Тукай теле- туган тел.
статья (средняя группа) на тему

милли тэрбия

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shayhieva_elmira_halimovna_statya.docx16.17 КБ

Предварительный просмотр:

Тукай  иленэ сэяхэт.

Бүгенге көндә Г.Тукайны белмәгәннәр аздыр. Балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган максат: ул Г. Тукайның тормыш һәм иҗат юлы турында программа белән бәйләп,тагында киңрәк , тирэнтен өйрәнү.Тукай әсәрләре аша туган телне саклап калу.

 Биектау райнының Биектау авылында урнашкан “Кояшкай” (“Солнышко”) балалар бакчасы  – бер матур дәүләт сыман... Ә аның хуҗалары 140 сабый. Үзләре шук, үзләре булган алар!

  Бакча мэдире – Венера Миндубаева балаларнын энилэре сыман. Сабыйларның остазлары да шәп! Биредә бары тик талантлы, гыйлемле һәм балаларны чиксез яраучы тәрбиячеләр эшли. Алар белем бирүнең яңадан яңа алымнарын эзләп, һәрдаим камиллеккә омтыла.

   “Кояшкай” илендә тормыш гөрләп тора. Монда куңелле чаралар,бәйрәмнәр,очрашулар еш үтә:“Нәүрәз”, “Сабантуй”, “Карга боткасы”, “Сөмбелә”.

Бакчабыздагы тэрбиячелэрнен турыдан туры белем биру эшчэнлеген жайга салып баручы олкэн тэрбияче Мирошкина Ирина Павловна апрель аенын сонгы атнасын “Тукай иленэ сэяхэт” дигэн проект тэкъдим итте.  24 апрель көнне,  татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 129 ел булуга багышланган бәйрәм шул проектнын йомгаклау чарасы итеп уткэрелде.

Күркәм гадәткә кергәнчә, бәйрәм чарасы күмәкләп “Туган тел” җырын башкару белән башланып китте.

Бәйрәмнәрне балаларны  татар теленә  ойрэтуче Эльмира Зарипова хэм зурлар торкеме тэрбиячесе Гузэл Надировна алып барды.

Сабыйларның сөенече зурдан: татарның бөек әдибе Габдулла Тукайның яратып укылган шигырьләренә нигезләнеп алар үзләре үк  театральләштерелгән номерлар әзерләгән иде. Елена  Дарвина җитэкчелегендэ уртанчы төркем балары эзерлэгэн “Эш беткэч уйнарга ярый “дигән театраль тамашалары бәйрәмне карап утыручыларга бикрәктә  ошады.

Бәйрәм дәвамында балалар татарча шигырьләр сөйләп, җырлап –биеп, төрле уеннар уйнап куңел ачтылар.

Ә бәйрәмебезгә кунакка килгэн -Су анасы (Эльмира Шайхиева)- матур алтын тарагы белэн , Шурале ( Гульназ Магъсумовна) мангаендагы озын могезе белэн  ,Былтыр(Алсу Наилевна) узенен тырышлыгы, чаялыгы белэн балаларны шак каттырдылар.  

Тукай иҗаты балаларга чыннан да зур тәэсир иткән иде. Музыкаль җитэкче  Эльмира Гафиятуллина матур җырлар һәм бию көйләре ярдәмендә бәйрәмне тагын да җанландырды.

Быелгы бәйрәм чарасы киләсе елга булачак Габдулла Тукайның тууына 130 еллык юбилеена эзерлек дип әйтсәк тә була.

     Бэйрэмнэн алган тээсирлэр балалар кунелендэ  эле бик озак сакланачак...

Эльмира Шайхиева

Уртанчы төркем тәриячесе

“Кояшкай” балалар бакчасы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле-туган телем -бәйрәм кичәсе

Кичәнең максаты:  туган як, татар теле,татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү....

Татар теле – туган телем

Разработка утренника для разновозрастной группы...

Тукай теле-туган тел

Сценарий праздника к дню рождения Габдуллы Тукая....

"Тукай телем - Туган телем"

Сценарий праздника...

Сценарий праздника посвященного творчеству Габдуллы Тукая “САНДУГАЧТАЙ МОҢЛЫ ТУКАЙ ТЕЛЕ”

Ц ЕЛЬ: Повышение эффективности работы по приобщению детей к творчеству ГАБДУЛЛЫ ТУКАЯ.Задачи:Познакомить детей с жизнью и творчеством ГАБДУЛЛЫ ТУКАЯ.Воспитывать любовь и бережное отношение к произведе...

Мероприятие "Татар теле-туган телем"

Мероприятие с детьми старших групп...

Әдәби-музыкаль кичә "Тукай теле-туган телем"

Бөек татар шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган шигырь бәйгесе...