Тема: 6 саны белән танышу.математика дәресе(зурлар төркеме)
план-конспект занятия по математике (старшая группа) по теме

Тема:6 саны белән танышу. 

Максат: 6 санының 1 гә арттыру ярдәмендә килеп чыгуын аңлату. Аның язылышы белән танышу. Мәсьәләләр төзергә өйрәнүне дәвам иттерү. Геометрик фигуралар турында белемнәрен арттыру.

Җиһазлау:Геометрик фигуралар, үрдәкләр, филләр, тиеннәр, алма, җиләк, кәрзин, саннар, аю.

Барышы: 1.Аю белән күрешү.

-Исәнмесез, балалар. Бүген безгә кунакка аю килгән. Яз җиткәнең сизгән, ул да уянып чыккан һәм ул безнең янга килгән. Монда балалар саный беләләр микән, шуны беләсем килә, ди ул.

-Әйдәгез хәзер санап күрсәтик. 5 үрдәккә 1 үрдәк кушам. Әйдәгез саныйбыз, барлыгы ничә үрдәк булган икән? 6 саны кайсы санга тагын охшаган?  Менә аю безнең балалар саный беләләр.

-Балалар, аю безгә тиен һәм фил рәсемнәре ясап алып килгән. Хәзер Айнур чыга да тиеннәрне саный. Ничә тиен булды? Рәмис чыга да филләрне саный. Ничә булды? Дөрес балалар.(тагын берничә баладан санату).

2.-Ә хәзер балалар без сезнең белән геометрик фигуралар карыйбыз.

-Квадратның ничә почмагы һәм ничә ягы бар? Икегә бүкләгәч нинди фигура барлыкка килә? 

-Турыпочмакның ничә почмагы бар? Аны да  икегә бүклибез? Нинди фигура барлыкка килә?

-Түгәрәкнең ничә почмагы бар? Дөрес түгәрәкнең почмагы юк,ул тәгәри генә.

3. Ә хәзер ял итеп алабыз.

Күзләрне йомып урындыкка җайлы итеп утырабыз. Мин сезгә әкият сөйлим, әкияттә саннар чыкса бармакларыгыз белән күрсәтерсез. Кем дөрес күрсәтми мин шуларның бармакларыннан тотып китәм.

-Без урманга бардык. Бик арыгач ял итәргә дип бер агач төбенә утырдык. Ял иткәндә без ике йомырка ашадык. Без утырган агач башында дүрт карга утыра иде. Без юлны алга таба дәвам иттек. Күлгә килеп җиттек. Күлдә биш үрдәк йөзә иде. Без аларны күзәттек тә юлыбызны дәвам иттек. Шунда,агач башында безне өч тиен күзәтте. Без тагын юлыбызны дәвам итәбез. Тауга менеп киттек. Тау башыннан авылны күзәттек. Елга буенда алты сары капкалы өй бар. Аннан без кайтып киттек.

-Бастык. Кулларны ял иттерәбез.

                      Җил исә,исә,исә

                      Агачларны селкетә,

                      Җил тына,тына,тына

                      Агачлар үсә,үсә,үсә. 

4.Ә хәзер без балалар аюга мәсьәләләр төзеп күрсәтербез. Хәзер барыгызда берәр мәсьәлә төзи. Мин үзем төзегән  мәсьәләне әйтеп күрсәтәм.

-Агач башында 5 чыпчык утыра иде,шуның берсе оясына кереп китте.Агач башында ничә кош калды? (балаларның мәсьәләләрен тыңлау)

5.Карагыз, әле балалар. Сезгә аю кәрзингә алма һәм җиләкләр салып алып килгән. Алар сихерле икән. Анда саннар язылган,шул саннарны белгән балага бирәм, ди. Дөрес,балалар барыгызда саннарны белдегез.

-Ә хәзер аюның китәр вакыты җиткән, аның белән саубуллашырга кирәк. Ул сезне бик ошаткан, балалар барысыда әйбәт беләләр, ди. Әйдәгез аюга менә бу балны бүләк итеп бирик. Сау бул аю.

Без сезнең белән бүген нинди сан белән таныштык? Ул нинди санга охшаган? Әйе, дөрес балалар. Шуның белән дәрес тәмам.

 

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Авыл урамына сәяхәт” (Өлкәннәр төркеме.)

Максат:балаларны җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыруны дәвам итү.Җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр хәрәкәт итүче транспортка юл читеннән каршы бару, юлны аркылы чыгу тәртибен аңлату....

Тема: 6 саны белән танышу.математика дәресе(зурлар төркеме)

Максат: 6 санының 1 гә арттыру ярдәмендә килеп чыгуын аңлату. Аның язылышы белән танышу. Мәсьәләләр төзергә өйрәнүне дәвам иттерү. Геометрик фигуралар турында белемнәрен арттыру.Җиһазлау:Геометрик фиг...

Тема: Кыргый хайваннар.Тирә-юнь белән танышу(уртанчылар төркеме)

Максат:  Балаларның кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгыту,аларның кайда яшәүләре, нәрсә  белән туклануы турында аңлату.Ярдәмлек: Кыргый хайваннар рәсеме, маскалар.  Барышы:Тәрбияче...

Исследовательский проект "Сани мои сани"

Цель: формировать у детей культуру безопасного поведения на улице в зимний период времени....

"Саный-саный уйныйбыз".

Урта яшьләрдәге төркем балалары белән санау-уен эшчәнлеген үзләштерү....

Физкультура уен эшчәнлеге. Тема: « Кар бөртекләре» (1 кечкенәләр төркеме )

Максат :    1. Балаларны бер-бер артлы йөрергә , йөгерергә өйрәтүне дәвам итү , простанствода ориентлашуны камилләштерү , дуга астыннан куллар белән идәнгә тимичә чыгарга өйрәтү , 2 лин...

“Шаянбикә маҗаралары” (Тема: юл йөрү кагыйдәләре, өлкән төркем балалары өчен)

ldquo;Шаянбикә маҗаралары”юл йөрү кагыйдәләре, өлкән төркем балалары өчен театральләштерелгән тамаша....