Ясле төркемендә әвәләү буенча шөгыль конспекты. Тема : "Куян"
план-конспект занятия по аппликации, лепке (младшая группа)

Каримова Альмира Фидарисовна

Максат: балаларны берничә өлештән торган предметларны әвәләргә өйрәтүне дәвам итү, уч төбендә түгәрәк әвәләү ысулларын камилләштерү, бер-берсен тоташтыру күнекмәсен ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_lepka_yasli.docx18.29 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Яңа Савин районы

“ Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге

405 нче балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем учреждениясе

Ясле төркемендә әвәләү буенча шөгыль конспекты.

Тема: “ Куян”

Тәрбияче:

Каримова А.Ф.

Казан -2022

.

.

Максат: балаларны берничә өлештән торган предметларны әвәләргә өйрәтүне дәвам итү, уч төбендә түгәрәк әвәләү ысулларын камилләштерү, бер-берсен тоташтыру күнекмәсен ныгыту.

Материал: тозлы камыр, такта, уенчык куян.

Методик алымнар: сюрприз момент, сораулар бирү, нәфис сүз.

Эшчәнлек барышы:

- Балалар, әйдәгез төз утырабыз, аркаларны урындык аркасы белән дуслаштырыйк әле. Тынычландык. Бүген безгә кунакка апалар килгәннәр, балалар әйдәгез алар белән исәнләшик. Исәнмесез! (ишек шакыйлар) Кемдер ишек шакый, балалар ишеттегезме? Кем килде микән? Барып карыйм әле. (уенчык куян керә) Балалар карагыз әле, безгә нәрсә килгән? Әйе балалар, бүген безгә кунакка куян – озын колак килгән. Әйдәгез әле куян белән исәнләшик. “Исәнме куян!”.

- Исәнмесез балалар! Балалар, бүген минем туган көнем, тик миңа бүген бик моңсу, чөнки минем куян дусларым бәйрәмемне уртаклашырга килмәделәр. (куян елап җибәрә) Балалар юаталар: “Елама куян”. Сез миңа булыша аласызмы?

- Балалар әйдәгез куянга булышабыз. Бүген әвәләү эшчәнлегендә без куян әвәләрбез. Тик куянны без балалар пластилиннан түгел, ә камырдан әвәләрбез. Менә карагыз әле куян нинди өлешләрдән тора? (башы, гәүдәсе, тәпиләре, койрыгы, колаклары) Куянның кайсы өлеше иң зурысы? (гәүдәсе) Ислам, күрсәт әле безгә ничек гәүдәсен әвәлибез? (камырны икегә бүләбез, аннары бер өлешен тагын икегә бүләбез) Дамир, әйт әле, камырның нинди өлешеннән куянның гәүдәсен әвәлибез, зурысыннанмы әллә кечкенәсеннәнме? (зурысыннан) Куянның колакларын ничек әвәлибез, кайсыгыз күрсәтә? Дөрес, Рамазан, озын таяк әвәлибез һәм икегә бүләбез. (балалар белән һавада эшләп карау) Иң башта камырны тотып карыйк, ул нинди йомшак, өзеп алып әвәләргә була. Балалар, без куянны ничек әвәләргә кирәклеге турында искә төшердек, хәзер эшкә керешәбез. (авырсынган балаларга тәрбияче ярдәм итә)

Физминутка: “Ак куянкай утыра”.

- Менә булдырдыгыз балалар, бик яхшы, тик нәрсәдер җитми балалар. Безнең куян йомшак булсын өчен балалар, нәрсә эшләргә кирәк? Менә карагыз әле, мин куянга манный ярмасы сибәм. Күрдегезме балалар, безнең камырдан ясалган куяныбыз чып-чын куянга ошап калды. Нинди матур куяннар әвәләдек, куянның күпме дуслары булды. Куян сезгә рәхмәт әйтә. Дусларың күп булса, менә ничек рәхәт, хәтта күңелле дә була. Дусларның кадерен белергә кирәк, дус-тату уйнарга кирәк.

(Әвәләү эшчәнлеге “Ак калач” җыры белән тәмамлана).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

мәктәпкә хәзерлек төркемендә иң гади математик күзаллау буенча шөгыль конспекты

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен иң гади математик күзаллау буенча шөгыль конспекты...

Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Башакның сәяхәте”

   Балаларны ак һәм кара ипи пешерә торган кыяклы культуралар белән таныштыру; характер үзенчәлекләре буенча (башак төзелеше, төсе, бөртекләр саны) аера белү осталыгын үстерү; балалар...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге”

   Ел фасыллары белән  таныштыруны дәвам итү; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне артт...

сөйләм үстерү буенча шөгыль конспекты Тема: “Уенчыклар илендә кунакта” Мустафина Г.К. Тема: “Уенчыклар безнең якын дуслар ”

Уртанчылар төркемендә сөйләм үстерү буенча  шөгыль конспектыТема: “Уенчыклар илендә кунакта”  Мустафина Г.К.Тема: “Уенчыклар безнең якын дуслар &rdquo...

Икенче кечкенәләр төркемендә кисеп - ябыштыру буенча шөгыль конспекты. Тема : Төлке баласына открытка

Максат: Балаларның төрле зурлыктагы һәм төстәге түгәрәкләрне ябыштыру күнекмәләрен ныгыту. Уртак эштән позитив эмоцияләр уяту....

Икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль-конспект Тема: “Яшелчәләр”

Балаларның яшелчәләр турындагы белемнәрен ныгыту. Яшелчәләрнең исемнәрен дөрес итеп әйтергә күнектерү. Аларның тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре буенча танырга hәм аера белү күнекмәләрен б...