“Кечкенәләр милли төркемендә сөйләм телен үстерү буенча кече фольклор формаларын көндәлек тормышта куллануның әһәмияте.”
статья по художественной литературе на тему

Салимзанова Рузалия Сагитовна

Кечкенәләр милли төркемендә сөйләм телен үстерү буенча кече фольклор формаларын көндәлек тормышта куллануның әһәмияте. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл salimzanova_gruppa_bc12.docx17.21 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Кечкенәләр милли төркемендә сөйләм телен үстерү буенча кече фольклор формаларын көндәлек тормышта куллануның әһәмияте.”

Выполнила:

Салимзанова Рузалия Сагитовна, воспитатель

МБДОУ №7

Кечкенәләр милли төркемендә сөйләм телен үстерү буенча кече фольклор формаларын көндәлек тормышта куллануның әһәмияте.

     Балалык чоры - үзе бер кабатланмас тылсымлы дөнья. Үзенчә матур,үзенчә серле. Бу дөньяда тормышыбыз дәвамчылары - яңа шәхесләр тернәкләнә. Шытып чыккан яшь үсенте сыман нәниләребезгә дә якты “кояш”, “игелекле туфрак” кирәк. Нәниләребез өчен бу, мөгаен, халкыбызның гасырлардан килгән зирәк акылы, моңлы күңеле, җыр теле тудырган иҗат җәүһәрләредер. Шушы олы хәзинәнең бер өлешен без “балалар фольклоры” дип йөртәбез.

Балалар фольклоры функцияләре һәм поэтик үзенчәлекләре ягыннан күптөрле жанрларны ала. Беришләре мәсәлән, кечкенә балаларны йоклату яки күңелен күтәрү өчен, өлкәннәр тарафыннан башкарыла. Икенчеләре хәрәкәтле уеннар белән бәйле рәвештә, балалар үзләре башкара, өченчеләре исә балаларның күңел ачулары, җырлану вакытында сүз уеннары буларак кулланышка керә.

Баланың сөйләмен үстерү юнәлешендә җитди бурычлар булып:

  1. Балаларның сүз байлыгын арттыру;
  2. Аваз культурасы тәрбияләү;
  3. Бәйләнешле сөйләм үстерү;
  4. Сөйләмнең грамматик төзелешен арттыру тора

Һәм без бу юнәлештә даими эш алып барабыз. Турыдан туры белем бирү эшчәнлеге,  режим вакытларында без балаларны фольклор әсәрләре, халык җырлары, түгәрәк уеннары белән таныштырабыз.

Бишек җырларының нинди тәрбияви көчкә ия булуы, баланың теле ачылуда, зиһен уятуда иң тәэсирле тәрбия чарасы икәнен һәркемгә мәгълүм.Салмак көйнең кеше күңеленә тынычландыргыч тәэсир итүен борынгы әби-бабаларыбыз да яхшы белгәннәр. Бишек җырлары белән таныштыру –“ә” авазын өйрәнгәндә бик уңышлы. “Бәби йоклаган арада” “ә” авазының артикуляциясе белән танышып, авазлар арасыннан аерып алып һәм башка коррекцион эш төрләре оештырырга була. Бишек җырларын без белем бирү эшчәнлеге вакытында гына түгел, төрле режим вакытларында, сюжетлы уеннарда һәм, әлбәттә инде, балаларны  көндез йоклатканда кулланабыз. Шуңа күрә дә безнең кызларның гына түгел,   малайларның да яраткан шөгыле - бәби йоклату.

Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү мәсьәләләрен чишкәндә, иң мөһим чараларның берсе – бармак уеннары. Хәрәкәтләнү активлыгы югарырык булган саен, балаларның сөйләме тизрәк һәм яхшырак үсеш ала. Чыннан да, физиологлар, психологлар (Л.С.Выготский, И.П.Павлов, А.А.Леонтьев һ.б.) үткәргән тикшеренүләр хәрәкәтләнү һәм сөйләм моторикасының үзара бәйле булуын исбатлыйлар.Бармак уеннары, кул-бармак хәрәкәтләрен ныгыту белән бергә, сүзлек үстерүгә дә ярдәм итә.   Җыр-такмакларны, такмазаларны гомумән, балалар фольклор әсәрләрен кулның вак моторикасын үстерү өстендә еш кулланабыз.

Мәсәлән: Карга килә- казан аса,

Торна килә-ит сала,

Песнәк килә- пешерә,

Чыпчык килә- тикшерә,

Әдип ашап бетерә.

Кети-кети-кети.

Ә Алсу ач кала,

Казан төбе кимерә,

 Кетер-кетер-кетер кебек такмазада Алсуның ни өчен ач калганын да санап чыгабыз: (уенчыкларын җыймаган, китапка сызган һ.б.)

“Кәккүк-чыпчык, “Үчтеки-үчтеки”, “Карга әйтә: кар-кар..” кебек такмазалар балаларда “ч”, “р”, калын һәм нечкә “к”авазларын дөрес формалашуга ярдәм итә.

Әкиятләр аша балаларның сөйләм теле тагын да баетыла .Татар халык әкиятләре белән беррәттән без рус һәм башка халык  әкиятләрен дә (“Өч аю”, “Теремкәй”, “”Чуар тавык” Һ.б.) әкиятен искә төшерәбез. Мөстәкыйль эшчәнлек вакытында балалар әкиятне инценировкалап та карыйлар. Вак моториканы үстерү максатыннан бигрәк тә бармак театры, перчатка театрын еш кулланабыз. Әкиятләрне тыңлап, сөйләп, бала уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга өйрәнә.

Сабыйларның кара-каршы сөйләшә белү (диалогик сөйләм) күнекмәләрен камилләштерү, сәнгатьле сөйләм чараларын үзләштерүгә булышлык итү максатыннан, рольләргә бүлеп сөйләү өчен төрле шигырьләр, такмазалар сөйлибез. Аралашу, кара-каршы сөйләшү сөйләм үсешендә зур йогынты ясый

     Балалар тормышын уеннарсыз күз алдына китерү дә кыен. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүрешен чагылдырган бу уеннар балаларда үз көченә ышану, күмәклек, шәфкатлелек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Бигрәк тә сүзле уеннарны кечкенә яшьтәге балалар яратып уйныйлар. “Җиләк җыям, как коям”, “Күрсәт әле үскәнем”,”Очты, очты” һәм башка уеннар актив сүзлекне һәм диалогик сөйләмне үстерергә булыша. Һәм әлбәттә инде, уеннар санамышларсыз була алмый торгандыр.  Чөнки һәрбер уенда алып баручы, яисә аю (бүре һ.б.) була. Монда инде санамышлар ярдәмгә килә.

         Гаилә белән тыгыз элемтәдә эшләү – баланы туган теленә өйрәтүдә, сөйләм телен үстерүдә иң үтемле чараларның берсе. Әти-әниләрнең телгә мөнәсәбәте балаларда көзге кебек чагыла.  Шуңа күрә без әти-әниләр өчен һәрдаим консультацияләр, кичәләр үткәрәбез. Мәсәлән, “Әлли-бәлли бәү итәр” кичәсенә һәр әни бишек җыры өйрәнеп килде. Шулай ук алар безгә күрсәтмә әсбапләр ясарга да һәрчак булышып торалар: бармак театры,  вак моториканы үстерү өчен коврик  һ.б.

  Шулай итеп, кечкенә балаларның  аваз культурасын формалаштыруда кече фольклорның әһәмияте искеткеч зур. Әби-бабаларыбыздан килгән  акыллы киңәшләр, үгет-нәсихәтләр туган телебезгә ныклы сукмак салыр дип ышанабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кечкенәләр милли төркемендә сөйләм телен үстерү буенча кече фольклор формаларын көндәлек тормышта куллану.

использование татарского народного фольклора в формировании звуковой культуры речи детей младшего возраста...

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча перспектив план

Зурлар төркемендэ аралашу (сөйләм телен үстерү) буенча перспектив планАй№Шөгылнең темасыБурычларКирәкле җиһазларсентябрь1Рәсем карау һәм хикәя төзү. “Балалар бакчасында”1.Тәрбияче хезмәте туранд...

"Тылсым иленә сәяхәт" (Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыль )

Белем бирү процессында мәкаль һәм табышмакларны куллану...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль: “ Татар халык авыз иҗаты белән таныштыру”.

  Максат:- Балаларны туган телне яратырга өйрәтү.- Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.- Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.Сүзлек өстендә эш: бармак, чәнти,...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты "Саесканнан хат"

 Балаларның бездә кышлаучы кошлар турында белемнәрен арттыру.Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү....