Зурлар төркеме балалары белән сөйләм үстерү эшчәнлеге «Минем яраткан уенчыгым»
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

Кашапова Айгуль Разифовна

Зурлар төркеме балалары белән сөйләм үстерү эшчәнлеге

«Минем яраткан уенчыгым»

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konkursnaya_rabota.docx24.01 КБ

Предварительный просмотр:

Зурлар төркеме балалары белән сөйләм үстерү эшчәнлеге

«Минем яраткан уенчыгым»

Тема: “Минем яраткан уенчыгым”

Программа эчтәлеген һәм белем бирү өлкәләрен тормышка ашыру: «Сөйләм үсеше», «Социаль-аралашу үсеше», «Танып белү үсеше», «Эстетик-сәнгать үсеше».

Төркемнең яшь үзенчәлеге: зурлар төркеме (5-6 яшь)

Методик алымнар һәм чаралар:

ысуллар - уен, сүзле, күрсәтмә;

алымнар - әңгәмә, сораулар, биремнәр, табышмаклар

Максат.

Сөйләм үстерү эшчәнлеге:

Үстерү. Балаларның күзәтүчәнлекләрен, гади нәтиҗәләр ясый белү сәләтен, бөйләнешле сөйләм телен, иҗади күзаллауларын үстерү.

Белем бирү. Балаларның уенчыклар турында тулы җөмлә белән сөйли белү күнекмәләрен ныгыту. Бирелгән сораулар аша диалогик сөйләм формаларын камилләштерү.

Тәрбия бирү. Балаларда кызыксыну уяту, уенчыкларга карата сакчыл караш тәрбияләү.

Материаллар һәм җиһазлар: призентация hәм картиналар (туп, песи, эт, курчак, йөк машинасы), интерактив такта, ноутбук, табышмаклар, уенчыклар

Алдан үткәрелгән эшләр: конспект төзү, слайдлар ясау, уенчыклар барлау, кулъяулык әзерләү, татар курчагын әзерләп кую, кояш, болыт карточкаларын ясау, балаларга өйдә үзләренең яраткан уенчыгын карап килү hәм бакчага килгәч, ялгышмыйча аның турында сөйләп күрсәтү, башка уенчыклар турында табышмаклар әйтү.

Сүзлек өстендә эш: йөк машинасы-грузовая машина

Эшчәнлекнең төзелеше:

I. Эмоциональ халәт тудыру. Кереш мизгеле – 2 минут

а)Уен-ситуация “Тылсымлы капчык”

II. Төп өлеш – 18 минут

а)табышмаклар чишү

б)бармак уены

в)бишек җыры

г)физкультминут Күңелле зарядка”

д)“Кулъяулыгым яшел-яшел” җырлы-биюле уен башкару

III. Йомгаклау. Рефлексия – 5 минут

Эшчәнлек барышы:

1. Эмоциональ халәт тудыру. Кереш мизгеле.

Исәнләшү, хәерле иртә теләү. (Музыкаль озату буенча)

-Балалар, әйдәгез әле үз-үзебезгәдә “Хәерле иртә ”телик .

Хәерле иртә, күзләр! (күрсәткеч бармак белән күзләрне уу)

Сез уяндыгызмы? Без уяндык (“бинокль” кебек күрсәтү)

Хәерле иртә, колаклар! (уч төбе белән колакларны уу)

Сез уяндыгызмы? Без уяндык (“Чебурашка” кебек күрсәтү)

Хәерле иртә, куллар, (әле бер кулны уу, әле икенче кулны уу)

Сез уяндыгызмы? Без уяндык (кул чабу)

Хәерле иртә, аяклар, (тезләрне уу)

Сез уяндыгызмы? Без уяндык (аякларны тыпырдату)

Хәерле иртә, кояш, (Кулларны өскә күтәрү)

Син уяндыңмы? Без уяндык (өскә карау, елмаю)

-Менә сез елмайгач, бүлмәбез тагын да нурланып китте.

Хәзер балалар, матур итеп урыннарга утырдык. Сез шөгыльгә әзерме?.

2.Уен-ситуация “Тылсымлы капчык”

- Балалар, мин сезгә сер итеп кенә әйтәм, мин бит тылсымчы hәм башка тылсымчылар кебек үк минем дә тылсымлы капчыгым бар, ләкин аның эчендә нәрсә барлыгын белер өчен, сезгә минем табышмакларга җавап бирергә кирәк. Игътибар белән тыңлагыз!

Табышмаклар чишү

1.Сикерә белә,

Йөгерә белми. (Туп)

- Балалар, туп нинди? (Туп түгәрәк, йомшак, кечкенә, кызыл)

Туп белән уен: (урыннарда басып)

Әйдәгез бергәләп туп белән уйнап алыйк (урындыклар артына чыгып)

Туп, туп матур туп

Сикер-сикер матур туп

Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз, ун

Сикер-сикер матур туп.

-Киләсе табышмакны тыңлагыз:

2.Нинди аучы коралсыз

Җәнлек аулый төн буе,

Аннан мыегын селкетеп

Йоклап ята көн буе? (Песи)

Бик дөрес җавап бирдең, Язгөл. Хәзер минем янга килеп тылсымлы капчыктан җавабыңны эзлә.

- Ә песи нинди? (Песи ул йомшак, кечкенә, матур)

-Хәзер әйдәгез әле, песи турында өйрәнгән бармак уенын искә төшереп китик.

“Бармак уены”

Песикәй, песикәй,

Ала мәче сөт эчә,

Кара мәче күз кыса.

Кит дигәндә китмәсәң,

Лапасага чәп итә.

- Алдагы табышмакны тыңлагыз:

3.Кешенең дусты,

Йортның сакчысы. (Эт)

-Әйдәле, Амира, табышмакка дөрес җавап бирдең, кил әле тылсымлы капчыктан җавабыңны эзлә.

- Балалар, эт нинди? (Матур, кечкенә, йомшак)

Түгәрәктә “Йонлач көчек” уенын уйнап алыйк.

Санамыш ярдәмендә алып баручыны билгелик. Аңа без эт медален кигертәбез. Ул безнең уртада йоклый, ә без түгәрәк буйлап йөреп, сүзләр әйтәбез. Эт уянгач сез тиз генә урыннарыгызга утырырга тиеш буласыз. Кайсызызны йонлач көчек тотып өлгерә, аңа җәза бирәбез. Уен аңлашылдымы?

Әнә ята йонлач көчек

Борынын сузган ул ничек?

Йоклаганга да охшый

Әллә юриме, мышный.

Уятыйк үзен торсын

Нәрсә булса да булсын!

-Киләсе табышмакны тыңлагыз.

4. Аяклары, куллары бар,

Нәкъ кеше төсле үзе.

Мин сөйләшәм,

Ул сөйләшми

Авызыннан чыкмый сүзе (Курчак)

- Курчак нинди? (Курчак матур, зур)

Бишек җырын башкару

Балалар, карагыз әле, безнең яраткан курчагыбызны йоклар вакыты җиткән. Мин курчкны бик теләп йоклатыр идем, ләкин бишек җырының сүзләрен онытып җибәргәнмен. Миңа ярдәмгә кайсыгыз килә. Берничә кыз килсә дә була.

5. Кечкенә генә өйчекләр

Урам буйлап йөгерә.

Кешеләрне hәркөнне

Кирәк урынга җиткерә.  (Машина)

Йөк машинасы турында сөйләү

Бу йөк машинасы. Аның тәгәрмәчләре, кузовы, кабинасы бар. Кабинасында руле, урындыгы, тизлек рычаглары бар. Машина белән йөк ташып уйнарга була.

- Машина нинди? (Машина матур, зур, чиста)

Физкультминут “Күңелле зарядка”

- Балалар, арыдыгызмы? Әйдәгез бергәләп ял итеп алабыз? Җырлы-биюле “Күңелле зарядка” башкарып китик.

- Молодцы! Ә хәзер әйтегез әле миңа, барысы бергә бу әйберләр нәрсә дип атала? (Уенчыклар) Әйе, уенчыклар.

- Балалар, ә сез уенчыклар яратасызмы? (Яратабыз). Сезнең яраткан уенчыкларыгыз бармы? (Бар). Кемнең нинди яраткан уенчыгы бар? (Балалар әйтәләр) Менә сезнең каршыгызда төрле-төрле уенчыклар бар. Үзегезгә ошаган бер уенчыкны сайлап алып сез аның турында сөйләп күрсәтергә тиеш буласыз. (Балалар уенчыклары турында сөйлиләр). Балалар, карагыз әле тезелеп торган уенчыклар арасында минем дә яраткан уенчыгым тора. Курчагым турында сезгә сөйлисем килә. Минем яраткан уенчыгым Алсу исемле курчак. Ул – татар кызы курчагы. Аның күлмәге, калфагы, камзулы, түфлие бар. Миңа аны әбием бүләк итте. Ул минем иң якын дустым. Ә хәзер сез дәвам итәсез.

Минем яраткан уенчыгым (аю, курчак, машина, куян). Ул (матур, йомшак, зур). Миңа аны (әти, әни, әби, бабай) бүләк итте. Ул минем иң якын дустым.

“Кулъяулыгым яшел-яшел” җырлы-биюле уен башкару.

Балалар, әйдәгез әле бераз ял итеп, “Кулъяулыгым яшел-яшел” җырлы-биюле татар халык уенын уйнап алабыз. Санамыш ярдәмендә алып баручыны билгелик.

Санамыш: Ипи, тоз, матур кыз. Карга-чыпчык, син, кал, бу чык!

3.Йомгаклау. Рефлексия

-Без бүгенге шөгыльдә нәрсә турында сөйләштек? (Уенчыклар турында) Тылсымлы капчыктан чыгарган уенчыкларны тәртип буенча тутырып куймакчы булам, ләкин миңа сезнең ярдәм кирәк . Иң беренче табышмакның җавабы нәрсә булды? (Туп) Киләсесе....

-Сезгә бүгенге эшчәнлегебез ошадымы? Ошаган булса, үзегезгә кояш алырсыз, ошатып бетермәсәгез, болыт рәсеме алырсыз. Шөгыльдә Рөстәм, Элина, Дилә, Руфиналар бик актив булдылар.

-Бик зур рәхмәт. Ял итегез.

Кулланылган әдәбият:

1. Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы” Р.К.Шәехова, Казан, 2012, 142-167 б.

2. Развитие речи в детском саду” В.В.Гербовой, стр.81


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе

"И туган тел и матур тел" Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе)...

"Китапның туган көне" зурлар төркеме балалар өчен күңел ачу чарасы

Сценарий праздника, посвящённый дню рождению книги  для подготовительной к школе группы, изложенный на татарском языке. Может кому-нибудь пригодится....

Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Башакның сәяхәте”

   Балаларны ак һәм кара ипи пешерә торган кыяклы культуралар белән таныштыру; характер үзенчәлекләре буенча (башак төзелеше, төсе, бөртекләр саны) аера белү осталыгын үстерү; балалар...

Танып белү. Зурлар төркеме балалары белән «Кыргый хайваннар» темасына шөгыль

Балаларда кыргый хайваннарга карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү. Кыргый хайваннар турындагы белемнәрен баету.Аларның нәрсә белән тукланулары, яшәү шартларына ничек җайлашулары турында сөйләү....

Зурлар төркеме балалары өчен "Карга боткасы" бәйрәм сценарие.

Матур бизәлгән залга кара каргалар очып керә. Балалар ярымтүгәрәккә кереп басалар. Өйдән-өйгә йөреп сый җыю, җырлар, төрле биюләр башкару, шигырьләр сөйләү, татар халык уеннары уйнау. Шул арада әби, б...

Зурлар төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча шөгыль эшкәртмәсе Проект. Мин кунак яратам. Тема. Шигырь уку: Ш Галиев. “ Кунаклар”

Шәүкәт Галиев  тормышы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.  Язучы шигырьләре аша балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү. Балаларның фикерне бер юнәлештә туплый белүләрен, сорауларга ...

Җәяүлеләр иленә сәяхәт (зурлар төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты)

Юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча зурлар төркеме балалары һәм әти-әнләр катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты...