Иң татлы тел - ул минем туган телем
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа)

Конспект  ООД с детьми подготовительной к школе с применением кейс технологии

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл keys_tehnologiya_konspekt.docx26.77 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Түбән Кама муниципаль районы

муниципаль үзидарә мәктәпкәчә   белем бирү учреждениесы

 “83 нче  гомуми үстерешле балалар бакчасы”

“Иң татлы тел- ул минем туган телем” темасына

сөйләм үстерү өлкәсендә

мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән кейс технология кулланып оештырылган

белем бирү эшчәнлеге  конспекты

Сәламова Лилия Әхәтовна,

83 нче балалар бакчасының

татар һәм рус теле тәрбиячесе

Түбән Кама

Яшь үзенчәлекләре:

Мәктәпкә хәзерлек  төркеме

Тема:

“Иң татлы тел- ул минем туган телем”

Эшчәнлек төре:

Оештырылган белем бирү эшчәнлеге

Эшчәнлеккә кертелгән белем бирү  өлкәләре:

Танып белү, сөйләм үстерү,нәфис – нәфәсәти, социаль –коммуникатив

Максат:

Балаларны татар халык иҗаты жанрлары белән тирәнрәк таныштыру

Бурычлар:

-халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру;

-әдәби һәм мәдәни байлыгыбыз турында кузаллау булдыру;

-туган телдә сөйләшергә теләк уяту, аны хөрмәт итү;

Методик алымнар:

Сорауларга җавап бирү,күрсәтү,аңлату,әңгәмә,уеннар уйнау,бәхәс

Җиһазлау:

Экран, магнитофон,ноутбук, карточкалар

Алдан үткәрелгән эш:

Тизәйткеч,мәкальләр,әкиятләр турында сойләшү

Эшчәнлек структурасы:

I.Кереш өлеш ( 2 мин.): сюрприз момент;

II.Төп өлеш  (  25 мин.): 1. Шигырь тыңлау;

                                           2. Тизәйткеч әйтү;

                                           3. Мәкальләр чишу;

                                           4. Табышмак чишү;

                                           5. “Габдулла” уены; (Физ.минут)

                                           6. “Түбәтәй ” уены;

                                           7.  Матур сүзләр әйтү;

                                           8.  Серле сандык;

                                           9.  Әкиятләр җыю;

III.Йомгаклау ( 3  мин.)

Алга таба эш:

Балаларның белем бирү эшчәнлегендә алган белемнәрен көндәлек шөгыльләрдә куллану.

Эшчәнлек барышы

Этаплары

Эчтәлеге

Арадаш нәтиҗә

Кереш өлеш

Балалар бүлмәгә халык көе астында кереп урындыкларга утыралар.

  - Хәерле көн,балалар.Хәлләрегез ничек?

  - Әйбәт,рәхмәт.Сезнең хәлләрегез ничек?

  - Әйбәт,рәхмәт.Шөгыльне һәр кешегә хәерле көн теләп башлыйк әле:

  -Хәерле көн миңа,хәерле көн сиңа,

  -Хәерле көн безгә,хәерле көн сезгә!

  -Балалар.без бүген серле дөньяга- табышмаклар,мәкальләр,әкиятләр дөньясына  кунакка барырбыз.Сез,ризамы?

  - Әйе, без риза.

   -Алайса,тыңлагыз:

                 Агач түгел − яфраклы,

                 Тун түгел − тегелгән.

   -Бу табышмакның җавабы нинди икән?

   - Китап.

   -Әйе,балалар.дөрес,китап.Әкиятләр,табышмаклар,

шигырьләр,мәкальләр китабын бүген  үзебез ясарбыз.Менә ул – буш, анда бернәрсә дә юк эле. Шөгыль ахырына без китапны әзерләп бетерербез дип уйлыйм.

Сюрприз момент.

Буш китап күрсәтү.

Төп өлеш

Кейс.1 нче өлеш.

Кейс.2 нче өлеш.

Кейс.3 нче өлеш.

Кейс.4 нче өлеш.

Физ.минут

Кейс.5 нче өлеш.

Кейс.6 нчы өлеш.

Кейс.7 нче өлеш.

  - Балалар,бер өзек тыңлап карагыз әле:

Гали белән кәҗә

     Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,

Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә,

         Кәҗә рәхмәт укый — сакалын селкетә.

   -Балалар,мин сезгә нәрсә сөйләдем?

  -Бу шигырь.

  -Авторын әйтәсезме? Кем язган бу шигырьне?Бу шигырьдә нәрсә турында сүз бара?

 -Г.Тукай язган. Малайның кәҗәгә печән ашатуы турында сөйләнә.

 - Дөрес,бу шигырьне  бөек шагыйребез Г.Тукай язган. Бу дуртюллык шигырь.Шигырьләрнең озыны да,кыскасы да була.

  -Алдагы дүртюллыкны тыңлагыз әле,балалар:

Мич башында биш мәче,

Биш мәченең биш башы.

   Биш мәченең биш башына

                              Ишелмәсен мич ташы.

  - Дүртюллыкның нәрсә икәнен кем әйтә?

  - Бу - тизәйткеч.

 -  Нинди тизәйткечләр беләсез,балалар?

 -  Балаларның җавабы: 

   а) Сары,сары,сап –сары, сандугач балалары.

   б) Абагага бага – бага башым бәрдем баганага.

   в) Андый төймә Ләбибәдә дә бар,Нәфидәдә дә.

 

  -Рәхмәт,балалар.Хәзер экранга игътибар итүегезне сорыйм.

Мәкальләр:

 Ике куян артыннан йөгерсәң,берсен дш тота алмассың.

 Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.

 Калган эшкә – кар ява.

 Эш беткәч- уйнарга ярый

 Әти – шикәр,әни –бал.

 - Булдырдыгыз,балалар. Безнең юлда елга барлыкка килгән.   Елганы чыгар  өчен табышмакларга җавап табарга кирәк булачак.

1.Ак ашьяулык таптым – җир өстенә яптым.( Кар).

2.Җәен соры,кышын –ак  аңа шулай яхшырак.( Куян).

3. Лампа түгел – яктырта, мич түгел – җылыта. (Кояш)

4. Биш агайга бер күлмәк. (Бияләй)

  -Булдырдыгыз.балалар.Бик матур аланга килеп чыктык бит без.     Бер уйнап алыйк, мәллә? Нинди уен уйныйк икән?

  -Әйдәгез, “Габдулла” уенын уйныйк.

Җырлы уен “ Габдулла”.

Син уртада, без кырыйда

                             Әйләнәбез Габдулла;
                            Син нишләсәң,ни кылансаң,
                            Шуны эшләргә була.
Уен барышы.
Балалар түгәрәккә тезеләләр. Уртадагы балага җыр җырлана. Җырдан соң уртадагы бала бер төрле хәрәкәт ясый. Балалар анын артыннан кабатлый.

 -Алмаз, син нишлисең?

  -Мин биим.

 Уртадагы бала хәрәкәтен кабатлый алмаган бала уртага чыга.Җыр сүзләре кабатлана.

 -Ләйлә, син нишлисең?

 - Мин кул чабам.

  -Рәхмәт,балалар. Тагын бераз уйнап алмыйбызмы?

  -“Түбәтәй ” уенын уйныйк.

 - Рәхим итегез.

Жырлы – биюле  “Түбәтәй” уены.

 Балалар түгәрәкләнеп басалар.Түбәндәге җырны җырлый – җырлый, түбәтәйне бер – берсенә  бирәләр:

                             Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

                             Төскә матурлыгын белән

  Шаккаттырыйм, дигәнсең.

Түп – түп, түбәтәй,

                                 Түбәтәең  укалы.

    Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

Җыр ахырында түбәтәй кемдә  калса,шуңа сорау бирелә: татар халык киемнәрен атарга, җырлы – биюле уеннарның исемен әйтергә.

 

   -Балалар,минем кулда серле  сандык ,аны ачу өчен матур сүзләр  әйтергә кирәк.Нинди тылсымлы сүзләр беләсез? 

  - Рәхмәт,хәерле иртә, рәхим итегез.исәнмесез,гафу итегез,саубулыгыз,ашыгыз тәмле булсын,тыныч йокы,хәерле юл,исән булыгыз.

 - Рәхмәт,балалар. Бу сандыкта нәрсәләр бар икән? Сез ничек уйлыйсыз?

- Балалар җавап бирәләр.

  -Ачып карыйк әле, чыннан да сез әйткән нәрсәләр микән?

Серле  сандык  ачылды. Монда  рәсемнәр бар,аларны пазл итеп җыеп,әкият исемен әйтергә кирәк булачак.

 - Бу нинди әкият? Анда нинди геройлар катнаша? Әкият нәрсә белән бетә?

 -  “Су анасы” әкияте бу.Анда малай су анасының алтын тарагын урлап китә.

 - Малай дөрес эшләгәнме соң?

 - Юк,дөрес эшләмәгән. Чөнки кеше әйберенә рөхсәтсез тотынырга ярамый.

 - Монысы “Кәҗә белән сарык” әкияте. Бу әкияттә кәҗә, сарык һәм бүреләр катнаша.

 - “Шүрәле” әкиятендә  шүрәленең бармагы бүрәнәгә кысыла. - Балалар,булдырдыгыз. Ә бу әкиятләрнең барысын да кем язган икән?

 -Габдулла Тукай.

  -Дөрес,балалар.Бу әкиятләрнең  авторы бөек шагыйребез -  Г.Тукай. Шүрәле әкиятен ул татар халык әкиятенә таянып язган.

Шигырь уку.Экранда  Г.Тукай шигырьләренә  ясалган  рәсемнәр  күрсәтү,араларыннан дөресен сайлап алу

Китапка   бер бала кәҗә белән малайның  рәсемен ябыштыра.

Тизәйткеч әйтү.

Экранда тизәйткеч  рәсеме күрсәтелә.

Икенче бала китапка тизәйткеч рәсеме ябыштыра.

Экранда схемалар чыга.

Балалар схема буенча мәкальләр төзи.

Өченче бала китапка бер мәкаль схемасы ябыштыра.

Экранда елга барлыкка килә.

 Балалар әйткәннән сон, экранда табышмакларның  дөрес һәм дөрес түгел җавабы  чыга.Дөресләрен сайлап алырга кирәк.

Табышмакларга җавап табылгач,экранда  алан барлыкка килә. 

Санамыш буенча  алып баручы билгеләнә.

Уеннар уйнау.

Уеннарны уйнаганнан соң,балалар урыннарына утыралар.

Балалар тылсымлы сүзләр әйтәләр.

Сандык тышына әкият геройлары беркетелә.

Ике бала әкияттән рэсемне китапка ябыштыра.Калган балалар

 тартмадан чыккан пазл – рәсемнәрне җыеп,әкият исемен әйтә.Сорауларга җавап таба.

Йомгаклау өлеше

  -Балалар,карагыз әле,безнең үзебезнең китап килеп чыкты. Монда табышмак та, тизәйткеч тә, мәкаль дә,әкият тә бар.Китапның исеме дә була.Нинди исем тәгъдим итәсез?

 - Балаларның җаваплары.

  -Бу китапны мин киенү – чишенү бүлмәсенә куям. Кичен әти –әниләрегезгә,әби – бабайларыгызга бу шөгыльдә танышкан яңалыклар турында сойләрсез.

Килеп чыккан китапны балалар белән карап чыгу.Тагын бер кабатлап алу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Дөньяда иң-иң матур тел, ул минем туган телем"

Халкыбызның борынгы гореф гадәтләре, йолалары, уеннары, әкиятләре аша нәниләр күңелендә туган телгә карата ярату, мәхәббәт уяту. Халык әкиятләре аша балаларны кечкенәдән инсафлы, тәрбияле,кешелекле, ә...

«Дөньяда иң –иң матур тел, ул минем туган телем» воспитатель татарского языка Сагдеева Х.З, муз. руководитель Мавлетшина Л.Р.

Максат һәм бурычларГади диалогта катнаша белү, татарча дөрес итеп сөйләшә алу мөмкинлекләрен камилләштерү. Ана телен ярату, ихтирам иту тойгылары тәрбияләү. Туган жир, туган ил, туган телне ярату, өйр...

Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).

ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...

Дөньяда иң-иң матур тел, ул минем туган телем

Дөньяда иң -иң матур тел,ул минем туган телем...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...

" Туган ягым, Туган телем"

Сценарий  о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства....

"Минем туган телем"

Дети заходят в зал под песню "И туган тел"...