“Минем шәҗәрәм” конкурсына сценарий.
учебно-методический материал

“Минем шәҗәрәм” конкурсына сценарий.

Алып баручы: - Исәнмесез!- диеп башлык әле,

Танышу бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашканга , дуслар,

Күңелебез шундый шатлана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_k_konkursu_rodoslovnaya_2.docx21.38 КБ

Предварительный просмотр:

      “Минем шәҗәрәм” конкурсына сценарий.

Алып баручы: - Исәнмесез!- диеп башлык әле,

Танышу бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашканга , дуслар,

Күңелебез шундый шатлана.

  • Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар, бәйгедә катнашучылар! Бакчабызда матур, тату,талантлы гаиләләр белән чаралар үткәрү традициягә кереп бара. Бүген дә без Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Бүгенге бәйрәмебезне ачып җибәрү өчен сүзне бакчабызның җитәкчесе Харисова Р.Л. бирәбез.
  • Тату гаилә – бәхетле гаилә – ди халкыбыз. Нәрсә соң ул гаилә? Бер социолог аны “җанга шифалы ял” дигән, икенчесе “психологик сыену урыны” дип атаган.  Ә минемчә ул-җылы учак. Аның янына барлык гаилә әгъзалары да җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан таралган җылылык та шулкадәр көчле була. Гаилә - тормыш нигезе. Ул нык, тату, дус икән – димәк, дәүләт тә, җәмгыять тә ныклы, торыклы дигән сүз. Әби-бабайлар гаиләнең нигезе, әти-әниләр аның тоткасы булса, балалар –көзгесе. Нигез таралмасын, тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне аңлап, санлап,  рәнҗетмичә, яратып, хөрмәтләп яшәргә кирәк димәк.

 Күренеш: (Әни белән кызы)

Әни: - Кызым-йолдызым,  миңа ярдәм ит әле, әйдә  бергәләп табын әзерлик. Тиздән әбиен белән бабаң килеп җитәрләр.

Кыз: - уррра! Әбием, бабакаем килә! (Туктап кала). Әнием кайсы әби белән бабай килә соң? Минем бит алар күп! (Бармаклары белән саный) авылда 1 әби, шәһәрдә -1 әби, 1 бабай, тагын бер бабай, әле карт әби дә бар бит. Ой буталып беттем инде!

Әни: - 1 әбиең- минем әнием, икенчесе –әтиеңнеке. 1 бабаң –әтиеңнең әтисе, икенчесе- минеке. Ә карт әбиен авылдагы бабаңның әнисе.

Кыз: -Тукта, тукта әнием, берни дә аңламыйм.

Әни: - менә әбиеңнәр килгәч аңлатырлар әле. Яхшылап сораштыр яме. Әйдә , бәлеш пешерик. (кереп китәләр).

Алып баручы: -Әлеге күренеш күп кенә гаиләләрдә күзәтеләдер, мөгаен. Әби-бабайлар гаилә тарихын, нәсел җебен яхшы белсә бик әйбәт тә. Күпләребезнең инде өлкән буын вәкилләре юк, сораулар җавапсыз кала. Менә шул очракта гаилә шәҗәрәсә булу бик олы бәхеттер ул.

    Нәрсә соң ул шәҗәрә? Гарәп теленнән кергән “шәҗәрә ”сүзе агач дигән мәгънәне белдерә, бабаларның әллә ничә буынга кадәр исемнәрен, дөньядан үтү тәртипләрен дигән сүз. Буыннарның өзлексез алмашынып торуын ботаклы агачка охшатып төзелгән шәҗәрәләр язу,нәсел шәҗәрәсен төзү гадәте борынгы заманнарда ук куп халыкларда билгеле булган. Шәҗәрә аркылы халык ата- бабаларыбызның туган җирендә яшәвенә, нәселне дәвам иттерүче булуына инанган.

Безнең балалар бакчасы гаиләләр белән бу мөһим эшне башлап җибәрде.  Шәһәребездә әлеге юнәлештә шөгыльләнүче бакчалар барлыгын белеп, бәйге игълан итәргә булдык. Бүген бездә финалга  чыккан гаиләләр көч сынаша. Каршы алыгыз :

1. 53 нче балалар бакчасыннан Абдуллин Кирам________________________________________________________________________________________________

2. Түбән Уратма авылы балалар бакчасыннан Сибгатуллина Зарина____________________________________________________________________________________________белән.

3. Шәһәребезнең 74 нче бакчасыннан Вәлиева  Амираны чакырабыз.

4. 1нче балалар бакчасы Жумагалеевлар гаиләсе.

5.    “Әкият ” балалар бакчасы Багаутдинова Лилия_________________________________________________________________________________________________

6. 93 нче “Әллүки ”балалар бакчасыннан килгән Рахматуллин Карим гаиләсен каршы алыгыз.

7. 39 нчы балалар бакчасыннан Зайнуллин Самат______________________________________________

Конкурста катнашучы гаилә шәҗәрәләренә бәя бирү өчен дәрәҗәле жюри чакырылды. Таныш булыгыз:

1.

2.

3.

4.

5.

Бәйгебезне башлыйбыз.

Сүзне 53 нче балалар бакчасыннан Абдуллин Кирамга бирәбез.

2. Түбән Уратма авылы балалар бакчасыннан Сибгатуллина Заринаны чакырабыз.

3. 74 нче бакчасыннан Вәлиева  Амираны үзенең эше белән таныштырып китәр.

4. 1нче балалар бакчасыннан Жумагалеевларны каршы алыгыз.

5. Сүзне  “Әкият” балалар бакчасыннан Багаутдинова Лилиягә бирәбез.

6. 93 нче “Әллүки ” балалар бакчасыннан килгән Рахматуллин Карим гаиләсен каршы алыгыз.

7. 39 нчы балалар бакчасыннан Зайнуллин Самат үзенең нәсел шәҗәрәсе белән таныштырып китәр.

Бәйгегә килгән гаиләләрнең чыгышлары тәмам.

Жюри  әгъзаларын нәтиҗә ясар өчен  методик бүлмәгә озатабыз.

  • Дуслар, утырып ардыгызмы? Әйдәгез бергәләп уйнап-биеп алабыз!

1.(матур уен).

2.Сезнең өчен бакчабызның вокаль ансамбле җырлый “Карауҗа авылы кое”.

3. Азалия шигырь “Кадерле бүләк”.

4.  Милли ашларны беләсезме?

- геометрик фигураны эченә алган татар халык ризыгы. (өчпочмак).

- катлы-катлы таталы бәлеш (гөбәдия).

- туй табынының иң түтендәге ризык (чәк-чәк).

- ике сүздән торган камыр ашы (кош теле)

- камыр кушып пешерелгән шулпа (токмачлы аш).

Сүзне жюрига бирәбез.

_________________________________________________________________________________________________________________________________

---бүләкләү ---------------------------------------

  • Хөрмәтле кунаклар! Тарихын оныткан халык –югалуга дучар- дигән бер акыл иясе. Ә гаилә шәҗәрәсе-  тарихның бер өлеше. Димәк , без бүген  милләтебез тарихының бер тармагын тулылыандырдык дигән сүз.
  • 7 буын әби-бабасын белгәннәргә һәрвакыт   хөрмәт белән караганнар, аларның гаиләләре дә ныклы, дус-тату, бердәм булган.

Нәсел җепләре өзелмәсен, буыннар чылбыры сүтелмәсен, гаиләләр көчле вә бәхетле булсын дисәк, һәр гаиләнең шәҗәрәсен ясауга керешик, җәмәгать!

Бүгенге бәйгедә катнашучыларга, хөкемдарларыбызга зур хөрмәтебезне һәм чиксез рәхмәтебезне әйтәсебез килә!

Барчагызга исәнлек-саулык, гаилә бәхете, балалар игелегендә, оныклар куанычын күреп яшәргә насып итсен! Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мини-мисс-2010 Сценарий к 8 Марта в подготовительной группе

Сценарий конкурса красоты, в котором участвуют девочки подготовительной группы. Конкурс ведёт учёный кот - ценитель женской красоты....

"Пожар в лесу" (сценарий экологической мини - сказки)

Экологическая мини - сказка, содержание которой поможет детям самостоятельно сделать выводы о последствиях неосторожного обращения со спичками. Материал поможет закрепить знания правил пожарной безопа...

Юл хәрәкәте иминлегенең 80 – еллыгын пропагандылау һәм тарихи мирас елына багышланган “Уткүзкәй – 2012” смотр – конкурсының эшкәртмәсе

Сценарий мероприятия по профилактике детского дорожного травматизма на татарском языке для старшего дошкольного возраста...

Күңел асыу сараһы «Минең яратҡан уйынсығым» (Сценарий итогового мероприятия "Моя любимая игрушка")

Белем биреү бурыстары: осор темаһына йомғаҡ яһау әргә-тирәне уратҡан әйберҙең (уйынсыҡтарҙың) атамаларын ҡабатлау;Үҫтереү бурыстары: һаулыҡ һорашыу, һаубуллашыу   ғәҙәттәрен нығытыу; уйындар...

Экология йылына арналған шиғыр һөйләү конкурсына сценарий

Экология йылына арналған шиғыр һөйләү конкурсына сценарий...

Экология йылына арналған шиғыр һөйләү конкурсына сценарий

  Тыуған ил тыуып үҫкән ерҙән башлана. Ысынлап та, тыуған еремде, уның тәбиғәтен бер ниндәй һүҙҙәр менән асып бөтөрөп булмай. Был матурлыҡты күреп тә бөтөрөрлөк түгел.Кешегә иң ғәзизе...