“Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм әсәрләре буенча сәяхәт.”
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа)

Мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркемендә, сөйләм теленнән  "Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм әсәрләре буенча сәяхәт" исемле бик кызыклы катнаш шөгель. Монда балалар "Туган тел" җыры белән шөгельне башлыйлар һәм җыр белән тәмамлыйлар. Габдулла Тукайның тормыш юлы, әсәрләре белән тулырак танышалар, өйрәнгән әкиятләрен картина аша табып күрсәтәләр.Әкиятләргә кагылган төрле дидактик һәм күмәк уеннар уйныйлар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gabdulla_tukay_konspekt_.docx17.82 КБ

Предварительный просмотр:

Сөйләм үстерү шөгеле.

(Мәктәпкәчә яшьтәге төркем)

Тәрбияче Минһаҗева Гөлнара Ильяс кызы

Тема:“Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм әсәрләре буенча сәяхәт.”

Максат:1 Балаларны Г. Тукай иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштыруны дәвам итү; кисү һәм ябыштыру алымнарын дөрес кулланып күбәләк ясарга өйрәтү.

2 Сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен , артистлык сәләтен, сөйләм телен үстерү.

3 Г. Тукай иҗатына ихтирам, хөрмәт, горурлану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау һәм материаллар: Г. Тукай портреты, китаплары, “Туган тел” музыкасы, күбәләк рәсеме, үрнәкләре, түбәтәй.

Тарату материаллары: күбәләкләр, әзер каты битләр, кайчы, клей, салфеткалар.

Алдан уздырылган эш: Г. Тукай шигырь, әкиятләрен уку, рәсемнәр карау, шигырьләрен ятлау, җырларын өйрәнү.

Шөгыль барышы:

Слайд 1

  • Хәерле көн, балалар. Безнең хәзер сөйләм үстерү шөгеле, бер – беребезнең кулларыбыздан тотыштык, бер – беребезгә карап елмаештык, үзебезнең күңел җылыбызны бүләк иттек.
  • Елмай дустым, елмай дустым

Шөгелне башлыйк шулай

Көлеп башлаган шөгельнең

Ахыры була кулай.

  • Менә ничек рәхәт булып китте, шулай бит.

Слайд 2 (муз куша-га сразу )

Әкерен генә “Туган тел” көе яңгырый.

  • Балалар тыңлагыз әле, нинди көй яңгырый? ( Туган тел көе )
  • Нинди язучы, кем сүзләренә язылган соң бу җыр?

( Бу Тукай абый язган “Туган тел” җыры)

  • Әйе балалар, кыш бабайның чал чәчләре кар сулары булып аккан, зәңгәр күк йөзендә, кояш балкыган чакта, шаулап, гөрләп, яз ае – апрель килгәндә безнең яраткан бөек шагыйребез Г. Тукай туган. Бүген бездә аның туган көнен билгеләп үтәбез һәм иҗатына сәяхәткә китәрбез.

Слайд 3

  • Ә кайчан туган соң ул Г. Тукай? (1886 ел 26 апрельдә)
  • Әйе, Г. Тукай 1886 нчы елның 26 апрел аенда Татарстанның хәзерге Арча районы Кушлавыч авылында, мулла гаиләсендә дөньяга килә.
  • Г. Тукай ничә айлык вакытта аның әтисе үлә? (4 ай)
  • Әнисе үлгәндә Г. Тукайга ничә яшь була? (4 яшь)
  • Шагыйрьнең язмышы нинди була?

( Бик авыр, ачы, ятимлектә уза, аны язмыш бер гаиләдән икенче гаиләгә, бер урыннан икенче урынга ташлый.)

  • Г. Тукай ничә яшендә үлә? ( 27 яшендә )
  • Балалар сез сәяхәтләр яратасызмы? ( Әйе )
  • Алайса, әйдәгез, бергәләп Г. Тукай иҗатына сәяхәткә кузгалыйк.
  • Бүген сезне карарга кунаклар белән бергә урманнан керпе дә килгән. Ул буш кул белән килмәгән, әгәрдә катнашып утырсагыз ул сезгә узенең гөмбәләрен бүләк итәр.

1.Рәсемнәргә карагыз һәм кайсы әкияттән, яки нинди әсәрдән икәнен әйтегез? (бала берешәр чыга)

Балта- “ Шүрәле”, Тарак- “Су анасы”, Бүре башы- “Кәҗә белән сарык”

Күбәләк- “Бала белән күбәләк”, Кояш- “Эш беткәч уйнарга ярый”, Эт- “Кызыклы шәкерт”

2.Г. Тукай үзенең әсәрләрендә нәрсәгә өйрәтә?

( Эш сөяргә, зурларны хөрмәт итәргә, татар телебезне яратырга өйрәтә.)

- Ә хәзер балалар мин сезгә табышмак әйтәм, яңадан сезне тыңлап үтәрбез.

Ярым, ярым түгәрәк-  Бигрәк матур ( күбәләк )

-Әйе, күбәләк, ә хәзер Г. Тукайның шигырен тыңлап үтәбез.

 “Бала белән күбәләк” – (Эльвина, Зарина) – бөҗәкләрне рәнҗетмәскә.

  • Икенче табышмак игьтибар белән тыңлагыз.

Дус булса да сөйләшми, Күп ишетә, күп өрә,

Үзенә бер йорт төзедек, Хезмәт иткәнгә күрә. ( Эт )

-Эйе, эт, ә хәзер Г. Тукайның шигырен тыңлап үтәбез.

 “Кызыклы шәкерт” – (Зөлфия, Г. Камил)  - ялкауланмаска, эш сөяргә.

  • Өченче табышмак.

Сакаллы килеш туа, берәү дә гаҗәпләнми. ( кәҗә )

Эйе, кәҗә,  ә хәзер Г. Тукайның шигырен тыңлап үтәбез.

 “Кәҗә белән Гали” (С. Азалия) – хайваннарны яратырга

Физминутка. “ Түбәтәй уены”            

  • Г. Тукайда татар халык уеннарын бик яраткан булган, бездә хәзер сезнең белән түбәтәй уенын уйнап алабыз.
  • Ә хәзер мин сезгә муз. кушам, муз. сүнгәч түбәтәй кемдә кала, шуңа җәза бирелә.

( 7 гә кадәр сана – кире сана )

 ( 10 күберәкме әллә 7 ме?  5 алма күпме әллә 5 грушамы ?)

 ( 5 тән 2 не ал, агачта 5 кош утыра иде, шуның 3 се очып китте. Ничә калды? )

3.Балалар сез бигрәк тә Г. Тукай. язган әкиятләрне яратасыз шулай бит. Әйдәгез әле, кыскача гына әкиятләрен сөйләп китик.

 “ Шүрәле” – Рамир,  “ Су анасы” – Г. Илдан

  • Бу әкиятләр безне нәрсәгә өйрәтә?

“Шүрәле” – югалып калмаска, курыкмаска.

“Су анасы” – кеше әйберенә тимәскә, урлашмаска.

4.Сәяхәтебезне дәвам итеп алдагы иллюстрацияләргә игьтибар итик, кайсы әсәрдән икәнен әйтеп бирик

- “Эш беткәч уйнарга ярый”  -“Бала белән күбәләк” - “Гали белән кәҗә”

- “Шаян песи” - “Сөткә төшкән тычкан”

- Бу шигырләр барсыда тәрбияви, Г. Тукай узенең шигырләрендә, әкиятләрендә безне төрле яклап тәрбияли.

5.Ә хәзер Тукай абыйның туган көненә бүләк итеп, матур күбәләкләрне кисеп ябыштырыйк.

 ( Балаларның күмәк эше )

-Булдырдыгыз балалар Г. Тукай бәйрәмендә һәр елны шушы матур күбәләкләр белән бүлмәбезне бизәрбез.

- Шигырь уку. ( Нәрсәгә өйрәтә? )

Йомгаклау.

  • Балалар Г. Тукайга багышланган сәяхәтебез сезгә ошадымы? (Әйе )

Моңлы җырларың һәм көең белән

Күңелләргә кердең син  Тукай

Эчтәлекле әсәрләрең безне

Җәлеп итте сиңа эй Тукай.

  • Әйдәгез бүгенге шөгелебезне бөек шагыйребез Г. Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамлыйбыз.

Слайд 21 ( муз. кушыла )


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Развлечение для детей: “Габдулла Тукайны искә алып”

Развлечение для детей : “Габдулла Тукайны искә алып”...

Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсе.

Балаларны Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыру....

Конспект: “Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен өйрәнү”. (6-7 яшьлек балалар өчен).

Конспект: “Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен өйрәнү”.(6-7 яшьлек балалар өчен)....

Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган музыкаль кичэ.

Балалар бакчасында балаларны Габдулла Тукайның иҗаты, тормыш юлы, әкиятләре һәм шигырьләре белән таныштыру. Аларга кызыксыну уяту....

Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган уен-викторина “Еллар аша миңа Тукай дәшә”

Әти-әниләр һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында Г. Тукайның туган көненә багышланган  чара.Максат:1.      Балаларның  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буе...

Габдулла Тукайның “Шаян песи” шигыре буенча әдәби-музыкаль кичә эшкәртмәсе.

Габдулла Тукайның “Шаян песи” шигыре буенча әдәби-музыкаль кичәэшкәртмәсе....

“Габдулла Тукайның туган көне” бәйрәменә сценарий

ldquo;Габдулла Тукайның туган көне”бәйрәменә сценарий...