"Туган телем бөек анам теле"
материал на тему

Шаехова Гулия Фаезхановна

Кичә барышы:

Алып баручы:  Бу дөньяга аваз салгач та, иң беренче ишеткән көйләр, җаннарны иркәләп, ягымлы моңы белән изрәткән бишек җырлары... Еллар, гасырлар узса да, сабый күңеленә бер шифалы тамчы су кебек мөһим һәм бәрәкәтле бу көйләргә халкыбызның милли йөзе, матур йола гадәтләре салынган. Авыз иҗатының  иң гүзәл гәүһәр–мәрҗәннәре безнең телебездә, күңелебездә әле озак сакланыр. 

Берничә кыз әниле-кызлы уйнап утыралар. Бер-берсенә курчакларын күрсәтәләр.

1нче кыз: Кызлар, карагыз әле, минем курчагым нинди матур!

2нче кыз: Әйе, бигрәк матур шул. Ә менә минеке ошыймы сезгә?

3нче кыз: Курчагың бигрәк сөйкемле.

4нче кыз: Ә мине әнием бәбине ничек үчти-үчти итәргә өйрәтте. Тыңлагыз әле.

Үчтеки, үчтеки,

Үсмәгәнгә кечтеки.

Үсә-үсә зур булыр,

Бигрәк матур кыз булыр.

5нче кыз: Ә мин авылга баргач, дәү әниемнән бәбине юындырганда ничек әйтергә икәнен өйрәнеп килдем.

Суы сарыксын,

Үзе калыксын.

Бәхете-тәүфыйгы булсын,

Олы-кечегә мәхәббәтле күренсен.

Таза-көр булсын,

Пар канатлы булсын,

Озын гомерле булсын!

6нчы кыз: Ә мине дәү әнием мунчада болай дип чаба:

Мунча ташы, бүрәнә башы,

Анаң яккан мунча түгел,

Атаң кискән утын түгел,

Каендай ак бул,

Имәндәй төз бул,

Бер кашыгың балда булсын,

Бер кашыгың майда булсын,

Олыны күрсәң - олы ит,

Кечене күрсәң – кече ит,

Чәп-чәп-чәп!

2нче кыз: Ә мине әнием менә шулай биеткән бәби чагымда:

Минем кызым бик иркә,

Башларында кәсинкә,

Күлмәге дә сәрпинкә,

Коеп куйган кәртинкә!

Бармаклары камыштай,

Тырнаклары көмештәй,

Чәчкәйләре ефәктәй,

Борынкае төймәдәй!

3нче кыз: Әйдәгез, кызлар, курчакларыбызны йоклатабыз!

Кызлар: Әйдәгез!

3нче кыз:

Җырлыйм әле, гөрлим әле,

Бәбкәм йокласын.

Еламасын, дуламасын,

Инде йокласын.

Тубын атты, бәбкәм ятты,

Инде уйнамый,

Күзен йомды, тынды, тынды,

Әнә еламый.

Кил, елагым, ал колагым,

Йоклыйк икәү,

Йокла, иркә, йокла, бәбкә,

Бәүкәй, бәлли-бәү!

1нче кыз:

Әлли-бәлли итәр бу,

Йокыларга китәр бу,

Йоклап торгач, зур үсеп,

Укуларга китәр бу.

5нче кыз (бишектә курчак тирбәтә):

Тышта җил дә тынган инде,

Кошлар күптән йоклаган.

Йокла, балам, алсу алмам,

Зур үсәрсең йокласаң.

Ай да йоклый, сине күрми,

Йокла, балам, йөрәгем.

Елап, ярсып беттең инде,

Бердәнберем, терәгем.

Алтыным син, бәхетем син,

Минем сүнмәс күз нурым.

Син йокласаң, тынычланам,

Минем бәхет йолдызым.

Кызлар “Йокла инде, курчагым” җырын башкаралар. (М.Имашев музыкасы, Ә.Бикчәнтәева сүзләре)

Алып баручы: Нинди моңлы, нинди ягымлы, назлы, әйтеп бетерә алмаслык тылсымлы, иркә бу бишек җырлары. Шушы моң дөньясында тирбәлеп сабый ята.Күңеленең иң җылы, иң изге хисләрен биреп, бишек тибрәлүенә кушылып, ана талгын гына җыр көйли.Ана ул җырларга бөтен күңелен биреп, баласын назлап, иркәләп җырлый. Тыңлыйк әле.

Фәридә – Алсу дуэты башкаруында “Әни теләкләре”җыры яңгырый. (Фәридә Ахметшина көе һәм сүзләре)

Алып баручы: Балалар, ишеттегезме,игътибар иттегезме? Бу җырларда тупас, каты сүзләр бармы?

Балалар: Юк.

Алып баручы: Ә көйләре нинди?

Балалар: ягымлы, йомшак, колакка рәхәт.

Алып баручы: Элек гаиләдә балалар күп булган. Яңа туган баланы гаилә белән бергәләп караганнар. Әниләргә, бәби тугач, әлеге кебек ял бирелмәгән, алар бик тиз эшкә чыкканнар. Бәбине дәү әниләре яисә абый-апалары караган. Бәбине имезер өчен әнисе янына басуга, печән чапкан җирләргә кабык арбаларга салып алып бара торган булганнар.Хәзерге кебек матур, йомшак арбалар булмаган, юкә кабыгыннан, каен тузыннан әтиләр, дәү әтиләр эшләп биргәне зур куаныч булган. Ә әниләрнең, дәү әниләрнең бишек җырлары бала өчен беренче музыка булган.

Ә хәзер, әйдәгез, “Күчтәнәч” тапшыруында яңгырый торган бишек җырын җырлыйк. (“Бишек җыры” Шамил Тимербулатов музыкасы, Разил Вәлиев сүзләре)

Алып баручы: Балалар, бәбиләр турында нинди әйтемнәр беләбез әле без?

Балалар әйтәләр:

1.     Бала күрмәгән – балдан авыз итмәгән.

2.     Егет – ил күрке, кыз - өй күрке.

3.     Балалы йорт – базар, баласыз йорт – мазар.

4.     Бала – бавыр ите.

5.     Бишектәге бала бишкә төрләнә.

6.     Өйнең яме – бала белән.

7.     Бал тәмле, балдан бала тәмле.

Алып баручы: Менә ничек ямьле итеп күңел ачып алдык. Кызлар, курчакларыгызны уятырга вакыттыр инде.

4нче кыз:

Тор, тор, тургай,

Таң ата бугай,

Тургай, кил, чыпчык, чык,

Чырык, чырык, чырык.

7нче кыз:

Тор, тор, кызым, тор инде,

Йокың туйгандыр инде.

Чибәр кызлар таң суына

Бара торгандыр инде.

Казлар канат бирсен,

Торналар аяк бирсен,

Бүдәнәләр май бирсен,

Ябалаклар йон бирсен,

Балам зур үссен. Үс-үс-үс!

3нче малай: Кызлар, без дә уятып карыйк әле курчакларны.

Тор, бәбкәем, алтыным,

Йөрәгемнең асылы,

Кояш нурлары белән

Бәхетләрең ачылсын!

4нче малай:

Уян, балам, тиз уян!

Качып китте төн-куян.

Йомшак кына чәчләреңнән

Сөеп, иркәләп куям.

Курчаклар белән бию

Алып баручы: Менә шулай, балалар, әниләрнең, әбиләрнең, дәү әниләрнең бишек җырлары - бала өчен иң беренче, иң ягымлы көй ул. Дөнья белән, табигать белән танышу туган тел аша, Тукай шигырьләре аша, бишек җырларыннан башлана.

Тән биргән дә ана,

Сөт биргән дә ана,

Тел биргән дә ана,

Көй биргән дә ана.

Онытылмасын бишек җырлары, җырлансын иде. Җырлагыз, кызлар, курчакларыгызны тирбәткәндә; җырлагыз, тәрбияче апалар, сабыйларны йоклатканда. Җырлагыз, әниләр, дәү әниләр, балаларга иң ягымлы, иң изге тәүге җырларны – бишек җырларын.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_telem_boek_anam_tele.docx17.19 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгы

Сарман муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге

Туган телем – бөек анам теле

(мәктәпкә әзерлек төркемендә бишек җырлары көне)

Муниципаль мәктәпкәчә

белем бирү учреждениясе

Җәлил бистәсенең катнаш төрдәге

5нче “Әкият”балалар бакчасы

татар теле тәрбиячесе

Тухбатуллина Роза Марат   кызы

  2013 нче ел

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия во второй младшей группе на тему: "Мое тело. Знание о частях тела и органах чувств" (образовательная область "ЗДОРОВЬЕ")

Организационный момент с помощью игры "Назови ласково"Основная часть: Отгадывание загадок о частях тела. Рассматривание на картинке. Беседа о значимости их для человека.  Проведение игр "Чудесный...

Татар теле-туган телем -бәйрәм кичәсе

Кичәнең максаты:  туган як, татар теле,татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү....

"Ана теле -йөрәк теле, рухи тамыр"

Внедрение Родного языка через фольклор, художественное слово....

Татар теле – туган телем

Разработка утренника для разновозрастной группы...

"Тукай телем - Туган телем"

Сценарий праздника...

Туган телем-анам теле

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Халыкара телләр көненә багышлап үткәрелгән кичә...

Конспект занятия на тему: «Моё тело. Знание о частях тела и органах чувств» (образовательная область «Здоровье»)

Цель: Закрепить знания детей о частях тела человека и об их значении для него.Задачи:Учить детей различать характерные признаки предметов различными анализаторами (глаза, нос, руки и т. д.).Разви...