Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган уен-викторина “Еллар аша миңа Тукай дәшә”
материал (подготовительная группа) по теме

Сабирова Эльвира Фаритовна

Әти-әниләр һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында Г. Тукайның туган көненә багышланган  чара.

Максат:

1.      Балаларның  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрен ныгыту;

2.      балаларны үзләренең тапкырлыкларын, осталыкларын күрсәтә белергә өйрәтү;

3.      яңа технологияләрне кулланып ата-аналар һәм балалар белән күмәк эшләү күнекмәләре формалаштыру;

4.       таныш шигырьләрне төрле юллар аша таный белү,  сәнгатьле укуны ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ellar_asha_mina_tukay_dsh_-_kopiya.docx24.56 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан республикасы Саба муниципаль районы

 ш.т.б. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге

Саба 2 нче “Әллүки” балалар бакчасы”

мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе

Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган

уен-викторина

“Еллар аша миңа Тукай дәшә”

(Әти-әниләр һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында йомгаклау чарасы)

Эшләде: өлкән тәрбияче

Сабирова Эльвира Фаритовна

2017

Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган

уен-викторина

“Еллар аша миңа Тукай дәшә”

(Әти-әниләр һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында йомгаклау чарасы)

 Максат:

  1. Балаларның  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрен ныгыту;
  2. балаларны үзләренең тапкырлыкларын, осталыкларын күрсәтә белергә өйрәтү;
  3. яңа технологияләрне кулланып ата-аналар һәм балалар белән күмәк эшләү күнекмәләре формалаштыру;
  4.  таныш шигырьләрне төрле юллар аша таный белү,  сәнгатьле укуны ныгыту.

Алдан әзерлек: балаларга табышмак өйрәтеп, видеога төшерү; уенда катнашучы балаларга Г.Тукайның иҗатына карата рәсемнәр ясату.

Кирәкле материал: Г.Тукай шигырьләренә багышланган рәсемнәр, пластилин, киселгән рәсемнәр, салфетка.

(Зал уртасында экран, 6 өстәл урнаштырылган. Зал бизәлгән.)

Музыка яңгырый.

Татар халык киеменнән киенгән алып баручы керә. Кулына китап тоткан.

А.Б. “Туган авыл” шигырен укый.

Туган авыл

Тау башына салынгандыр безнең авыл, 
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; 
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм, 
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган, 
Шунда әүвәл Коръән аятен укыган; 
Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне, 
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем, 
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем; 
Абый белән бергәләшеп, кара җирне 
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем, 
Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем; 
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, 
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар! 26 нчы апрель – татар халкының бөек язучысы Габдулла  Тукайның туган көне! Татар шигъриятендә Габдулла Тукай – иң якты йолдыз. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык – безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Тукайның үз милләтенең киләчәге, теле, мәгърифәте, сәяси үсеше өчен җан атып яшәгән татар баласы булуын һәм татар әдәбиятын дөнья киңлекләренә алып чыккан милли шагыйрь икәнлеген һәрдаим истә тотарга тиешбез.

Балалар, кадерле кунаклар! Шул максаттан чыгып, без бүген шушы залга җыелдык. Ә хәзер мин сезне Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Еллар аша миңа Тукай дәшә!” дигән уен-тамашага чакырам. Уенда сезнең осталыгыгыз, тапкырлыгыгыз сорала.

(Әти-әниләр өстәл артына чыгып утыралар).

  1. Уеныбызның беренче туры “Яшь рәссамчылар иҗаты” дип атала. Мольбертта рәсемнәр бирелгән.  Сезгә, әниләргә, рәсемнәрне игътибар белән карап, үз балагызның рәсемен атарга кирәк. (1,2,3,4,5,6 саннары) Кемнәр үз балаларының рәсемнәрен дөрес атый, аларга 10 балл бирелә. (Җавапларны тикшергәндә презентациядә балаларның кулларына үзләре ясаган рәсемнәрен тотып төшкән фотолар чыга бара).

Хөрмәтле әти-әниләр! Як-ягыгызга карагыз әле! Безнең залда кемнәрдер җитми! (Әти-әниләрнең җавабы “балалар”.) Әйе, бик дөрес! Ә хәзер әйдәгез барыбыз бергәләп балаларны залга чакырыйк әле. (Балалар керә.)

“Бәйрәм бүген” җыры.

Балалар, әти-әниләрегез янына рәхим итегез! (Балалар әниләре янына утыралар)

  1. Икенче турыбыз “Табышмак әйтәм – җавабын тап” дип атала. (Видео) Балалар тарафыннан әйтелә табышмак, табышмакның җавабын әйтергә кирәк. Табышмакның җавабы Г.Тукайның шигырьләре белән бәйле. Г.Тукайның шул шигыренең эчтәлеген, я берничә сүзен әйтеп китәргә. Игътибар экранга! (Өстәлләрдә кыңгыраулар тора. Табышмакның җавабын белгәннәр,  кыңгырауны шалтыратып, җавап бирәләр).

Иртән чыга,
Кичен югала,
Аның урынына
Энесе кала.
(Кояш, ай)

Үзе ямьсез ыжгыра,
Кар буранын туздыра.
(Буран)

 Җәй дә, кыш та, яз да, көз дә
Чәчәк ата бер төстә.
(Чыршы)

Кулы юк, балчык ташый,

Балтасы юк, өй ясый.

(Карлыгач)

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана.

Бу кайчак була?

(Көз)

 Кулдан-кулга йөри ул,
Бөтен телдә сөйли ул,
Белмәгәне юк аның,
Көзгесе ул дөньяның.

(Китап)

  1. Өченче турыбызга да килеп җиттек. Бу турыбыз “Композиция” дип атала. Бу турда ата-ана һәм бала белән бердәм эшчәнлек булачак. Бала белән берлектә пластилиннан Г. Тукайның бер шигыренә багышланган композиция эшләргә. Соңыннан тамашачыларыбыз композициянең кайсы әсәргә ясалганын әйтерләр. Хөрмәтле тамашачыларыбыз! Уенчыларыбыз эшләгән арада, без сезнең белән сорауларга җаваплар эзләрбез.

СОРАУЛАР:

  1. Тик гомерем бик кыска, бары бер көн генә,”- дип кем җырлый? (Күбәләк)
  2. Шигырьне дәвам ит: “Карга ак кардан юрган ябылган”

(Җир язга чаклы йокыга талган) Бу өзек кайсы шигырьдән? (Кыш)

  1. Гаиләдә җиде җан иясе. Кемнәр икәнен санап чык. Нинди шигырьдән?
  2. Өзек кайсы шигырьдән: “Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта,

Озак тормас, килер ак тунлы кыш та” (Көз)

  1. Г.Тукайның кушаматы ничек булган? (Апуш)
  2. Г. Тукай туган авылны атагыз. (Кушлавыч)
  3. Шагыйрь туган ел. (1886)
  4. Г.Тукайның әнисенең исеме ничек? (Мәмдүдә)
  5. “Бу авыл минем дөньяга иң элек күзем ачылган урын, ” – дип яза Тукай. Бу кайсы авыл? (Кырлай)
  6. Олуг шагыйребезнең кайсы шигырьләре көйгә салынган? (Туган авыл, Туган тел, Пар ат, Бала белән күбәләк...)

4.Алдагы турыбыз “Театр яктылыкка, нурга илтә” дип атала. Уенчыларыбызга Г. Тукайның берәр әсәреннән өзекне уйнап күрсәтергә. Ә сез тамашачылар игътибар белән карагыз. Кайсы әсәрдән күрсәтелгән өзек икәнен әйтәсе була. Сүзне уенчыларыбызга бирәбез.

5.Бишенче тур “Әкияттә кунакта”. Керә Шүрәле. Елый. Кулында конвертлар. Конвертта Г.Тукайның әсәрләреннән киселгән рәсемнәр.

Шүрәле. Балалар минем рәсемнәремне минем дусларым кисеп бетергәннәр. Минем аларны карыйсым килә. Сез миңа рәсемнәрне җыярга булышырсызмы икән?

А.Б. Балалар! Шүрәле дуска булышабызмы? (Балалар рәсемнәрне җыялар). Балалар, карагыз әле, Г.Тукайның кайсы әсәрләреннән икән бу рәсемнәр? (Балалар һәм әти-әниләрнең җаваплары)

А.Б. Балалар, әти-әниләр, хөрмәтле кунаклар! Уен-тамашабыз ахырына да якынлашты. Һәрберегез дә бик башлылар, уңганнар, булганнар һәм осталар икәненә тагын бер кат ышандык.

Киләчәктә дә Г. Тукай шигырьләрен өйрәнегез, яратыгыз, укыгыз! Аның шигырьләре сезне бары тик яхшылыкка гына өйрәтер, белемле итәр.

Бергәләп “Туган тел” җырын башкару.                    

Туган тел

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! 
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, 
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең, 
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай иҗатына багышланган кичә

Әлеге кичә балаларның белемнәрен ныгытуга багышланган. Анда кыскача Тукайның тормыш юлы турында сөйләнеп кителә. Аның әсәрләре искә төшерелә. Балалар шагырьнең шигырьләрен  сөйлиләр....

Г.Тукай иҗатына багышланган кичә

Әлеге кичә Г.Тукайның иҗаты, тормыш юлын тирәнтен аңлау өчен үткәрелә.  Балалар шагырьнең  , алдан өйрәнелгән , шигырьләрен сөйлиләр....

Г. Тукай иҗатына багышланган проектында йомгаклау шөгыле

Г. Тукай иҗатын өйрәнеп беткәч уздырылган йомгаклау шөгыле конспекты....

Тукай иҗатына багышланган фольклор кичә

Бу кичә балаларның  фольклор чыгышы  белән башлана. Алга таба Тукай иҗаты белән үрелеп бара.Соңыннан фольклор чыгыш белән тәмамлана....

“НӘРСӘ? КАЙДА? КАЙЧАН?” уен викторина. (Р. Миңнулинның иҗатына багышланган кичә)

Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение    "Детский сад № 399 комбинированного вида" Советского района г.Казани   Казан шәһәре Совет районының...

“Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм әсәрләре буенча сәяхәт.”

Мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркемендә, сөйләм теленнән  "Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм әсәрләре буенча сәяхәт" исемле бик кызыклы катнаш шөгель. Монда балалар "Туган тел" җыры б...