Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план.
материал (средняя группа) по теме

Закирова Гулуза Харисовна

 

Максат:

Балаларга иң гади әхлак кагыйдәләрен системага салып өйрәтү, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтү, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл perspektiv.docx19.85 КБ

Предварительный просмотр:

Тема

Максат

Үткәрү вакыты (атна)

I квартал. Сентябрь

1

“Әхлак нәрсә ул?”

Сөйләгән сүзләр, эшләгән эшләр, кылган гамәлләр, ясаган хәрәкәтләрнең һәрвакыт дөрес булуына ирешергә кирәклеген, мөһимлеген аңлату. Әти – әни һәм өлкәннәр, яшьтәшләр һәм дуслар белән үзара дустанә мөнәсәбәтне тәртиптә тотуның әһәмиятле булуын төшендерү.

I

2

“Әйдәгез, танышабыз”

Балаларны кешеләр белән аралашу әдәбе белән таныштыру, кешеләргә мөрәҗәгать итә белү, кеше белән матур итеп, ачык, аңлаешлы итеп сөйләшергә кирәген аңлату.

II

3

“Тәрбияле бала”

Әдәп һәм тәрбиягә аңлатма бирү. Гадәт вә холыкларны тәртиптә тоту, үз вазифаларыңны, бурычларыңны үти һәм һәръяклы әдәп саклый белүне аңлап камилләштерү, белемгә һәм хезмәткә омтылуның әһәмиятен аңлату. Балаларда  матур гадәт – холыклар, әдәплелек тәрбияләүне формалаштыру, камилләштерү.

III

4

“Сәламләшү”

Сәламләшү, ягъни исәнләшүнең иң күркәм гадәтләрнең берсе булуын аңлату. Гаиләдә, балалар бакчасында, җәмәгать урыннарында үз – үзеңне тота белү  этикеты, исәнләшү тәртибе белән ныклап таныштыру, шулай ук аның әһәмияте, эчтәлеге турында сөйләшү. Сәламләшә белү күнекмәләрен формалаштыру һәм камилләштерү.

IV

Октябрь

5

“Тугрылык”

Сүз сөйләгәндә тугры сөйләү, ягъни дөресен генә әйтүнең иң әһәмиятле үзенчәлек булуын аңлату, төшендерү. Дөреслекнең  һәрвакыт җиңүе турында сөйләшү. Балаларда тугры була белү үзенчәлекләрен үстерү.

                      I

6

“Тырышлык – зурлык, ялкаулык – хурлык”

Балаларда тырышлыкның әйбәт, яхшы гадәт, ә ялкаулыкның начар гадәт икәнен аңлату, мәкальләр өйрәтүне дәвам итү.

II

7

“Хезмәттә – хөрмәт”

Тырышлык белән эшләгәндә генә куелган максатка ирешүгә мөмкин булуын раслау. Һәр кеше өчен хезмәтнең яшәү чыганагы икәнлеге хакында аң тәрбияләү. Тырыш хезмәтнең генә хөрмәткә лаек булуын аңлату, төшендерү. Хезмәтне ярату күнекмәләрен үстерү.

III

8

“Нинди икмәк тәмле була?”

Хезмәт куеп, тырышып, тир түгеп эшләсәң, икмәкнең бик тәмле булуын аңлату. Икмәкне үстерүнең озак һәм авыр булуын сөйләү. Аның кадерен белергә кирәклеген төшендерү. Икмәкне саклый, хөрмәт итә белү күнекмәләрен формалаштыру.

IV

Ноябрь

9

“Мәрхәмәтлелек, йомшак күңеллелек”

Кешеләргә, табигатькә, тирә – юньгә карата мәрхәмәтле, йомшак күңелле була белү күнекмәләрен үстерү һәм аларның иң кирәкле үзенчәлекләр булуын, әһәмиятен, мөһимлеген аңлату.

I

10

“Өлкәннәрне хөрмәтләү”

Балаларны сүз тыңлаучан булырга, өлкәннәрне ихтирам итәргә өйрәтү. Олыларга каршы әйтергә, тупас мөгамәләдә булырга ярамаганлыгын, киреләнүнең начар гадәт икәнен төшендерү.

II

11

“Ярдәмләшү, юмартлылык”

Үз теләгең белән ярдәм итә белү һәм юмартлылык кылу – иң көчле кешеләрдә була торган гүзәл үзенчәлекләр булуын төшендерү. Балаларда ярдәмләшү, юмартлылык кыла белү үзенчәлекләрен формалаштыру. Изгелек, яхшылык эшли белү үзенчәлекләре һәр кешене бизәүче сыйфат булуын аңлату.

III

12

“Безнең туганнар”

Туганнар, туганлык хисләре турында сөйләшү, аларга җылы, ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

IV

II квартал. Декабрь

13

“Әдәп һәм тыйнаклык”

Әдәплелек, тыйнаклык, оялуның иң күркәм үзенчәләекләр булуын аңлату һәм балаларда шул үзенчәлекләрне үстерү өстендә эш, ә кирелек һәм үҗәтлеккә тәнкыйть белән карарга өйрәтү.

I

14

“Сакчыллык кайда да кирәк”

Балаларда йорт җиһазларына, йортны бизәүче әйберләргә сак караш тәрбияләү, тирә – юньдәге матурлыкны күрә һәм саклый белергә өйрәтү.

II

15

“Дуслык һәм иптәшлелек. Үзара мөнәсәбәт”

Дуслаша белү, иптәшләр табуда җаваплылык хисләре тәрбияләү. Кешеләр арасында үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим үзенчәлекләрнең берсе булуына ышаныч тәрбияләү. Балалар арасында толерант мөнәсәбәтләрне формалаштыру.

III

16

“Көндәлек режим”

Балаларның көндәлек эшләрне яхшы белүләренә ирешү. Режимның әһәмиятен аңлату. Мөстәкыйльлек, җаваплылык тәрбияләү.

IV

Январь

17

“Сабырлык”

Сабырлыкның һәр эштә дә кирәк булуын, ә сабырсызлыкның иң ямьсез сыйфат булуын аңлату. Яхшы нәтиҗәгә ирешү өчен сабыр булырга кирәклеген төшендерү. Балаларда сабырлык үзенчәлекләрен формалаштыру.

II

18

“Шөкер итү, шөкер кылу”

Булганга канәгать була белү күнекмәләре үстерү. Күңелдән, телдән, үз – үзеңне тотышың белән дә шөкер итү, булганга канәгать була белү үзенчәлекләрен тәрбияләү.

IV

Февраль

19

“Гаделлек”

Балаларга гадел була белүнең иң күркәм, матур үзенчәлек булуын аңлату һәм шушы үзенчәлекне формалаштыру.

I

20

“Әманәт, тәүбә итү”

Һәр баланың да ышанычлы булуын һәм нык тора белүенең һәрвакытта бик әһәмиятле икәнен дәлилләү. Сер тоту һәм әманәтне тапшыру, үтәү, сүздә торуның зарурлыгын аңлату. Ялгышкан очракта, ялгышны таный белү һәм тәүбә итүнең бик мөһим булуын аңлату.

II

21

“Начар сыйфатлар”

Начар сыйфатларга тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү, ялган сөйләү, кеше әйберен  рөхсәтсез алу – хурлык икәнен төшендерү.

III

22

“Кыюлык – батырлык”

Кыюлык, батырлык турында сөйләшү. Балаларны тирә – юньдәгеләр кыен хәлгә калганда күрә белергә, ярдәмгә килергә өйрәтү, битарафлыкка, куркаклыкка тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.

IV

III квартал. Март

23

“Вәгъдә. Әйткән сүз – аткан ук”

Вәгъдә бирү, вәгъдәдә тора белүнең иң җаваплы, кирәкле сыйфат икәнен балаларга төшендерү.  Вәгъдәле була белү сәләтен үстерү.

I

24

“Кунак чакырдык”

Балаларны кунакчыл булырга, кунакларга хөрмәт күрсәтергә өйрәтү.

II

25

“Кунакта үз – үзеңне тоту кагыйдәләре”

Кунаклар белән аралашу, үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту. Кешеләргә ихтирам тәрбияләү.

III

26

“Киенә белү”

Һава торышына яраклы итеп киенә белергә өйрәтү, киенү эзлеклелеген ныгыту, киемнәргә сак караш тәрбияләү, мөстәкыйль фикер йөртү сәләтен үстерү.

IV

Апрель

27

“Ялган һәм хәйлә”

Ялган һәм хәйләнең кеше дәрәҗәсен югалта торган иң ямьсез сыйфат булуын аңлату. Хәйләгә корылган эшнең нәтиҗәсез булуын төшендерү.

I

28

“Ихтибарлылык, кешелеклелек”

Балаларны өлкәннәргә һәм яшьтәшләренә кайгыртучан, ихтибарлы, ярдәмчел булырга өйрәтү. Яхшы күңеллелек, кешелеклелек хисләре тәрбияләү.

II

29

“Дуслыкның көче”

Балаларга дуслыкның көче турында төшендерү, аларда бер – беренә иптәшлек – дуслык хисләре тәрбияләү.

III

30

“Яхшы эшләр”

Балаларда яхшы эшләр белән кешеләрне сөендерәсе килү, теләк уяту. Кеше әйтмичә, үзең белеп яхшылык эшләргә өйрәнү.

IV

Май

31

“Табын янында утыру кагыйдәләре”

Табын янында утыру кагыйдәләрен ныгыту. Табын янына олылардан алда утырырга ярамаганлыгын, ризык капкан килеш сөйләшүнең әдәпсезлек икәнен төшендерү  һ.б. кагыйдәләрне аңлату.

I

32

“Начар сыйфатлар”

Начар сыйфатларга тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү, ялган сөйләү, кеше әйберен рөхсәтсез алу – хурлык икәнен аңлату.

II

33

“Әдәплелек кагыйдәләре”

Балаларда көнләшү, кеше әйберенә кызыгу, күпсенү, көченнән килми торган эшләр вәгъдә итү кебек ямьсез сыйфатларга тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.

III

34

“Туган ил, туган авыл, туган йорт”

Туган илне, туган авылны, туган йортны  ярату. Алар белән горурлану хисләре тәрбияләү. Авылыбызны матур итүдә катнашу теләге уяту.

IV