" Туган ягым, Туган телем"
учебно-методический материал (подготовительная группа)

Фарида Миннисламовна Шарипова

Сценарий  о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_yagym.docx41.85 КБ

Предварительный просмотр:

                                         “ Туган ягым , Туган телем”          (Уен викторина).

   Максат:  Балаларның Саба турындагы белемнәрен ныгыту. Сүз байлыгын арттыру, сөйләм күнекмәләре формалаштыру; Сабаның  төрле  предприятияләре белән таныштыру, гади сорауларга  җавап бирү күнекмәләрен үстерү. Туган телдә матур итеп сөйләшү теләге уяту. Аны ярату, горурлану хисе тәрбияләү. 

Җиһазлау:

Тәрбияче өчен: ноутбук, “ Минем Сабам” слайдлар җыелмасы, күрсәтмә һәм таратма

рәсемнәр, викторина сораулары.

Уенның барышы:

А.Б: Исәнмесез, хәерле көн балалар. Бүген без сезнең белән Туган як, Туган тел турында сөйләшербез. Нәрсә соң ул Туган як?  Шигырьне тыңлап үтегез әле:

“ Туган якны сайлап алып булмый

 Сайлап булмагандай әнкәйне.

 Иң ямьле як безнең яклар гына

 Билчәннәре гөлгә тиңләрлек.

 Әрәмәсе була карурман

Гел матурлык, гел гүзәллек кенә

 Эзли күңел туган ягыннан!

Җыр: “ Хәерле көн.”

I өлеш

А.Б: Монда сүз нәрсә турында бара? Туган як сүзе аша сез нәрсә аңлыйсыз? Кайсы районда яшибез? Главасы кем? Безнең туган телебез нинди? Татар телен безгә яхшы итеп белү кирәкме?  Ни өчен? Әйе , без үз телебезне яратырга, аны үстерергә тиешбез. Уены-бызның беренче өлешендә без Саба турында сөйләшербез.

Безнең Сабабызның бик күп еллык тарихы бар.Аның  90 еллык тарихы бар. Әйдәгез

Сабабыз турында слайдлар карап, алар турында сөйләп үтик. Экранда чыккан рәсем

буенча” Картина турында сөйлә” уены.

 Әйе безнең Сабабыз бик матур, ул елдан –ел үсә, матурлана. Аның турында Саба

җирлегендә туган шагыйрьләр бик күп шигырьләр язганнар. Шуларны тыңлап үтик әле:

1.Сихри  матур  минем  туган   ягым,

Урманнары  үзе  ни  тора?

Тырыш халкы белән  гүзәл  Сабам              

Гөлбакчадай  балкып  утыра.

2.Мин яратам сине гүзәл Сабам

Әнием белән куеп янәшә.

Гүзәллегең, матурлыгың саклап          

Яшә Сабам минем, гел яшә!

           Бию: “ Шома бас”

3.Туган җирем гүзәл Саба ягы,

Синдә тудым, синдә үсәмен.

Син йөрәккә якын, сәфәр чыксам        

Хәзер сагынып кайтып җитәмен.

4. Синең тарих ерак гасырларга

Үткәннәргә барып тоташа.                        

Кешеләрең үткәнеҗне барлап

Киләчәккә якты юл ача.

5.Саба ягы элек- электән үк

Һөнәрчеләр белән танылган.

Алтын куллыларның дәвамы без            

Без дә шундый буын каныннан.

6.Мәңге яшә гүзәл Сабам

Йомшак җилең иссен таңнарда.  

Чынга ашсын халкың хыяллары              

Йөзсен әйдә балда – майларда.

II өлеш

Без Сабабыз турында бик матур итеп шигырьләр сөйләдек, биедек, җырладык. Без шунда тудык, шунда үстек, шунда яшибез. Ә бит безнең Сабабыз көннән-көн үсә, матурая.Яңа урамнар, предприятияләр барлыкка килә.

Инде викторина сорауларына да җавап биреп үтик:

1. Саба буласы урынга беренче булып кем килгән?

2.Сабаның главасы кем?

3.Ул кайсы республикага керә?

4.Аның флагы нинди? Ул нәрсәне аңлата?

5.Сабада ничә мәктәп бар?

6. Анда спорт белән шөгылләнәләр?

7. Анда дога укыйлар?

8.Анда дәваланалар?

9.Анда борынгы әйберләр саклана?

10.Анда китаплар күп?

11.Анда белем алалар?

12.Анда театрлар, концертлар була?

13.Анда ял итәләр? (парк).

14.Сабада нинди милләт вәкилләре яши?

15. Анда йөзәргә өйрәнәләр?

III өлеш.

А.Б: Балалар, мин бер шигырь укыйм. Нәрсә турында микән ул?

Без – татарлар!                                        

Татар исемен без

Горур йөртә торган бер халык.

Без – татарлар!                                        

Шулай диеп белә

Безне  бөтен дөнья илләре.

Без – татарлар                                          

 Батыр халык дигән

Зур даныбыз әле сүнмәде.

Без – татарлар!                                        

Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

Без – татарлар,

Яшибез без җирдә

Бар халыклар белән гөрләшеп

А.Б: Бу шигырь аша аңладыгыз? Ни өчен туган телне яратырга кирәк дип уйлыйсыз?  Әйе бик дөрес. Туган телне яратырга, сакларга , аның белән горурланырга кирәк. Шушы максаттан чыгып президентыбыз тарафыннан быелгы ел “  Туган телләр” елы дип игълан ителде.

“Татар теле – туган телем” җыры яңгырый.

А.Б: Инде туган тел турында шигырьләр тыңлап үтик:

 1.Татар теле минем, туган телем,
Сөйләшүе рәхәт ул телдә.
Шул тел белән көйлим...
Шул тел белән сөйлим
Милләттәшем булган һәркемгә.

2.Татар теле минем, туган телем,
Бәхетем ул, сүнмәс шатлыгым.
Шул тел белән уйлыйм,
Шул тел белән җырлыйм,
Тоям аның һәрчак сафлыгын.

3. Туган телдә җырлый чишмә,        

 Туган телдә шаулый таллар.

 Туган телдә дәшсәм генә,

Туган җирем мине аңлар.

 

4.Дөньяда иң-иң матур ил      

Ул минем Туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул минем туган телем.

5.“Балам!” –диеп, туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

“Әнием!” – диеп, әниемә

Мин туган телдә әйтәм.

 6. Туган телемдә сөйләшеп        

Яшим мин Туган илдә.

 “Туган ил” дигән сүзне

  Әйтәм мин туган телдә.

 7.  Иң изге хисләремне мин        

 Туган телдә аңлатам.

 Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.

 А.Б:  Инде үзебезнең милли уеннарыбызны уйнап  алыйк . “Түбәтәй”, “Кәрия-Зәкәрия”

           Уен “Мин башлыйм, син дәвам ит”

М әкальне тәрбияче башлый, балалар икенчесе дәвам итә.

Иң татлы тел –   (туган тел, анам сөйләп торган тел.)

Сөйдергән дә тел,   (биздергән дә тел.)

Теле барның  (юлы бар.)

Телләр белгән –   ( илләр белгән.)

Аз сөйлә –  (күп эшлә.)

Акылы кысканың  (теле озын.)

Сүзнең кыскасы,   (бауның озыны яхшы.)

Туган илем – (туган анам.)

Аз сөйлә,    ( күп бел.)

 А.б Балалар, бу мәкальләрдәге хикмәтле сүзләрне онытмагыз, туган телне саклагыз.

Безнең кичәбез ахырына якынлашты. Ә  хәзер бергәләп “ Туган тел”җырын җырлыйк.

Җыр “Туган тел” (татар халык көе, Г.Тукай сүзләре)

Исән булыгыз, туган телегезне, туган җирегезне хөрмәт итегез, онытмагыз. Татарстаныбызның лаеклы уллары һәм кызлары булып үсегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле-туган телем -бәйрәм кичәсе

Кичәнең максаты:  туган як, татар теле,татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү....

Татар теле – туган телем

Разработка утренника для разновозрастной группы...

"Тукай телем - Туган телем"

Сценарий праздника...

"Туган телем бөек анам теле"

Кичә барышы:Алып баручы:  Бу дөньяга аваз салгач та, иң беренче ишеткән көйләр, җаннарны иркәләп, ягымлы моңы белән изрәткән бишек җырлары... Еллар, гасырлар узса да, сабый күңеленә бер шифалы та...

Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).

ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...