Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган музыкаль кичэ.
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Ябирова Гульшат Асгатовна

Балалар бакчасында балаларны Габдулла Тукайның иҗаты, тормыш юлы, әкиятләре һәм шигырьләре белән таныштыру. Аларга кызыксыну уяту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zal_matur_itep_bizln.docx26.6 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Зал матур итеп бизәлән. Уртада портрет. Чәчәкләр белән бизәләгән.

Матур җыр астында балалар йөгереп чыгалар. Урыннарына басалар.

А.б: Тукай! Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык - безнең горурлыгыбыз. Язның иң матур бер көнендә карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Бүген яраткан шагыйребезнең тууына 130 ел тулды.  Аның тормышы һәм иҗаты – халкыбызның тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.

Урам ташларыннан эзләмәгез

Тукай баскан утлы эзлэрне,

Йөрәкләрдән аны эзләгез сез-

 Йөрәкләрдә Тукай эзләре.

Йөрәкләрдә Тукай сүзләре.

1 бала. Тукай туган ямьле яз аенда,

Кырлай дигән татар авылында.

Моңлы җыры, үткен сүзе белән

Ул дөньяга шулай танылган.

2 бала.Татарстан  Тукай иле,

Татарстан – безнең ил.

Бүген бездә Тукай көне

Кил бәйрәмгә дустым кил.

3 бала. Илдә кояш, җирдә кояш

Тукай көне канат җәйгән.

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген

Тукай көне безнең бәйрәм.

4бала.Туган телне яттан сөйләп

Үсеп җиткәнбез шулай.

Барлык татар балалары

Ярата сине Тукай.

 “Бәйрәм бүген ” Җыр  балалар башкаруында.

Балалар утыралар.

А.б. Г.Тукай дөньяда бары тик 27 ел яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да, ул гаять зур, бәя биреп бетерә алмаслык рухи байлыклар калдырган. Аның балачагы бик авыр булган, ул кечкенәдән ятим калып, төрле гаиләләрдә   тәрбияләнеп үскән. Ул яшәгән урыннарны гына күздән кичерсәң дә, дистәгә якынлаша: Кушлавыч, Өчиле, Сосна, Кырлай,  Җаек, Казан.....(берничә слайд күрсәтелә)

Туган телен җырга салган Тукай

Телебезне бик тә яраткан.

“Шүрәле ”не “Су анасын” укып,

      Күпме бала күңелен юаткан.

А.б. Г.Тукай  бик күп шигырьләр һәм әкиятләр язган. Ә сез шул әкиятләрне һәм шигырьләрне беләсезме?  Моны миңа белергә серле йомгак ярдәм итәр. Мин хәзер тәгәрәтәм, кемнең кулында шул тиз генә сорауга җавап бирә.

1. Кайчан уйнарга ярый?

2.Алтын таракның иясе кем?

3. Нинди йорт хайваннары сәяхәтчеләр?

4. Хезмәткә кайчан өйрәнергә кирәк?

5. Урманда нинди бер мөгезле хайван яши?

           (тәгәрәп китә, А.Б. йомгак артынннан чыгып йөгерә )

Пәрдә ачыла. Урман күренеше. Кошлар сайравы

Шүрәле  биюе.

Ш: минем кулымда йомгак, нинди кунак алып килер микән???

А.б. Исәнме Шүрәле. Бу без идек әле.

Ш: Исәнмесез, сез нишләп йөрисез әле монда.

А.б. Безнең тылсымлы йомгагыбыз тәгәрәп киткән иде, шуны эзли идек. Син күрмәденме??

Ш: Күрдем, күрдем. Ләкин мин аны сезгә тиз генә бирмим, сез миңа ярдәм итәргә тиешсез.

А.б. Ә нәрсә эшли алабыз соң без?

Ш: Менә карагыз әле мин нәрсә таптым, анда нәрсәләр генә юк. Мин бер нәрсә дә аңламыйм.

А.б. (көлеп җибәрә) Шүрәле бу бит китап , анда анда бик күп шигырьләр, әкиятләр, төрле геройлар бар. Әйдәле, без синең белән беренче битен ачып карыйк.

“Бала белән күбәләк” шигырен сәхнәләштерү.

Бала: әйт, әле күбәләк,

сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың,

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

Күбәләк: мин торам кырларда

Болында, урманда

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя  

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска

Бары бер көн генә,

бул яхшы, рәңҗетмә

һәм тимә син миңа.

А.б. Шүрәле, син беләсеңдерме, юктырмы, ә  менә безнең балалар күбәләкләрне,  бөҗәкләрне  тотарга hәм рәнҗетергә ярамаганын, аларның гомерләре бик кыска икәнен бик яхшы беләләр. Чөнки, алар  Г. Тукайның шигырьләрен һәм әкиятләрен  укып үсәләр.

Ш: Әйдәгез әле, тагын берәр битен ачып карыйк әле. (йөгерә башлый) карагыз әле эте дә бар, Былтыр булмасын тагы. Качарга кирәк.

А.б. Курыкма,  Шүрәле, Акбай ул, бездә бәйрәм икәнен белеп, бәйрәмгә килгән.  

                                 Г.Тукай “Кызыклы шәкерт ” шигыре

Малай: Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;

Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

     Акбай: Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;

Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

      Малай:  Ах, җүләр маэмай! тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:

Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!

   

     А.б. Шүрәле ишеттеңме, һәр эшнең үз вакыты бар, хәтта уенның да. Безнең дә уенга вакыт җиткән. Әйдәле бер уйнап алыйк.

      Ш: Кети- кети не уйныйбызмы?

А.б. Юк , Шүрәле. Без бүген  татар халыкының,  шулай ук Г. Тукайның да кечкенә вакытта дуслары белән яратып уйнаган “Ачык авыз” уенын  уйныйбыз.

Ш: Мин дә  беләм ул уенны әйдәгез, бергәләп уйныйк.

Уен “Ачык авыз”

Балалар аллы- артлы парлашып түгәрәк ясап басалар. Бер кеше парсыз кала. Ул уртада басып тора. Гармунчы бию көе уйный башлый. Шул вакытта эчке якта торган  балалар түгәрәк ясап җитәкләшәләр һәм бию көенә әйләнәләр.шулай бераз әйләнгәннән соң, көй кинәт кенә туктала һәм эчке яктагылар тышкы якта басып калган кешеләр белән парланалар. Бер кеше тагын парсыз кала. Шул кешегә җәза.

  1. Г. Тукайның шигырендә Акбай ничек тавыш бирә?
  2. Әтәч кебек кычкыр.
  3. Куян ничек сикерә?
  4. Г. Тукайның әкиятендәге бүреләр ничек улый?
  5. Шүрәленең яраткан уены?

      Ш:  Карале, Су анасы да бар икән бит монда.

А.Б: Әйе , Шүрәле.  Бүген бездә кунакта  Әлмәт шәhәренең 1 нче гомум урта белем бирү мәктәбенең укучылары. Аларга сүзне бирик.

“Су анасы” әкиятен сәхнәләштерү

А.б.  Түбәтәемне мин кидем,

          Көзге каршына килдем

          Менә шундый була, ул-

          Татар малае дидем.

           

          Калфагымның матурлыгын

          Һәммәсе дә күрсеннәр.

          Энҗе калфак кигән кыз ул-

          Татар кызы дисеннәр.

          Аяклар тими идәнгә

          Дәртләнеп  биегәндә.

          Йөрәкләр җырлый берләшеп

          Парлашып биик әйдә.

А.б.  Кызлар, егетләр. Әйдәге әле, бер биеп җибәрегез, күңелләрне күтәрегез.

                                         “Татар халык биюе

Ш: Әллә китабымның соңгы битенә дә килеп җиткәнмен инде.

А.б: Әйе, шул.

Ш: Монда бит кәҗәләр, сарыклар күренә.

А.б: Г. Тукайның батырлык һәм тапкырлык турындагы  әкиятләрнең берсе  “Кәҗә белән сарык” әкияте бу. Бу әкиятнең нигезенә бүредән курыккан урманга бармый дигән  халык әйтеме салынган. Әйдәгез, бергәләшеп әкияткә күз салыйк.

 Театр “Кәҗә белән сарык әкияте ”(балалар бакчасы балалары)

Ш: Ярар, сезгә серле йомгагыгызны бирим, мине күп нәрсә белән таныштырдыгыз, күп нәрсәгә өйрәттегез, уйнадыгыз, биедегез, күңелләрем күтәрелеп китте. Китапны да сезгә бирәм, сез балалар белән бергәләшеп укырсыз, күп нәрсәләргә өйрәнерсез. (йомгакны, китапны бирә) 

А.б: Рәхмәт, Шүрәле, безгә дә синең белән  бик күнелле булды. Миңа хәзер китәргә кирәк. Саубул Шүрәле.

А.б.  Йомгак артыннан  киткән идем, урманнарда, Шүрәлеләр яныда булып кайтып җиттем. Хөрмәтле кунаклар,  балалар . Г. Тукайның олы юбилеена багышланган кичәне татар халкының гимнынына әйләнгән  “Туган тел”  җыры белән дәвам итик.

“Туган тел” җыры

А.б. Иҗиди  отчетны дәвам итеп сезне, кыскача, үзебезнең сәхнәләштерелгән эшчәнлек  барышы белән  таныштырып китәсебез килә. (Слайд белән тәрбиячеләр чыгышы)

А.б. Шунын белән бәйрәмебез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Бу бәйрәмне  Гөлнур Айзатуллованың шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.

 

Мин бәхетле балаларым,

Сөйләшсәләр ана телендә.

Кайгыларын, шатлыкларын бергә,

Бүлешсәләр татар телендә.

Сау булыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Развлечение для детей: “Габдулла Тукайны искә алып”

Развлечение для детей : “Габдулла Тукайны искә алып”...

Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсе.

Балаларны Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыру....

Габдулла Тукайның “Шаян песи” шигыре буенча әдәби-музыкаль кичә эшкәртмәсе.

Габдулла Тукайның “Шаян песи” шигыре буенча әдәби-музыкаль кичәэшкәртмәсе....

“Тукай безнең күңелләрдә” (Г. Тукайның туган коненә багышланган әдәби-музыкаль кичә)

Г. Тукайның туган коненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.Проект посвященный ко дню рождения писателя Габдуллы Тукая.По ссылке “Тукай безнең күңелләрдә” находится видеоматериал....