"Тукай телем - Туган телем"
материал (средняя группа) на тему

Андерьянова Эльмира Рифгатовна

Сценарий праздника

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_tele-tugan_telem.docx15.95 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәби  шигърият кичәсе.

Тукай теле-туган телем.

(2 кечкенәләр төркеме өчен)

Максат:1.Туган тел турында аңлату.

              2.Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай турында белемнәр                                                                   бирү.

              3.Балаларда шагыйрь иҗатына,туган телгә кызыксыну уяту, мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:интерактив такта.

Күрсәтмә материаллар: әкиятләрдәниллюстрациялар,Габдулла Тукай портреты һәм китаплары.

Балалар белән әзерлек эшләре:Шагыйрьнең  шигырьләрен өйрәнү.

Тәрбияченең әзерлек әшләре: әсбаплар,слайдлар,иллюстрацияләр әзерләү.

Шөгыль барышы:

-Балалар,без бүген матур залга “Тукай теле- туган телем”дигән кичәгә җыелдык.Без сөйләшә торган матур тел-татар теле.Моннан бик күп еллар элек үк безнең карт әби-бабайларыбыз да татар телендә сөйләшкәннәр. Горурланганнар бу тел белән. Без дә телебезне белергә,саклап калырга тиешбез. Әгәр башка телдә генә сөйләшсәк, ул онытыла һәм юкка чыгачак.Татар теленең матурлыгын белү өчен Тукай иҗаты белән танышу кирәк.

    Тукай-безнең татар халкының бөек шагыйре.Безнең әби-бабайларыбыз да аның шигырьләрен,әкиятләрен сөйләгәннәр,җырларын җырлаганнар.Хәтта рус теленә дә тәрҗемә иткәннәр. Якыннанрак танышу өчен тактага күз салыйк(Слайдлар аша Тукайның портреты,балачагы,әти-әнисе,туганнары белән танышу).

       -Татар халкы уйнарга да яраткан.Хәзер сүзне ,дусларым,сезгә бирәм.Яратып уйный торган уеныбыз “Йөзек салыш”лы уйныйк әле.Әйдәгез әзерләгән шигырьләрегезне сөйләп күрсәтерсез.(балаларга сүз бирелә).

     Тукайның күп шигырьләренә мультфильмнар да ясаганнар.Бергәләп карыйк әле.(интерактив тактада карау)

      -Балалар,сезгә ошадымы?Сез белгән нинди шигырьләрдән мультфильмнар булды?

     -Ә хәзер күргәзмәгә  килик.Монда Тукайның китаплары:әкиятләре”Су анасы”,”Шүрәле”;шигырьләр җыентыклары. Кечкенә Апуш-Тукай портреты. Әкиятләренә безнең бөек рәссамнарыбыз рәсемнәр дә ясаганнар. Карагыз әле, нинди рәсемнәр сезгә таныш? Сез бүген шундый күп нәрсәләр белдегез. Ә менә сезнең әти-әниләрегез Габдулла Тукай турында беләләр микан?Бүген аларга узегез белгәннәрне сөйләрсез һәм иртәгәгә сорап килегез әле алар нәрсәләр беләләр микән,нинди шигырьләрен,әкиятләрен укыдылар микән?

   Бүгенге кичәбез шушының белән тәмам.

  Кич белән әти-әниләргә балалар белән бергәләп Тукай әсәрләренә иллюстацияләр ясарга киңәш ителә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле-туган телем -бәйрәм кичәсе

Кичәнең максаты:  туган як, татар теле,татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү....

Татар теле – туган телем

Разработка утренника для разновозрастной группы...

Тукай теле-туган тел

Сценарий праздника к дню рождения Габдуллы Тукая....

Тукай теле- туган тел.

милли тэрбия...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...

Мероприятие "Татар теле-туган телем"

Мероприятие с детьми старших групп...

Әдәби-музыкаль кичә "Тукай теле-туган телем"

Бөек татар шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган шигырь бәйгесе...