«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе филиалы - «Түбән Симет балалар бакчасы» Проект эш: "Яңа ел"
проект (подготовительная группа)

Галимова Гульсина Минавировна

Теманың актуальлеге:

Яңа ел-иң яраткан, искиткеч гаилә бәйрәме. Кыш бабайның сихри үзгәрешләре һәм бүләкләре булган бәйрәм. Әлеге проектта Яңа елны бәйрәм итү традицияләрен өйрәнү һәм саклау мөһим урын алып тора, бу исә балаларның әлеге бәйрәмгә карата танып-белү кызыксынуларын канәгатьләндерергә ярдәм итә. Ата-бабаларыбызның күптөрлелеге, байлыгы, рухи зирәклеге бала тәрбияләүдә аерым урын алып тора. Проект төрле яшьтәге балаларбелән эшләүгә  юнәлдерелгән һәм Яңа ел бәйрәме алдыннан шатлыклы эмоциональ атмосфераны булдырырга мөмкинлек бирә. «Яңа ел нәрсә ул?» , «Аны кем уйлап тапкан?», «Яңа ел уенчыклары ни өчен кирәк?», «Чыршы уенчыклары нинди була?", «Борынгы бабаларыбыз чыршыны Ничек бизәде?» , «Төрле илләрдә Яңа елны ничек билгеләп үтәләр?». Моны «Яңа ел уенчыклары»проектын гамәлгә ашыру барышында башкарыла торган эш хәл итәчәк.

Проектның озынлыгы: 3 атна.

Проектның төре: иҗади, тикшеренү.

Проектта катнашучылар: балалар, тәрбиячеләр, ата-аналар.

Балаларның яше: 3-6 яшь.

 

 

Әлеге тема балалар өчен әһәмиятле, аны хәл итүгә юнәлдерелгән проект:

Балаларның иң яраткан бәйрәме-ул Яңа ел. Яңа ел алды ыгы – зыгы, Кыш бабайга хатлар, уенчыклар белән бизәп, чыршы янында күптән көтелгән бүләкләр, гаилә даирәсендә күңелле бәйрәм, җылылык атмосферасы- болар барысы да туган көн белән дә чагыштырырлык түгел. Әмма ел саен диярлек барлык чыршылар да кибетләрдән бертөрле, чыршы шарлары белән бизәлгән. Иҗади фантазияне үстерү максатыннан, балаларга һәм ата-аналарга үз куллары белән чыршы бизәкләре ясарга, чыршыны бизәргә тәкъдим ителде. Ел саен Яңа ел бәйрәмен үзенчәлекле итеп каршы алырга мөмкин икәнлеген күрсәтергә кирәк. Балаларның күзаллауларын киңәйтү һәм бәйрәм алдыннан бәйрәм атмосферасы булдыру да бер үк вакытта отышлы.

Проект барышында проблемалы сораулар куелды: «ни өчен кешеләр һәрвакыт үз куллары белән уенчыклар ясарга яраттылар?«, "Чыршы уенчыкларын әзерләгәндә нинди материал кулланылырга мөмкин?«, "Чыршы уенчыгын үз кулларың белән ничек эшләп була?».

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el.docx20.56 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа ел белән!

Ап-ак карларга уралып
Син киләсен Яңа ел!
Ак карлардай ак бәхетле,
Булсын безнең яңа юл.

Яңа ел барыбызга
Китерсен бәхет, шатлык.
Сәламәтлек юлдаш булсын!
Кирәкми башка затлык.

Тынычлык булсын илдә,
Елмайсын йөзләр гел дә!
Күк йөзендә кояш безгә,
Нурларын сипсен гел дә!

Эшьләребез уң булсын,
Тик шатлыклы минутлардан
Безнең гомерләр торсын!
Яңа ел котлы булсын!

Балалар әйдәгез эле Кыш бабайны чакырыйк эле. Кыш бабай, Кыш бабай...

1.Мәрьям башкаруында Жыр тыңлап кит әле Кыш бабай бу җыр синабагышланган  «Кыш бабай» дип атала.

2.Әйдәгез әле балалар Кыш бабайга өйрәнгән шигырьләрне сөйлик әле.

Мэрьям:

 Яңа елны каршыларга

Без җыелдык бу залга.

Исән-саумы, Яңа ел!

Хуш киләсең, уз алга!

Без теләкләр телибез

Бүген бер-беребезгә.

Бәхет елы булып кил

Син туган җиребезгә  

Равиль:

 Кыш  бабай,  кыш  бабай

Безне  бик  ярата.

Ул  безгә  Яңа- ел

Бүләге тарата.

Алинэ: 

Елка наряжается

Елка наряжается —

Праздник приближается.

Новый год у ворот,

Ребятишек елка ждет.

Алиса:

Говорят, под Новый год

Что ни пожелается -

Все всегда произойдет,

Все всегда сбывается.

Румиль:

Каршылыйк, дуслар, бергәләп:                              

Яңа ел килә безгә!                                                      

Әнә күпме кунак килгән                                            

Әйләнә-тирәбезгә.                                                      

Яңа елның бәхетле ел                                                

Буласын без беләбез.                                                

Шуңа күрә бергәләшеп                                            

Яңа елга керәбез!

Назгол:

Скоро, скоро Новый год!

Скоро Дед Мороз придёт.

За плечами ёлочка,

Пушистые иголочки.

Он подарки нам подарит

И стихи читать нас просит.

Сэит:

Здравствуй, Дедушка Мороз!

Ты, наверное, замерз?

День ходил по городу,

Отморозил бороду.

Нос клади на батарею,

Я его сейчас погрею!

Ильфат:

Салкын  кыш  килде,

Ак  карлар  яуды,

Буран  уйнады,

Таулар  ясады.

3. Ә хәзер сезгә безнең матур кызларыбыз кар бөртекләре биюен башкарып китәчәкләр. Бию «Снежинкалар» ( Кызлар бии)

4.Балалар әйдәгез әле уен уйнап алабыз. Уен ”Кар бөртекләре җыю ” дип атала, кем шушы сәхнәгә яуган кар бөртекләрен күбрәк җыяр микән.

 Молодцы балалр, шундый күп кар бөртекләре җыйдыгыз, кулларыгыз тунмадымы?

5.Жыр «Кэлэпушем калфагым» (Румиль-Алинә)

6.Уен «Поровозик»

7.Бию «Гномиклар» (Малайлар)

8.Бию «Куяннар» (Кызлар)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: “Балаларның юлларда һәм урамнарда үз-үзләрен тотуы. Велосипед һәм аннан файдалану"Эшне үтәде: Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә

Программа эчтәлеге :Белем бирүче: Балаларны велосипед һәм аннан ничек файдалану, аны буеңа һәм яшь үзенчәлегенә карап сайларга өйрәтү. Велосипед өчен кирәкле юл билгеләре  белән танышт...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Елмаюга ни җитә – елмаю боз эретә”

Максат:         Балаларда халык әсәрләре аша ярдәмчеллек һәм ягымлылык хисе тәрбияләү,тылсымлы сүзләр куллануны активлаштыру. Балаларда халык авыз иҗаты ә...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план.

Максат:Балаларга иң гади әхлак кагыйдәләрен системага салып өйрәтү, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтү, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү...

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет “Ромашка” балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе тәрбиячесе Нигматова Гөлнәзирә Хөрмәтулла кызының 2017-2022 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы.

laquo;Татарстан Республикасы Саба  муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль  бюджет учреждениесе.Тема: "Мәктәпкә әзе...

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Гильметдинова Ләйсән Газинур кызының үзбелемен күтәрү буенча эш планы

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Гильметдинова Ләйсән...

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе филиалы - «Түбән Симет балалар бакчасы» Проект эшнең исеме : "Китап киңәшчең синең"

Бүгенге көндә безнең җәмгыятьтә уку статусы бөтенләй кимеде. Мәгълүматларның техник яктан камилләшүе чорында китапка кызыксыну кимеде. Бу проблеманы хәл итү өчен үсеп килүче буынның китап укуга, китап...