Татар теле – туган телем
методическая разработка (подготовительная группа) по теме

Галиуллина Айгуль Фаизовна

Разработка утренника для разновозрастной группы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele-tugan_telem_-byrm_kichse.docx21.71 КБ

Предварительный просмотр:

“Татар  теле – туган  телем”

(Кичә)

Максат: Туган як, татар теле,татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү.

Алдан әзерлек: балалар белән туган як, туган тел турында әңгәмә үткәрү; шигырьләр, милли уеннар өйрәнү, халкыбызның элекке яшәеше турында сөйләшү, Г.Тукай, аның иҗаты турында белемнәрен ныгыту, туган як музеенда булу, читек бизәү.

Тәрбияче: И, туган тел, и матур тел!

                    Әткәм – әнкәмнең теле!

                    Дөньяда күп нәрсә белдем

                    Син туган тел аркылы!

Әй, бөек татар теле! Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган? Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй – хисләрен башкаларга сөйләмәгән. Бүгенге кичәбезне дә без сиңа багышлыйбыз.

        Балалар башкаруында  “Татар теле – туган телем” (В.Агапов) җыры яңгырый.

Татар теле минем, туган телем,
Сөйләшүе рәхәт ул телдә.
Шул тел белән көйлим...
Шул тел белән сөйлим
Милләттәшем булган һәркемгә.

Татар теле минем, туган телем,
Бәхетем ул, сүнмәс шатлыгым.
Шул тел белән уйлыйм,
Шул тел белән җырлыйм,
Тоям аның һәрчак сафлыгын.

Татар теле минем, туган телем,
Изгелекләр тулы бу телдә.
Аны якын күреп,
Сөйләшүдән сөеп
Тыя алмый мине беркем дә.

Татар теле минем, туган телем,
Саклый аны батыр милләтем.
Әби-бабам теле,
Ата-анам теле,
Күңелем тулы аңа хөрмәтем.

Үз телемдә шигырь укыйм,          М.Илсаф

Үз телемдә сөйли алам.

Туган җирем, туган илем

Мин бит синнән илһам алам.

Яшә мәңгегә                                         А. Эльвина

И, туган телем,

Былбыл моңыдай,

И, матур телем.

Бәйрәмнәрдән бәйрәмнәргә күчеп               Х.Булат

Җырлыйк әле, дуслар, җырлыйк, һай!    

Эшебез дә бәйрәм кебек булсын.

Һәр көнебез булсын алсу май.

Җыр “Туган авыл”

Туган телем син – йөрәк җылысы,           Г.Фирзәр

Туган телем син – күңел тойгысы,

Туган телем син – тарих баскычы,

Туган телем син – белем ачкычы.

Дөньяда иң -иң матур ил –                        Г.Камилә

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел –

Ул минем туган телем.

Татар халык биюен карагыз. Парлы бию

Татарстан дигән Ватаным бар,                Н.Элиана

Татар дигән халкым бар минем.

Узганнардан түгел, мин халкыма

Киләчәктән урын барлыймын.

Чатнатып сөйләшәм үз ана телемдә.                    М.Динар

Оялмыйм, курыкмыйм – мин бит уз илемдә!

Башымда – чигүле каюлы тубәтәй,

Догалар укырга өйрәтә Дәү әни.

Тәүфыйклы булырга кирәген беләм мин.

Чын татар малае йөрәгем белән мин.

Туган телемнән аерма, Ходай!                     Г.Айсылу

Туган телемә табынам шулай.

Сихри моңнарын туган телемнең

Җиткергән безгә сөекле Тукай.

Г.Тукай сүзләренә “Пар ат” җыры яңгырый.

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.
Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;
Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.
Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем,
Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем.
Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:
«Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан».

Г.Тукайның “Бала белән күбәләк” шигырен сәхнәләштереп күрсәтәләр.

Туган  өен  белмәгән                  Г.Зәлия

Туган  авылын белерме?

Туган  авылын белмәгән

Туган  илен  белерме?

Һәркем  мактый  үзе  туган  ягын,              Х.Гаяз

Җырлар  җырлап,  шигырь  язалар.

Чөнки  аның  бар  язмышы   шунда,

Шунда  туган  ата – бабалар.

Кеше  җирдә   йорт – җир, нигез  кора,            Х.Рәмис

Тимәс  диеп  җилләр,  салкыннар.

Зур  илемнең  рухи  хәзинәсе,

Чал  тарихы   булган  халкым  бар.

Хәтерләүдән   курыкма    син!               Г.Динар

Үткәннәрне  онытма  син!

Бел   син  ерак   бабайларның

 Ничек   итеп   көн   иткәнен,

Ни  иккәнен,  ни   чәчкәнен,

Нинди   уйлар,  нинди   моңнар

Безгә   калдырып   киткәнен.

Җыр “Калфагым”

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, үзебезнең милли уеннарыбызны уйнап  алыйк әле.

“Түбәтәй”

“Кәрия-Зәкәрия”

                     

Ах, гармуннар уйный белсәм,          Л.Руфинә

Их, бер сыздырыр идем.

Биючеләрнең табанын

Уттай кыздырыр идем.

Җыр “Гармун уйныйм”

Без – татарлар!                                        С.Айрат

Татар исемен без

Горур йөртә торган бер халык.

Без – татарлар!                                        Б.Фирзәр

Шулай диеп белә

Безне  бөтен дөнья илләре.

Без – татарлар                                          Х.Булат

Батыр халык дигән

Зур даныбыз әле сүнмәде.

Без – татарлар!                                        

Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

Без – татарлар,

Яшибез без җирдә

Бар халыклар белән гөрләшеп

“Туган тел” җыры белән кичә тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле-туган телем -бәйрәм кичәсе

Кичәнең максаты:  туган як, татар теле,татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү....

"Тукай телем - Туган телем"

Сценарий праздника...

"Туган телем бөек анам теле"

Кичә барышы:Алып баручы:  Бу дөньяга аваз салгач та, иң беренче ишеткән көйләр, җаннарны иркәләп, ягымлы моңы белән изрәткән бишек җырлары... Еллар, гасырлар узса да, сабый күңеленә бер шифалы та...

Туган телем-анам теле

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Халыкара телләр көненә багышлап үткәрелгән кичә...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...

Мероприятие "Татар теле-туган телем"

Мероприятие с детьми старших групп...

Әдәби-музыкаль кичә "Тукай теле-туган телем"

Бөек татар шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган шигырь бәйгесе...