Тема: “Балаларның юлларда һәм урамнарда үз-үзләрен тотуы. Велосипед һәм аннан файдалану"Эшне үтәде: Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) по теме

Закирова Гулуза Харисовна

 

Программа эчтәлеге :

Белем бирүче: Балаларны велосипед һәм аннан ничек файдалану, аны буеңа һәм яшь үзенчәлегенә карап сайларга өйрәтү. Велосипед өчен кирәкле юл билгеләре  белән таныштыру.

Үстерүче:Балаларда урамда һәм юлларда  үз – үзләрен тоту культурасын ныгыту.

Тәрбияви: Юлларда игътибарлы булырга,  бәла – казалардан сакчыл караш тәрбияләү.   

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon velosipedtat2.doc61.5 КБ

Предварительный просмотр:

 Тема: “Балаларның юлларда һәм урамнарда үз-үзләрен тотуы. Велосипед һәм аннан файдалану. ”.

Уртанчылар төркеме

Эшне  үтәде:

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы

Программа эчтәлеге :

Белем бирүче:  Балаларны велосипед һәм аннан ничек файдалану, аны буеңа һәм яшь үзенчәлегенә карап сайларга өйрәтү. Велосипед өчен кирәкле юл билгеләре  белән таныштыру.

Үстерүче:Балаларда урамда һәм юлларда  үз – үзләрен тоту культурасын ныгыту.

Тәрбияви: Юлларда игътибарлы булырга,  бәла – казалардан сакчыл караш тәрбияләү.  

Методик алым:

Максат:  Балаларны велосипед һәм аннан ничек файдалану турында  өйрәтү һәм велосипед  өчен  кирәкле юл билгеләре  белән  таныштыру.

                   Балаларда урамда һәм юлларда үз-үзләрен тоту культурасын ныгыту.

                  Юлларда игътибарлы  булырга,дуслык, бердәмлек , бер-береңә ярдәмчел әдәплелек тәрбияләү.

Җиһазлар:  рәсемнәр, юл билгеләре,йомшак уенчыклар.

               

Сүзлек: велосипед, светофор.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче:  

  1. Исәнмесез балалар! Кәефләрегез ничек? Әйдәгез әле, бер-беребезгә карап елмаешыйк, күңелләребез тагында күтәрелеп китсен.(балалар бер-берсенә карап елмаешалар).
  2. Балалар җайлап утырыйк һәм шушы рәсемнәргә күз салыйк.( слайд № 1)
  3. Бу рәсемдә сез нәрсәләр күрәсез ? Сезгә танышмы болар? (балалар җавабы).
  4. Сезнеңдә шундый матур велосипедларыгыз бармы?(җавап)
  5. Балалар, ә сез әлеге велосипедларның кайсысын сайлап алыр идегез ?Сайлаганчы уйлагыз, ул сезнең буегызга туры килергә тиеш.( слайд №2 , балалар алдында велосипед ясалган карточкалар.)
  6. Менә мин шушы велосипедны сайлап алыр идем,чөнки ул зур һәм минем өчен бик уңайлы. Яле, карточкаларыгызны күрсәтегез әле. Кем  үзенә нинди велосипед сайлап алды икән. (балалар карточкаларын күрсәтәләр.)
  7. Карагыз  әле, Марат үзенә велосипедны  дөрес сайлаганмы? Сез ничек уйлыйсыз?( Марат 6 яшь ,җавап , слайд №3)
  8. Ә безнең кечкенә Алмазыбыз үзенә велосипедны дөрес сайлаганмы?(җавап слайд №3)
  9. Әйе, Алмаз үзенә велосипедны дөрес сайламаган.Ә нинди велосипедны сайларга кирәк ? ( җавап слайд №4)
  10. Димәк, велосипедны үзеңнең буеңа һәм яшь үзенчәлегеңә карап сайларга кирәк икән.
  11. (сюрприз момент. Әни Куян баласын җитәкләп керә.)
  12. Исәнмесез, балалар! Мин сезгә бер йомыш белән килгән идем. Менә улым Йомшаккаемның туган көненә велосипед бүләк итәрмен дигән идем. Сез ярдәм итә алмассызмы, улыма нинди велосипед сайларга
  13.  икән ? (слайд №5 )
  14. Балалар , нәни куянга  кайсы велосипедны  сайларга кирәк? (җавап )
  15. Әйдәгез, бергәләп ярдәм итик. ( слайд №6 )
  16. Балалар, әле велосипедны сайлап кына түгел, ә аны  кирәкле урыннарда файдалана белергә дә кирәк. Шәһәрләрдә велосипед белән йөрү өчен махсус мәйданчыклар һәм  махсус билгеләр бар..(слайд №7.8) Шушы мәйданчыкларда  йөрсәгез генә бәла –казаларга юлыкмассыз.
  17. Менә бу билге велосипедта йөрергә ярый дигәнне аңлата.Карагыз әле бу билге нинди формада һәм нинди төстә? (1-2 бала җавабы.)
  18. Ә менә монысы велосипедта йөрү тыела дигән билге.Бу билге куелган урыннарда йөрергә ярамый. Азат әйт ,әле ,бу билге нинди формада?
  19. Ә төсе нинди ? Камилә әйт әле.
  20. Димәк,бу билгеләр формасы һәм төсе белән аерылып тора икән.Ә хәзер бергәләп ял итик.( Ял “Светофор” уены.)
  21. Кызыл ут : балалар торып баса.

                              -    Сары ут: кулларны чәбәклиләр.    

  1. Яшел ут: аякны тыпырдаталар.

Дидактик  уен : Мозаика “Велосипед җыю”  ,  “ Кара һәм әйт “ (слайд      №10)

      - Молодцы ! Булдырдыгыз .Менә Куянкай , син безнең балалар белән  үзеңә бик күп мәгълүматлар алдың ..Юлларда һәм урамнарда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен дә онытмаска кирәк.Чөнки сез дә менә шушындый бәла-казаларга юлыгуыгыз бар.( сөйләшү)

 

Йомгаклау:

Димәк , бүгенге шөгыльдән чыгып, шундый нәтиҗәгә килдек: Юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә, игътибарлы булырга, бер-береңә ярдәм итәргә , дус һәм бердәм булырга кирәк.