Җиңүнең 75 еллыгына багышланган шөгыль Тема: « Җиңү геройлары - балалар» (мәктәпкә әзерлек төркеме)
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Тимергалиева Фанзия Ахкамутдиновна

-   Бөек Ватан сугышы чоры балалары турында белемнәрен гомумиләштерү;

-   сүзлек запасын баету һәм үз фикерләрен төгәл әйтә белү;

- балаларның-Бөек Ватан сугышы Геройларының сугышчан батырлыклары белән таныштыру,  патриотик хисләр тәрбияләү;

-  балаларда  спортка мәхәббәт тәрбияләү,  саф һавада йөрергә, хәрәкәтчән уеннар уйнарга күнектерү

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Олы Нырсы балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Җиңүнең 75 еллыгына багышланган шөгыль

Тема:

« Җиңү геройлары - балалар»

(мәктәпкә әзерлек төркеме)

                                                                       1 квалификацион тәрбияче:                                                                                                                                                                                                                              

                                                                        Тимергалиева Фәнзия Ахкамутдиновна.

                                                                                        2020 ел.

Максат: Бөек Ватан сугышы чоры  балаларының геройларча гамәлләре мисалында   балаларда Ватанга карата патриотик хисләр формалаштыру.

Бурыч:

-   Бөек Ватан сугышы чоры балалары турында белемнәрен гомумиләштерү;

-   сүзлек запасын баету һәм үз фикерләрен төгәл әйтә белү;

- балаларның-Бөек Ватан сугышы Геройларының сугышчан батырлыклары белән таныштыру,  патриотик хисләр тәрбияләү;

-  балаларда  спортка мәхәббәт тәрбияләү,  саф һавада йөрергә, хәрәкәтчән уеннар уйнарга күнектерү.

Алдан эш: Бөек Ватан сугышында катнашкан   балалар    турында әңгәмәләр үткәрү ; сугыш темасына багышланган  картиналар белән таныштыру; фронт,сугыш,тыл,герой,ветеран сузләренең мәгьнәсен ачыклау.

 

Җиһазлар: фонограмма, проектор.

Дәрес барышы:

1. Психологик кәеф.

Тәрбияче: Исәнмесез балалар! Мин сезне бүген күрүемә бик шат.

Әйдәгез балалар, барыбызның  да күңеле шат булсын – хәерле көн телик.

 Бу – минем күзләр, (кулларны бинокль итеп куялар)

Күзләр уянды.

Бу – минем колаклар, (кулларны колакка куялар)

Колаклар уянды.

Бу – минем куллар, (кулларны сыпыралар)

Куллар уянды.

Бу – минем аяклар, (аякларны сыпыралар)

Аяклар уянды. (аякларны тыпырдаталар)

Без уяндык!

Без уяндык!

Хәерле көн сезгә!

2. Тәрбияченең кереш сүзе.

Тәрбияче: 

  • Балалар, минем сезгә бер тарих турында сөйлисем килә.

Яшәгәннәр ди балалар. Аларның әтиләре, әниләре, әбиләре, бабалары, абыйлары һәм сеңелләре булган. Алар, сезнең кебек үк, балалар бакчасына йөргәннәр, башка балалар һәм тәрбиячеләр белән уйнаганнар, күңел ачканнар. Әти-әниләр белән велосипедта йөрергә яратканнар. Су коенырга бик яратканнар. Кызлар, шулай ук безнең кызлар кебек үк, курчаклар белән уйнарга ярата  торган , ә малайлар агач таяктан корал ясап һәм солдат булып  уйнарга яратканнар.

Тик бервакыт куркыныч афәт килеп чыга! 1941 елның 22 июнендә, гадәти җәйге көндә, сугыш башлана. Менә шулай дип игълан итәләр.

(Совет мәгълүмат бюросыннан фонограмма тыңлыйлар)

Төнлә бөтен халык йоклаганда,  безнең илгә фашистлар һөҗүм итә.  Кешеләрнең йортлары, заводлар, фабрикалар җимерелә башлый.(слайд карау)                               Безнең бөтен халык, ир-атлар һәм хатын-кызлар, балалар һәм картлар дошманга каршы көрәшкә күтәрелә.

Сугышта  балалар белән тылда калган хатын-кызлар да катнаша. Алар авыл хуҗалыгында эшләп  бик  авыр хезмәт куялар, фронтка кирәкле корал һәм азык-төлек белән тәэмин итеп торалар.

Бу барысы өчен дә, бигрәк тә кечкенә балалар өчен, бик  авыр вакыт  була. Балалар,  өлкәннәр белән беррәттән, фронтка үз Ватанын дошманнан якларга киткән әтиләрен, өлкән абыйларын һәм апаларын алмаштыралар.

3. Төп өлеше.

Тәрбияче: балалар, бүген мин сезнең белән картиналар галлереясы буенча кечкенә герой балалар турында сөйлисем килә.

Герой балалар  турында сөйләү: Леня Голиков, Зина Портнова. Марат Казиев, Валя Котик. (Слайдлар һәм балалар фотосурәтләре белән үрелеп бара)

4. Ял минуты.

        Шофер булуы яхшы (түгәрәк буйлап "руль" тоткан кебек йөгерәләр)

        Ә очучы яхшырак (кулларны җәеп йөгерәләр)

        Мин очучы булыр идем

        Өйрәтүчеләр булса.

          Бакка бензин салабыз  (туктап бензин салалар)

        Пропеллерлар кабына  (кул белән түгәрәк хәрәкәт ясыйлар)

        Күккә очып менәбез  (кулларны җәеп йөгерәләр)

           Илебезне сакларга!

Тәрбияче: Балалар, ә кем ул герой?

Балалар: Батырлык кылган кеше, кыю кеше.

Тәрбияче: Дөрес! Герой ул батырлык кылган, гомерен кызганмыйча, үз Ватанын, халкын яклаган кеше.

Тәрбияче: Балалар теләсә кайсы вакытта үз илегезне саклау өчен яхшы физик әзерлектә булырга кирәк. Спорт белән шөгыльләнү, саф һавада йөрү, дөрес туклану иң яхшы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәчәк.

5. Бөек Ватан сугышы турында мультфильм күрсәтү.(3 минутка кадәр))

6. Тәрбияче: балалар, шул сугыштан кайткан һәм хәзер безнең арада яшәүче кешеләрне ничек атыйлар?

Балалар: Ветераннар.

Тәрбияче: Әйе ветераннарны  без кайда күрә алабыз?                                       Тиздән 9 майда «Җиңү көне» булачак, без сезнең белән һәйкәл янына, укучылар белән берлектә, митингкта булабыз. Шунда без күкрәкләренә орденнар таккан, өлкән кешеләр, ветераннарны күрә алабыз. Быел без Бөек Җиңүнең 75  еллык бәйрәмен каршылыйбыз. Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк.

Исәннәрнең кадерен белик

Үлгәннәрнең каберен белик!

Бөек Җиңүгә 75 ел дип

Шатлык белән тибә йөрәкләр.

Тормышыгыз матур, күңелегез тыныч

Гомерегез озын булсын,

Безнең, сезгә шундый теләкләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән күңел ачуның план - конспекты на тему: Экологик әкият. “Кояшка ярдәм итү”

Учить детей любить и беречь природу через сказки. Воспитывать в детях культуру поведения в природе....

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен “Сугыш кайтавазы” темасына проект / Проект для детей подготовительной к школе группы на тему "Эхо войны"

     Соңгы елларда патриотик тәрбиягә игътибар кими төште. Нәрсә соң ул патриотик  тәрбия?  “Патриот”  -- ул туып үскән җирен, Ватанын яратучы, хөрмәт итүче, аның ...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге”

   Ел фасыллары белән  таныштыруны дәвам итү; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне артт...

Проект эшчәнлеге. Тема: “Космоска очу” (Мәктәпкә хәзерлек төркеме)

Муниципаль белем бирү учреждениесе«Олы Әтнә  балалар бакчасы »        Проект эшчәнлеге.Тема: “Космоска очу” (Мәктәпкә хәзерлек...

Мәктәпкә хәзерлек төркем балалары өчен Ш.Галиев иҗатына багышланган кичә

Шәүкәт Галиев иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирерү.  Сәнгатьле   сөйләм күнекмәләрен үстерү. Ш.Галиев иҗатына мәхәббәт тәрбияләү. Якташыбыз белән горурлану хисләре уяту...