Зурлар төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча шөгыль эшкәртмәсе Проект. Мин кунак яратам. Тема. Шигырь уку: Ш Галиев. “ Кунаклар”
проект по развитию речи (старшая группа)

Ахметшина Ляйсан Мансуровна

 Шәүкәт Галиев  тормышы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.  Язучы шигырьләре аша балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү. Балаларның фикерне бер юнәлештә туплый белүләрен, сорауларга аңлаешлы итеп  җавап бирә алу сәләтләрен үстерү. Милли ризыклар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, кунакчыл булырга, кунакларга хөрмәт күрсәтергә өйрәтү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sh.galiev_kunaklar.docx21.83 КБ

Предварительный просмотр:

 Татарстан Республикасы   Апас муниципаль районы  

 муниципаль   бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

 «Апас  « Салават күпере» гомуми үсеш бирүче балалар бакчасы»

                           

Зурлар төркеме балалары өчен

сөйләм телен үстерү буенча шөгыль эшкәртмәсе

Проект. Мин кунак яратам

Тема. Шигырь уку: Ш Галиев. “ Кунаклар”

                                                                           

                                                                            Эшне  башкаручы: тәрбияче,

                                                                            Әхмәтшина Ләйсән Мансур кызы

Апас, 2019

Проект. Мин кунак яратам

Тема. Шигырь уку: Ш Галиев. “ Кунаклар”

Максат:

 Якташ язучыбыз Ш.Галиев иҗатына  кызыксыну уятуны дәвам итү. Аның белән горурлану, хөрмәт хисе тәрияләү.

Бурычлар:

 1.  Шәүкәт Галиев  тормышы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.  Язучы шигырьләре аша балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү

 2. Балаларның фикерне бер юнәлештә туплый белүләрен, сорауларга аңлаешлы итеп  җавап бирә алу сәләтләрен үстерү

 3. Милли ризыклар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, кунакчыл булырга, кунакларга хөрмәт күрсәтергә өйрәтү

Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә, сорауларга җавап, уен, күрсәтмә материал, искә төшерү, үсендерү, мактау

Җиһазлау: Ш.Галиев портреты, китаплар, “серле тартма”, милли ризык муляжлары, аудиоязмада “Кунаклар” җыры  (Ш.Галиев сүзләре, С.Сабирова көе), проектор, экран

Сүзлек: кыстыбый, кунакчыл

Эшчәнлек төзелеше:

  1. Оештыру өлеше.  Сюрприз: «Серле тартма»
  2.  Дидактик уен: “Дөресен әйт!”
  3. Ш.Галиев турында кыскача мәгълүмат бирү ” (слайдлар ярдәмендә )

     4. Шигырь уку: Ш Галиев “ Кунаклар” ( рәсемнәр ярдәмендә )

5. Ял минуты. Җырлы - биюле уен “Кунаклар” (Ш. Галиев сүз , С. Сабирова көе)

 6. Шигырьнең эчтәлеге буенча фикер алышу, сөйләшү

7.  Йомгаклау  “Мин башлыйм, син тәмамла” уены

                   Эшчәнлек барышы:

  1. Оештыру өлеше

Тәрбияче (бүлмәдә уйнап йөрүче балаларның игьтибарын юнәлтеп) Балалар, карагыз әле  мин бүген нәрсә алып килдем. Нәрсә бу?            

 Балалар. Матур тартма!

Тәрбияче. Бу тартма матур гына түгел, серле дә әле. Аның эчендә нәрсә барлыгын беләсегез киләме?

Балалар. Килә

 Тәрбияче. Әйдәгез бергәләп:

                     Матур тартма

                     Серле тартма

                     Сереңне ач, тартма !-дип әйтеп карыйк әле (Бергәләп әйтәләр)

  1. “Дөресен әйт!” уены.

Вак-вак кына итеп кисеп,

Өяләр аны таудай.

Чак-чак кына алып, өзеп,

Аша, дустым, син шулай. (Чәк-чәк)

Чыж иттереп саласың,

Бик тиз генә аласың.

Балга манып кабасың,

Ул нәрсә? (Коймак)

Утырсам да мин менә

Тыйнак кына, тик кенә.

Эчем тулы ит кенә,

Май белән, дөге белән. (Бәлеш)

 Камыр эчендә бәрәңге

Йә, уйлап кара әле. (Кыстыбый) 

Иттән генә торам мин

Майга чумып чыгам мин.  (Пәрәмәч)

Йомырка белән онны

Бутап, камыр басканнар.

Бәрәңге, ит, тоз салып,

Почмаклар ясаганнар. (Өчпочмак)  

Ш. Галиевның “Кунаклар” шигырендә саналган милли ризыкларның  табышмаклары әйтелә, балалар җавапларын таба, ә тәрбияче  аларны тартмадан алып өстәлгә тезә бара.

Тәрбияче. Бу ризыклар бөтенесе дә танышмы? Сезнең өйдә бу ризыкларны пешерәләрме?

Балалар.Таныш, пешерәләр (балаларның җаваплары тыңлана)

Тәрбияче. Бу кадәрле ризыкны бөтенесен бер көндә пешереп ашыйбызмы?

Кайчан шул кадәр пешерәбез? Сезгә кунаклар киләме? Сез кунакка барырга яратасызмы?

Балалар. (фикер алышу, балаларның җаваплары тыңлана )

Тәрбияче. Әйе, бу  төрле-төрле камыр ризыкларын без кунаклар килгәндә, бәйрәмнәрдә генә күп итеп пешерәбез. Бу ризыклар барысы да  татар халкының  милли ризыклары. Кешеләр аларны элек-электән пешереп, кунаклар сыйлаганнар. Безнең якташыбыз Ш. Галиевның да “Кунаклар”дип аталган шигыре бар.  Миңа ул шигырь бик ошый.  Ә сез Ш.Галиев турында нәрсәләр беләсез? Аның нинди шигырьләрен беләсез?

Балалар. Ул безнең якташыбыз. Ул балалар язучысы (балаларның җаваплары тыңлана)

 3. Ш.Галиев турында тәрбияче хикәясе (слайдлар ярдәмендә).  Әйе шул, балалар, Ш. Галиев  безнең якташыбыз. Ул  Апас  районы Олы Бакырчы авылында туып үскән.  Аның  балалар өчен дә, олылар өчен  дә язган  шигырьләре бик куп. Күп кенә шигырьләренә көй язылган. Ул бик күп мактау кәгазьләре, орден, медальләр белән бүләкләнгән.  Әгәр исән булса,  аңа 91 яшь тулган булыр иде. Безнең өчен никадәр матур шигырьләр язып калдырган якташыбыз Шәүкәт абыебыз.  Сез дә аның бик күп шигырьләрен беләсез икән. Ә сез аның “Кунаклар” дигән шигырен тыңларга телисезме? (җаваплар тыңлана)

4. Шигырь уку: Ш Галиев “ Кунаклар” ( рәемнәр ярдәмендә )

 5. Ял минуты. Җырлы - биюле уен “Кунаклар” (Ш. Галиев сүз , С. Сабирова көе)

 Кулга - кул тотынып түгәрәккә баскан балалар “кунак” була. Шигырьдә саналган милли ризыклар саны буенча балаларга бәлеш, коймак  һ. б маскалары кидертелә.  Кайсы милли ризыкның исеме чыга - шул масканы кигән бала уртага чыга бара.   Музыка туктагач, уртага чыккан балалар  мендәрчекләргә утыра. Урынсыз калган “ризык”ны кунаклар “ашый”.

6. Шигырьнең эчтәлеге буенча фикер алышу, сөйләшү

Тәрбияче. Балалар, “Кунаклар” шигыре сезгә ошадымы? Сезгә бигрәк тә нәрсә ошады? һ.б.

(Балаларның җаваплары)

8. Йомгаклау. “Мин башлыйм, син тәмамла” уены уйнау. Тәрбияче башлый, балалар тәмамлыйлар.

Ш.Галиев... (балалар язучысы, шагыйрь, безнең яташыбыз,Олы Бакырчы авылында туган һ.б)

“Кунаклар” шигырен кем язган .....

Кунакларга нинди милли ризыклар пешергәннәр?....

 Без Шәүкәт абыйны ... (яратабыз, хөрмәт итәбез, искә алабыз һ.б)

Тәрбияче. Балалар, сез бүген бик  тырыш, игьтибарлы булдыгыз,  сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирдегез. Әйдәгез үзебезгә рәхмәт әйтеп, кул чабабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Башакның сәяхәте”

   Балаларны ак һәм кара ипи пешерә торган кыяклы культуралар белән таныштыру; характер үзенчәлекләре буенча (башак төзелеше, төсе, бөртекләр саны) аера белү осталыгын үстерү; балалар...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге”

   Ел фасыллары белән  таныштыруны дәвам итү; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне артт...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль: “ Татар халык авыз иҗаты белән таныштыру”.

  Максат:- Балаларны туган телне яратырга өйрәтү.- Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.- Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.Сүзлек өстендә эш: бармак, чәнти,...

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ Көзге яфраклар. Күгәрчен

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ Көзге яфраклар. Күгәрчен...

Гали Хуҗи «Тамчылар». Шигырь уку (Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек конспекты)

          Тема. Шигырь уку: Гали Хуҗи «Тамчылар»Г.Хуҗи иҗатына ихтирам, кызыксыну уяту.Туган ягыбызда була торган язгы табигать күренешләренә соклану хисләр...

Икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль-конспект Тема: “Яшелчәләр”

Балаларның яшелчәләр турындагы белемнәрен ныгыту. Яшелчәләрнең исемнәрен дөрес итеп әйтергә күнектерү. Аларның тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре буенча танырга hәм аера белү күнекмәләрен б...