Проект эшчәнлеге. Тема: “Космоска очу” (Мәктәпкә хәзерлек төркеме)
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Муниципаль белем бирү учреждениесе

«Олы Әтнә  балалар бакчасы »

 

 

 

 

 

 

 

 

Проект эшчәнлеге.

Тема: “Космоска очу”

 

(Мәктәпкә хәзерлек төркеме)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Төзеде : 1 кв.категорияле тәрбияче

Хөснетдинова Сәкинә Арсин кызы.

 

 

 

 

2016

 

 

 

 

Максат. Балаларның Кояш системасындагы планеталар турындагы турындагы күзаллауларын киңәйтү; логик фикерләүләрен үстерү; танып- белүчәнлеген үстерү; җир планетасына карата сак караш тәрбияләү.

тыныч һәм бер-береңә ярдәмләшеп уйнарга өйрәтү.

Җиһазлау: глобус, космос иллюстрациясе, серле капчык, конструкторлар, геометрик фигуралар,презентация.

 

Тәрбияче. Исәнмесез, кунаклар!

Хәерле көн, балалар!

1 бала:

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн безгә.

Матур үтсен көнегез,

Көләч булсын йөзегез.

(Балалар утыралар)

Тәрбияче. Балалар минем өстәлемдә бер тартма бар.Эчендә нәрсә бар икән беләсегез киләме?

Бала. Әйе.

Тәрбияче. Әйдәгез бер табышмак әйтеп карыйм әле,бәлки үзегез дә әйтә алырсыз.

Табышмак әйтү.

Ул безнең өчен кирәкле әйбер.Без монда яшибез һәм без аны сакларга тиеш.

 (Җир макеты – глобусны карау.) Җир-без яши торган планета.

 - Безнең планетабыз нинди?

- Зәңгәр төс нәрсә аңлата?

-Сары төс- комлык

- Яшел төс нәрсәне билгели?

Тәрбияче. Җирнең табигый иярчене – ай.Ул җир тирәсендә әйләнә.Аның бер әйләнеше якынча 30 көнгә туры килә.12 айны без шуннан чыгып әйтәбез. Ай – планета түгел.Чөнки ул планетага караганда бик кечкенә.

 

Тагын нинди планеталарны беләсез?

Тәрбияче.Әйе планеталар 8. Планеталар һәм кояш бер гаилә кебек.Алар бергә- кояш системасы булып торалар.Һәр планета үз күчәрендә һәм кояш тирәсендә  әйләнә.

-Әйдәгез,карап китик тагын нинди планеталар бар икән.Кояшка иң якын планета –Меркурий.Монда бик эссе.Ни өчен икән, кем әйтә ала ,әйе ул кояшка якын.

-2 нче планета –Венерада эссе.

-3 планетаны карыйк әле.Җир.(Балалар фикере тыңлана)

4 планета-Марс.Аны кызыл планета диләр.Ул кызгылт сары ташлардан тора.

5 планета-Юпитер.Ул нинди?(Балалар фикере тыңлана.)

6 планета –Сатурн.

7планета –Уран.

8 планета-Нептун.

 (Балалар фикере тыңлана)

 

Уен “ Планеталар хәрәкәте”(Балаларга планета рәсемнәре тагыла, дөрес итеп төзеләләр.)

 

Тәрбияче.Балалар мин сезгә бер табышмак әйтеп карыйм әле,тыңлагыз. Табышмак: Өй башына утырган, җир йөзен нур белән тутырган.Ул нәрсә?

Бала.Кояш.

Тәрбияче.Кояш –нәрсә ул балалар?

Бала.Йолдыз.

Тәрбияче.Йолдызлар күк йөзендә кечкенә генә нокта булып күренәләр, чөнки алар Җирдән бик еракта урнашканнар. Ә чынлыкта алар- Кояшка охшаган кайнар утлы шарлар.

 Хәрәкәтле уен «Кем күбрәк йолдыз җыя?»

 (Тәрбияче төрле төстәге йолдызларны идәнгә сибә).

Балалар 2 командага бүленә. Җир һәм Марс командасы.

 (Балалар идәндәге йолдызларны җыялар,саныйлар). Кем күбрəк җыя, шул җиңүче була)

 

Тәрбияче хикәясе. (слайдлар яки рәсемнәр, фотолар ярдәмендә)

Кешеләрне электән үк күк җисемнәре кызыксындырган. Алар галәмгә очу турында хыялланганнар.    Иң беренче булып галәм киңлекләрен яулаган кеше  кем?(Портреты күрсәтелә)

Балалар. Ю.А.Гагарин. 

Шуннан бирле 12 нче апрель һәр елны Космонавтика көне дип билгеләп үтелә. Космонавтлар алар бик көчле, кыю, батыр кешеләр. Космик корабльләр елдан-ел камилләшә бара. Очучылар ачык космоска чыгалар,иксез-чиксез галәмне өйрәнәләр.  Аларның киемнәре скафандр дип атала. Башларына шлем, аякларына махсус итекләр кияләр.(Слайд)

  Уен-викторина (туп белән):

 - Космоска нәрсә белән очалар?

- Беренче космонавт кем?

 - Җир йөзендәге иң тиз транспорт төре нинди?

 - Космонавт костюмы ничек атала?

 - Сез нинди планеталарны беләсез?

 - Галәмдә иң зур һәм иң кызу йолдыз?

 - Чын космонавт нинди була?

 

Тәрбияче. Балалар, космонавтлар нинди булырга тиеш икәнлеген белдек. Ләкин бу сыйфатларны үзебездә булдыру өчен , һәрвакыт физкультура, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Әйдәгез матур итеп басыгыз.

 Без хәзер физик күнегүләр эшләп алабыз.

( Музыка яңгырый.Балалар физик күнегүләр ясыйлар.)

 

Уен “Геометрик фигуралардан ракета җыю”.

Мин сезгә ракетаның сызымын тәкдим итәм. Бу – схема дип атала.Хәзер сез үрнәккә  карап геометрик фигуралардан ракетаның схемасын тактада төзисез. (Төсле картоннан  геометрик фигуралар бирелә,шулар ярдәмендә ракета ясала.Һәр бала тактага чыгып үзе төзи.)

Т.Молодцы, бик матур ракета схемасы килеп чыкты.

Т.Ә хәзер ял итеп алабыз. “Серле капчык” уены.

Бу капчык гади генә түгел. Эчендә нәрсәдер бар.Тыңлап карыйк әле.Сез капчыктагы конструктор детальләрен әйтергә тиеш.(Бу кызыл төстәге турыпочмаклы формасындагы параллелепипед формасындагы 4 каптыргыч төймәле конструктор детале.)

(Конструкторлар турында сөйләү, слайдта күрсәтү)

Т. Космоска нәрсә белән барабыз.

Б.Ракета белән барабыз.

Т.Бүген сез инженер- конструкторлар булырсыз.Ә хәзер без сезнең белән конструктордан ракеталар ясыйбыз.(Һәр балага конструктор бирелә, ракета төзелә.)

Т.Молодцы, бик матур ракеталар килеп чыкты.Әйдәгез аларны урнаштырыйк.

Т. Ә хәзер урындыкларга барып утырдык, каешларны куйдык.(5,4,3,2,1  старт дигәч кузгалабыз. Ракета кузгалды.(Балалар урындыкта утырган килеш уңга, сулга ,алга хәрәкәтләр ясыйлар.)Менә без очып киттек. Слайдта рәсем куела.

Т. Космостан үзебезнең җиребезне күзәтәбез. Ул нинди формада?Сез тагын нәрсәләр күрдегез? (Балалар фикере тыңлана)

Т.Менә без исән-сау кайтып җиттек.Әйдәгез каешларны алып куйдык, урыннарга барып утырабыз.

Т.Сезгә галәмдә күңелле булдымы?(Балалар фикере тыңлана)

Т. Балалар, сез бүген бик тырыштыгыз, кызыклы ракеталар төзедегез.Сезгә шуның өчен “Иң оста инженер-конструктор”  дигән диплом тапшырам.

Йомгаклау.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kosmos.pptx2.74 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тема:КОСМОСка очу

Слайд 2

Төзеде : 1 кв.категорияле тәрбияче Хөснетдинова С.А.

Слайд 5

Меркурий

Слайд 6

вЕНЕРА

Слайд 7

Җир

Слайд 8

МАРС

Слайд 9

Юпитер

Слайд 10

Сатурн .

Слайд 11

Уран

Слайд 12

Нептун

Слайд 14

ХӘРӘКӘТЛЕ Уен “ кем күбрәк ЙОЛДЫЗ җыя”

Слайд 15

сделать?сть , то кто там живет? Но чтобы это узнать, надо до планет долететь. Но как это сделать? Людям всегда хотелось знать, есть ли жизнь на других планетах? А если есть, то кто там живет? Но чтобы это узнать, надо до планет долететь. Но как это сделать?

Слайд 16

Ю.а. Гагарин .

Слайд 22

Иг ътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: «Чәчәкләр патшалыгында». Мәктәпкә әзерлек төркеме. Рәсем шөгеле.

Максат:Балаларны  үсеп утыручы чәчәкләргәкарап соклана белергә, аларныӊ  матурлагын күрәбелергә, табигать тудырган матурлыкны саклый белергә  өйрәтү. Урман чәчәкләре исемнәрен истә калд...

Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат:Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенен ун,сул,аскы,өске якларын дөрес атау; 20 кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, е...

Тема: Җөмләне сүзләргә аеру.Грамотага өйрәтү дәресе.Мәктәпкә әзерлек төркеме.

Максат: Балаларны җөмлә төзеп сөйләргә өйрәтү. Җөмләдәге сүзләр тәртибе белән таныштыру.Мет.алымнар: Пауза ясап әйтү, сүзләрне эзлекле тәртиптә әйтү, сүз саның математик таякчыклар белән билгеләү, хәр...

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен “Сугыш кайтавазы” темасына проект / Проект для детей подготовительной к школе группы на тему "Эхо войны"

     Соңгы елларда патриотик тәрбиягә игътибар кими төште. Нәрсә соң ул патриотик  тәрбия?  “Патриот”  -- ул туып үскән җирен, Ватанын яратучы, хөрмәт итүче, аның ...

Проект: “Милли бизәкләр” (Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен проект)

Элек-электән үк татар гаиләсендә булган милли йолаларны (чигү, кул эшләре) хәзерге яшь буынга ихтирам, хөрмәткә лаек булган матур традиция саклансын иде. Балаларны халкыбызның күңел бизәкләре белән як...

Җиңүнең 75 еллыгына багышланган шөгыль Тема: « Җиңү геройлары - балалар» (мәктәпкә әзерлек төркеме)

-   Бөек Ватан сугышы чоры балалары турында белемнәрен гомумиләштерү;-   сүзлек запасын баету һәм үз фикерләрен төгәл әйтә белү;- балаларның-Бөек Ватан сугышы Геройларының сугышчан...