Юл хәрәкәте иминлегенең 80 – еллыгын пропагандылау һәм тарихи мирас елына багышланган “Уткүзкәй – 2012” смотр – конкурсының эшкәртмәсе
план-конспект занятия (подготовительная группа) по теме

Сценарий мероприятия по профилактике детского дорожного травматизма на татарском языке для старшего дошкольного возраста

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon smotr-konkurs_utkuzky_2012.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт муниципаль районы

«Мәктәпкәчә белем бирү» идарәсе

Юл хәрәкәте иминлегенең 80 – еллыгын пропагандылау

һәм тарихи мирас елына багышланган “Уткүзкәй – 2012”

смотр – конкурсының эшкәртмәсе

                                                                                Әзерләде: 20 нче б/б татар

теле тәрбиячесе      Акберова Р.Р.

Әлмәт – 2012

(Балалар керәләр, басалар)

1б. Матурлап басыйк әле

      Бер чыгыш ясыйк әле

      Нинди чыгыш дисезме?

      Кызык булыр дисезме?

2б. Әлбәттә кызык була

      Синең, минем чыгышның

      Файдасы бик күп була!

3б. Әти - әниләргә, әби-бабайларга,

      Сиңа, миңа, балаларга

      Файдасы бик күп була.

4б. Сезне 20нче балалар бакчасы агитбригадасы сәламли!

5б. Агитбригада? Сезне агитбригадага кем алды соң?

      Юл билгеләрен дә белмисез дер әле. Ягез әле әйтегез, юл билгеләре нинди төрләргә бүленә?

6б. Кисәтүче, тыючы, боеручы, мәгъ лүмат бирүче билгеләр.

      (Балалар юл билгеләрен күрсәтеп сөйлиләр)

Бу “Сак булыгыз, балалар!” дигән кисәтүче билге, ул машина йөртүчеләрне кисәтә.

Бу “Бу урында велосипедта йөрергә ярамый”, “Бу урында, җәяүлеләргә йөрергә ярамый” дигән тыючы билгеләр.

Бу боеручы билгеләр: “Велосипедта йөрергә ярый, җәяүлеләргә йөрергә ярый, алга таба барабыз, сулга борылабыз...”

1б. Тукта, тукта! Син бигрәк күп беләсең.

2б. Теләгем шундый минем

      Шофер буласым килә

      Юл кагыйдәләрен        

      Яхшы беләсем килә!

3б. Ә мин юл әлифбасын беләм, сөйләп күрсәтимме?

      (Һәрбер бала аерым хәрефне әйтә)

А – ашыкма!

Б – бел! Юл кагыйдәләрен яхшы бел!

В – велосипедта тиешле урында йөр!

Г – гаепле булсаң – праваңны бир!

Д – дус. ГАИ инспекторы – безнең иң якын дус һәм ярдәмче!

Бу әлифбаны тагы да дәвам итеп була...

   

4б. Әйе, С – светофор..

5б. О.. Светофор..Светофор – ул главный..

6б. Главный түгел инде, главнокомандующий.

      Юллардагы ярдәмчебез

      Светофорны хөрмәт ит

      Кызыл янса, туктап кал син

      Ә яшелгә - дәвам ит!

1б. Ә мин бигрәк тә җәяүлеләр юлын күрсәтүче билгене яратам. Аның янында “зебра” да була. Бөтен машина туктый, ә син ашыкмыйча юл арыклы чыгасың. Рәхмәт, җайлы, тыныч.

Җәяүлеләр юлыннан гына йөрегез!

2б. Безнең әти - әниләргә дә әйтәсе сүзебез бар:

  1. Безнең белән барганда, һәрвакыт юл кагыйдәләрен үтәгез. Безгә кискәре үрнәк күрсәтмәгез!
  2. Машинада йөрер өчен безгә максус утыргычлар сатып алыгыз!
  3. Юлларда йөргәндә игътибарлы булыгыз!
  4. Исән – сау булыгыз!

Бергә: Сез безгә бик кирәк!

Тәрбияче

Безнең  шәһәребездә агымдагы 2012 елда гына балалар белән бәйле 36 юл фаҗигасе булган. Анда 38 бала зыян күргән.

Игътибар итик бу саннарга.

1б. Юл кагыйдәләре мөһим

      Балалар, сак булыгыз!

2б. Ярый һәм  ярамыйны

      Исегездә тотыгыз.

3б. Билге кушкан боерыкка

      Һәрвакыт буйсыныгыз!

        

1б. Ә хәзер җыр тыңлагыз.

2б. Җырыбыз да бик матур!

3б. Бүләк итәбез!

      Җыр. 1. Бар чатта светофор

                    Аның яна өч күзе

                    Менә шундый өч күзе

                    Менә шундый бер күзе.

Куш. Данис, Данис, кил әле

         Юл аркылы чык әле.

         Ашыкмыйча, ашыкмыйча

         Юл аркылы чык әле.

         2 куплет. (шул ук сүзләр, светофор күзе – кызыл)

 

Куш. Кәрим, Кәрим, тукта әле

         Юл аркылы чыкма әле

         АЙ, яй, ай, ЯЙ, ЯЙ

         Юл аркылы чыкма әле.

         Әй балалар, белегез

         Сары утны көтегез

         Менә яна яшел ут

         Рәхим итеп үтегез.

         Юл кагыйдәләрен белсәк,

         Аларны гел үтәсәк.

         Бар әгъзабыз сау булыр

         Әти-әни шат булыр!

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юл хәрәкәте иминлеген саклау (доклад)

Методик тәҗрибә белән уртаклашу. Юл йөрү кагыйдәләренә багышанган презентацияләр....

Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсе.

Балаларны Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыру....

Материал по теме: "Бөек җиңүнең 70 еллыгын каршы алабыз!"

Хәтердә СЕЗ, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!...

Бөек Җиңүнең 72 еллыгын

Бөек Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә Мусабай Завод авылы клубын да “ Хатирәләр яңарганда “ дип аталган күңелле кичә үткәрелде.Кичәгә авылыбызның тыл ветераннары, зур хөрмәткә ла...

“Минем шәҗәрәм” конкурсына сценарий.

ldquo;Минем шәҗәрәм” конкурсына сценарий.Алып баручы: - Исәнмесез!- диеп башлык әле,Танышу бит шулай башлана.Сезнең белән очрашканга , дуслар,Күңелебез шундый шатлана....

Җиңүнең 75 еллыгына багышланган шөгыль Тема: « Җиңү геройлары - балалар» (мәктәпкә әзерлек төркеме)

-   Бөек Ватан сугышы чоры балалары турында белемнәрен гомумиләштерү;-   сүзлек запасын баету һәм үз фикерләрен төгәл әйтә белү;- балаларның-Бөек Ватан сугышы Геройларының сугышчан...