Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Гильметдинова Ләйсән Газинур кызының үзбелемен күтәрү буенча эш планы
материал по теме

Гильметдинова Лейсан Газинуровна

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Гильметдинова Ләйсән  Газинур кызының 2012 - 2017 нче елның аттестация аралыгында  үзбелемен күтәрү буенча эш планы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uz_belemen_kuteru_plany.docx28.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Гильметдинова Ләйсән  Газинур кызының 2012 – 2017 нче елгы  аттестация аралыгында үзбелемен күтәрү буенча эш планы

Тема: УМК кысаларында заманча технологиялар кулланып  балаларга   тел өйрәтү.

Максат: Балалар бакчаларында дәүләт телләрен өйрәнү эшен югары дәрәҗәгә күтәрү,

тәрбияченең һөнәри белемен арттыру,

Бурыч:

- яңа технологияләрне,  ФГОС ның, УМКның барлык юнәлешләрен дә тирәнтен өйрәнү;

-заманча технологияләрнең асылына төшенү, урынлы һәм нәтиҗәле кулланырга өйрәнү;

- төркем тәрбиячеләренә УМК буенча белемнәрен күтәрүдә ярдәм итү;

- әхлакле, тәрбияле  бала  тәрбияләү , мәктәпкә рухи , физик, психик яктан  сәламәт бала әзерләү;

- яңа технологияләр ярдәмендә балалар белән эш нәтиҗәсен  югары дәрәҗәгә күтәрү;

Теманың актуальлелеге: Тәрбия-белем бирү процессына яңа технологияләрне кертеп жибәрү бүген көн тәртибенә куелган мәсьәлә. Тәрбиячедән  бик күп  көч тәлап ителә: үз эшеңне яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, белем алу-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һэм физик үсешен тәэмин итү, җәмгыятькә бөтен яктан да камил булган шәхес тәрбияләү . Ә моның өчен тәрбиячегә үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала. Бүгенге  мәктәпкәчә яшьтәге балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша, шуңа  күрә дә  хәзерге педагоглар кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен заманча технологияләрне урынлы һәм нәтиҗәле  куллана белергә тиеш.

Көтелгән  нәтиҗәләр:

-балаларның  белем дәрәҗәсен күтәрү;

-педагогик эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру, сыйфатын үстерү;

-эшчәнлектә  куллануда  уңышлы дип табылган дидактик, электрон уеннарны системага салу.

Үзбелемне күтәрү чыганаклары:

-Методик әсбаплар, кулланмалар, программалар, махсус әдәбият, интернет-ресурс, видео, аудиоязмалар,  конференция, семинар-практикумнар, методик берләшмәләр, педагогик киңәшмәләр, ачык шөгыльләр, мастер-класс, курслар, эш тәҗрибәсе уртаклашу чаралары.

Үзбелемне күтәрү төрләре:

- индивидуаль планнар аша индивидуаль эшчәнлек;

-төркемләп, ягъни  балалар бакчасы, район, республика күләмендәге  методик берләшмәләрдә, педагогик киңәшмәләрдә, семинар-практикумнарда, конкурсларда катнашу.

-Интернет аша үз сайтымда һәм башка сайтларда  башка педагоглар белән аралашу.

                                       Үзбелемне күтәрү юнәлешләре:

Төп юнәлешләре

Үткәрелгән чаралар

Үткәрү вакыты

Һөнәри юнәлешләр

- Федераль дәүләт белем бирү стандартларын,  УМК ның барлык юнәлешләрен, методик әдәбиятләрне, программаларны,  кулланмаларны  үзләштерү;

-интернет-ресурслар аша яңа технологияләр белән танышу, үзләштерү;

-курсларда үзбелемне күтәрү;

-аттестацияне уңышлы үтү.

2012-2017 елга кадәр

2015

2015

2017

Психолого- педагогик, тәрбия юнәлешләре

-Педагогика, психология өлкәсендәге үзбелемне күтәрү;

-балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләү,  үз-үзләренә ышаныч булдыру,  мәктәпкә рухи , физик, психик яктан  сәламәт бала әзерләү;

2013-2017 еллар

Методик юнәлеш

-Методик яктан булган белемнәрне арттыру, камилләштерү:

-Уртанчылар төркеме өчен программа: “Туган телдә сөйләшәбез”, Ф.В.Хәзрәтова, З.М.Зарипова, иҗади төркем.              

-Зурлар төркеме өчен программа: “Туган телдә сөйләшәбез” М.Зарипова, иҗади төркем.              

- Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен программа: “Туган телдә сөйләшәбез”, З.М.Зарипова, иҗади төркем.  

-ОТ РОЖДЕНИЯ ДО ШКОЛЫ. Основная образовательная программа дошкольного образования / Под ред. Н.Е. Вераксы, Т.С. Комаровой, М.А. Васильевой. — 3-е изд., испр. и доп. — М.: МОЗАИКА-СИНТЕЗ, 2016. — 368 с.

- Изучаем русский язык: методическое пособие по обучению русскому языку детей дошкольного возраста. Казань : Татарское республиканское издательство “ХЭТЕР”, 2011.-300 с.

-Үстерелешле уеннар: методик кулланма / З.М.Зарипова, Р.С.Исаева. –Казан: Беренче полиграфия компаниясе, 2013.- 128б.

- Шәехова Р.К. Авазларны уйнатып: методик кулланма: мәктәпкә әзерлек төркемендә эшләүче тәрбиячеләр өчен.- Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер”нәшрияты, 2011.-44б

- Балалар бакчасы күләмендә УМК буенча дидактик һәм электрон уеннар конкурсын әзерләү, үткәрү;

- Төркем җыелышларында чыгыш ясау. Тема: “Заманча технологияләр ярдәмендә  УМК кысаларында тел өйрәнү”

-төркеме балалары белән әкият сәхнәләштерү.;

- “Без ике телдә дә сөйләшәбез” әти –әниләр белән берлектә УМК технологияләре буенча әңгәмә;

- район һәм кустларда  үткәрелгән шөгыльләрдә актив катнашу;

-педагогик җыелышларда чыгыш ясау;

-балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен  яңа технологияләр кулланып шөгыльләр үткәрү;

-әти-әниләр өчен “Ачык ишекләр көнен” даими рәвештә алып бару;

-әти-әниләр өчен түгәрәк өстәл оештыру;

-үзләштерелгән яңа технологияләр кулланып эшчәнлек алып бару  турында әти-әниләр өчен консультацияләр үткәрү;

-заманча технологияләрне режим вакытларында, барлык эш төрләрендә дә  актив  куллану;

-дидактик авторлык уеннары төзү;

-электрон уеннарны , дидактик уеннарны системага салып туплап бару;

-сәләтле балалар белән  балалар фестивальләрендә “Нәфис сүз”  номинацияләрендә  актив катнашу;

-милли бәйрәмнәр үткәргәндә  яңа технологияләр куллану;

-интернет ресурслар аша эшне нәтиҗәле алып баручы тәрбиячеләрнең эш тәҗрибәләре белән танышу, үз эшем белән таныштыру;

-үткәрелгән эш буенча анализ үткәрү;

- үзебезнең бакчадагы  тәрбиячеләр  өчен мастер-класслар  үткәрү.

Даими рәвештә

Даими

Сентябрь 2014

Октябрь 2014

Октябрь 2015

Даими

Даими

Даими

 

Даими

2012- 2017

Даими

Даими

Даими

Даими

2013-2017 еллар

Даими

 

Даими

2013-2017

даими

 

октябрь,апрель

2012-2017

Даими ел башында,

азагында

даими

Информационно-коммуникативные технологии

-интернет-ресурсларны белеп, уңышлы куллану;

-үз сайтымны тулыландырып тору;

-проектор, наутбук, магнитофон, планшет, фотоаппарат, интерактив такта, видео - барлык техник чараларны  эшчәнлектә  киң куллану.

Даими

2015- 2017 еллар

Даими