"Ана теле -йөрәк теле, рухи тамыр"
методическая разработка на тему
Внедрение Родного языка через фольклор, художественное слово.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Внедрение Родного языка через фольклор. | 44.5 КБ |
Предварительный просмотр:
“Ана теле –йөрәк теле, рухи тамыр”.
Совет районы мәктәпкә белем бирү
Муниципаль учреждениясенән 59 –нчы
балалар бакчасының беренче
категорияле тәрбиячесе
Галимуллина Фаузия Шайхулловна
Казан 2013 ел.
ТУГАН ТЕЛ –бала тугач та үзләштерелә башлаган олы хәзинә.
И туган тел, и матур тел,
әткәм –әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Татар халкының мәшһүр, бөек әдип Габдулла Тукай үзенең туган телгә булган ихтирамын әнә шулай матур итеп әйтеп биргән.
Туган тел тошәнчәсенә зур мәгънә салынган. Ул –әти –әни туган җир.
Ватан сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә бөек, изге сүз. Туган телгә баланы аның иң газиз якын кешесе –әнисе өйрәтә, шул телдә аңа назлы бишек җырлары җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый. “Ана теле аша үзләштерелгән идеяләр, белем һәм күнекмәләр хәтергә көчлерәк сеңә. Чөнки ана теле –тою, сизү, йөрәк теле, рухи тамыр”, ди заманыбызның педагогы Ш.Җәләлиев. Баланың ана телен үзләштерүе һәм аны актив куллануы, шул телдә тәрбия һәм белем алуы аның һәрьяклы үсеше өчен уңай шарт булып тора. Шуның өчен кеше борынгы заманнардан ук баласын ана теленә йөрәткән, тел хәзинәсенең матурлыгын, аһәңлелеген аның күңеленә сеңдерергә тырышкан.
Балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтә, туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Балаларның авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес төзеп, үзләренең уй –фикерләрен тиешле эзлеклелектә, ашыкмыйча сөйли белүләренә ирешү өчен, сөйләм үстерү юнәлешендә даими эш алып барылырга тиеш. Ә бу максатларны тормышка ашыруда нәфис сүз, әдәби әсерләр һәм халык авыз иҗаты әсерләренең әһәмияте гаять зур. Әдәби һәр балаларның логик фикер йөртүләрен үстерү, дөньяны танып белергә өйрәтү.
Алай гына да түгел, матур әдәбият әсерләре балаларны әхлакый һәм эстетик яктан тәрбияләргә булышлык итә.
Балаларны ана телендә тәрбияләүне бишек җырларыннан башлау бик якын, уңай. Чөнки әни кеше сабыеның теле ачылганчы, сүзләрне аңлый башланганчы ук аңа ягышлы, җылы, назлы бишек җырлары көйли һәм шул җырлар аша баласына үзенең изге теләкләрен, өмет –хыялларын җиткерергә омтыла. Бишек җырлары нинди тәрбияви көчкә ия булуы, баланың теле ачылуда, зиһенең уятуда иң тәэсерле тәрбия чарасы икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Нәниләрне йоклатканда җылы хисләр белән бишек җыры көйләп утыручы тәрбиячене яки курчак уйлап утыручы кыз балаларның курчакларына йомшак кына бишек җыры көйләвен күреп ничек күңел сөенмәс! Бишек җыры тыңлап, ишетеп, үзе дә җырлап үскән бала, беркайчан да дофалана белмәс, каты бәгырьле булмас. Бишек җырларыннан тыш, бала тугач әйтелә торган теләк –юраулар, баланы йокыдан уяту “үс –үс” иттерә, уянгач уйнату (“Чәбәк –чәбәк” иттерә, “Үчти –Үчти” сикертә һ.б.) юындырганда, коендырганда, биеткәндә әйтелә торган сүзләр, җыр –такмаклар, бармак уеннары балаларның сүзлек байлыгын үстерүдә, авазларны дөрес әйтергә өйрәтүдә ярдәм итәләр.
Халкыбызның рухи мәдәниятенә алып керүче тагын бер чыганак ул әкиятләр. Әкиятләр аша балалар халкыбызның элеккеге тормышы,гореф –гадәтләре, хайваннар дөньясы белән танышалар, тылсымлы әкият персонажлары белән очрашалар. Кечерәк балаларны (2 -4 яшь) хайваннар һәм көнкүреш турындагы әкиятләр белән таныштырырга кирәк.
Чөнки бу әкиятләр эчтәлекләре ягыннан катлаулы түгел, балаларга аңлаешлы. Ә зуррак балаларга халкыбызның тылсымлы әкиятләрен дә сөйләргә була. Әкиятләр –әхлакый һәм эстетик тәрбия чыганачы, хис тәрбияләү чарасы. Бала, әкиятләрне тыңлап, уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга өйрәнә, күңеле белән гаделлек, дөреслекнең җиңүен тели.
Әкиятләр балаларда матурлыкка, изге эшләргә соклану, усаллыкка, явызлыкка нәфрәтләнү, шулай ук яклаучысызларны кызгану, кайгырту кебек хисләр тәрбияли.
Телебезнең затлы җәүһәрләре –табышмакларны балалар бик яраталар. Табышмаклар балаларда зирәклек, тапкырлык тәрбияли, фикерләү сәләтен үстерә.
Без сөйләмебездә матур сүзләрне күп кулланабыз. Ләкин алар арасында күңелебезне гүзәл музыка кебек иркәләп, җылытып торганнары була.
Туган тел, әти, әни, туган җир –менә ул сүзләр.
Балаларның авазларны дөрес әйтеп, үзләренең уй –фикерләрен тиешле эзлеклелектә һәм бәйләнешле итеп сөйли белүләренә ирешү, туган телнең матурлыгын, аһәңлелеген тоя –күрә белергә өйрәтә бурычларны тормышка ашыруда әдәби әсерләр, нәфис сүз, халык авыз иҗаты әсерләренең әһәмияте гаять зур. Әдәби мирасыбызның бер өлеше булган балалар әдәбияты әсерләре, халык авыз иҗаты үрнәкләре нәниләрнең логик фикерләү сәләтен үстерү, тирә –юньне танып белергә өйрәтү, дөнья халыклары иҗаты белән кызыксынуларын арттыра.
Әдәбиятны юкка гына “тормыш дөреслеге” димиләр. Матур әдәбият әсерләре, тәрбияви эчтәлекле китаплар белән танышу аша бала хыялланырга, иҗат итәргә, башкаларның борчу –шатлыкларын, рухи хәләтен аңларга өйрәнә, әдәп –әхлак кагыйдәләрен, тормыш тәҗрибәсен үзләштерә. Әмма, нәни бала әле үзе укый белмәгәнлектән, уку өчен матур әдәбият сайлау тулысы белән өлкәннәрдән тора. Нәниләргә кул астында булган теләсе нинди өчраклы текстлар укырга ярамый. Әсәрнең бала өчен кызыклы, аңлаешлы (үз яшенә туры килүе), тәрбияви эчтәлекле булуы мөһим.
“Балалар китабы ул –тормыш сабаклары да, гүзәлек, гаделлек, мәрхәмәтлелек дәресләре дә.
Балалар китабы ул –якын дус, акыллы киңәшче дә, турылыклы иптәш, ышанычлы фикердәш тә.
Балалар китабы ул вакытында чыккан якты кояш кебек, вакытында яуган шифалы яңгыр кебек, вакытында искән җылы җил кебек...”
Танылган балалар язучысы, күренекле шагыйрь Р.Миңнуллин кеше тормышында балалар китабының әһәмияте, кыйммәтле ролен әнә ничек матур итеп тасвирлый! Дөрестәндә, китап –кешене һәрчак яхшыга гына өндәүче, акыллы, тапкыр булырга киңәш бирүче, авыр вакытта югалып калмаска, нык ихтыярлы, батыр йөрәкле, әдәпле –әхлаклы булырга өйрәтүче тормыш дәреслеге бит ул.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект занятия во второй младшей группе на тему: "Мое тело. Знание о частях тела и органах чувств" (образовательная область "ЗДОРОВЬЕ")
Организационный момент с помощью игры "Назови ласково"Основная часть: Отгадывание загадок о частях тела. Рассматривание на картинке. Беседа о значимости их для человека. Проведение игр "Чудесный...
“Балаларда рухи байлык тәрбияләү”
“Балаларда рухи байлык тәрбияләү”( ата-аналар алдында чыгыш)Яхшы кеше булыр өчен гәүдә саулыгы гына җитми, рухи саләмәтлек тә кирәк.(Абдрахман Кайа)Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әх...
"Туган телем бөек анам теле"
Кичә барышы:Алып баручы: Бу дөньяга аваз салгач та, иң беренче ишеткән көйләр, җаннарны иркәләп, ягымлы моңы белән изрәткән бишек җырлары... Еллар, гасырлар узса да, сабый күңеленә бер шифалы та...
"Тамыр студияһында ҡунаҡта", мәктәпкә әҙерлек - логопед төркөмөндә фронталь дәрес.
"Тамыр студияһында ҡунаҡта", мәктәпкә әҙерлек - логопед төркөмөндә фронталь дәрес. ...
Конспект занятия на тему: «Моё тело. Знание о частях тела и органах чувств» (образовательная область «Здоровье»)
Цель: Закрепить знания детей о частях тела человека и об их значении для него.Задачи:Учить детей различать характерные признаки предметов различными анализаторами (глаза, нос, руки и т. д.).Разви...
"Тамыр" тапшырыуынды ҡунаҡта
Мәктәпкәсә әҙерлек төркөмө балалары өсөн күңел асыу (досуг) сараһы...