“Шаянбикә маҗаралары” (Тема: юл йөрү кагыйдәләре, өлкән төркем балалары өчен)
методическая разработка по обж (старшая группа)

Хромшина Гульназира Юлдашовна

“Шаянбикә маҗаралары”

юл йөрү кагыйдәләре, өлкән төркем балалары өчен театральләштерелгән тамаша.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shayanbik_mazharalary.docx16.47 КБ

Предварительный просмотр:

Алабуга муниципаль районы 25-нче «Чишмəкəй» катнаш төрдәге балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе

“Шаянбикә маҗаралары”

(Тема: юл йөрү кагыйдәләре, өлкән төркем балалары өчен)

Башкардылар: Хромшина Гөлнәзирә Юлдашовна

«Шаянбикэ мажаралары».

Максат: театральләштерелгән эшчәнлек аша юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту.

Бурычлар:

Тәрбияви бурычлар:

  • Балаларда бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү, игътибарлы булу, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү.

Үстерү бурычлары:

  • Балаларның иҗади активлыгын,фикерләү сәләтен үстерү.Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнгәндә балаларның сөйләм телен үстерү.

Белем бирү бурычлары:

  • Балалар белән юлда йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен үзләштерүне дәвам

Җиһазлау: велосипед, самокат, юл билгеләре, “машиналар” тавышы аудиоязмасы.

Башлангыч эш: проблемалы ситуацияләрне ачыклау; видеофильмнар карау; спектакль репетициясен үткәрү, реквизит һәм декорацияләр туплау.

Урман куренеше.

Автор: Бер бик матур урманда,
Иркен яшел аланда
Яшәгән, ди, бер куян,
Аның кызы да булган.
Бик шаян, шук булганга,
Шаянбикә кушканнар,
Урмандагы бар җәнлекләр
Үзен бик яратканнар.

Шаянбикә башка жәнлекләр белән уйнап-биеп йөри дә, әнисе янына килә.

Шаянбикә: Әнием, минем велосипедта йөрисем килә. Эх, дуслар белән, жилләр белән бергә ярышыр идек. Әнием, әйдә алыйк инде бер велосипед!

Куян: И-и-и, кызым. Әгәр егылсаң, аяк-кулларыңны имгәтерсең, мин бит, кызым, синең өчен бик борчылам.

Шаянбикә: Борчылма, әнием. Мин сак булырмын!

Автор: Кызы өчен борчылса да,
Әнисе алып биргән.
Шаянбикә дә йөрергә
Бик тиз генә өйрәнгән.

Шаянбикә дуслары белән велосипедта йөри.

Дуслар белән рәхәтләнеп
Урман юлыннан йөргән.
Тик онытылып, каршындагы
Тамганы узып киткән.
"Юл эшләре бара",- диеп
Язу элгән булганнар.
Шул тирәгә тирән генә
Чокыр казып куйганнар.

Шаянбикэ юл билгесе янында чокырга егыла.

Егылган Шаянбикәгә
Дуслары ярдәм иткән.
Ашыгыч ярдәм машинасы да
Тиз генә килеп житкән.

Скорый тавышы. Машина белэн Доктор килә. Доктор Куян кызының аягын карый, дару сөртә.

Доктор: Бу даруларны көн дә сөртергә онытма! Иң мөһиме – һәрвакытта игътибарлы бул! Шлем һәм тезкапкачлары кияргә онытма!

Шулай дип кисәткән табиб,
Шаянбикә тыңлаган.
Башка беркайчан да инде
Әнисен борчымаган.

Игьтибарлы булган һәрчак,
Кагыйдәләр бозмаган,
Сәламәт булып үскән ул,
Үзе булса да шаян.

Әдәбият исемлеге:

  1. Бондарева И.Ю. Юные инспекторы движения. Образовательная программа социально-педагогической направленности. Кемерово, 2007.
  2. Бочко А. Правила дорожного движения: для детей. М.:Издательство «Питер», 2014.
  3. Черепанова С.Н. Правила дорожного движения дошкольникам. М.: ООО Издательство Скрипторий, 2003, 2012.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Авыл урамына сәяхәт” (Өлкәннәр төркеме.)

Максат:балаларны җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыруны дәвам итү.Җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр хәрәкәт итүче транспортка юл читеннән каршы бару, юлны аркылы чыгу тәртибен аңлату....

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...

Сөйләм үстерү шөгыле.Катнаш төркем балалар өчен “Хайваннар hәм аларның балалары”

Сөйләм үстерү шөгыле. Катнаш төркем  балалар өчен“Хайваннар hәм аларның балалары”Максат: Балаларны   уенчыклар турында  хикәя төзергә өйрәтү(2-3 җөмлә).Бурычлар: Капма ...

ТЕМА. “УРАМ ЧАТЫНДА” (ЗУРЛАР ТӨРКЕМЕ БАЛАЛАРЫ БЕЛӘН ЮЛЛАРДА ҮЗЛӘРЕН ХӘВЕФСЕЗ ТОТУ КАГЫЙДӘЛӘРЕНӘ ӨЙРӘТҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ)

Максат.  балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төшендерү, аларны төгәл үтәргә күнектерү; юл билгеләре турындагы белемнәрен гомумиләштерү һәм ныгыту...