораулар бирелә.

 «Сорау-җавап».

1. Якынлашып килүче транспорт алдыннан юлны ничек чыгарга?

а) машина килеп житкэнче юл аркылы тиз генә йөгереп чыгарга;

б) «зебра» аркылы чыгарга;

в) юл билгеләре күп торган җирдән чыгарга.

2. Юл аркылы әти-әниләр белән чыкканда мин:

а) аларның кулларына тотынып чыгам;

б) аларның яныннан барам һәм юлдагы машиналарны күзәтеп барам;

в) әти-әни алдыннан барырга тырышам.

3. Тротуар ни өчен кирәк, сез ничек уйлыйсыз?

а) кайбер транспорт төрләре йөри алсын өчен (мәсәлән, велосипед);

б) җәяүлеләр өчен ясалган;

в) үзәк урамнарны матурлап торсын өчен ясалган.

4. Тротуар буенча кемнәр йөри?

а) жайдаклар;

б) пассажирлар;

в) жәяулеләр.

5. Җиңел машиналарда утырып йөрүче кешеләрне кем дип йөртәләр?

а) җәяүле;

б) шофер;

в) пассажир.

6. Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юлда дөрес һәм куркынычсыз йөрергә нәрсә

булыша?

а)  юл йөрү кагыйдәләре;

б) юл билгеләре;

в) светофор сигналлары.

ЮХИДИ хезмәткәре:   Белмәмешкә   рәхмәт.   Уенда   катнашучыларның   бераз   уй-фикерләрен

селкетеп алды. Үзе дә кызыксындырган сорауларына җаваплар алгандыр. Сүзне Доктор Айболитка

бирәбез.

Доктор Айболит: Минем белән урман җәнлекләре килделәр. (Йомшак уенчыкла кулланыла).

Җәнлекләрне шифаханәгә алып барып куярга кирәк. Юлыбыз җиңелләрдән түгел. Схема буенча

биремнәрне чишеп кенә барып җитеп була.

«Схема буенча Шифаханәгә бару».

Үзәк стенага яши торган җирлекнең карта-схемасы эленгән. Балалар командасы кызыл төс белән

сызылган юлдан биремнәр үтәп бара. Ә әтиләр командасы сары төсле юлдан бара. Биремнәр   юл  

билгеләре   астына   «качканнар».   Кайсы   команда -кыскарак   вакытта шифаханәгә барып җитә,

шул җиңүче булып санала (биремнәр авырлыгы буенча көйләнелә).

Доктор Айболит: Ике команда да булдырды, рәхмәт сезгә.

ЮХИДИ хезмәткәре: Без дә үз чиратыбызда Доктор Айболитка рәхмәт әйтәбез, биремнәр бик

мавыктыргыч булды.

Убырлы карчык: Чират миңа да җитте, ахрысы. Кая әле минем «сихерле сәхәят» төенчегем?

Хәзер мин сезгә шундый бирем бирәм, төне буе уйласагыз да җавапны таба алмаячаксыз. Бу бирем

«Минем теләгем буенча, чуртан балыгы кушуы буенча» дип атала.

(Рус халык әкиятенә таянып, КВН темасына туры китереп бирелә).

«Патша кызы Елак-мылак патшалыгына сәяхәткә бару». 

Экранда урам   күренеше чыга. Елак патша кызы янына киләләр: «Шевроле» машинасында – Кощей

Бессмертный; ковер-самолетта -  Хоттабыч; Йомры икмәк тәгәрәп килә.

Һәрбер әкият героен патша кызы юл кагыйдәләрен бозган өчен кире борып җибәрә:

Беләм дустым, күрдем, күрдем

Юл кагыйдәсен боздың....!

Патша кызы үзенең ризалыгын мич өстендә килгән һәм юлда очраган бар кагыйдәләрне дә дөрес

үтәп барган Емеляга бирә.

Командаларга бирем: Һәр командага 2 геройның гамәленә нәтиҗә ясарга кирәк була.

Ахырдан «Патша сараенда» юл билгеләре балы уза (юл билгеләре булып   киенгән балалар

ярдәмендә). Ярыш-кичәгә нәтиҗә ясала.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән күңел ачуның план - конспекты на тему: Экологик әкият. “Кояшка ярдәм итү”

Учить детей любить и беречь природу через сказки. Воспитывать в детях культуру поведения в природе....

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен “Сугыш кайтавазы” темасына проект / Проект для детей подготовительной к школе группы на тему "Эхо войны"

     Соңгы елларда патриотик тәрбиягә игътибар кими төште. Нәрсә соң ул патриотик  тәрбия?  “Патриот”  -- ул туып үскән җирен, Ватанын яратучы, хөрмәт итүче, аның ...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге”

   Ел фасыллары белән  таныштыруны дәвам итү; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне артт...

"Ягез әле, әбиләр һәм оныклар!" - мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән күңел ачу кичәсе.

quot;Ягез әле, әбиләр һәм оныклар!" - мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән  үткәрелгән күңел ачу кичәсе....