Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерүдән шөгыль конспекты Тема. "Һөнәрләр илендә"
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерүдән шөгыль конспекты

Тема. "Һөнәрләр илендә"

Бурычлар:

1.Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү.

2. Балаларның фикер йөртә белү сәләтен, диалогик сөйләмен үстерү.

3.Өлкәннәр хезмәте, аларның һөнәрләре турында балаларның белемнәрен киңәйтү, алар хезмәтенең мөһимлеген аңлату.

Сүзлек: янгын сүндерүчеләр, табиб, хезмәт иясе, һөнәр.

Җиһазлар: табышмаклар беркетелгән шар, һөнәр ияләре күрсәтелгән рәсемнәр: «Төзүче»,«Сатучы» һ.б., туп, аудиоязмада «Кәрия-Зәкәрия» көе.

Эшчәнлек барышы

Психогимнастика:

Исәнме уң кулым,

Исәнме сул кулым.

Исәнме дус, саумы дус.

Калмасын урыннар буш.

Бир кулыңны тизрәк,

Ясыйк матур түгәрәк.

Куллар җылысын тойыйк,

Шатланышып елмайыйк. (Бер-берсенә карап елмаялар)

Хәерле иртә теләп шөгылебезне башлыйк.

Тәрбияче: Хәерле иртә, дусларым!

 (ишектән шар очып керә)

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, нинди матур шар очып килде безнең төркемебезгә. Аңа нәрсәдер беркетелгән. Әйдәгез, бергәләп карыйк әле, нәрсә микән анда.

Тәрбияче: Монда табышмаклар икән. Балалар, ә сез табышмакларга җаваплар эзләргә яратасызмы? (балалар җавабы)

Тәрбияче: Димәк, бу табышмаклар сезнең өчен. Игътибар белән тыңлагыз.

1) Кем барлык авырулардан дәвалый һәм кемгә нәрсә файдалы икәнен белә? (Табиб)

2) Кем янгыннарга керә, кешеләрне коткара? (Янгын сүндерүче)

3) Безгә төшке аш: аш, котлетлар, винегретлар кем әзерли? (Пешекче)

4) Безгә фатирлар, мәктәпләр, кибетләрне кем төзи? (Төзүче)

5) Сезне балалар бакчасында кем каршы ала һәм әкиятләр укый? (Тәрбияче)

6) Кем балаларны укырга да өйрәтә, язарга да өйрәтә? (Укытучы)  

7) Кем хат, газета-журналларны бар өйләргә тарата? (Почтальон)

8) Кем эшли зур кибеттә, конфет- прәннекләр сата? (Сатучы)

Тәрбияче: Афәрин, балалар, булдырдыгыз. Барлык табышмакларга да дөрес җавап бирдегез. Табышмакларның җавабы нәрсә турынды булды? Аларны уртак сүз белән нәрсә дип атарга була? (һөнәр) Әйе, дөрес, балалар. Нәкъ тә һөнәрләр турында без сезнең белән бүген сөйләшәчәкбез.

Тәрбияче: Нәрсә соң ул һөнәр? ( балалар җавап бирә)

Тәрбияче: Һөнәр - ул кеше үзенең бар гомерен багышлый торган хезмәт. Һөнәр кешегә дә, әйләнә-тирәдәгеләргә дә шатлык китерергә тиеш. Сез нинди һөнәрләрне беләсез? Әти-әниләрегез нинди һөнәр ияләре? Ничек уйлыйсыз: нинди һөнәр- иң кирәкле һөнәр?

Тәрбияче: Балалар! Ә сез беләсезме: татар халкында шундый бер мәкаль бар. Тыңлагыз: “Эш – кешенең көзгесе.” Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз? Әйдәгез, бергә фикер алышыйк.

  • Балалар, без сезнең белән бүген “Һөнәрләр иленә” сәяхәткә барырбыз. Сез сәяхәт итәргә яратасызмы? (балалар җавап бирә)
  • Нинди транспорт белән сәяхәткә чыгарга була? ( поезд, автобус, машина)

Тәрбияче: Мин сезгә бүген поездга утырып сәяхәткә чыгарга тәкъдим итәм. Бер-бер артлы басыгыз, кулларыгызны бер-берегезгә салыгыз, мин машинист булырмын, ә сез сәяхәткә әзерләнгән пассажирлар. Киттек! (поезд тавышы белән музыка куела)

1нче тукталыш “Хатаны төзәт”

  • Балалар, монда һөнәрләр буталган, безгә сезнең белән барысын да дөрес итеп сөйләргә кирәк! Игътибар белән тыңлагыз!
  • Пешекче дәвалый, ә табиб пешерә;
  • Чәчтараш кием тегә, ә тегүче кешеләрнең чәчен кисә;
  • Механик янгынны сүндерә, ә янгын сүндерүче машина рәтли;
  • Солдат кырда эшли, ә фермер Ватанга хезмәт итә.
  • Тәрбияче закон үти, ә полицейский балаларны тәрбияли.

Менә афәрин! Барысын да дөрес итеп сөйләделәр! Ә хәзер, поездга кереп, урыннарыбызны алабыз, безнең поезд алга таба китә (поезд тавышы белән музыка яңгырый)

2нче тукталыш "Кем кайда эшли?”

Тәрбияче: Балалар түгәрәккә басабыз. Мин сезгә һөнәр ияләрен атармын, ә сез бу һөнәр иясенең кайсы өлкәдә кирәк булуын әйтергә тиеш буласыз. Мәсәлән: укытучы- мәктәптә.

Пешекче - ашханәдә; төзүче - төзелештә; табиб - хастаханәдә; тегүче - ательеда; сатучы - кибеттә; чәчтараш - чәчтарашханәдә; янгын сүндерүче - янгын сүндерү командасында; тәрбияче - балалар бакчасында; урманчы - урманда.

Тәрбияче: Афәрин! Барысы да дөрес! Вагоннарда урыннар алып, алга таба барабыз! (поезд музыкасы башлана һәм киләсе станциягә баралар)

3нче тукталыш “Эш коралының иясен тап”

Балалар ике төркемгә бүленә. Аларга һөнәр ияләре төшерелгән рәсемнәр һәм эш кораллары төшерелгән вак рәсемнәр бирелә. Балалар дөрес итеп эш коралларын урнаштыралар.

Тәрбияче: Афәрин, балалар, бик дөрес! Хәзер алга таба барабыз!

4нче тукталыш “Кем нәрсә эшли?”

Тәрбияче: Мин хәзер сезгә һөнәр ияләрен атыйм, ә сез аның нәрсә эшли белүен әйтерсез. Килештекме? Башладык.

  • Пешекче нишли? әзерли, пешерә, кыздыра;
  • Укытучы нишли?...укырга, язарга өйрәтә, укыта;
  • Табиб нишли?...дәвалый, уколлар ясый, градусник куя;
  • Рәссам нишли?... рәсем ясый;
  • Янгын сүндерүче нишли?... янгын сүндерә;
  • Төзүче нишли?...йортлар төзи;
  • Сатучы нишли? .... товар сата;
  • Чәчтараш нишли?... чәчтараш прическа ясый, чәч кисә;
  • Машина йөртүче нишли?...машина белән идарә итә;
  • Очучы нишли?... самолет белән идарә итә;
  • Полицейский нишли?...машиналар хәрәкәте белән идарә итә, кешеләрне яклый;
  • Хат ташучы нишли?... почта тарата.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар! Әйдәгез әле, балалар, бармакларны уйнатып алыйк әле.

Бармак уены «Һөнәрләр».

Баш бармагым – биюче,

Имән бармак – тегүче,

Урта бармак – төзүче.

Атсыз бармагым – укытучы,

Чәнти бармак кем була?

Читек чигүче була.

Афәрин! Хәзер тиз генә вагоннарга таралыштык. Безне киләсе тукталыш көтә!

5нче тукталыш “Киләчәк”

Тәрбияче: Балалар, ә сез үскәч кем булырга телисез? Әйдәгез, идәнгә утырыйк һәм сез миңа сөйләгез әле. (Тәрбияче кулын күтәрә һәм мисал китерә: мин үскәч тәрбияче булачакмын, балалар бакчасында эшләячәкмен һәм балаларны тәрбияләячәкмен.)

- Эшчән кешегә нинди сыйфатлар хас?

- Хезмәт яратмаган кешене нинди диләр?

Тәрбияче: Афәрин, балалар, булдырдыгыз! Без сезнең белән шундый әйбәт шөгыльләндек ки, вакытның ничек узганын сизми дә калдык! Безгә кире балалар бакчасына кайтырга кирәк!Әйдәгез, вагоннар, тезелдек! Киттек!

Тәрбияче: Менә без сезнең белән балалар бакчасына кайтып җиттек! Миңа сезнең бүген ничек шөгыльләнүегез, игътибар белән тыңлавыгыз һәм җавап бирүегез ошады. Без бүген нәрсә турынды сөйләштек? Кемнәрне искә төшердек? ( Һөнәрләр турында, һөнәр ияләре турында). Афәрин, ә хәзер, әйдәгез, шөгылебезне тәмамлап, үзебезнең яраткан “Кәрия- Зәкәрия” уенын да уйнап алыйк.

Бу бик яхшы тегүче,

Бу бик яхшы тегүче.

Аның күлмәге матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Бу бик яхшы очучы,

Бу бик яхшы очучы.

Ул бик булган һәм кыю,

Аннан үрнәк алыгыз һ.б.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл honrlr_ilend.docx19.44 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. “Һөнәрләр илендә”

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы. Занятие полностью обобщает представления  детей о домашних птицах("петух"); В основном решает задачи образовательных областей "Ком...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар"

Занятие построено с использованием элементов  театрализованной деятельности для детей, с использованием костюмов и масок. Через  разные пальчиковые игры "Волшебные ручки",  у детей разв...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча перспектив план

Зурлар төркемендэ аралашу (сөйләм телен үстерү) буенча перспектив планАй№Шөгылнең темасыБурычларКирәкле җиһазларсентябрь1Рәсем карау һәм хикәя төзү. “Балалар бакчасында”1.Тәрбияче хезмәте туранд...

"Тылсым иленә сәяхәт" (Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыль )

Белем бирү процессында мәкаль һәм табышмакларны куллану...

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек. Тема : “Тукай әкиятләре буйлап ”

Максат: Балаларның Габдулла Тукай әкиятләре турында булган белемнәрен тирәнәйтү.Бурычлар:Тәрбия бурычы: Әкиятләр нигезендә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре, ө...