Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек. Тема : “Тукай әкиятләре буйлап ”
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

Гатина Гулия Минхарисовна

Максат: Балаларның Габдулла Тукай әкиятләре турында булган белемнәрен тирәнәйтү.

Бурычлар:

Тәрбия бурычы: Әкиятләр нигезендә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре, өлкәннәргә карата игътибарлы булу сыйфатларын тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Бәйләнешле сөйләм телен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

Белем бирү бурычы: Балаларны сорауларга тулы җавап биререгә күнектерү. Әкият геройларының эшләгән эшләренә дөрес бәя бирә белүгә өйрәтү.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, пазллар төзү, күрсәтмә материал, слайд күрсәтү, үстерелешле диалог, мактау сүзләре, бәя бирү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspekt_tukay.doc85 КБ

Предварительный просмотр:

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек

Тема : “Тукай әкиятләре буйлап ”

Максат: Балаларның Габдулла Тукай әкиятләре турында булган белемнәрен тирәнәйтү.

Бурычлар: 

Тәрбия бурычы: Әкиятләр нигезендә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре, өлкәннәргә карата игътибарлы булу сыйфатларын тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Бәйләнешле сөйләм телен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

Белем бирү бурычы: Балаларны сорауларга тулы җавап биререгә күнектерү. Әкият геройларының эшләгән эшләренә дөрес бәя бирә белүгә өйрәтү.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, пазллар төзү, күрсәтмә материал, слайд күрсәтү, үстерелешле диалог, мактау сүзләре, бәя бирү.

Җиһазлау: серле тартма, пазллар, интерактив такта, эчтәлек сөйләү өчен рәсемнәр,“Су анасы” уен өчен яулык, “Туган тел” җыры язылган диск.

Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше.

Интеграль белем бирү өлкәләре: иҗтимагый - комуникатив үсеш, матур әдәбият, физик үсеш.

Оештыру: түгәрәктә, өстәл артында басып, ирекле.

Индивидуаль эш: җөмлә төзегәндә тулы җөмләләр белән җавап бирүгә игътибар бирү (Алия,Данияр).

Алдан үткәрелгән эш: Г. Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру, уеннар, тел шомарткыч,санамышлар өйрәнү, шигырь ятлау.

Эшчәнлек барышы.

I. Кереш, оештыру моменты.

- Исәнмесез балалар! Хәерле иртә!

- Хәерле иртә!

- Кәефләрегез ничек?

- Әйбәт!

- Эшчәнлектә матур, дөрес сөйләр өчен, әйдәгез телләрне шомартып алабыз:

  • Карга әйтә: «Кар, кар,

Мичтә бәлеш бар, бар,

Мичтән бәлеш алыр идем,

Өйдә кунак бар, бар».

  • Мич башында биш мәче,

Биш мәченен биш башы.

Биш мәченен биш башына

Ишелмәсен мич ташы.

Ә хәзер эшчәнлегебезне башлап җибәрсәк тә була.

Тәрбияче:  Балалар, карагыз әле, мин бүген нәрсә алып килдем. Нәрсә бу?    Балалар: Матур тартма!

Тәрбияче:   Бу тартма матур гына түгел, серле дә әле. Аның эчендә нәрсә барлыгын беләсегез киләме?

Балалар: Килә.

 Тәрбияче: Әйдәгез бергәләп:

 Матур тартма

Серле тартма

Сереңне ач, тартма !-дип әйтеп карыйк әле (Бергәләп әйтәләр)

(“Туган тел”көе яңгырый)

Тәрбияче:  Нинди таныш моңлы җыр бу, балалар?

Балалар: “Туган тел”җыры.

Тәрбияче:  Ә бу җырның сүзләрен кем язган?

Балалар:  Г.Тукай.

Тәрбияче: Әйе, балалар бик дөрес әйттегез. Бу җырны белмәгән кеше бик сирәктер.  Г.Тукай-бөек татар шагыйре. Тукай абыебыз 26 апрельдә матур яз көнендә  дөньяга килгән.

Димәк, балалар бүген без сезнең белән Г.Тукай әкиятләре буенча сәяхәт итәрбез.

   II.Төп өлеш.

1 уен  “Рестовраторлар”

Тәрбияче: Хәзер без сезнең белән рестовраторлар (бозылган әйберләрне рәтләүчеләр) булырбыз. Моның өчен безгә төркемнәргә бүленергә кирәк. Әйдәгез, без өч төркемгә бүленеп өстәлләр янына киләбез. Анда пазлар ята.Сезнең һәрберегез кисәкләрдән  картинаны торгызырга, ягъни пазлларны  җыярга тиеш буласыз.

(Балалар пазлларны җыялар. Анда “Су анасы”, “Бала белән Күбәләк”, “Гали белән кәҗә” шигырьләренә иллюстрация)

Тәрбияче: Менә, булдырдыгыз, хәзер әйтегез инде, сез нинди картиналарны

төзекләндердегез?  Г.Тукайның кайсы әсәләреннән бу?

Балалар: “Су анасы”, “Бала белән Күбәләк”, “Гали белән кәҗә”

Тәрбияче: Дөрес, без сезнең белән “Су анасы”,  “Бала белән күбәләк”,“Гали белән кәҗә” әкиятләрен беләбез. Әйдәгез әле, экранга карап, бу әсәрләр  нәрсә турында искә төшереп китик әле. Кем башлый?

2 уен “Искә төшер” 

Рәсемнәр буенча эчтәлеген искә төшерәләр.(Проекторда рәсемнәр күрсәтелә, шулар буенча сөйлиләр)

“Су анасы” (бер баладан сөйләтү)

-Малай су коенырга бара да, Су анасының тарагын урлап кача. Әнисен мин

таракны таптым, дип ялганлый. Төнлә Су анасы килеп тарагын алып китә.

Әнисе малайны нык итеп ачулана.

Тәрбияче: Әйтегез әле, малай нинди хаталар ясый?

Балалар: Кеше әйберен сорамыйча ала, әнисен ялганлый.

Тәрбияче: Сезнең арада андый хаталар ясаучылар юкмы?

Балалар: Юк.

Тәрбияче: Әйе, ул начар гадәтләр бездә булырга тиеш тугел. Алар үзләре дә, янындагы кешеләрне дә кыен хәлгә куялар.

Икенче рәсем “Бала белән Күбәләк

Тәрбияче: Әйдәгез шигырьне искә төшереп китик әле.(Шигырьне рольләргә бүлеп сөйләү)

-Димәк, балалар, нинди нәтиҗәгә киләбез?

Балалар: Күбәләкләрен җәберләргә ярамый!

 “Гали белән Кәҗә” мнемотаблица 

Тәрбияче: Ә өченче шигырь нәрсә турында?

Әйдәгез әле таблицадагы рәсемнәр буенча  бу шигырьне искә төшереп китик.

12-Кәҗә

Димәк бу шигырь Гали белә Кәҗәнең дуслыгы турында. (бер баладан сөйләтү)

Алар бергә уйныйлар, дус яшиләр.

Малай  Кәҗәсен ярата,  аны печән белән сыйлап тора.

Ә сезнең дусларыгыз бармы?

Әйе.

Әйдәгез үзегезнең дустыгыз турында сөйләп китегез әле.

3 уен  Сөйләм үстерү уены “Минем дустым”

Уен барышы: Балаларның һәрберсе үзенең теләге буенча дусты турында

сөйли.(Минем дустым – Азалия. Ул матур, акыллы кыз.Минем дустым

Илнур. Без аның белән машиналар белән уйныйбыз. Һ.Б.)

4 уен Үстерешле уен “ Кайсы әсәрдән икәнен бел!” 

Тәрбияче: Мин сезгә Г.Тукайның әсәрләреннән өзек укыйм, сез кайсы әсәрдән икәнен әйтеп бирергә тиеш.

  • Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
    Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә. (“Кызыклы шәкерт”)

-Әйтегез әле сүз нәрсә турында бара?

Балалар: Акбай турында.

Тәрбияче: Бернәрсәгә дә өйрәнергә теләми торган Акбай турында сөйлик әле. Нинди ул Акбай?

Синквейн төзеп сөйләү.

Эт

Кечкенә,ак

Уйный,тыңламый,өрә

Акбай уйнарга ярата.

Дус

Тәрбияче:

  • «Күлмәгем кайчан бетәр?» — дип, Курчагы яткан, көтә;
    Көтми хәл юк, бер тәти күлмәк кирәк — бәйрәм җитә. (“Шаян песи”)

Балалар бу  шигырнең геройларын искә төшерик әле?

Балалар: Кыз,песи,курчак.

Тәрбияче: Ә хәзер, песи турында сөйләрбез.Нинди ул песи?

Синквейн төзеп сөйләү.

Песи

Шаян,йомшак

Уйный,йоклый,сикерә

Песи йомгак ярата.

Йорт хайваны

*Мин качамын — ул куадыр, ул куадыр — мин качам;
Шулкадәрле кыр тыныч, һичбер кеше юк ичмасам. (“Су анасы”)

Тәрбияче: Бу кайсы әкияттән өзек?(...)

Әйдәгез әле,балалар, Су анасы уенын уйнап алыйк. Санамыш ярдәмендә су анасын сайлыйбыз. Нәргизә сана әле. (Санамыш ярдәмендә су анасы сайланыла)

Уен “Су анасы”

Су анасы, су анасы,

Су анасын күр әле.

Каршыңда кем басып тора-

Ялгышмыйча әйт әле.

5. Интерактив уен “Тукай әкиятен таны”

 (Экранда әкиятләрдән иллюстрацияләр күрсәтелә, Г.Тукай әкиятләрен сайлап алып, исемнәрен атау)

Тәрбияче: Г. Тукай әкиятләрен бик яхшы беләсез икән, афәрин.

Сез ничек уйлыйсыз Г.Тукай әкиятләре безне нәрсәгә өйрәтә?

(Балалар җаваплары.)

Тәрбияче: Дөрес, дус, гадел, әдәпле, өлкәннәргә карата игътибарлы булырга өйрәтә.

Йомгаклау өлеше

Тәрбияче: 

Сез буген барыгыз да булдырдыгыз. Бүгенге көннен бүләге итеп мин сезгә Г.Тукай әсәрләре буенча буягычлар  алып килдем. Буш вакытта без аларны буяп куярбыз.

Рәхмәт сезгә! Сау булыгыз!