Гадәти булмаган чаралар аша балаларда милли хисләр тәрбияләү. (Балалар бакчаларында зурлар төркеме һәм ата-аналар белән эшчәнлектә куллану өчен) Авторлык программасы
методическая разработка (старшая группа)

Авторская программа для детей старшего дошкольного возраста

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл programma_gadti_bulmagan_charalar_asha.docx37.98 КБ

Предварительный просмотр:

Гадәти булмаган  чаралар аша

балаларда  милли  хисләр  тәрбияләү.

(Балалар бакчаларында зурлар төркеме һәм ата-аналар белән эшчәнлектә куллану өчен)

Авторлык программасы

                                 

                                         

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Гасырлардан гасырларга күчеп, безнең көннәргә килеп җиткән милли гүзәллекне алдагы буыннарга мирас итеп калдыру татар милләтеннән булган һәрбер кешенең изге хыялыдар ул.

Мин үзем һәр яктан камил шәхес тәрбияләүнең бер тармагы булган  милли культура формалаштыруга зур игътибар бирәм. Максатым-үз ана телен белүче, актив кулланучы, милләте белән горурланучы, гореф-гадәтләрен, туган җирен яратучы, әти-әнисен, нәселен белүче, ихтирам итүче, халкын, тарихын өйрәнүгә, үстерүгә сәләтле, киң карашлы шәхес тәрбияләү.

“Милли үзаң” төшенчәсенең эчтәлеге-милләтләрнең милләт буларак яшәешен тәэмин итүче, башка милләтләр арасында эреп юкка чыгудан саклаучы куәтле тойгы. Милли үзаңы югары булган кешегә милләте белән горурлану, үз халкының тарихын, мәдәниятен яхшы белү, милли әдәп-әхлак нормаларын үзләштерү, туган теленә һәм иленә чиксез бирелгәнлек хисләре көчле булу хас.

Милли тәрбия, милли үзаң мәктәпкәчә яшьтә бирелә башлый. Туган илгә, телгә, халыкка мәхәббәт тәрбияләү, иман нурын тарату мәгариф системасының, аның бер буыны буларак-мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү оешмаларының гаят зур, хәлиткеч бурычы.

Милләтеңне, телең, динең сатсаң,

Бездән калыр бары таш исем.

Тарихлардан төшеп калмыйк, дисәң,

Бу дөньяда шундый итеп яшә-

Башка милләт сиңа хөрмәт белән

Бу-татар бит, диеп баш исен. (Флёра Тарханова)

Программаның принциплары, эчтәлеге һәм бурычлары:

I принцип-Гаилә  тәрбиясе һәм милли мохит булдыру.

Тәрбия милли булса гына  тиешле нәтиҗә бирә. Ә тәрбиянең нигезендә, әлбәттә, аралашу чарасы буларак, туган тел ята. Милли үзаң формалаштыруда туган телнең әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Чөнки тел –халык байлыгы ул. Милләтне милләт итеп санарга хокук биргән бердәнбер шарт-ул тел мәсәләсе. Милли үзаң үсешенең нигезе, нәкъ менә ана теле икәнлеге күптәннән расланган. Димәк, баланың үз ана телен үзләштерүе һәм аны актив куллануы, шул телдә тәрбия һәм белем алуы аның һәряклы үсеше өчен уңай шарт булып тора. Милли мохитнең икенче яссылыгы-баланы чолгап алган тирә-юньнең милли эчтәлектә булуы. Чөнки баланың эчке дөньясы, уй—фикерләре, омтылыш-хыяллары, яшәү һәм хәрәкәт рәвеше билгеле бер социаль тирәлек кысаларында формалаша. Ә шәхеснең тойгылары чын мәгънәсендә милли булсын өчен, бу тирәлек тә милли булырга тиеш.

II принцип-Балаларда милләтебез белән горурлану хисе тәрбияәү.

Бу принципның нигезендә балаларны татар халкының милли сыйфатлары белән таныштыру ята. Аларның берсе- мөстәкыйллек. Мөстәкыйллекне сакларга тырышу аларны утка-суга да керткән, үзләренә хас һөнәр-кәсеп кешеләренә дә әверелдергән. Татарның башка халык белән аралаша белү сыйфаты бүгенге көндә дә яхшы чагылыш таба. Ул гомуми һәм шәхси мәсәләләрне тыныч ысул, аңлату юлы белән хәл итүне хуп күрә. Уңганлык, эшчәнлек сыйфатына килгәндә, халыкның бай һәм мул тормышта яшәгәнлеге моны исбат итеп тора. Батырлык- милләтебезнең горурланырлык сыйфаты. Татар беркайчан да үзе яшәгән Ватанга хыянәт итмәгән. Татарның кунакчыллык сыйфаты  зур сынаулар аша үткән. Элек-электән татарның йорты юлчыларга, адашып йөрүчеләргә, ярдәмгә мохтаҗларга ачык булган. Милләтебезнең һәммә халыкта ихтирам тудыра торган уңай сыйфаты-чисталык, пөхтәлек.

III принцип-Татар халкының тарихы, мәдәнияте, халык педагогикасы чаралары белән таныштыру.

Бу  эш түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла.

-Балаларда туган җиренә, үзенең нәселенә, атаклы кешеләренә ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләү.

-Татар халкының  мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йола-бәйрәмнәре, халык уеннары белән таныштыру.

-Милли мәдәниятне дөнья халыклары мәдәнияте белән бәйләнештә өйрәнү. Бу бурычларны үтәүдә матур әдәбияты, сәнгать төрләре ярдәмгә килә.

IV принцип-Милли үзаң үстерүдә милли әхлак тәрбиясе.

Ата-бабаларыбыз  күп гасырлар дәвамында инсафлылык, гаделлек,  шәфкатьлелек тәрбияләү буенча гаят бай тәҗрибә туплаганнар.  Элек без аларга хорафатлар дип кенә карый  идек. Чынлыкта исә һәркайсының төбендә тәрбия элементлары яткан. Әлбәттә дингә ышану-ышанмау, аның 5 фаразын үтәү-үтәмәү һәркемнең үз эше. Ләкин Исламның дин генә булмавын күз алдында  тотып, аны бер үк вакытта фәлсәфи, идеологик, мәдәни, әхлакый, хокукый нормалар системасы, яшәү рәвеше итеп күзаллау мөһим.

Мин бу принципларны һәм бурычларны тормышка ашыру өчен татар халык мәдәниятына, традицияләренә, халыкның матур сыйфатларына мөрәҗәгать итәргә булдым. Халык традицияләрен белем һәм тәрбия бирү прцессында куллануның  роле дә бик зур. Һәр халыкның үзенә хас традицияләре бар, әлбәттә. Ләкин традицияләр төрле булуга карамастан, максаты барысының да бер: киләчәк буынга тиешле тәрбия бирү. Халыкның иң күркәм гореф-гадәт һәм йолаларының милләтара мөнәсәбәтләрнең бүгенге катлаулы чорында дуслык, татулык урнаштыруда, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү эшчәнлегендә терәк булып торуын һәркем ачык белә. Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш.

Теманың бүгенге көндә актуаль булуы мине шушы  теманы өйрәнүгә һәм балалар, ата-аналар  белән эшне башкару өчен программа төзүгә этәрде.   Шуңа күрә  мин  “Гадәти булмаган  чаралар аша балаларда милли хисләр тәрбияләү” дип исемләнгән  авторлык программасы төзергә уйладым. Тәкъдим ителә торган программа, Татарстан җирендә яшәп, нинди генә милләттән булуына карамастан, татар халкының тормыш-көнкүрешен күреп үсүче балаларга татар халкының бай үткәне, бүгенгесе үрнәкләре аша, белемнәрен арттырырга, татар телендә аралашырга, сөйләшергә өйрәтүнең сыйфатын яхшырту максатларын күздә тотып төзелде.

Программадагы эш төрләре, шөгыльләрдән тыш, көндәлек эшчәнлектә, буш вакытларда, гаиләдә, урамда, сәяхәтләрдә, җәмәгать урыннарында, ата-аналар, башка кешеләр үрнәгендә бала катнаша ала торган һәр эш, ял вакытында кулланыла ала. Әлеге чаралар балаларны гына түгел, бәлки ата-аналарны, өлкәннәрне дә халкыбызның күркәм әхлакый сыйфатларына өйрәтү ысулы булып  торалар. Шуның өчен  тәрбияви чараларны ата-аналар белән  оештыру  минем эшнең төп юнәлешләреннән берсе булып тора.

Программа  1 елга атнага 2 сәгать(70 сәгать) исәбеннән төзелде.

Балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, түбәндәге алымнар кулланыла:

-уеннар;

-китапханәдә өстәмә әдәбият белән эш;

-әңгәмә;

-экскурсияләр (мөмкинлек буенча);

-кичәләр;

-очрашулар;

Программаның эчтәлеге:

-Матурлык дәресләре.

-“Казан кунаклары”.

-“Чаллы күчтәнәче”.

-Сихри мизгелләр.

-Хыял дөньясында.

-Тылсымлы балачак.

-Матурлык иленә сәяхәт.

-Без - татарлар.

-Халкымның күңел бизәкләре.

-Чын күңелдән сөйләшү.

-Матур булыйк.

-Үткәннәргә сәяхәт.

-Ачык сәхнә.

-Тәрбияле бала буласым килә.

-Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?

-Изге теләкләр.

-Кояшлы табын.

-Акбай һәм Мияу бездә кунакта.

-Остаханә.

-Игелекле һәм гөнаһлы эшләр.

-Татар кызлары бездә кунакта.

-Татар егетләре килгән кунакка.

-Утыр әле яннарыма.

-Исемнәр бакчасында.

-Җанга тәм һәм ямь.

-Саннар иле.

-Табигатьтә тамаша.

-Без-өметле.

-Алтын  киңәшләр.

-Нурлы-моңлы башкалам.

-Ачык микрофон.

-Балам-багалмам.

-Тылсымлы агач.

-Милли киемнәр.

-Китапханә үзебездә.

-Йөзек кашы.

-“Чын күңелдән” телетапшыру.

-Өйнең түрендә син бит якты кояшыбыз.

-Таныш булыгыз-безнең гаилә.

-Затлы җепләр.

-Гаиләм традицияләре һәм ядкәрләре.

-Әти-әниләрнең һәнәрләре мирас.

-Әбием күчтәнәче.

-Татар халык  бәйрәмнәре

-Татар халык әкиятләре.

-Татар җырлары.

Сәяхәтләр:

- Аһәңле аваз.

-Табигать– якын дустыбыз.

-Авылым урамнары буйлап.

-Мәчет-Аллаһ йорты.

-Мәктәп-белем учагы

-Алтын башак иле.

-Ак әбидә кунакта.

-Китапханә-белем күле.

Көтелгән нәтиҗә:

Программаны тормышка ашыру барышында балалар да, ата-аналар да бер-берсе белән аралашырга, төрле мәгълүмат белән эшләргә өйрәнергә, туган як, татар халкы, мәдәнияты, традицияләре турында күбрәк мәгълүмат тупларга тиешләр.

Сәгатьләр бүленеше.

Тема

Теоретик сәг.

Практик сәг.

Барлык сәг. саны

ГАИЛӘЛӘР БЕЛӘН ГОМУМИ ЭШ

1

Кереш дәрес.

Программа белән таныштыру.

1

-

1

2

Матурлык дәресләре

1

1

2

3

«Казан кунаклары»

1

1

2

4

«Чаллы күчтәнәче»

1

1

2

5

Милли киемнәр

1

1

2

6

Сихри мизгелләр.

1

1

2

7

Хыял дөнясында.

1

-

1

8

Тылсымлы балачак.

1

1

2

9

Матурлык иленә сәяхәт.

1

1

2

10

Без - татарлар.

1

1

2

11

Халкымның күңел бизәкләре.

1

1

2

12

Чын күңелдән сөйләшү.

1

1

2

13

Матур булыйк.

1

1

2

14

Үткәннәргә сәяхәт.

1

1

2

15

Ачык сәхнә.

-

1

1

16

Тәрбияле бала буласым килә.

1

-

1

17

Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?

1

-

1

18

Изге теләкләр.

1

1

2

19

Кояшлы табын.

-

1

1

20

Акбай һәм Мияу бездә кунакта.

-

1

1

21

Остаханә.

-

1

1

22

Игелекле һәм гөнаһлы эшләр.

1

-

1

23

Татар кызлары бездә кунакта.

-

1

1

24

Татар егетләре килгән кунакка.

-

1

1

25

Утыр әле яннарыма.

-

1

1

26

Исемнәр бакчасында.

1

-

1

27

Җанга тәм һәм ям.

1

-

1

28

Саннар иле.

1

-

1

29

Табигатьтә тамаша.

1

1

2

30

Без-өметле.

1

-

1

31

Алтың киңәшләр.

1

-

1

32

Нурлы-моңлы башкалам.

1

-

1

33

Ачык микрофон.

-

1

1

34

Балам-багалмам.

-

1

1

35

Тылсымлы агач.

-

1

1

36

Милли киемнәр.

-

1

1

37

Китапханә үзебездә.

-

1

1

38

Йөзек кашы.

-

-

1

39

“Чын күңелдән” телетапшыру.

-

1

1

40

Өйнең түрендә син бит якты кояшыбыз.

-

1

1

41

Таныш булыгыз-безнең гаилә.

-

1

1

42

Затлы җепләр.

-

1

1

43

Гаиләм традицияләре һәм ядкәрләре.

-

1

1

44

Әти-әниләрнең һәнәрләре мирас.

-

1

1

45

Әбием күчтәнәче.

-

1

1

46

Татар халык  бәйрәмнәре

-

1

1

47

Татар халык әкиятләре.

-

1

1

48

Татар җырлары.

-

1

1

СӘЯХӘТЛӘР

1

 Аһәңле аваз.

-

1

1

2

Табигать – якын дустыбыз..

-

1

1

3

Авылым урамнары буйлап.

-

1

1

4

Мәчет-Аллаһ йорты.

-

1

1

5

Мәктәп-белем учагы.

-

1

1

6

Алтын башак иле.

-

1

1

7

Ак әбидә кунакта.

-

1

1

8

Китапханә-белем күле.

-

1

1

ПРОГРАММАНЫҢ  ЭШЧӘНЛЕК  ЭЧТӘЛЕГЕ

Темалар

Эш эчтәлеге

Үткәрелү вакыты

1

Кереш дәрес.

Программа белән таныштыру.

Балаларны кызыксындыру,  татар халкының бай хәзинәләренең   теленең бөеклегенә инандыру, телне өйрәнү мохитен тудыру.

сентябрь

2-3

Матурлык дәресләре

Бер-береңә елмаеп карау, матур «тылсымлы» сүзләр әйтү, кәефләрне сорашу.

сентябрь

4-5

«Казан кунаклары»

«Сабыйга», «Тылсымлы куллар»,  «Салават күпере» журналларыннан, “Сабантуй” газетасыннан милли темага булган материаллар белән танышу.

сентябрь

6-7

«Чаллы күчтәнәче»

«Көмеш кыңгырау» газетасы белән танышу.

сентябрь

октябрь

8-9

Милли киемнәр

Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру. Кием әдәпләре турында әңгәмә оештыру.

октябрь

10-11

Сихри мизгелләр.

Матур мизгелләрне искә алу. Төрле уеннар уйнау.

октябрь

12

Хыял дөньясында.

Хыяллар турында әңгәмә. Рәсем ясау.

октябрь

13-14

Тылсымлы балачак.

Төле уеннар уйнау. Видеопрезентация карау.

октябрь

ноябрь

15-16

Матурлык иленә сәяхәт.

«Матурлык нидә чагыла?” дип исемләнгән презентация карау, фикер алышу.

ноябрь

17-18

Без - татарлар.

Үз халкыңның горурланырлык кешеләре, ашлары, бәйрәмнәре, традицияләре белән танышу.

ноябрь

19-20

Халкымның күңел бизәкләре.

Презентация карау.

ноябрь

21-22

Чын күңелдән сөйләшү.

«Түгәрәк өстәл» уены барышында балалар белән чын күңелдән сөйләшү алып бару.

декабрь

23-24

Матур булыйк.

Киенү, йөрү, үзеңне әдәпле тоту серләренә төшенү.

декабрь

25-26

Үткәннәргә сәяхәт.

Әби-бабайларны кунакка дәшеп, алар белән кич утыру, фотолар карау.

декабрь

27

Ачык сәхнә.

Һәркемнең осталыгын исәпкә алып, концерт оештыру.

декабрь

28

Тәрбияле бала буласым килә.

Тәрбияле булу серләренә төшенү, хикәяләр, әкияләр, шигырьләр уку.

декабрь

29

Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?

Тема буенча әңгәмә оештыру. Начар булган гадәтләрдә арыну юлларын эзләү.

январь

30-31

Изге теләкләр.

Кешене сөендерү турында фикер алышу. Бер-береңә матур теләкләр әйтү.

январь

32

Кояшлы табын.

Табын артында үзеңне тоту серләренә төшенү.

январь

33

Акбай һәм Мияу бездә кунакта.

Яжа уку комплектыннан булган геройлар Акбай белщн Мияу уеннар уйната.

январь

34

Остаханә.

Кул эшләре белән кич утыру. Кызларны чигәргә, бәйләргә өйрәтү.

январь

35

Игелекле һәм гөнаһлы эшләр.

Төрле ситуацияле өзекләр карап, алар турында әңгәмә алып бару.

январь

36

Татар кызлары бездә кунакта.

Татар милли киемнәрен киенеп уеннар уйнау, бию, җырлау.

январь

37

Татар егетләре килгән кунакка.

Татар милли киемнәрен киенеп уеннар уйнау, бию, җырлау.

февраль

38

Утыр әле яннарыма.

Ата-аналар белән бергәләп уеннар уйнау, кич утыру.

февраль

39

Исемнәр бакчасында.

Кайбер татар исемнәре белән танышу. Мәгънәләрен билгеләү.

февраль

40

Җанга тәм һәм ямь.

Кич утыру, җырлы-биле уеннар уйнау.

февраль

41

Саннар иле.

Саннар тарихына  күзәтү ясау.Саннар белән бәйле уеннар уйнау, рәсемнәр ясау, шигырьләр, тизәйткечләр өйрәнү.

февраль

42-43

Табигатьтә тамаша.

Ата-аналар әзерләгән сценарие буенча әзерләнгән тамаша карау.

февраль

44

Без-өметле.

Балаларның киләчәктә кем булырга теләүләрен тыңлау. Аларның кем булуларына  бәйле булган  эш төрләре турында булган уеннар уйнау, рәсемнәр ясау.

март

45

Алтын киңәшләр.

Әби-бабайлар, әти-әниләрдән ишеткән киңәшләрне тыңлау. Киңәшләр китабын ясау.

март

46

Нурлы-моңлы башкалам.

Казан турында булган мәгълүматлар белән бүлешү. Балалар алып килгән рәсемнәр, язмалардан альбом ясау.

март

47

Ачык микрофон.

Авыл  мәдәният йортында концерт кую.

март

48

Балам-багалмам.

Әниләр, әбиләр, кызлар арасында ярыш-уен.

март

49

Тылсымлы агач.

Гаиләләр шәҗәрә агачы белән таныштыралар.

март

50

Милли ашлар.

Милли ашлар белән танышу.Әбиләр әзерләгән ризыклардан авыз итү.

март

51

Китапханә үзебездә.

Бакчада булган китапханәдә кунакта булу. Китапларны «дәвалау».

апрель

52

Йөзек кашы.

Борынгы йөзекләр, беләзеләр, муенсалар белән танышу.Аларны киеп фотога төшү.

апрель

53

“Чын күңелдән” телетапшыру.

Татар телевидениесе турында әңгәмә оештыру. Татарча тапшырулар турында мәгълүмат бирү. Татарча мультфильмнар карау.Телетапшыруга әзерләнү.

апрель

54

Өйнең түрендә син бит якты кояшыбыз.

Өлкәннәргә хөрмәт итү темасына әңгәмә оештыру.

апрель

5

Таныш булыгыз-безнең гаилә.

Гаиләләр белән танышу. Алдан әзерлек буенча биремнәр башкару.

апрель

56

Затлы җепләр.

Чигү төрләре белән танышу. Әбиләрнең, әниләрнең кул эшләрен карау. Беренче чигү адымнарын башлау.

апрель

57

Гаиләм традицияләре һәм ядкәрләре.

Гаиләләр үзләрендә булган традицияләр белән таныштыралар.

апрель

58

Әти-әниләрнең һөнәрләре мирас.

Әти-әниләрнең һөнәрләре турында сөйләү. Алып килгән фотолардан, рәсемнәрдән күргәзмә оештыру.

май

59

Әбием күчтәнәче.

Әбиләрне кунакка чакыру. Алар белән әңгәмә кору, уеннар уйнау.

май

60

Татар халык  бәйрәмнәре

 Татар халык бәйрәмнәре турында мәгълүмат бирү. “Сөмбелә”, “Нәүрүз”, “Сабантуй” бәйрәмнәрен үткәрү өчен әзерлек эшләре алып бару.

май

61

Татар халык әкиятләре.

Татар халык әкиятләре белән танышу. Курчак театрында эшләүче якташыбыз – Ф.Сабирова турында мәгълүмат бирү.  Әкият сайлап алып сәхнәләштерү яки курчак театры оештыру.

май

61

Татар җырлары.

Татар җырлары белән танышу. Якташ җырчыларыбыз  турында мәгълүмат бирү. Җырлар өйрәнү. (“Кояшлы ил”, “Әйлән- бәйлән”, “Нәни дусларым” һ.б. балалар сайлавы буенча)

май

1

 Аһәңле аваз.

Азан әйтүен тыңлау.

март

2

Табигать – якын дустыбыз.

Табигатькә сәяхәткә чыгу. Файдалы үләннәр белән танышу.

сентябрь

3

Авылым урамнары буйлап.

Авыл урамнарында сәяхәт итеп йөрү. Авылның истәлекле урыннарында булу.

май

4

Мәчет-Аллаһ йорты.

Мәчеткә сәяхәт кылу.

апрель

5

Мәктәп-белем учагы.

Мәктәпкә кереп булачак укытучылары белән танышу.

февраль

6

Алтын башак иле.

Кырга бару, басуларны күзәтү. Фотоларга төшерү.

сентябрь

7

Ак әбидә кунакта.

Авылыбызның Ак әбисенә кунакка бару, аның киңәшләрен тыңлау.

октябрь

8

Китапханә-белем күле.

Авыл китапханәсенә кереп, күргәзмәләр белән танышу.

ноябрь

Кулланылган әдәбият

Балаларга үгет-нәсыйхәт. – Казан: “Дом печати” нәшрияты. – 2001.

Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти - әниләр өчен хрестоматия. — Казан: РИЦ, 2011.

Гыймадиева Н.С. Дәрестә һәм дәрестән соң. – Казан: “Яңалиф”, 2004.

Исәнбәт Н. Балалар фолклоры һәм җырлы-сүзле йөз төрле уен. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1984.

Күңел ачкычы: Мәзәкләр. – Казан: Мәгариф, 2004.

Харисов Ф.Ф. Милли мәдәниятнең белем бирү белән интеграцияләнүе. – Казан: Мәгариф, 1999.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе

"И туган тел и матур тел" Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе)...

"Китапның туган көне" зурлар төркеме балалар өчен күңел ачу чарасы

Сценарий праздника, посвящённый дню рождению книги  для подготовительной к школе группы, изложенный на татарском языке. Может кому-нибудь пригодится....

Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Башакның сәяхәте”

   Балаларны ак һәм кара ипи пешерә торган кыяклы культуралар белән таныштыру; характер үзенчәлекләре буенча (башак төзелеше, төсе, бөртекләр саны) аера белү осталыгын үстерү; балалар...

Танып белү. Зурлар төркеме балалары белән «Кыргый хайваннар» темасына шөгыль

Балаларда кыргый хайваннарга карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү. Кыргый хайваннар турындагы белемнәрен баету.Аларның нәрсә белән тукланулары, яшәү шартларына ничек җайлашулары турында сөйләү....

Зурлар төркеме өчен ата-аналар белән ачык дәрес конспекты «Алсуга кунакка»

Задачи:  Пробуждать интерес к изучению татарского языка.Активно помогать каждому ребёнку в освоении татарского языка в рамках требований УМК.Совершенствовать все стороны речи: добиваться чистого ...

Зурлар төркеме балалары өчен "Карга боткасы" бәйрәм сценарие.

Матур бизәлгән залга кара каргалар очып керә. Балалар ярымтүгәрәккә кереп басалар. Өйдән-өйгә йөреп сый җыю, җырлар, төрле биюләр башкару, шигырьләр сөйләү, татар халык уеннары уйнау. Шул арада әби, б...

Зурлар төркеме балалары белән сөйләм үстерү эшчәнлеге «Минем яраткан уенчыгым»

Зурлар төркеме балалары белән сөйләм үстерү эшчәнлеге«Минем яраткан уенчыгым»...