Татар теле-туган телем -бәйрәм кичәсе
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) по теме

Исмагилова Раушания Нургаяновна

Кичәнең максаты:  туган як, татар теле,татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele-_tugan_telem.docx18.31 КБ

Предварительный просмотр:

“Татар  теле – туган  телем”

(Кичә)

Максат: Туган як, татар теле,татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү.

Алдан әзерлек: балалар белән туган як, туган тел турында әңгәмә үткәрү; шигырьләр, милли уеннар өйрәнү, халкыбызның элекке яшәеше турында сөйләшү,Г.Тукай, аның иҗаты турында белемнәрен ныгыту, туган як музеенда булу, читек бизәү.

Тәрбияче: И, туган тел, и матур тел!

                    Әткәм – әнкәмнең теле!

                    Дөньяда күп нәрсә белдем

                    Син туган тел аркылы!

Әй, бөек татар теле! Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган? Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй – хисләрен башкаларга сөйләмәгән. Бүгенге кичәбезне дә без сиңа багышлыйбыз.

        Балалар башкаруында “Татар теле – туган телем” (В.Агапов)җыры яңгырый.

Үз телемдә шигырь укыйм,          Илмир

Үз телемдә сөйли алам.

Туган җирем, туган илем

Мин бит синнән илһам алам.

Хәтта кошның да туган теле бар,        Ирек

Теле булганның гына иле бар.

Бабаларымның иң зур мирасы,

Чиксез галәмнең гүя моңы син.

Яшә мәңгегә                                           Рамил

И, туган телем,

Былбыл моңыдай,

И, матур телем.

Бәйрәмнәрдән бәйрәмнәргә күчеп               Диләрә

Җырлыйк әле, дуслар, җырлыйк, һай!    

Эшебез дә бәйрәм кебек булсын.

Һәр көнебез булсын алсу май.

Җыр “Туган авыл”

Туган телем син – йөрәк җылысы,           Г.Гөлия

Туган телем син – күңел тойгысы,

Туган телем син – тарих баскычы,

Туган телем син – белем ачкычы.

Дөньяда иң -иң матур ил –                        Г.Ирек

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел –

Ул минем туган телем.

Татар халык биюен карагыз. Парлы бию

Татарстан дигән Ватаным бар,              Илзия

Татар дигән халкым бар минем.

Узганнардан түгел, мин халкыма

Киләчәктән урын барлыймын.

Чатнатып сөйләшәм үз ана телемдә.                    Илмир

Оялмыйм, курыкмыйм – мин бит уз илемдә!

Башымда – чигүле каюлы тубәтәй,

Догалар укырга өйрәтә Дәү әни.

Тәүфыйклы булырга кирәген беләм мин.

Чын татар малае йөрәгем белән мин.

Туган телемнән аерма, Ходай!                     Миләүшә

Туган телемә табынам шулай.

Сихри моңнарын туган телемнең

Җиткергән безгә сөекле Тукай.

Г.Тукай сүзләренә “Пар ат” җыры яңгырый.

Г.Тукайның “Бала белән күбәләк” шигырен сәхнәләштереп күрсәтәләр.

Туган  өен  белмәгән                  Нәргизә

Туган  авылын белерме?

Туган  авылын белмәгән

Туган  илен  белерме?

Безнең  өчен  бит  бу  изге    туфрак            Рамил

Тамырыбыз  моннан   таралган.

Милләтебез  монда  яралган,

Һәрбер  нәсел үзенә җан  алган.

Һәркем  мактый  үзе  туган  ягын,              Диләрә

Җырлар  җырлап,  шигырь  язалар.

Чөнки  аның  бар  язмышы   шунда,

Шунда  туган  ата – бабалар.

Бер  ягында  матур  Шушма   елгасы               Илдан

Бер  ягында  матур  таулары.

Иң  кадерле  җирем  оҗмах  кебек

Туган  авылым  минем – Яңгулым!

Кеше  җирдә   йорт – җир, нигез  кора,            Н.Гөлия

Тимәс  диеп  җилләр,  салкыннар.

Зур  илемнең  рухи  хәзинәсе,

Чал  тарихы   булган  халкы  бар.

Хәтерләүдән   курыкма    син!               Илзия

Үткәннәрне  онытма  син!

Бел   син  ерак   бабайларның

 Ничек   итеп   көн   иткәнен,

Ни  иккәнен,  ни   чәчкәнен,

Нинди   уйлар,  нинди   моңнар

Безгә   калдырып   киткәнен.

Җыр “Калфагым”

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, үзебезнең милли уеннарыбызны уйнап  алыйк әле.

“Түбәтәй”

“Сары читекләр”

                     

Ах, гармуннар уйный белсәм,          Айнур

Их, бер сыздырыр идем.

Биючеләрнең табанын

Уттай кыздырыр идем.

Җыр “Гармун уйныйм”

Без – татарлар!                                        Илфар

Татар исемен без

Горур йөртә торган бер халык.

Без – татарлар!                                        Рамазан

Шулай диеп белә

Безне  бөтен дөнья илләре.

Без – татарлар                                           Әдилә

Батыр халык дигән

Зур даныбыз әле сүнмәде.

Без – татарлар!                                          Рөстәм

Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

Без – татарлар,

Яшибез без җирдә

Бар халыклар белән гөрләшеп

“Туган тел” җыры белән кичә тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Татар теле иленә” сәяхәт-дәрес.

Татар теленнән  гомумиләштерү дәресе...

Татар теле – туган телем

Разработка утренника для разновозрастной группы...

Тукай теле-туган тел

Сценарий праздника к дню рождения Габдуллы Тукая....

"Тукай телем - Туган телем"

Сценарий праздника...

Тукай теле- туган тел.

милли тэрбия...

Мероприятие "Татар теле-туган телем"

Мероприятие с детьми старших групп...

Әдәби-музыкаль кичә "Тукай теле-туган телем"

Бөек татар шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган шигырь бәйгесе...