Танып белү. Зурлар төркеме балалары белән «Кыргый хайваннар» темасына шөгыль
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) по теме

Калимуллина Талия Кутдусовна

Балаларда кыргый хайваннарга карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү. Кыргый хайваннар турындагы белемнәрен баету.

Аларның нәрсә белән тукланулары, яшәү шартларына ничек җайлашулары турында сөйләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyrgyy_hayvannar.docx21.42 КБ
Файл kyrgyy_hayvannar.pptx593.82 КБ

Предварительный просмотр:

                                       Тема: «Кыргый хайваннар»

Максат: Балаларда кыргый хайваннарга карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү. Кыргый хайваннар турындагы белемнәрен баету.

Аларның нәрсә белән тукланулары, яшәү шартларына ничек җайлашулары турында сөйләү.

Балаларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

                                           Шөгыль барышы:

-Эйдэгез балалар,искэ тошерик эле?

-Бүген ничәсе?

-Атнаның нинди көне?

-Көз айларын әйтеп чыгыгыз әле?

– Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм ,э сез җавапларын әйтегез.

  1. Энэле кулмэк кия        (1 слайд)

Шулай да әнкәсе  аны

Йомшагым

Диеп сөя.(Керпе)

  1. Сорыдыр төсе,    (2слайд)

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Бозаулар эзли. (Бүре)

3)  Нечкә билле,      (3 слайд)

Көлтә койрыклы. (Төлке)

4)   Кош түгел, оча,  (4 слайд)

Ябалактан курка,

Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)

5) Ул хайван-коңгырт төстә,  (5 слайд)

Мөгезләре дә бар. (Поши)

6) Килә бер батыр атлап,  (6 слайд)

Аягы баса лап-лап,

Урманда йөри,

Умартадан бал эзли. (Аю)

 7) Җәен соры, кышын ак  (7 слайд)

Аңа шулай яхшырак. (Куян)

 -Балалар, бу хайваннар кайда яшиләр? Без аларны  ничек атыйбыз? (Кыргый хайваннар).Дөрес балалар,безнең бугенге темабызда «кыргый хайваннар».

-Балалар әйдэгез,без сезнең белэн бармак уены уйнап алыйк эле...

-Тиен чикләвек сата

Аюга бирэ, бүрегэ бирэ,

Толкегэ бирэ,куянга бирә,

Керпегә бирә,кемгәдер яулык,

Кемгәдер кул бирә.

-Әфәрин балалар,сез булдырдыгыз,ә хәзер балалар аларның тән төзелешләрен карыйк әле (гәүдә, баш, колаклар, күзләр, борын, тешләр, койрык,   тәпиләр).(8 слайд)

-Ә хайваннарның тәннәре нәрсә белән капланган?(Йон белән).

– Төлке белән куянның койрыкларын чагыштырыйк әле.Төлкенең койрыгы озын, йомшак, кабарып тора.  Куянныкы ак, кыска. Ә куян ничек котыла икән бүредән? (Качып). Әйе, дөрес, куянны буредән озын көчле аяклары коткарып кала. Ә ни өчен куян төсен үзгәртә?(Җаваплары)     (9 слайд)              

    Физкультминут. «Без барабыз урманга»

Без барабыз урманга

Гөмбә җыеп алырга,

Гөмбәләрне алабыз

Кәрзиннәргә салабыз.

Безгә очырый куяннар,

Алар шулай сикерәләр.

Безгә очырый төлкеләр,

Алар менә шулай йөриләр.

Безгә очырый аюлар

Алар лап-лап йөриләр.

Безгә очырый бүреләр,

Алар уууу дип кычкыралар.

Без алардан куркабыз,

Йөгереп өйгә кайтабыз.

Шул вакытта ширма артында “Фыр-фыр” иткән тавыш ишетелә, Керпе күренә

-Исәнмесез балалар!

-Исәнмесез

-Керпе:-Сез минем турыда оныттыгыз бугай. Нигә минем турыда сөйләшмисез? Мине яратмыйсызмы әллә?

– Балалар, яратабызмы керпене? (Әйе)

-Бик яратабыз, Керпекәй! Нәкъ синең турыда сөйләшергә җыенган идек. Килүең бик әйбәт булды, рәхмәт! 

-Керпе –төнге ерткыч жәнлек.Анын аяклары кыска,ләкин тиз йөри.Азыкны тиз генә,борынын сузып эләктерә.Суалчан,кондыз,әкәм-төкәмнәр белән туклана.

-Керпекәй, синең куянныкы кебек озын аякларың да, тиеннеке кебек койрыгың да юк, туныңны да алыштырмыйсың? Син дошманнарыңнан ничек сакланасың соң?

Керпе: бәлки бу турыда сез беләсездер, балалар?

Балалар: Керпенең чәнечкеле туны бар.

-Әйе. Аңа бүре дә, төлке дә кагылырга курка.

( Керпе чыга балалар янына)

Керпе: Дөрес, ә кем белә мин нәрсә ашарга яратам? (Алма, гөмбә).

Керпе: Мин тагын суалчан, коңгыз ашыйм, тычкан тотам. Шуның белән кешеләргә зур файда китерәм.

–  Керпекәй, менә бу сиңа бездән күчтәнәч. Рәхим итеп ал.(Кәрзин белән алма бирәм)

Керпе: Рәхмәт. Мин дә сезгә буш кул белән килмәдем. Мин сезгә бер уен алып килдем (Бирә)

–  Рәхмәт, Керпекәй.

Керпе: ә миңа китәргә вакыт. Сау булыгыз, балалар!

–  Ә без керпекәй калдырган уенны уйнап алыйк.

Уен “Булсаң зирәк, әйт тизрәк!”

– Булдырдыгыз, балалар! Әфәрин .Кунакка керпе дә килеп китте.

Балалар без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек (балаларның җавабы)

 Хайваннарны сакларга, яратырга кирәк. Һәр хайван үзенчә матур һәм файдалы. Шулаймы, балалар? (Әйе). Шуның белән шөгылебез тәмамлана. Бүгенге шөгыльдә бик тырыштыгыз. Рәхмәт, балалар.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

КЕРПЕ

Слайд 2

БҮРЕ

Слайд 3

ТӨЛКЕ

Слайд 4

ТИЕН

Слайд 5

Поши

Слайд 6

АЮ

Слайд 7

КУЯН

Слайд 8

Кыргый хайваннар

Слайд 9

Чагыштыр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе

"И туган тел и матур тел" Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе)...

“Бездә кышлаучы кошлар” зурлар төркеме өчен тирә-юнь белән таныштыру шөгыле

Балаларны безнең якларда кышлаучы кошлар белән таныштыру...

Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Башакның сәяхәте”

   Балаларны ак һәм кара ипи пешерә торган кыяклы культуралар белән таныштыру; характер үзенчәлекләре буенча (башак төзелеше, төсе, бөртекләр саны) аера белү осталыгын үстерү; балалар...

Зурлар төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча шөгыль эшкәртмәсе Проект. Мин кунак яратам. Тема. Шигырь уку: Ш Галиев. “ Кунаклар”

Шәүкәт Галиев  тормышы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.  Язучы шигырьләре аша балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү. Балаларның фикерне бер юнәлештә туплый белүләрен, сорауларга ...

Уртанчылар төркемендә әйләнә - тирәне танып белү буенча эшчәнлек . Тема: Йорт һәм кыргый хайваннар

Максат:1. Балаларның йорт һәм кыргый җәнлекләр турында белемнәрен ныгыту,аларның кайда яшәүләре, тышкы билгеләре, үзенчәлекләре, һәм файдалары турында белем бирү ....

ТЕМА. “УРАМ ЧАТЫНДА” (ЗУРЛАР ТӨРКЕМЕ БАЛАЛАРЫ БЕЛӘН ЮЛЛАРДА ҮЗЛӘРЕН ХӘВЕФСЕЗ ТОТУ КАГЫЙДӘЛӘРЕНӘ ӨЙРӘТҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ)

Максат.  балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төшендерү, аларны төгәл үтәргә күнектерү; юл билгеләре турындагы белемнәрен гомумиләштерү һәм ныгыту...

«Кыш» темасына оештырылган белем бирү эшченлегенең технологик картасы зурлар төркеме балалары өчен

Балаларның кыш фасылы турындагы белемнәрен ачыклау, кыш билгеләре турындагы күзаллауны киңәйтү....