Туган телем-анам теле
методическая разработка (подготовительная группа)

Ямалетдинова Альбина Даутовна

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Халыкара телләр көненә багышлап үткәрелгән кичә 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Туган телем- анам теле23.51 КБ

Предварительный просмотр:

«Туган телем- анам теле»

(Халыкара туган телләр көненә багышлап авыл китапханәсендә үткәрелгән кичә)

Программа эчтәлеге: Балаларда туган телгә, туган илгә карата ярату, хөрмәт
итү хисләре тәрбияләү; милли киемнәр һәм ризыклар, татар халык уеннары турында белемнәрен ныгыту; башкалабыз белән таныштыруны дәвам итү.
Жиһазлау: милли киемнәрдән курчак, җыр язмалары,  түбәтәй, татар милли ашлары (гөбәдия, чәк – чәк, кош теле, өчпочмак рәсемнәре яки тозлы камырдан эшләнгән эшләнмәләр,түгәрәк ипи), сөлгеләр, кроссворд сызымы, Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы, Кремль рәсемнәре
Балалар төркеме: мәктәпкә хәзерлек төркеме (6-7 яшь)

Бәйрәм балалар башкаруында “Дуслар җыры” белән башлана

Тәрбияче: Хәерле көн, балалар, кунаклар. Без  авылыбыз китапханәсенә бүген юкка гына җыелмадык. ЮНЕСКО карары буенча нәкъ 21 февраль – Халыкара телләр көне дип игълан ителгән. Бу- бик зур һәм  олы мәгънәгә ия бәйрәм. Без үзебезнең туган телебезне хөрмәтләү, аңа дан җырлау өчен җыелдык. Һәр халыкның үзенә генә хас аермалыклары, гореф- гадәтләре, йолалары, мәдәнияте, теле бар. Болар барысы да  халыкларны бер-берсеннән аера торган билгеләр. Тел аркылы халыкларның үзенчәлекләре белән танышып була.Шуңа күрә күп халык бөтен мөмкинлекләрне кулланып үз телләрен сакларга тырышалар. Без бүген туган җиребезгә, туган телебезгә багышланган әдәби кичәгә җыелдык. Ана телебезгә булган мөнәсәбәтебезне, олы ихтирам хисебезне җыр - биюләр,уеннар, шигырьләр аша белдерербез. Туган телне ничек яратуыбызны да дәлилләрбез.

1 бала:Дөньяда иң – иң матур ил –
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң – иң матур тел
Ул минем туган телем.

2 бала:Ике телдә дә сөйләшәм,
Яшим мин туган илдә.
“Туган ил” дигән сүзне дә
Әйтәм татар телендә.
3 бала: Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.

Тәрбияче: Халыкара телләр көнен билгеләп, без меңнәрчә телләргә, алар чагылдырган мәдәнияткә  ихтирамыбызны белдерәбез. Халыкара телләр көнендә барлык телләр дә тигез хокуклы икәнен таныйбыз, чөнки һәрберсе үз халкының мирасын буыннан –буынга тапшыручы булып тора. Туган тел - Туган җир кебек кадерле һәм газиз. Чөнки ул кеше күңелендә иң күркем сыйфатлар тәрбияләүнең күәтле чарасы. Ул әби – бабай, әткәй – әнкәй теле; дөньяга күзең ачылырга, әйләнә – тирәне танып белергә, мөңлы көйләребезне аңларга ярдәм итә торган тел. Үз телеңне белмәү, ана телендә аралаша алмау кимчелек кенә түгел, зур югалту.Ә менә без, балалар, татар милләте вәкилләре, үзебезнең милли байлыкларыбызны беләбез микән, шуны белик әле. Уеннар, сораулар безгә ярдәм итәрләр.

Сораулар: Без яшәгән республика?
-Татарстан республикасының башкаласы?
-Татарстан флагының төсләре?
-Татарстан республикасы гербында төшерелгән җәнлек?
-Татарстанның иң зур елгасы?
-Җәйнең беренче аенда үткәрелә торган хезмәт бәйрәме?
-Татарстанда урнашкан шәһәр, анда сәгатьләр ясыйлар?
-“КамАЗ” машиналары чыгарыла торган шәһәр?
 -“Су анасы”, “Шүрәле”,  “Кәҗә белән Сарык” әкиятләренең авторы?
-Ул кыш көне ява.

-Бал яратучы хайван?
-Кышның соңгы ае?

  -Анда җиләк җимеш, яшелчәләр үсә?
-Сөйләшү органы?

-Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.

2 уен:   “Курчакларның милли киемнәрен ата”.
3бирем: “Бу өзек кайсы җырдан?” (“Хәерле көн”, “Зәңгәр чәчәк”, “Эх, Зилем- Зиләле”, “Туган илебез”,”Әйдә, дустым, биергә”, “Мин яратам сине, Татарстан” җырлары язмалары)

Алып баручы: Ә хәзер без сезнең белән кроссворд чишәрбез. Дөрес итеп чишсәк, кызыл шакмакларда Казан шәһәрендәге корылманың исемен укырбыз.

Татарстан республикасының башкаласын атагыз? (Казан)
- Татарстан республикасында нинди милләт вәкилләре яши? (татар, рус,башкорт,
чуваш)
- Тәрбияче "Кол Шариф" мәчете макетына курсәтеп: - Бу нинди корылма?
- “Кол "Шәриф" мәчете Кремль эченда урнашкан. Кремль эчендә урнашкан
тагын нинди корылмаларны беләсез? (Сөембикә)
- Легенда буенча Казан шәһәре төзелгән урында нәрсәләр күп булган? (еланнар)

к

а

з

а

н

т

а

т

а

р

м

ә

ч

е

т

С

ө

е

м

б

и

к

ә

е

л

а

н

ь

Меня без кроссвордны чишеп тә бетердек. Әйдәгез, кызыл шакмакларда
язылган сүзне укыйк. Бу сүз - Кремль.

Тәрбияче: Ә хәзер үзебезнең яратып уйный торган уеныбыз  “Түбәтәй”не уйнап алыйк.

4 уеныбыз- “Татлы уен” дип атала. Без барыбыз да әниләребез, әбиләребез пешергән ашамлыкларны яратып ашыйбыз. Ә аларның исемнәрен беләбез микән? ( татар халык милли ашлары рәсемнәрен күрсәтә,балалар исемнәрен атый  (бәлеш, өчпочмак, чәк –чәк, кош теле, бавырсак, коймак, гөбәдия).

Уен “Чума үрдәк, чума каз”

Тәрбияче:  Милләтемнең гасырлардан килгән,
Истәлекле гадәтләре бар.
Күркәм гадәтләрне яшәтүче,
Олуг телем – татар теле бар.

Туган телем, тургай җырлы телем,
Алланасың алсу таңнарда.
Син илһамлы, назлы һәм ягымлы,
Сөенәмен һаман шуларга.

Тәрбияче: Инде бәйрәмебез тәмамланып килә. Бәйрәмебезне йомгаклаганда, сезнең басуыгызны һәм бергәләп бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «И, туган тел!» җыры белән кичәбезне тәмамлавыгызны сорыйбыз.

“Туган тел” җыры .

Безнең Халыкара туган тел көненә багышланган кичәбез тәмам. Үз туган телебезне, илебезне яратып яшик! Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле-туган телем -бәйрәм кичәсе

Кичәнең максаты:  туган як, татар теле,татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү....

Татар теле – туган телем

Разработка утренника для разновозрастной группы...

"Тукай телем - Туган телем"

Сценарий праздника...

"Туган телем бөек анам теле"

Кичә барышы:Алып баручы:  Бу дөньяга аваз салгач та, иң беренче ишеткән көйләр, җаннарны иркәләп, ягымлы моңы белән изрәткән бишек җырлары... Еллар, гасырлар узса да, сабый күңеленә бер шифалы та...

Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).

ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...

" Туган ягым, Туган телем"

Сценарий  о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства....