"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе
методическая разработка (старшая группа) на тему

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.

Бурычлар:

Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.

Ø Матур әдәбият әсәрләрен кулланып, сүз байлыкларын арттыру, фикер йөртү сәләтен, игътибарлылык һәм хәтердә калу күнекмәләрен үстерү.

Ø Туган телнең матурлыгын һәм аһәңен тоя белергә өйрәтү, шигырьләрне сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_tel_kone.docx22.63 КБ

Предварительный просмотр:

«Иң татлы тел – туган тел»

Халыкара туган тел көненә багышланган кичә сценариясе

Максат. Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.

Бурычлар:

  • Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.
  • Матур әдәбият әсәрләрен кулланып, сүз байлыкларын арттыру, фикер йөртү сәләтен, игътибарлылык һәм хәтердә калу күнекмәләрен үстерү.
  • Туган телнең матурлыгын һәм аһәңен тоя белергә өйрәтү, шигырьләрне сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлар.

Техник чаралар: аудиомагнитофон, ноутбук, проектор, презентация “Тукталышлар”, аудиоязмада  “Мин яратам сине, Татарстан” җыры, (Р.Андреев көе, Р.Рәкыйпов сүзләре); аудиоязмада  “Туган тел”көе (татар халык көе); аудиоязмада  “Күчмә бию” көе (аудиодиск “Шома бас” бакча балалары өчен биюләр); аудиоязмада  “Әниемә бүләгем” җыры өчен көй (М.Минһаҗев көе, Р.Вәлиева сүзләре); аудиоязмада  “Әйлән-бәйлән” җыры өчен көй (Ф.Әбүбәкеров көе, Р.Миңнуллин сүзләре); видеоязмада Г.Тукайның  “Эш беткәч, уйнарга ярый” һәм “Туган тел” шигырьләренә нигезләнеп төшерелгән мультфильлмнары.                                                      Уен өчен атрибутлар: малайлар һәм кызлар өчен татар халык милли киемнәре; түбәтәй;  “Тылсымчы” киеме; “серле” йомгак;  “ алтын тарак”; “Шүрәле” бармаклары; гармун; тиен уенчыгы; бүре битлеге, “серле” капчык; тукталыш исемнәре.

Алып баручы: Исәнмесез балалар!

Балалар: Исәнмесез!

Алып баручы: Хәлләрегез ничек?

Балалар: Кояшлы көн кебек

                Татар телен – Тукай телен

                Өйрәнергә дип килдек.

Алып баручы: Балалар, без бүген бик зур бәйрәмгә, халыкара туган тел көненә җыелдык. Безгә кунаклар да килде – 31нче мәктәп укытучылары һәм укучылары.

        Безнең туган телебез – татар теле. Без туган телебезне зурлап татар телендә шигырьләр сөйләрбез, җырлар җырларбыз, татар халык уеннары уйнарбыз.

Тылсымчы керә

Тылсымчы: Исәнмесез балалар! Без сезнең белән тылсымлы сәяхәткә чыгып китәбез. Безне анда тылсымлы тукталышлар көтәчәк. Ә безгә, балалар, юлны нәрсә күрсәтер икән. Әкиятләрдә тылсымлы йомгак күрсәтә. Әйдәгез, тылсымлы йомгакны тәгәрәтеп жибәрик.

Беренче тукталыш: «Батырлар» тукталышы.Презентация-1 слайд.

Ә кем соң безнен иң батырлар, осталар, җитезләр?

Балалар: Әтиләр, бабайлар, малайлар.

Алып баручы: Ә безнең туган илебезне кемнәр саклый?

Балалар: Солдатлар.

Алып баручы: Тиздән нинди бәйрәм була?

Балалар: 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне!

Алып баручы: Әйдәгез, без дә шушы бәйрәмгә багышлап шигырь сөйләп алыйк әле.

Арслан: «Үзем буласым килә». Роберт Миңнуллин шигыре.

Алинә: «Иртән иртүк». Роберт Миңнуллин шигыре.

Адилә: «Игенчеләр гаиләсе». Роберт Миңнуллин шигыре.

Ильдан: «Бутаган» Роберт Миңнуллин шигыре.

Алып баручы: Әйдәгез, тылсымлы йомгакны тәгәрәтик әле.

Икенче тукталыш: «Матурлык» тукталышы. Презентация-2 слайд.

Кем соң безнең ин матур, ин әйбәт, булдыклы?

Балалар: Әниләр, әбиләр, кызлар.

Алып баручы: Яз көне нинди бәйрәм була?

Балалар: 8 март.

Алып баручы: Әйе халыкара хатын –кызлар бәйрәме.

Ә безнең әниләр нәрсә эшли беләләр?

Балалар: Аш пешерә, кер юа, идән юа, тегә, бәйли, эшли h. Б. Әйдәгез, әниләр турында шигырьләр сөйләп китик.

Эмиль: «Әби».

Ильяс: «Әнием».

Артем: «Әнием».

Булат: «Әниләр бәйрәме».

Зурлар төркеме балалары әниләр турында җыр җырлыйлар.

Җыр “Әниемә бүләгем”(М. Минһаҗев көе, Р.Вәлиева сүзләре)

Алып баручы: Әйдәгез, тылсымлы йомгакны тәгәрәтик.

Өченче тукталыш: «Күңелле уеннар». Презентация-3 слайд.

«Түбәтәй уены»

Алып баручы: (йомгак тәгәри)

Дүртенче тукталыш:«Белем» тукталышы. Презентация-4 слайд.

Викторина сораулары.

  • Сез нинди татар язучыларын беләсез? (Г.Тукай, А.Алиш, М.Жәлил, Р.Миңнуллин)
  • Г. Тукайның нинди әкиятләрен беләсез?
  • «Тылсымлы» капчыкта нәрсә бар?

1) Ул әйберне бер малай су анасыннан урлап китә (алтын тарак).

2) Ул әйберне кәҗә белән сарык урманда табалар (бүре башы).

3) Ул хайван бер әкияттә авыру әниләре янына кызларны чакырырга ярдәм итә (тиен).

4) «Төлке белән Каз» әкиятендә Каз бу татар халык музыкаль коралында уйный (гармун).

5) Бер әкияттә бу әйбер белән җан иясе кешеләрне кытыклый (Шүрәле бармаклары)

Шигырь: Эльвина: «Оча торган чәчәк»

                 Камилә «Аю»

                 Алинә: «Буранда»

                 Вика: «Акбайда»

Бишенче тукталыш «Музыкаль тәнәфес». Презентация-5 слайд.

Алып баручы: 7 нче төркем балалары «Әйлән-бәйлән» җырын башкаралар. Бу жырнын сузләрен танылган язучы Р. Миңнуллин язган.

Җыр «Әйлән-бәйлән» (Ф.Әбүбәкеров көе, Р.Миңнуллин сүзләре)

Алтынчы тукталыш «Туган тел». Презентация-6 слайд.

  • Балалар, сез нинди республикада яшисез? (Татарстан)
  • Безнен туган телебез нинди тел? (татар теле)

Мәктәп укучылары чыгышы.

Алып баручы: Ә хәзер, балалар, Г.Тукайның “Эш беткәч, уйнарга ярый” һәм “Туган тел” шигырьләренә нигезләнеп төшерелгән мультфильлмнар карыйк.

Мультфильлмнар карау.

 Без туган телебезне онытмыйк, татар телендә сөйләшик. Әйдәгез бәйрәмебезне «Туган тел» жыры белән бетерик.

“Туган тел” җыры (татар халык көе, Г.Тукай сүзләре)

Кулланылган әдәбият.

  1. Туган телдә сөйләшәбез: 5-7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек / Төз.: З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова һ.б.-Казан:ФОЛИАНТ, 2012. - 304 б.
  2. Уйный-уйный үсәбез (Балалар бакчасында уеннар):  Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура  инструкторлары өчен методик кулланма / К.В.Закирова. - Казан: Мәгариф, 2005.-175 б.
  3. Әни, мин көчек күрдем: шигырьләр / Роберт Миңнуллин. -Казан:Татар.кит.нәшр.,2008. - 64 б.