Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Елмаюга ни җитә – елмаю боз эретә”
план-конспект занятия (средняя группа) по теме

Закирова Гулуза Харисовна

 

Максат:

         Балаларда халык әсәрләре аша ярдәмчеллек һәм ягымлылык хисе тәрбияләү,тылсымлы сүзләр куллануны активлаштыру. Балаларда халык авыз иҗаты әсәрләренә кызыксыну,мәхәббәт уяту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл elmayu.docx14.83 КБ

Предварительный просмотр:

Елмаюга ни җитә – елмаю боз эретә.

Максат:

         Балаларда халык әсәрләре аша ярдәмчеллек һәм ягымлылык хисе тәрбияләү,тылсымлы сүзләр куллануны активлаштыру. Балаларда халык авыз иҗаты әсәрләренә кызыксыну,мәхәббәт уяту.

Зал бизәлеше:

Агач һәм куаклар белән бизәлгән урман чите күренеше. Артта урман. Урман читендә өй,койма белән әйләндереп алынган бакча. Бер читтә кояш,болытлар.

Кичә барышы:

Тәрбияче:Балалар,без сезнең белән бүген бик ерак сәяхәткә барачакбыз. Тик сезнең нәни аякларыгыз анда барып җиткәнче бик нык арырлар. Ничек барырбыз икән?... Беләсезме, мин бүген иртән эшкә килгәндә бик матур оча торган “палас”таптым. Менә шул палас безне очыртып кына илтеп куяр. Ә ул елмаеп , көлеп торган балаларны бик ярата икән. Әйдәгез, матур итеп елмайыйк та паласны җәйик.

         Балалар белән бергәләп паласны җәю. Ә палас өстендә төрле чәчәкләр(кәгазьдән),алар артына төрле тылсымлы сүзләр язылган.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, нинди матур чәчәкләр бу палас өстендә. Әйдәгез, утырганчы миңа чәчәкләрне өзеп бирегез.

 Балалар чәчәкләрне өзеп тәрбиячегә бирәләр. Ә тәрбияче андагы сүзләрне укып кәрзингә сала бара.( исәнмесез, рәхмәт, рәхим итегез,  сау булыгыз,таза булыгыз,  гафу итегез, зинһар өчен һ.б)

Тәрбияче:Балалар,нинди матур чәчәкләргә нинди матур сүзләр язылган. Болар –тылсымлы сүзләр. Аларны уйнаганда, иртән бакчага килгәндә, урамда гел-гел кулланып сөйләмебезне бизәргә кирәк. Бу сүзләрне кулланган кешеләр тәмле телле булалар.

Ә хәзер чәчәкләрне җыйдык, паласка утырыйк, яхшылап тотыныйк. Күзләрне йомабыз, барып җиткәч мин сезгә үзем әйтермен.(йомшак кына көй яңгырый) Балалар паласта очып баралар. Килеп җиткәч паласка рәхмәт әйтеп, урман белән елмаеп исәнләшәләр.

Тәрбияче: Менә без сезнең белән нинди матур урман аланына килеп җиттек. Тирә-як нинди матур: агачлар, чәчәкләр, гөмбәләр, җиләкләр үскән. Монда бер өй дә бар әле. Кем яши икән бу өйдә? Кереп карар идек, кеше өенә рөхсәтсез керергә ярамый. Ишектә кыңгырау бар икән, шалтыратып карыйк әле, бәлки кем дә булса чыгар.

Кыңгырау шалтыраталар. Тик чыгучы күренми.

Тәрбияче:Балалар, хуҗалар өйдә юк ахыры.  (бакчада бик матур кәрзин күрәләр) Балалар, килегез әле якынрак, монда бер кәрзин бар. Үзе селкенә дә,  тик өсте ябулы.

Бакча эченә үтәләр. Кәрзин янына килеп өстен ачып карыйлар. Ачылмый.

Тәрбияче:  Балалар, бу кәрзиннең ниндидер сере бар ахыры,  ачылмый бит. Әйдәгез,бергәләп матур итеп сорап карыйк әле.

Балалар:Кәрзин,  матурым, зинһар өчен өстеңне ач инде!(кәрзин ачыла)

Тәрбияче:Менә балалар , безнең чәчәкләр артына язылган сүзләр кирәк булды. Җылы сүз-җан азыгы ул. Матур итеп сорагач кәрзин дә ачылды бит. Карыйк әле,эчендә ни бар икән?!

Кәрзин эчендә бик матур песи баласы елап утыра.

Тәрбияче:Песи,ни булды сиңа? Нишләп елыйсың? Әллә ярдәм кирәкме?

Песи:Мин-әби белән бабайның яраткан песие. Алар урманга утынга киттеләр. Үзләре белән Акбайны да алдылар. Ә миңа өйне сакларга  кушып киттеләр. Әбиемнең шушы кәрзиндә йомгаклары бар иде. Минем әби югында шул йомгаклар белән уйныйсым килде.Кәрзинне ачуыма, йомгаклар сикереп чыгып урманга качтылар. Артларыннан йөгердем, йөгердем, йөгердем һич берсе дә тоттырмадылар. Әбиемә нәрсә дип әйтермен инде?!

Тәрбияче:И-и,песикәем!Рөхсәтсез кеше әйберенә тияргә ярамавын белмисенмени соң син? Балалар,әйдәгез,песинең йомгакларын эзләп карыйк, бәлки табарарбыз да. Әби кайтканчы йомгакларны табып кәрзингә салсак, әби песине орышмас та, песиебез дә елаудан туктар. Песи, син кәрзин янында гына утырып тор, тапсак без йомгакларны китереп салырбыз.

Тәрбияче белән бал-р урман буйлап йомгакларны эзлиләр, шул ук вакытта урман белән дә танышалар(иснәп карыйлар,тотып карыйлар).

Эзли торгач бер йомгакомгакны табалар.(һәр йомгак эченә нинди дә булса әкият яки әсәр героеның рәсеме яшерелгән)

1йомгак- А . Алишның “Куян кызы” әкиятенә рәсем.

Балалар белән бергәләп әнисен тыңламаган куян кызы турында искә төшерү. Әниләр сүзен тыңламагач начар хәлгә калуны аңлату,й омгакны кәрзингә салу.

2йомгак-А.Алишның”Тукмар белән Чукмар”әкияте геройлары.

Әкият геройларын тану,сугышырга ярамвын аңлату,йомгакны кәрзингә салу.

3йомгак-Г.Тукай “Су анасы”(рөхсәтсез кеше әйбернә тияргә ярамауны төшендерү)

4йомгак-Рус халык әкияте “Шалкан”(күмәкләп эшләгәндә бар эшне дә җиңеп булуын аңлату)

5йомгак-Татар халык әкияте “Кәҗә бәтиләре һәм бүре” геройлары.(олыларның сүзен тыңлаган кәҗә бәтиләрен искә төшерү)

Тәрбияче:Менә балалар,без песинең барлык йомгакларын да табып бирдек. Песи бик сөенде.

 Песи: Балалар, гафу итегез инде, мин сезгә күп борчулар китердем. Сез бик акыллы, ярдәмчел балалар икән. Зур рәхмәт инде .сезгә, яхшылыгыгызны мәңге онытмам. Башка бервакытта да рөхсәтсез кеше әйберенә кагылмам.

Тәр-че: Балалар, без песине зур күңелсезлекләрдән коткардык.Сез бик ярдәмчел, әдәпле булдыгыз. Песи дә үз хатасын аңлады  аны гафу итәбез инде.  Әбигә дә әйтмәбез.

Тәр-че: Балалар, менә бүген без сезнең белән нинди матур сәяхәттә булдык. Бик күп нәрсәләргә өйрәндек. Безгә бик күңелле булды.  Гел шундый ярдәмчел, акыллы булыгыз, шат күңелле булып елмаеп , көлеп торыгыз.

Кичә “Елмаю”җыры белән тәмамлана.