Муса Җәлилнең туган көненә багышланган шигырь бәйгесе
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

Муса Җәлил-герой шагыйрь

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon musa_zhlilnen_tugan_konen_bagyshlangan_shigyr_bygese.doc32.5 КБ

Предварительный просмотр:

Муса Җәлилнең туган көненә багышланган шигырь бәйгесе.

 Тәрбияче:            “Муса Җәлил иҗаты, тормыш юлы”

 Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында, алтынчы бала булып дөньяга килә. Мусаның әнисе Рәхимә шигьри күңелле кеше була. Ул шигырьләр, җырлар чыгара. Әдип алты яшьтән үк укырга керә. Бәләкәй чактан ук бик зирәк, сәләтле була, рәсем ясарга ярата. Мусада әдәбиятка мәхәббәт бик иртә уяна. Беренче шигырен ул тугыз яшендә яза (1915). “Хөсәния” мәдрәсәсендә укыганда стена газетасы чыгара, мәктәп журналында хикәя, шигырьләрен бастыра. 1934 елда Җәлил шигырьләре рус телендә дә аерым китап булып басыла. Менә сугыш башлана... 1941 елда Мусаны Волхов фронтына җибәрәләр. Халкыбыз өчен көрәшне башлап җибәрә. “Хуш, акыллым” шигырен хатыны Әминәгә багышлый, “Окоптан хат” , “Күпер” , “Каска” шигырьләре билгеле. Сугыш  вакытында аны төрле  төрмәләргә җибәрәләр, шуларның иң танылганы Моабит төрмәсе. Монда ул бик күп иҗат итә. Муса Җәлил үлем алдыннан да үзен батырларча тоткан, рухи ныклык күрсәткән.1944 елның февралендә Җәлилгә һәм көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Хәрби суд аларны “дәүләткә каршы җимерү эше” алып барганнары өчен, үлем җәзасына хөкем итә. 1944 ел, 25 август Муса Җәлил елмаеп, батырларча дөньядан китә.

1 бала:                                                  2 бала:

                     Чәчәкләр.                                 Кызыл ромашкалар.                                                                        

Барыгыз болынга балалар!                  Иртәнге таң нурыннан

Йөгерегез, уйнагыз, көлегез.               Уянды ромашкалар.

Елмайсын күреп шат аналар,               Елмаеп хәл сорашып                

Юансын боеккан күңелегез.                Күзгә-күз караштылар.

Болында күп матур чәчәкләр               Назлады җил аларны

Барысы да татлы, хуш ислеләр.           Тибрәтеп ак чукларын

Нәркисләр, сөмбелләр һәм мәкләр      Таң сипте өсләренә

Нәкь сезнең иренегез төслеләр.            Хус исле саф чыкларын.    

Җил килеп тирбәтә аларны

Иркәли кояшның нурлары

Алар бит изге җир ананың

Сөекле кызлары уллары.

                                                         3 бала:

                                              Җәлилләр ялкыны.

1)Һәрвакыт уяумы, әзерме?                       2) Без уяу, без әзер,

Чакыра варислар быргысы                 Йөрәкләр һәрвакыт ялкынлы

Безгә бит бу чорны төзисе,                 Җәлилләр, Алишлар ялкыны

Заманның җырларын җырлыйсы.      Мәңгелек ут булып балкыды.

3)Бәхеткә юл ярым барганда               4)Үткәндә кичергән,

Юлдаш ит һәрвакыт халкыңны            Кайгылар, газаплар,

Яшь калсын йөрәкләр мәңгегә             Барсы да онтыла

Сүнмәсен Җәлилләр ялкыны.               Барсы да жуела.

5)Төн үтеп, күңелле                               6)Ах ләкин онтылмый,

Көн тугач, азакан                                    Гомергә, гомергә

Берсе дә булмаган                                   Электә татыган                                  

Ишкелле тоела.                                       Шатлыклар, рәхәтләр.

                                7)Яндырып йөрәкне,

                                Саклана күңелдә

                                 Кадерле минутлар.

                                  Бәхетле сәгатьләр.

4 бала:

                   Бакчачы.

Бик уңган безнең бакчачы бабай,

Яше үзенең туксанда бугай.

Ул кояш белән белргә кузгала,
Көрәген ала, җиңен сызгана.

Түтәлләр казый,гөлләр утырта.

Алмагачларның башларын кырка,

Түтәлне тутырып үсә җиләкләр,

Нәркис, миләүшә, сөмбел һәм мәкләр.

Язын бакчага кайталар кошлар,

Безнең канатлы дуслар.

Бигрәк күңелле май башларында,

Каеннар яфак ярган чагында.

5 бала:

                     Бүләгем.

Кайтса иде гөлләр арасында                 Тик бар минем кара уйлар белән

Гөрләп үткән көләч көннәрем,              Тапланмаган керсез уйларым.

Дускай сиңа бүләк итәр идем                Йөрәгемнең язгы гөлләр төсле

Илкәемнең иркә гөлләрен.                     Җыры булсын сиңа бүләгем.

Бернәрсәм юк минем монда хәзер         Үзем үлсәм исемем, җырым үлмәс,

Йортым, бакчам, хәтта иркәм дә.           Ул яңгырар илнең кырында

Гөлләр монда барда кибеп сулган          Сөйләп илгә тоткын күңелләрдә

Җирләр монда читләр иркендә.               Чәчәк аткан дуслык турында.        

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

Туган тел коненэ багышланган сценарий

Балаларда туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү; белемнәрен тирәнәйтү, иҗади сәләтләрен үстерү...

Г.Тукайның туган көненә багышланган кичә “Без- Тукай оныклары”

Зал бәйрәм чарасына туры китереп бизәлгән. Салмак кына «Туган тел» көе яӊгырый. Көй астына залга балалар керәләр....

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...

Муса Жәлилнең "Кызыл ромашка эзләре буйлап» (Уртанчылар төркемендә Муса Жәлилгә багышланган кичә)

Муса Жәлилнең "Кызыл ромашка эзләре буйлап» (Уртанчылар төркемендә Муса Жәлилгә багышланган кичә)...

Муса Җәлилнең “ Күке” шигыре.

М. Җәлилнең “ Күке” шигыре белән таныштыру...