Мероприятие "Татар теле-туган телем"
методическая разработка (подготовительная группа)

Мероприятие с детьми старших групп

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_telem-tugan_telem.docx29.13 КБ

Предварительный просмотр:

Тазеева Гөлнур Әгъзәм кызы,

 татар теле тәрбиячесе,

югары квалификацион категория

МБДОУ №17 “Ромашка”,

Алабуга шәһәре, Татарстан Республикасы

“Татар телем - туган телем”

(зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән татар теленә багышланган кичә)

Максат һәм бурычлар:  туган (татар теле) телнең көчен, моңын, матурлыгын балаларга җиткерү;  милләтебез, туган илебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Ике алып баручы чыга.

1 алып баручы:

 Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләрне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне,

Хөрмәтлим мин яратам.

2 алып баручы:          

Халкым теле – хаклык теле

Аннан башка минем илем юк!

Илен сөймәс кенә телен сөймәс –

 Иле юкның гына теле юк.

Милләтемнең гасырлардан килгән

Истәлекле гадәтләре бар.

Күркәм гадәтләрне яшәтүче

Олуг телем – татар теле бар.

1 алып баручы: 

Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!

Менә сез дә килеп җиткәнсез.

Безнең бакчабызның шау тормышын

Күреп китик әле дигәнсез.

2 алып баручы: Исәнмесез кадерле кунаклар! Хәерле көн! Без бүген сезгә  “Татар телем-туган телем” дип аталган җырлы-биюле кичә тәкъдим итәбез. Бу кичәдән соң сезнең күңелләрегез күтәрелеп, йөзләрегез тагы да балкыбрак китәр.

1 алып баручы: Бәйрәмебезне «Хәерле көн» җыры  белән мәктәпкә әзерлек төркеме балалары ачып җибәрә.

         Хәерле көн

Әлфия Һадиева музыксы

Айдар Минһаҗев сүзләре

  1. Йокыдан уянуга мин

Беләм нишләргә кирәк-

Елмаям әти-әнигә

Хәерле иртә теләп.

Кушымта:

Яратам мин, яратам шул

Матур теләк теләргә.

Онытты дип уйламагыз,

Хәерле көн сезгә дә!

  1. Хәерле көн күршеләргә,

Дуслар, туганнарга да.

Теләктән читтә калмасын

Таныш булмаганнар да.

Кушымта:

2 алып баручы: Статистикага күз салсак. Бакчабызга барлыгы ___ бала йөри, шуларның:

 __ –татар

___-рус

___-катнаш гаиләләр

___-удмурт һ.б.

Шуңа да карамастан без дус-тату  яшибез, эшлибез, уйныйбыз һәм дә күңел ачабыз.

1 алып баручы: 

Бию бит ул, дусларым,

Витамин кебек алар.

Күңелләрне үстерә,

Йөрәкләргә ял бирә.

Шаян бию - “Күбәләкләр”   (зурлар төркеме балалары башкаруында)

2 алып баручы: Татар телен бөек шагыйребез Габдулла Тукайдан башка күз алдына да китереп булмый. Без аны хөрмәт итәбез, ярабыз, әкиятләрен, шигырьләрен укыйбыз, мультфильмнарын карыйбыз. Бөек шагыйребезне отылап сезнең тарафка Зәкия апа Туфайлованың “Тукай абый” шигырье яңгырый.

                Тукай абый

  1. Әле укый белмәсәк тә,

“Туган тел”не җырлыйбыз.

Бу – Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр, дибез.

  1. Әкиятләр сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

“Су анасы”, “Шүрәле”ләр-

Безнең дуслар барсы да.

 1 алып баручы:

Сыздыр әле гармуныңны,

Күңеллләргә үтеп керерлек.

Аңа кушылып бер җыр сузыйк әле,

Йөрәкләргә дәва булырлык.

Җыр «Миләшләр» (мәктәпкә әзерлек төркеме балалары)

2 алып баручы:

Биюченең итәге

Бии бии кыскара.

Биючегә сүз әйтмәгез,

Бии бии остара.

Каршы алыгыз  Усманова Азалия. “Алтын балык ” биюе. Ярдәм итәләр Ибрагимова Гүзәл һәм Мубаракшина Наилә.

1 алып баручы: Хәрмәтле кунаклар, әйдәгез сезнең белән бераз уйнап алабыз. Мин сезгә татар халык мәкальләре укыйм, әмма аның бер сүзен төшереп калдырам. Сез шул сүзне белергә тиеш буласыз.

1. Кем эшләми, шул  ашамый.

2. “Саф һава-тәнгә дәва.

3. Әти-әни чын дустым.

4. Эш кешене төзәтә-ялкаулык боза.

5. Җәй эшләсәң, кыш ашарсың.

6. Ашаганда колагың селкенеп торсын, эшләгәндә йөрәгең җилкенеп торсын.

7. Үз анасын зурлаган, кеше анасын хурламас. 

8. Ана күңеле балада, бала күңеле далада.

9. Үги үз булмый, колак күз булмый.

10. Ялкау шәкертнең китабы керләнми.

Җыр “Кояшлы ил безнен ил” (зурлар төркеме)

 (Әхмәт Рәшитов сүзләре, Луиза Батыр-Болгари (Батыркаева) көе)

  1. Кояшлы ил – безнең ил,

Күге аның гел аяз.

Кыш китерсә кыш бабай,

Чәчәк алып килә яз.

  1. Һавасы да җире дә,

Салават күпере дә,

Яңгыры да, кары да –

Безгә якын бары да.

  1. Сандугачлы урманы,

Ашлык тулы кырлары,

Һәр тарафка яңгырый

Безнең бәхет җырлары.

2 алып баручы: Туган тел. Һәркем өчен дә газиз сүз ул. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән алыштырылмый торган “әни”, “әти”, “әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган үскән ил, җирнең якынлыгын , Ватанның газизлеген без әвәл шушы тел ярдәмендә тоябыз. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, куанабыз.

 Нәфис сүз “Туган телем”. Энҗе Мөэминова

  1. Дөньяда иң-иң матур ил

     Ул-минем туган илем.

     Дөньяда иң-иң матур тел

      Ул-минем туган телем.

  1. “Балам!”. – диеп, туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

“Әнием!”. – дип, әниемә

Мин туган телдә әйтәм.

  1. Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

  1. Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.

 1  алып баручы:

Якын дуслар җыелганнар

Ял итәр өчен бүген.

Иң матур биючеләрне,

Биетми мөмкин түгел!

Сәхнәбез түрендә мәктәпкә әзерлек төркеме кызлары.  “Көзге могҗиза” биюе.

 2  алып баручы:

Көн артыннан көн үтә,

Ай артыннан ай үтә.

Әле генә алтын көзләр иде

Ап-ак карлы салкын кыш җитә.

Чынлыкта да дуслар, алтын яфракларны кыштырдатып атлаган сукмаклардан кар шыгырдатып үтәбез. Туган ягыбызга кыш килә. Кыш артыннан гөрләвекләре белән яз килер, аны сандугачлы, тургайлы ямьле җәй алыштырыр. Туган ягыбыз көзен дә, кышын да, язын да, җәен дә бик гүзәл.

Җыр  “Гүзәл туган ягыбыз”.  (зурлар төркеме балалары башкаруында)

Гүзәл туган ягыбыз

Айдар Минһаҗев сүзләре

Әлфия Һадиева музыкасы

  1. Кая гына юнәлсәк тә,

Юлыбыз көлеп тора,

Рәхәтебезне күрегез,

Әйдәгез диеп тора.

Кушымта:

         Искитәрлек гүзәл бит ул

         Туган ягыбыз.

          Бәхетле шул, әй бәхетле

           Балачагыбыз!

  1. Әкияттәге шикелле

Чәчәкләре, гөлләре.

Сыйланыгыз, дип җиләкләр

Кулга төшә үзләре.

Кушымта:

  1. Бер дә туеп булмый икән

Коенып суларыңда.

Рәхмәт сиңа, туган ягым,

Безнеке булганыңа.

Кушымта:

1 алып баручы: 

 Җырлыйк дуслар, җырлыйк әле,

Җырлапп ачыла күңел.

Җырлап ачылмаган күңел,

Мәңге ачылачак түгел.

2 алып баручы:   Җыр бит ул халыкның иң киң таралаган, иң хөрмәтле иҗат җимеше, кеше күңелендәге хисләрнең матур яңгырашы, яктыртылышы. Әгәр дә бу җырлар безнең иң яраткан, иң газиз, кадерле кешеләребезгә багышланган булса...

Җыр “Иң якын кешем” (мәктәпкә әзерлек төркеме).

Иң якын кешем.

  1. Мин сине бик яратам , әним.

Мнем иң якын кешем, әнием.

Әкиятләр сөйлисең, әнием.

Миңа елмаеп көләсең, әнием.

Кушымта:

Әнием, әнием матурым.

Әнием, әнием күз нурым.

Әнием, әнием былбылым.

Әнием, әнием алтыным.

  1. Матур җырлар җырласаң, әнием.

Яңгыр да туктап кала, әнием.

“Хәерле иртә” – дисәң әнием,

Кояш чыккан күк була, әнием.

Кушымта:

1 алып баручы:

Татар халкының баш киемнәре дә гаять үзенчәлекле. Борын-борыннан ирләр өйдә түбәтәй кияргә яратканнар. Тик керәшен татарларында гына, христиан динен кабул иткәннән соң, ислам атрибуты дип каралган түбәтәй аларның кием комплексыннан төшеп калган.

Көнлеккә  кия торган түбәтәйләрне карарак төстәге тукымадан, ә бәйрәмнәрдә кияр өчен затлырак тукымалардан (ефәк, бәрхет, парча) эшләгәннәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр, укалар белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәгә санаганнар.

2 алып баручы:

Бигрәк матур түбәтәе,

Энҗе бөртекләр белән.

Алар монда килгән икән,

Чын әкият иленнән.

Мастер-класс  «Бизәкле түбәтәем»

1 алып баручы:

“Зәңгәр яулык” – матур бию,

Ул осталыкны сорый.

Дуслар, биегән вакытта

Кул чабып тормый булмый.

  «Шаян кызлар» төркеме башкаруында  «Яулыклар белән бию» (зурлар төркеме)

2 алып баручы:

 Татар теле минем, туган телем,
Сөйләшүе рәхәт ул телдә.
Шул тел белән көйлим...
Шул тел белән сөйлим
Милләттәшем булган һәркемгә.

Татар теле минем, туган телем,
Бәхетем ул, сүнмәс шатлыгым.
Шул тел белән уйлыйм,
Шул тел белән җырлыйм,
Тоям аның һәрчак сафлыгын.

Татар теле минем, туган телем,
Изгелекләр тулы бу телдә.
Аны якын күреп,
Сөйләшүдән сөеп
Тыя алмый мине беркем дә.

Татар теле минем, туган телем,
Саклый аны батыр милләтем.
Әби-бабам теле,
Ата-анам теле,
Күңелем тулы аңа хөрмәтем. 

 1 алып баручы: Күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар, Җәлилләр нигез салган, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга - суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар, киссәләр дә исән калган, иң-иң  кимсетүләргә   дә түзгән, сынмаган сыгылмаган, баш имәгән татар теле! Бүгенге кичәне сиңа багышладык.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия во второй младшей группе на тему: "Мое тело. Знание о частях тела и органах чувств" (образовательная область "ЗДОРОВЬЕ")

Организационный момент с помощью игры "Назови ласково"Основная часть: Отгадывание загадок о частях тела. Рассматривание на картинке. Беседа о значимости их для человека.  Проведение игр "Чудесный...

Татар теле-туган телем -бәйрәм кичәсе

Кичәнең максаты:  туган як, татар теле,татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү....

Татар теле – туган телем

Разработка утренника для разновозрастной группы...

Тукай теле-туган тел

Сценарий праздника к дню рождения Габдуллы Тукая....

"Тукай телем - Туган телем"

Сценарий праздника...

Тукай теле- туган тел.

милли тэрбия...

Әдәби-музыкаль кичә "Тукай теле-туган телем"

Бөек татар шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган шигырь бәйгесе...