Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме)
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) по теме

Максат:Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенен ун,сул,аскы,өске якларын дөрес атау; 20 кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, ел айларын кабатлау, арифметик мәсьәләләр чишәргә өйрәтүне дәвам итү. Балаларның зиһенең,тапкырлыгын үстерү.Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:Чәчәкле алан, иген кыры, чишмә рәсеме, математик биремнәр, дәфтәрләр, карандашлар.

Барышы:Балалар, мин сезне сәяхәткә чакырам. Барырга телисезме? Без бүген туган ягыбыз табигатенең ид гүзәл урыннарында булырбыз,табигать кочагында төрле уеннар уйнарбыз, математик биремнәр үтәрбез. Әйтегез әле, математика фәне нинди ул?

1 Бала:            Кораблар йөртергә,

                         Һавада очарга,

                         Бик күп белергә кирәк ,

                         Шуның өчен,дуслар

                         Математика фәне,

                         Безгә бик кирәк.

2 бала:            Бармакларым унау минем,

                         Ун саны бит түгәрәк.

                        Математика кызыклы бик,

                        Саныйк әле бергәләп.

Тәрб.Дөрес балалар. Математика төгәллекне сорый торган фән. Ә хәзер барыгыз да монда карагыз. Монда нокталар куелган; һәр нокта турында 1 дән 9 кадәр саннар язылган. Шушы нокталарны эзлекле итеп тоташтырырга кирәк.(корабль рәсеме килеп чыга)

-Балалар, без сезнең белән шушы корабка утырып, җырларда макталып җырланган  ямьле Идел елгасы буйлап сәяхәт итәрбез.Туган ягыбыз иң матур, иң ямьле урыннарына тукталып, ял итеп алырбыз. Тукталышларда биремнәр үтәрбез.(капитан билгеләнә,кепка кия)

-Ә хәзер, балалар, урыннарга утырыйк, сәяхәткә чыгып китәбез. Кузгалдык. Күңелле итеп, беренче тукталышка кадәр сөйләшеп барыйк әле:

-Без кайсы республикада яшибез?(Татарстан)

-Туган авылыбызның исеме ничек?

-Нинди ай? Бер елда ничә ай? Ничә ел фасылы бар?

-Бер атнада ничә көн? Бүген атнаның ничәнче көне?

-7 нче көннең исеме? Без кайсы төркем балалары?

- Мәктәпкә барырга ничә ай калды?

-Менә балалар беренче тукталышка килеп тә җиттек.(чәчәкләргә күмелгән алан рәсеме. Өстә “күңелле санау”дип язылган).

Тәрб.Балалар, нинди матур алан. Исеме дә язылган.(Укып күрсәтү) “Күңелле санау”.

Биремнәр:1).Без нинди санау төрләрен беләбез?(уңайга, кирегә)

2).Дид.уен “Кайсы сан юк”(балалар буш шакмакларда булырга тиешле саннарны атыйлар).

7      9(8);    9    (8 һәм 10);      5     (4 һәм 6);6      8(7).

3).Саннарны чагыштыру. (<;  >;  =)

5       2;6       9;7       7;3      4.

4)Рәсемдәге әйберләрне санау. (рәсемдә каен,чыршы, имән агачлары үсә; керпе алма, гөмбә алып килә. Балалар санап әйтәләр)

-Ничә каен агачы үсә? Керпе ничә гөмбә алып килгән?

5) “Күңелле саннар”уены. (Балалар саннарны табып,рәттән санап баралар)

Тәрб.Менә, балалар, без беренче тукталыштагы барлык биремнәрне үтәп чыктык. Юлыбызны дәвам итәбез. Икенче тукталышка кадәр ял итеп, җырлап барыйк.(Тактага иген басуы рәсеме эленә).Тукталышның исеме “Тапкырлар” дип атала.

Биремнәр:1)Мисаллар чишү.

2+1; 1+2; 2+2; 3+1; 8-1; 10-2; 4+3; 6+3; 4-3; 7-2; 5+5;

2)Мәсьәлә чишү.

Ике бертөрле участокта “Нива” һәм “Дон” комбайннары эшли. “Нива” комбайны басуны 5 сәгатьтә,ә “Дон” комбайны 2 сәгатьтә тизрәк урып бетерә. “Дон” комбайны ничә сәгатьэшләгән?

3) “Белсән тизрәк әйт”уены. Мәкальләр әйтешү.

-Бер елда ике яз булмый.

-Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз.

-Бер көн артка калсан,5 көндә дә куып җитә алмассын.

-Булган мең төрле эш башкарган.

-Ялкау көнен бушка уздырган.һ.б.

4)Табышмак әйтү.

-Бер чынаяк эчендә ике төрле сөт.(йомырка)

-Бер анада биш бала.(кул белән бармаклар)

-Бер төп борчак,унике кузак.(ел,айлар)

5) “Тугыз агай” мәзәге(бер бала сөйли).

Тугыз агай, туган авылын ташлап, ерак җирләргә эш эзләп чыгып китә. Агыйдел елгасы аша чыккач, бер-берсен барламакчы булып, янәсе – барысы да исән – саумы, санарга керешәләр. Берсе саный – сигез чыга, 2 саный – тагын сигез чыга. Аптырагач, аякларыннан чабаталарын салалар да аларны тезеп куялар, саныйлар.

-Барысы да исән – сау икән! – сөенешәләр һәм юлларын дәвам итәләр.

-Агайлар ни өчен 8 гә кадәр генә саныйлар? (үзен санамаган).

6)Логик фикерләүгә мәсьәлә чишү.

а)Әнисе улына ит, май, сабын, шырпы алырга кушты. Улы кибеттән шикәр, сабын, ит, май  алды. Малай нәрсә алырга онытты? Нәрсә артык алды?

б)Ике йорттан балалар уйнарга чыкты.Беренче йорттан – Азат, Алсу, Марат, икенче йорттан - Дамир, Ринат. Ничә малай уйнарга чыкты?

Тәрб.Менә балалар, икенче тукталыштагы биремнәрне дә үтеп чыктык. Юлыбызны дәвам итәбез.(Җыр җырлана,Чишмә рәсеме эленә. “Зирәкләр” дип язылган).

Биремнәр:1)Геометрик фигураларны дәфтәр бите йслегенә урнаштыру. Һәр бала дәфтәр бите ала, тәрбияче әйтүе буенча карандаш белән фигураларны урнаштыра. (Өскә түгәрәк, аска овал...).

2)Беренче рәттәге балалар түгәрәк белән бизәк ясый, икенче рәттәге балалар өлешләрдән бербөтен квадрат ясый.(балалар эшлиләр)

Тәрб.Булдырдыгыз. Хәзер кире корабка утырып кайтабыз инде.Менә балалар, туган ягыбыз буйлап сәяхәтебез төгәлләнде. Сезгә сәяхәт ошадымы? Кайсы тукталыш аеруча ошады? Дәрескә йомгак ясала.

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: 6 саны белән танышу.математика дәресе(зурлар төркеме)

Тема:6 саны белән танышу. Максат: 6 санының 1 гә арттыру ярдәмендә килеп чыгуын аңлату. Аның язылышы белән танышу. Мәсьәләләр төзергә өйрәнүне дәвам иттерү. Геометрик фигуралар турында белемнәрен...

Тема: 6 саны белән танышу.математика дәресе(зурлар төркеме)

Максат: 6 санының 1 гә арттыру ярдәмендә килеп чыгуын аңлату. Аның язылышы белән танышу. Мәсьәләләр төзергә өйрәнүне дәвам иттерү. Геометрик фигуралар турында белемнәрен арттыру.Җиһазлау:Геометрик фиг...

Тема: Җөмләне сүзләргә аеру.Грамотага өйрәтү дәресе.Мәктәпкә әзерлек төркеме.

Максат: Балаларны җөмлә төзеп сөйләргә өйрәтү. Җөмләдәге сүзләр тәртибе белән таныштыру.Мет.алымнар: Пауза ясап әйтү, сүзләрне эзлекле тәртиптә әйтү, сүз саның математик таякчыклар белән билгеләү, хәр...

Мавыктыргыч математик сәяхәт. Мәктәпкә хәзерлек төркеме белән “Математик күзаллауны формалаштыру” шөгыленә дәрес планы

Мәктәпкә хәзерлек төркеме белән “Математик күзаллауны формалаштыру” шөгыленә дәрес планы...

"Әдәплелек иленә сәяхәт" - мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәргән йомгаклау чарасы.

quot;Әдәплелек иленә сәяхәт" -  мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәргән йомгаклау чарасы конспекты....

“Математика шөгылендә тапкырлар иленә сәяхәт” (мәктәпкә хәзерлек төркеме әти-әниләр җыелышында ачык шөгыль)

ldquo;Математика шөгылендә тапкырлар иленә сәяхәт”(мәктәпкә хәзерлек төркеме әти-әниләр җыелышында ачык шөгыль)...