Проект: “Милли бизәкләр” (Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен проект)
проект по рисованию (подготовительная группа)

Сафиуллина Гюзелия Рафаилевна

Элек-электән үк татар гаиләсендә булган милли йолаларны (чигү, кул эшләре) хәзерге яшь буынга ихтирам, хөрмәткә лаек булган матур традиция саклансын иде. Балаларны халкыбызның күңел бизәкләре белән яккыннан таныштыру, нәфис бизәлешенә соклану, эстетик зәвык аша әхлак тәрбиясе бирү – бүгенге көндә актуаль булып кала

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_milli_bizklr_safiullina_g.r.docx19.7 КБ

Предварительный просмотр:

Проект: “Милли бизәкләр”

(Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен проект)

 

Проект: “Милли бизәкләр”

 

1.Проектның темасы:  “Милли бизәкләр”

Элек-электән үк татар гаиләсендә булган милли йолаларны (чигү, кул эшләре) хәзерге яшь буынга ихтирам, хөрмәткә лаек булган матур традиция саклансын иде. Балаларны халкыбызның күңел бизәкләре белән яккыннан таныштыру, нәфис бизәлешенә соклану, эстетик зәвык аша әхлак тәрбиясе бирү – бүгенге көндә актуаль булып кала

2. Проектның төре: танып-белү, сәнгати-эстетик үсеш

3. Үтәлү вакыты: 3 ай.

4. Проектның максаты: милли бизәкләр, милли киемнәрнең әхлакый кыйммәтен куллану аша балаларда татар халкының сәнгатенә, мәдәниятнең бай тарихына кызыксыну уяту, ихтирам тәрбияләү.

5. Проектның бурычлары:

1) Татар халык бизәкләре турындагы белемнәрне арттыру, системага салу.

2) Рәсем ясау күнекмәләрен (бармак эшчәнлеген) үстерү, иҗади карашны киңәйтү, милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә әйтүне активлаштыру.

3) Бизәкләрдә элементларның һәм төсләрнең гармонияле берләшүе аша эстетик зәвык тәрбияләү.

Катнашучылар:

–  балалар;

–  ата-аналар;

–  тәрбиячеләр;

–  бакча хезмәткәрләре.

6. Эшчәнлекнең этаплары:

–  татар теле бүлмәсе;

– төркемнәр;

–  музыка залы;

–  татар теле почмагында ата-аналар өчен мәгълумат туплау;

–  тематик шөгыльләр;

–  чигүләр, рәсемнәр

–  милли бәйрәмнәр, балалар бакчасында үткәрелә торган бәйрәмнәргә милли бәйрәмнәрдән күренешләр алу.

7. Гаилә белән эшчәнлек:

Ата-аналар белән әңгәмә “Халкыбызның күңел бизәкләре”

Ата-аналар белән берлектә эзлекле эш алып бару.

8. Проектның нәтиҗәләре:

–  Балалар һәм ата-аналарның татар халык бизәкләрен танып белүләренә ирешү.

–  Ата-аналар белән ныклы бәйләнеш булдыру.

–  План төзү һәм куллану.

9. Йомгаклау өлеше:

– Рәсем конкурсы “Халкыбызның күңел бизәкләре”

– Гаилә бәйрәме “Күңелләрдә халкым бизәкләре”

 

Проектны планлаштыру һәм оештыру

Үткәрелгән чара

Максат

Җаваплы

Вакыт

1 Этап: Әзерлек этабы

1

Ата-аналар белән әңгәмә “Халкыбызның күңел бизәкләре”

Милли бизәкләрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау

Тәрбияче

1 атна

2

Татар теле бүлмәсе сәяхәт

Халкыбыз мирасына ихтирам тәрбияләү

Тәрбиячеләр, ата-аналар

2 атна

2. Проектның төп өлеше буенча эшләү

1

Балалар белән рәсемнәр карау

Балалардә милли бизәкләр чигелгән әйберләргә соклану хисе уяту.

Тәрбиячеләр

2 атна

2

“Йорт кирәк –яраклары, күңел бизәкләре” алъбомнарын ясау

Борынгы әби-бабайларның көн күреше, хуҗалык әйберләре белән таныштыруны дәвам итү

Ата-аналар, тәрбиячеләр

2 атна

3.

“Милли киемнәрдә татар халык бизәкләре” дидактик уен

Уеннар аша балаларның сөйләмен, иҗади күзаллауларын үстерү, милли рух тәрбияләү.

Тәрбиячеләр

3 атна

4

8 март – Әниләр бәйрәменә багышлап бүләк ясау

Балаларны кәгазь, клей, пумала белән эшләү алымнарын камилләштерү.

Тәрбиячеләр

3 атна

5

Ата-аналар белән татар бизәкләре дигән темага күргәзмү оештыру.

Халкыбызның чигелгән әйберләре белән кызыксыну, аларның матурлыгына соклану хисе тәрбияләү

Тәрбиячеләр, ата-аналар

3 атна

6

Конкурслар үткәрү, күргәзмәләр оештыру

Халык орнаментларының үзенчәлеге һәм сәнгатьнең төрләре турында белемнәрен камилләштерү, мөстәкыйльлекләрен үстерү һәм башланган эшне ахырына кадәр җиткерү сыйфатларын тәрбияләү

Тәрбиячеләр, бакча хезмәткәрләре

4 атна

3. Йомгаклау этабы

1

Гаилә бәйрәме “Күңелләрдә халкым бизәкләре”

Халыкның тормышын, көнкүрешен, тагын да ямьлерәк итә торган бәйрәмнәр булуын аңлату, шушы бәйрәмнәрдә катнашу, җырлар уеннар өйрәнү теләге тудыру, борынгы йолаларыбызга хөрмәт хисе тәрбияләү.

Тәрбиячеләр, бакча хезмәткәрләре

4 атна

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: «Чәчәкләр патшалыгында». Мәктәпкә әзерлек төркеме. Рәсем шөгеле.

Максат:Балаларны  үсеп утыручы чәчәкләргәкарап соклана белергә, аларныӊ  матурлагын күрәбелергә, табигать тудырган матурлыкны саклый белергә  өйрәтү. Урман чәчәкләре исемнәрен истә калд...

“Тарих йомгагын сүтү” ( мәктәпкә хәзерлек төркеме)

Белем бирү бурычлары: Балаларны Кукмараның һөнәрле үткәне һәм бүгенгесе  белән   таныштыру.Туган төбәктәге халык һөнәрчелегенең барлыкка килү тарихы, рухи кыйммәте белән танышу.Үз...

Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат:Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенен ун,сул,аскы,өске якларын дөрес атау; 20 кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, е...

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен “Сугыш кайтавазы” темасына проект / Проект для детей подготовительной к школе группы на тему "Эхо войны"

     Соңгы елларда патриотик тәрбиягә игътибар кими төште. Нәрсә соң ул патриотик  тәрбия?  “Патриот”  -- ул туып үскән җирен, Ватанын яратучы, хөрмәт итүче, аның ...

Проект эшчәнлеге. Тема: “Космоска очу” (Мәктәпкә хәзерлек төркеме)

Муниципаль белем бирү учреждениесе«Олы Әтнә  балалар бакчасы »        Проект эшчәнлеге.Тема: “Космоска очу” (Мәктәпкә хәзерлек...

“Милли ризыклар-табын түрендә” Мәктәпкә әзерлек төркеме

1. Проект төре: информацион-практик юнәлешле.2. Проектның дәвамлылыгы: 1 ай.3. Максат: Балаларны татар халык ашлары – чәй ашы  ясау серләренә өйрәтү, үзеңнең хезмәт җимешеңә карата хөрмәт х...