Юл хәрәкәте именлеген пропогандалауның 80 еллык юбилеена һәм Татарстан Республикасының тарихи мәдәни мирас елына багышланган агитбригадалар бәйгесе.
материал (старшая группа) по теме

Ябирова Гульшат Асгатовна

Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау эше буенча балалар бакчалары агитбригадалары арасында бәйге.   

Скачать:


Предварительный просмотр:

Әлмәт муниципаль автоном 58 нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе гомумустерешле “Шаян нәниләр” балалар бакчасы.

Юл хәрәкәте именлеген пропогандалауның 80 еллык юбилеена һәм Татарстан Республикасының тарихи мәдәни мирас елына багышланган агитбригадалар бәйгесе.  

Тәрбияче:Ябирова Г.А.

Әлмәт-2012ел.

 Командалар залда үз урыннарына кереп урнашалар. Залда шәһәр күренеше, светофор басып тора.

Музыка уйный - тубын сикертә-сикертә кыз килеп керә. Юлда туп белән уйный. (Тубы юлга тәгәрәп чыга. Машиналар кычкырткан тавыш ишетелә, басып торган светофор телгә килә).

Светофор: Юл кырыенда туп белән уйнарга ярамый.

Голназ. Ә син кем буласың?

Светофор: Мин, Уткүз булам.

КЫЗ: Ә минем сине китапта күргәнем бар. Уткүз, син сөйләшә дә беләсеңмени?

Светофор: Әйе. Мин сөйләшә дә беләм. Урамда тәртипсезләрне туктатам, белмәгәннәргә өйрәтәм.

КЫЗ: Миңа нишләргә инде хәзер?

Светофор: Тукта, Гөлназ елама, мин сине хәзер бер бәйрәмгә алып барам.

КЫЗ: Ә кемнәр була анда?

Светофор: Бу бәйрәмдә балалар бакчаларыннан килгән балалар  була.  Алар үз көчләрен сынашып карыйлар. Киттекме? Син күп нәрсәгә өйрәнерсең анда.

КЫЗ: Әйдэ киттек.

Музыка уйный, светофор һәм кыз залны әйләнеп бәйрәмгә килеп керәләр.

-   Хәерле көн хөрмәтле кунаклар! Исәнмесез кадерле балалар!

 - Бүген, Әлмәт шәһәренең 58 нче “Шаян нәниләр” балалар бакчасында зур бәйрәм. Бүгенге бәйрәмебез, юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауның 80 еллык юбилеена һәм Татарстан Республикасының  тарихи мәдәни мирас елына багышлана. Бүген бәйрәмебездә мәктәпкәчә белем бирү идарәсенең алты балалар бакчасыннан  килгән агитбригадалар ярышачак һәм көч сынашачак.

- Балалар! Һәрбер ярыш, бәйге ул – татулык, бердәмлек билгесе, әлбәттә һәрберебез өчен зур бәйрәм.

- Билгеле, бәйрәмнәр кунакларсыз үтми. Карагыз! Күпме дуслар килгән бүген. Әнә тагын бәйрәмгә кунаклар ашыга.

- Исәнмесез!? Ниләр китерде сезне бирегә?

Св. Һәм Г. Безнең дә бәйрәмне карыйсыбыз Һәм анда катнашасыбыз килә.

Г. Апа, ә минем кунаклар белән танышасым килә.

А.б. Бик яхшы. Хәзер инде кунаклар белән дә, балалар белән дә танышырга вакыт җитте.

Бүгенге бәйгедә Әлмәт шәһәренең 58 нче балалар бакчасы командасы,

33,  27,  56, 29, 37 нче балалар бакчасыннан килгән командалар чыгыш ясаячак.

-  Бәйгене, бәйгедә катнашучы агитбригадаларны, аларның уңганлыкларын, төпле белемнәрен хөрмәтле жюри әгъзалары бәялиячәк.

Мин сезне алар белән таныштырып үтәм.

1. Мәктәпкәчә белем  һәм тәрбия бирү идарәсе башлыгы-Гайфуллина Инна Викторовна

2. Т.Р. Юл Хәрәкәте Иминлеге программасын финанслау дирекциясе башлыгы Тряпочкина Галина Алексеевна

3. Мәктәпкәчә белем  һәм тәрбия бирү идарәсенең әйдәп баручы специалисты Рафигуллина Лиля Мунировна

4. Юл Хәрәкәте Иминлеген пропагандалау эше буенча инспектор Хайретдинова Руфия Габдрахманова

 -   Менә, дуслар, танышып та киттек. Бәйрәмебез бик күңелле булырга охшап тора. Командаларга зур уңышлар теләп бәйгебезне башлап җибәрәбез.

Каршы алыгыз, сезнең каршыгызда 58 нче балалар бакчасы.

-     Командалар әзерләнгән арада  Уткүзкәй белән уеннар уйнап алыйк.

№ 33,27,56,29,37.

     - Командаларның чыгышы тәмам. Рәхмәт сезгә балалар. Хөрмәтле жюри әгъзалары нәтиҗә ясаганчы без бергәләшеп матур җыр тыңлыйк. Сезнең каршыгызда Ибрагимова Диләрә. “Шофёр буласым килә”

- Җиңүчеләрне билгеләү өчен сүзне  жюри әгъзаларына бирәбез.

-Хөрмәтле жюри әгъзалары! Балаларның хезметен, дөрес бәяләгән өчен, сезгә бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.

- Кадерле балалар! Бүгенге бәйгедә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт.Сезгә киләчәктә зур уңышлар телибез.Акыллы һәм тәртипле булыгыз.                

           

                                           Сәламләү

1 бала.          Исәнмесез, дуслар!

                      Бүген бик күңелле көн.

                      Уңганнарны, булганнарны

                      Табып бирәчәк бу көн.

2 бала.         Таныш булыйк!

                     Безнең команда “Шаян утлар”

                      Безнең девиз: Юлда булсаң, бул өлгер,

                      Юл кагыйдәсен нык бел!

3 бала.         Без уяу дусларыбызга,

                     Кайнар сәлам юллыйбыз:

                     Ярышларда зирәк, тапкыр

                     Булуыгызны телибез.

4 бала.          Судьялар гадел булсын,

                      Дуслык тантана кылсын.

                      Барыбызда бер теләк

                      Бәйгедә җиңү кирәк.

   

               Җыр: “Өйрәтәләр бакчабызда”

 

                                    Урмандагы светофор

Катнашалар: күбәләк, аю баласы, бүре баласы, куян, керпе, тиен.

Урман аланы. Җәнлекләр аланда уйнап утыралар. Алар янына кулына светофор, юл билгеләре тотып аю баласы килә.

Аю.                Карагыз  әле, дуслар!

                       Таптым мин уенчыклар.

                       Хуҗасы күренмәгәч

                       Беркемгә кирәкмәгәч

                       Үземә алган идем.

                       Тик менә уйный белмим.

                       Ярдәм итсәгез иде,

                       Киңәш бирсәгез иде.

Җәнлекләр:    Юк, без моны белмибез,

                         Һәм белергә телибез.

Күбәләк:        Мин беләм, бу- светофор.

                        Юлның зур ярдәмчесе.

                        Юллардагы хәрәкәтнең

                        Тәртибен күзәтүче   (юл билгеләрен күрсәтеп)

                        Ә, бу юл билгеләре

                        Күп нәрсәгә өйрәтә.

                        Хәләкәтләр булмасын, дип

                        Сак булырга кисәтә.

                        Теләсәгез мин сезгә

                        Кагыйдәләр өйрәтәм.

Бүре:               Кирәк түгел, өйрәнмим.

                         Кагыйдә белән йөрсәм,

                         Мин куянны тоталмыйм.

Куян:               Бүре кагыйдәсез йөргәч,

                         Миңа нишләргә кирәк?

                         Алны- артны карамый

                         Бүредән качам тизрәк.

Керпе:              Мин дә юллардан йөрмим,

                          Яфрак  астында яшим.

Тиен:                Тәпиләремне саклап мин

                          Сикерәм өйдән-өйгә.

                          Агач башында яшәгәч

                          Миңа кагыйдә нигә?   

                                (тиен сикереп китеп бара)

Күбәләк:          Кирәкмәсә, мин ялынмыйм,

                          Үзегезгә карагыз.

                          Кагыйдәләр кирәк булыр,

                          Күңелегезгә салыгыз.

                                    (җәнлекләр таралышалар)

Тиен:              ( йөгереп керә) Дуслар, сезгә куанычлы хәбәр.

                         Бүген, барыбызны да күрше урманга, аю бабайның

                         туган көненә чакыралар. Барабызмы?

Җәнлекләр:     Әйдә киттек, барабыз,

                          Бәйрәм итеп алабыз.

Бүре велосипедка, аю машинага утыра, керпе самокатта, куян белән                          тиен туп белән уйнап баралар. Авария булган тавыш чыга. Җәнлекләр елашалар. Арттан светофор тавышы ишетелә.

Светофор:       Игътибар! Игътибар!

                         Юл йөрү кагыйдәләрен

                         Төгәл үтәп йөрсәгез,

                         Юл чатында басып торган

                         Светофорны күрсәгез –

                         Шул чагында бәла-каза

                         Сезне читләтеп үтәр,

                         Кара кайгы, күз яшьләре

                         Сездән мәңгегә китәр.

 Күбәләк очып керә, җәнлекләргә  музыка астында торып басарга ярдәм итә.

Җәнлекләр:        Без аңладык, аңладык.

 Җәнлекләр  юл билгеләрен урнаштыралар, тезелеп басалар.

 Җәнлекләр:      Бүгеннән сүз бирәбез:

                           - ялкаулыкка юл куймаска;

                           - тәртипне дә бозмаска;

                           - светофорга карарга;

                           - юлларда уйнамаска;

                           - өлкәннәрне тыңларга;

                           - кагыйдәләрне өйрәнеп, нәниләргә дә сөйләргә.

                           -сүз бирәбез һәм үтәрбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Татарстан - туган җирем, Татарстан - Ватаным"

Безнең 53 нче “Светофорик” катнаш балалар бакчасы әхлакый – патриотик тәрбия буенча максатчан эш алып бара. Без балаларга кечкенәдән үк туган җир, туган як, туган ил төшенчәләрен биреп, ан...

“Чулпан”балалар бакчасының 2013-2014 нче уку елына укыту–тәрбия планы

“Чулпан”балалар бакчасының 2013-2014 нче уку елына укыту–тәрбия планы...

Юл хәрәкәте иминлегенең 80 – еллыгын пропагандылау һәм тарихи мирас елына багышланган “Уткүзкәй – 2012” смотр – конкурсының эшкәртмәсе

Сценарий мероприятия по профилактике детского дорожного травматизма на татарском языке для старшего дошкольного возраста...

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган музыкаль кичэ.

Балалар бакчасында балаларны Габдулла Тукайның иҗаты, тормыш юлы, әкиятләре һәм шигырьләре белән таныштыру. Аларга кызыксыну уяту....

Сценарий Юбилея 90 лет "От юбилея к юбилею дорога в 90 лет"

quot;Мы собрались сегодня в этом зале для того, чтобы поздравить с днем рожденья родной детский дом! Юбилейная дата – 90 лет! Разве это не событие?! Так хочется найти подходящие, достойные слов...