Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Авыл урамына сәяхәт” (Өлкәннәр төркеме.)
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) по теме

Закирова Гулуза Харисовна

 

Максат:

  • балаларны җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыруны дәвам итү.
  • Җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр хәрәкәт итүче транспортка юл читеннән каршы бару, юлны аркылы чыгу тәртибен аңлату.
  • Транспорт төрләре белән таныштыруны дәвам итү кулланышын белү.
  • Балаларның бер – берсенә игътибарлы, ярдәмчел булуына ирешү.
  • Юл билгеләре турындагы белемләрен ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tat_puteshestvie__po_ulicam_derevni.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

Авыл урамына сәяхәт.

(Өлкәннәр төркеме.)

Төзүчеләр:

Мамдыш районы Усали балалар  бакчасы тәрбиячесе Магсумова Л.Н.

Сарман районы “Лилия” балалар    бакчасы тәрбиячесе Юсупова С.М.

Максат:

  1. балаларны җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыруны дәвам итү.
  2. Җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр хәрәкәт итүче транспортка юл читеннән каршы бару, юлны аркылы чыгу тәртибен аңлату.
  3. Транспорт төрләре белән таныштыруны дәвам итү кулланышын белү.
  4. Балаларның бер – берсенә игътибарлы, ярдәмчел булуына ирешү.
  5. Юл билгеләре турындагы белемләрен ныгыту.

Шөгыльгә кадәр эшләнәсе эшләр:

  1. Авыл урамнары төшкән рәсемнәр карау, юл билгеләре белән танышу.

Кулланма материал:

Төрле ситуацияле сюжетлы рәсемнәр, юл билгеләренең рәсемнәре.

Уен өчен атрибутлар.

Методик алымнар:

Төрле ситуацияле сораулар, уен алымнары, нәфис сүз.

Сүзлек өстендә эш:

Регулировщик, тамга, җәяүле.

Шөгыльнең барышы.

Балалар, без бүген сезнең белән авылыбызның иң җанлы урынын күзәтәбез.

(слайд       ).

Бу урам – авылның үзәк урамы. “Урам” төшенчәсенә нәрсәләр керә икән, әйдәгез ачыклап китик.

(Балалар фикере)

Урам ул кешеләр һәм трансопорт хәрәкәт итә торган урын. Ә урам нинди өлешләрдән торуын ачыклап китик.

Урам төшенчәсе ул – парклар, өйләр, тыкрыклар, бакчалар һәм башкалар.  Юл чите ул җәяүлеләр йөри торган урын.

(слайд     ).

Юлдан күп төрле машиналар, тракторлар йөри. әйдәгез хәзер үзебезгә таныш транспорт төрләрен карап үтик.

(слайд     ).

Балалар, сез күп төрле транспорт төрләрен беләсез икән. Авыл урамында әле атлар да йөри. Юлда тәртип булсын өчен юл кагыйдәләре булдырылган. Ул кагыйдәләрне җәяүлеләр дә, транспорт йөртүчеләр дә үтәргә тиеш. Әйдәгез, хәзер хәрәкәтне күзәтик. Машиналар ничә юнәлештә хәрәкәт итә?

(слайд     ).

Димәк, юл ике яклы дип атала. Ә  җәяүлеләр юл читеннән транспортка каршы хәрәкәт итәргә тиеш. Ат белән йөрүчеләр дә юлның читеннән генә барырга тиеш. Авыл җирендә юлны аркылы чыгу өчен махсус билгеләнгән урын бармы?

(слайд     ).

Авыл урамнарында андый урын юк. Шуңа күрә, юлны ике юнәлештәдә хәрәкәт әйбәт күренә торган урыннан, транспорт булмаганда гына чыгарга ярый. Урам аша чыкканда башта сулга, юлның уртасына җиткәч уңга  карап , юлда транспорт булмавына ышангач кына  чыгарга ярый.

(берничә бала белән кагыйдә кабатлана).

Балалар, күрәсезме, безнең бакчага якын урында бер ничә юл билгесе куелган. Мин сезгә юл билгеләре салынган конверт бирәм. Алар арасыннан үзебезгә таныш булган билгеләрне күрсәтегез.

(дидактик уен уйнала).

Бу билге мәктәп, балалар бакчасы янына куела. Ул кисәтүче, “Юлда балалар” дигәнне аңлата.

(слайд       ).

“Балалар!” -дип сигнал бирә

Ерактан ук бу билге

Шоферлар игътибарына

Эленгән бит ул инде.

Балалар, бу рәсемгә ихтибар итегез әле. Рәссам нинди хаталар җибәргән?

  1. Юл өлешендә уйнарга ярамый.
  2. Тиеш булмаган урыннан юлны аркылы чыгарга ярыймы?
  3. Юл аркылы чыкканда,юлны кыйгачлап кисеп чыгарга ярыймы?

 

“Автомобиль һәм чыпчыклар” уены уйнала.

Уйнаучылар бер сызыкка баса, малайлар – автомобиль, кызлар – чыпчыклар, урындыклар “ чыпчыклар” өе. Гараж – бүлмәнең икенче башында. Чыпчыклар өйләреннән чыгып очып йөриләр. Сигнал булуга автомобильләр чыга. Чыпчыклар кача.

Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белгәндә генә, урам аша хәвеф – хәтәрсез үтеп була. Мин сезгә бер малай  турында сөйлим.  Малай эшләре сезгә ошаса, яшел  түгәрәкне күтәрегез. Ошамаса – кызыл түгәрәкне күрсәтегез.

(балаларга конверт белән түгәрәкләр бирелә).

             Юл йөрү турында хикәя укыла.

  Марат иртән торгач урыннарын җыйды, юынды, киенде. Ашап – эчкәч, өстәлне җыештырды. Аннан соң урамга уйнарга чыгып китте. Аңа әтисе әле кичә генә велосипед алып кайткан иде. Велосипед шундый маткр, ялтырап тора! Әтисе: “Велосипед белән ишекалдында гына йөрергә кирәк,” – диде. Ә Маратка ишек алды тар тоелды. “Беркем дә күрмәс әле, машина юлы киңрәк, анда кызыгырак булыр,” – дип, велосипедына утырган килеш, олы юлга чыгып китте. Килгән машиналар күренмәгәч, “Велосипедта йөрү тыела” дигән билгегә игътибар итмичә (слайд), юлның уртасына ук юнәлде.

Шул арада машиналар килеп чыкты. Алар Маратка кычкырттылар. Марат нишләргә дә белмәде, әздән генә тапталмыйча калды. Әле ярый, күрше абый алып чыгып куйды үзен юл читенә. Марат рәхмәттә әйтмичә өенә йөгерде.

Хикәя укылып беткәч, малайның тәртибе турында әңгәмә уздырыла.

Без шөгылебезне “Светофор” уены белән төгәллибез.

Уенның тәртибе.

Балалар түгәрәккә баса. Бер бала парсыз булырга тиеш. Балалар музыка астында түгәрәк буйлап хәрәкәт итәләр.

“Яшел” – сигналга балалар бии.

“Кызыл” сигналга – балалар туктап кала.

“Сары” – сигналаг алар парлашып урында әйләнә.

Уен шулай дәвам итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: “Балаларның юлларда һәм урамнарда үз-үзләрен тотуы. Велосипед һәм аннан файдалану"Эшне үтәде: Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә

Программа эчтәлеге :Белем бирүче: Балаларны велосипед һәм аннан ничек файдалану, аны буеңа һәм яшь үзенчәлегенә карап сайларга өйрәтү. Велосипед өчен кирәкле юл билгеләре  белән танышт...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Елмаюга ни җитә – елмаю боз эретә”

Максат:         Балаларда халык әсәрләре аша ярдәмчеллек һәм ягымлылык хисе тәрбияләү,тылсымлы сүзләр куллануны активлаштыру. Балаларда халык авыз иҗаты ә...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план.

Максат:Балаларга иң гади әхлак кагыйдәләрен системага салып өйрәтү, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтү, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү...

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет “Ромашка” балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе тәрбиячесе Нигматова Гөлнәзирә Хөрмәтулла кызының 2017-2022 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы.

laquo;Татарстан Республикасы Саба  муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль  бюджет учреждениесе.Тема: "Мәктәпкә әзе...

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Гильметдинова Ләйсән Газинур кызының үзбелемен күтәрү буенча эш планы

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Гильметдинова Ләйсән...

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе филиалы - «Түбән Симет балалар бакчасы» Проект эшнең исеме : "Китап киңәшчең синең"

Бүгенге көндә безнең җәмгыятьтә уку статусы бөтенләй кимеде. Мәгълүматларның техник яктан камилләшүе чорында китапка кызыксыну кимеде. Бу проблеманы хәл итү өчен үсеп килүче буынның китап укуга, китап...

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе филиалы - «Түбән Симет балалар бакчасы» Проект эш: "Яңа ел"

Теманың актуальлеге:Яңа ел-иң яраткан, искиткеч гаилә бәйрәме. Кыш бабайның сихри үзгәрешләре һәм бүләкләре булган бәйрәм. Әлеге проектта Яңа елны бәйрәм итү традицияләрен өйрәнү һәм саклау мөһим урын...