Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Башакның сәяхәте”
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему

     Балаларны ак һәм кара ипи пешерә торган кыяклы культуралар белән таныштыру; характер үзенчәлекләре буенча (башак төзелеше, төсе, бөртекләр саны) аера белү осталыгын үстерү; балаларның игътибарлылыгын, хәтерен, фикер йөртә белү сәләтен үстерү; игенченең мактаулы һәм авыр хезмәте, икмәкнең нинди юллар аша табынга килүе турында тасвирлап сөйләргә өйрәтү; балаларда игенче хезмәтенә хөрмәт һәм икмәккә сак караш тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bashaknyn_syahte.docx23.85 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының “Гомуми төрдәге № 31 “Чишмә” балалар бакчасы” муниципаль мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениесе”

Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен  үстерү буенча шөгыль конспекты.

Тема:

“Башакның сәяхәте”

                                                                               Әзерләде югары квалификация                                                                                 категорияле тәрбияче                                                                                 Вафина Ф. В.

Зеленодол шәһәре, 2013 ел.

Тема: “Башакның сәяхәте”.

Максат:

  • Балаларны ак һәм кара ипи пешерә торган кыяклы культуралар белән таныштыру;
  • Характер үзенчәлекләре буенча (башак төзелеше, төсе, бөртекләр саны) аера белү осталыгын үстерү;
  • Балаларның игътибарлылыгын, хәтерен, фикер йөртә белү сәләтен үстерү;
  • Игенченең мактаулы һәм авыр хезмәте, икмәкнең нинди юллар аша табынга килүе турында тасвирлап сөйләргә өйрәтү;
  • Балаларда игенче хезмәтенә хөрмәт һәм икмәккә сак караш тәрбияләү.

Алдан эшләнгән эш:

“Башак” исемле украин халык әкиятен уку, икмәк турында мәкальләр өйрәнү, иллюстрацияләр карау, әкиятнең яңа дәвамын уйлау.

Материал:

Бөртекле культураларның (арыш, бодай) башаклары, башакларны үстерү һәм икмәк әзерләү процессы модельләре, репродукцияләр һәм иллюстрацияләр (икмәк кыры, икмәк культураларын чәчү һәм җыю элек һәм хәзер), уен персонажлары (тычкан балалары Әйләнчек һә Бәйләнчек), системалы оператор, “Вакыт машинасы” моделе.

Шөгыль барышы.

      (Кунакка балаларга украин халык әкияте “Башак” ике тычкан баласы Әйләнчек һәм Бөтерчек килә).

Әйләнчек: Исәнмесез балалар! Сез безнең турында әкият укыганыгызны белдек һәм ярдәм сорап килдек.

Бөтерчек: Әтәч үзенең хуш исле бәлешен пешергәч безгә бик оят булды. Чөнки без ул эшләгәндә һаман уйнап йөрдек, аңа бер дә булышмадык.

Әйләнчек: Әтәчтән гафу үтендек һәм безгә дә бәлешен ашатыр дип уйладык.

Бөтерчек: Тик әтәч безгә халык мәкале белән җавап бирде: “Кем эшләми, шул ашамый!”, - диде. Әйтегез әле зинһар, нәрсәне аңлата ул?

Балалар: Тәмле итеп ашар өчен беренче тырышып эшләргә кирәк.

Әйләнчек: Безгә әтәч үзебезгә икмәк кырына барып эшләргә кушты. Ә без көләргә тотындык, нинди ипи кыры? Нәрсә анда күмәчләр, бәлешләр, өчпочмаклар үсәме? Ак һәм кара ипи түтәлдә өлгерәме? Булышыгыз безгә, аңлатыгыз, нәрсә соң ул “ипи кыры”?

Иген кыры рәсемен карау.

Балалар: Ипи кыры ул, кайда бик күп башаклар үсә, игеннәр өлгерә.

Бөтерчек: Ә без андый кырда булдык, тик анда менә мондый таяклардан башка һәм менә мондый башактан башка бер нәрсә дә юк.

Балалар белән саламны һәм буш башакны карау.

Тәрбияче: Балалар, ни өчен хәзер кырда башаклар юк соң?

Балалар: Чөнки инде аларны җәй көне җыеп алганнар.

Әйләнчек: Безгә нишләргә инде, безнең бик тә тырыш буласыбыз һәм үзебезнең бәлешне ашыйсыбыз килә.

Тәрбияче: Без балалар белән сезнең кайгыгызга булышырбыз. Без сезгә башаклар бүләк итәрбез.

Бодай, арыш һәм солы башакларын карау һәм чагыштыру.

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, бергәләп карыйк әле. Бу башаклар нәрсә белән охшаш һәм нәрсә белән аерылалар икән. Менә бу арыш, монысы бодай, ә бу солы. Һәммәсенең дә сабагы бар, башагы бар. Тик менә башаклары аерылалар. Бодай башагы мыексыз, арыш башагының мыеклары бар, ә солы башагы себерке сыман чәчелеп тора. Әйдәгез тычканнарга аңлатыйк, нинди башакны үстерсәң ак бодай оны булачак. Арыш бөртекләреннән ясаган оннан кара ипи пешерәләр, ә бодай бөртекләреннән - ак ипи.

Бөтерчек: Зур рәхмәт сезгә, тик без белмибез бит, ничек итеп менә бу башактан җитәрлек итеп бөртекләр үстерергә? Бәлеш әтәчкә дә, сезгә дә һәм сезнең дусларыгызга да җитәрлек булсын өчен.

Тәрбияче: Әйдәгез әле балалар, булышыйк әле тычканнарга. Сөйләп аңлатып күрсәтик әле, ничек итеп күп башаклар үстереп булуы турында. Тәртип буенча сөйләп күрсәтик әле, икмәкне ничек үстерәләр, игенчеләр эшне нәрсәдән башлыйлар икән?

Дидактик уен: “Тәртип буенча тезеп чык һәм сөйлә”.

Рәсемнәр куя барып, иген үстерүнең тәртибен сөйләү.

Балалар:

  • Кышын тракторлар кырда кар тоталар. Кар күп булса язын җирдә дым күп булачак.
  • Язын карлар эреп җир җылынгач җирне сөрәләр.
  • Аннан соң җирне тырмалыйлар.
  • Аннан соң чәчкечләр ярдәмендә бөртекләрне җиргә чәчәләр.
  • Җәй көне игеннәр өлгергәч комбайннар белән урып суктыралар.
  • Машиналар игеннәрнә элеваторга ташыйлар. Анда аны ниптерәләр, чүпләрдән һәм тузаннардан чистарталар.
  • Аннан чистрткан игеннәрне тегермәнгә алып барып тарталар, он ясыйлар.
  • Онны ипи пешерә торган заводка алып баралар һәм ипиләр пешерәләр.
  • Пешкән ипиләрне кибетләргә, балалар бакчаларына, мәктәпләргә тараталар.

Тәрбияче: Ә менә, балалар, икмәк үстерүдә нинди һөнәр ияләре катнаша?

Балалар: Тракторчылар, комбайнчылар, шоферлар, игенчеләр.

Тәрбияче: Икмәк өстәлгә килсен өчен күпме кешеләр тир түгеп, көнне төнгә ялгап, ару-талуны белмичә эшлиләр, тырышалар. Ә хәзер балалар әйдәгез әле ял итеп алыйк.

Физминут “Башаклар”.

Син орлыккай-бөртеккәй                                         (түгәрәк буйлап йөриләр)

Буразнага төпкә ят.

Син алтынкай курыкма

Карангы түгел анда.                                                          (чүгәләп утыралар)

Яктыга, кояшка таба

Усентеңне син җибәр.

Язын иртәнге сәгатьтә

Бөртекләр тишелделәр,

Караңгыдан кояшка чыктылар.   (әкрен генә торалар, үсәләр, аяк очларына басалар)

-“Исәнме, кояш, бу без!”                                    (кулларын күтәреп чайкыйлар)

Үсенте әле бала гына

Менә-менә биләүдән генә (кулларын аска төшереләр, башларын як-якка аударалар)

Кояш ныгырак җылыт син,

Башаклар гөрләп үссен.                                (кулларны өскә күтәреп чайкалалар)

Безнең балалар ипи турында бик күп шигырьләр беләләр. Хәзер сөйләп тә күрсәтерләр:

“Ипекәй белән сөйләшү”. (Х. Халиков)

-Нигә алтын төсендә

Ашлыкның һәр бөртеге?

-Алтын куллы кешеләр

Үстергәнгә тир түгеп.

-Оны ап-ак! Бу аклык

Каян килгәнсоң аңа?

-Ак булган ул, игенче

Күңеле ак булганга.

-Ничек шулай, Ипекәй,

Тәмле булып пешәсең?

-Тәмсез булмам беркайчан

Тирләп-пешеп эшләсәң.

-Кайдан алып, безгә син

Шулкадәр көч бирәсең?

-Миңа күпме кешенең

Көче кергән, беләмсең?

                “Икмәк”

Яшәү чыганагы – кояш нурын,

Җир җылысын саклап үзендә,

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк.

Һәр табынның тора түрендә.

Икмәк – игенченең җан җылысы,

Җир – анага кадер – хөрмәте,

Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең,

Шуңа кадерлибез икмәкне.

Тәрбияче: Балалар, ә хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, тыңлагыз:

  1. Чыж иттереп саласың,

      Бик тиз генә аласың,

      Балга манып кабасың,

      Ул нәрсә?   (Коймак)

  1. Йомырка белән онны

      Бутап камыр басканнар.

      Бәрәңге, ит, тоз салып

      Почмаклар ясаганнар. (Өчпочмак)

Тәрбияче: Балалар, ә сез тагын нинди камыр ашлары беләсез?

Балалар: Бәлеш, гөбәдия, кабартма, кыстыбый, вак бәлеш, пәрәмәч, юка, бавырсак, чәк-чәк, кош теле, бөккән.

Тәрбияче: Ә хәзер өченче табышмакны тыңлагыз:

  1. Вак – вак кына итеп кисеп

Өяләр аны таудай.

Чак – чак кына алып, өзеп

Аша, дустым, син шулай.  (Чәк - чәк)

Ә хәзер сезнең белән тизәйткеч өйрәнербез. [ч] авазы.

Чәк – чәк белән чәй эчкәндә,

Чак – чак кабып чәк – чәкне.

Чәй эчү бигрәк тәмле,

Чәшкеләре чәчәкле.

4)  Үзе түгәрәк, урыны түрдәрәк,

          Эче тулы кузәнәк.

          Әчкелтем дә, төчкелтем, -

          Бар нәрсәдән кадерлерәк. (Икмәк)

Бик дөрес, балалар, иң кадерле нәрсә ул икмәк. Әле без икмәк турында күп кенә мәкальләр дә беләбез. Ә хәзер без сезнең белән уен уйнап алырбыз. Бу уен “Мәкальне әйтеп бетер” дип атала:

  1. Икмәк – ил (тоткасы);
  2. Ипидән зур нәрсә (юк);
  3. Икмәкне әрәм-шәрәм итү (зур гөнаһ);
  4. Икмәк – тормыш (нигезе);
  5. Ипи – иң зур (байлык);
  6. Икмәкнең валчыгы да бездән олы (коеп ашама);
  7. Икмәк табынга нур сибүче (Кешегә, илгә көч – куәт бирүче);
  8. Ил табыны – (икмәктән башлана);
  9. Пешкән икмәкнең исе – (һәр чәчәктән хуш исле);

                10) Һәр иген бөртегендә – (кеше хезмәте);

Тәрбияче: Менә, Әйләнчек һәм Бөтерчек, аңладыгызмы инде, ипи нинди урау юллар белән өстәлгә килүен. Бары тик игенчеләрнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе аркасында хуш исле тәмле ипи өстәлләребезгә килә. Ә сез, Әйләнчек белән Бөтерчек, үзегезне табын янында ничек тотарга кирәклеген беләсезме соң? Балалар, әйдәгез әле аңлатыйк тычканнарга табын әдәбе турында. Кем әйтер?

Балалар:

  • Ипине коеп ашарга ярамый;
  • Ипине үзеңә кирәк кадәр генә алырга кирәк;
  • Ипи белән уйнарга ярамый;

Тәрбияче: Бик дөрес балалар. Аңладыгызмы инде тычканнар?

Тычканнар: Әйе, рәхмәт сезгә балалар. Без барысын да сез әйткәнчә эшләрбез.  

Тәрбияче: Ә хәзер балалар, бергәләшеп игенчеләр турында җыр җырлап алыйк:

            “Чайкала иген кырлары”.    (И.Шәмсетдинов муз., Г.Латыйп сузләре)

Чайкала иген кырлары,

Уяна таң нурлары;

Киңлекләргә алып бара

Безнең басу юллары.

Кушымта:

Игенченең уңганлыгы,

Игенченең хезмәт яме,

Игенченең тырышлыгы

Кырларыннан күренә.

Бер офыктан бер офыкка

Җәелгән иген кыры.

Иртәдән кичләргә кадәр

Яңгырый хезмәт җыры.

Без барасы юллар якты,

Безнең юллар үр менә.

Бу кырларда җигүле ат

Дугасыннан күмелә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге”

   Ел фасыллары белән  таныштыруны дәвам итү; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне артт...

II-нче кечкенәләр төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча үткәрелгән шөгыль конспекты. Тема: “Әтәч һәм аның гаиләсе”.

      Балаларда йорт кошларының тышкы кыяфәтләре, тән төзелеше турындагы белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү, туган телендә дөрес, матур итеп сөйли белү теләге уяту. Сорауларга тулы җ...

сөйләм үстерү буенча шөгыль конспекты Тема: “Уенчыклар илендә кунакта” Мустафина Г.К. Тема: “Уенчыклар безнең якын дуслар ”

Уртанчылар төркемендә сөйләм үстерү буенча  шөгыль конспектыТема: “Уенчыклар илендә кунакта”  Мустафина Г.К.Тема: “Уенчыклар безнең якын дуслар &rdquo...

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерүдән шөгыль конспекты Тема. "Һөнәрләр илендә"

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерүдән шөгыль конспектыТема. "Һөнәрләр илендә"Бурычлар:1.Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү.2. Балаларның фикер йөртә белү сәләтен, диалогик сөйләмен үстерү.3...

Ясле төркемендә әвәләү буенча шөгыль конспекты. Тема : "Куян"

Максат: балаларны берничә өлештән торган предметларны әвәләргә өйрәтүне дәвам итү, уч төбендә түгәрәк әвәләү ысулларын камилләштерү, бер-берсен тоташтыру күнекмәсен ныгыту....

ТЕМА. “УРАМ ЧАТЫНДА” (ЗУРЛАР ТӨРКЕМЕ БАЛАЛАРЫ БЕЛӘН ЮЛЛАРДА ҮЗЛӘРЕН ХӘВЕФСЕЗ ТОТУ КАГЫЙДӘЛӘРЕНӘ ӨЙРӘТҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ)

Максат.  балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төшендерү, аларны төгәл үтәргә күнектерү; юл билгеләре турындагы белемнәрен гомумиләштерү һәм ныгыту...

Икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль-конспект Тема: “Яшелчәләр”

Балаларның яшелчәләр турындагы белемнәрен ныгыту. Яшелчәләрнең исемнәрен дөрес итеп әйтергә күнектерү. Аларның тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре буенча танырга hәм аера белү күнекмәләрен б...