«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет “Ромашка” балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе тәрбиячесе Нигматова Гөлнәзирә Хөрмәтулла кызының 2017-2022 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы.
методическая разработка (старшая группа) по теме

Нигматова Гульназира Хурматулловна

 

«Татарстан Республикасы Саба  муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль  бюджет учреждениесе.

Тема: "Мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркемендә балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү”»

1 нче квалификацион категорияле тәрбияче Нигматова Гөлнәзирә Хөрмәтулла кызының 2017-2018 елларга уз белемен күтәрү өстендә эш планы

Максат: Балаларда рухи-әхлакый тәрбия аша күңел байлыгы үстерү,әйләнә- тирә мохиткә, кешеләргә,дусларга,  туган авылыңа мәхәббәт  аша рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү

Эш юнәлешләре:

1.     Педагогик эшчэнлекне ойрэну

2.     Бирелгэн юнэлештэ узеннен эшчэнлегенне системалаштыру.

Нәтиҗә:

- туган җиреңә,туган авылыңа аның табигатенә,гаиләңә,дусларыңа мәхәббәт, кайгырту хисләре  тәрбияләү.

- балаларны гаилә бәйрәмнәрен,авылыңның йола-гореф-гадәтләрен белергә һәм ихтирам итәргә  өндәү.

- перспектив план төзү.

- рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әти-әниләр йогынтысы да булырга тиешлеген ата-аналарга аңлату.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uz_ostende_esh_plany_gulnazira.docx32.43 КБ

Предварительный просмотр:

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы  Югары Симет “Ромашка” балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе тәрбиячесе Нигматова Гөлнәзирә Хөрмәтулла  кызының 2017-2022 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы.

Тема: Мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркемендә балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү.

Максат: Балаларда рухи-әхлакый тәрбия аша күңел байлыгы үстерү,әйләнә- тирә мохиткә, кешеләргә,дусларга,  туган авылыңа мәхәббәт  аша рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү

Бурычлар:

1.     Педагогик эшчэнлекне ойрэну

2.     Бирелгэн юнэлештэ узеннен эшчэнлегенне системалаштыру.

Нәтиҗә:

- туган җиреңә,туган авылыңа аның табигатенә,гаиләңә,дусларыңа мәхәббәт, кайгырту хисләре  тәрбияләү.

- балаларны гаилә бәйрәмнәрен,авылыңның йола-гореф-гадәтләрен белергә һәм ихтирам итәргә  өндәү.

- перспектив план төзү.

- рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әти-әниләр йогынтысы да булырга тиешлеген ата-аналарга аңлату.

                                                                                                              Инсаннар үзләрен гомер буе тәрбияләргә тиешләр

         

                                                                                                                                                                        Ризаэддин бине Фэхреддин.

Тәрбия эше буыннан буынга, дөньяга беренче кеше барлыкка килгәннән алып, бүгенге көндә дә актуаль проблема булып тора. Тәрбия өлкәсендә бик күп хезмәтләр язылган. Һәр халыкның үз тәрбиячеләре, мәгърифәтчеләре, булган.  Татар халкының мәгърифәтчеләреннән без кемнэрне белэбез? Алар: Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗәни, Хөсәен Фәезхан, Габденнәсыр Курсави, Ризаетдин Фәхретдиннэр.  

Актуальлелек:                                                                                                                                                                          

       Олуг галимебез Ризаэддин Фәхретдин “Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер” дип язып калдырган. Гасырлар дәвамында буыннан-буынга бирелгән гомумкешелек сыйфатлары һәм кыйммәтләре булып, илне, Ватанны ярату, олыны олы, кечене кече итеп тану, бер-берең белән тату, килешеп яшәү, ярдәмчел, шәфкатьле, мәрхәмәтле, изгелекле, игелекле булып яшәү һ.б. санала. Шушы идеяләр нигезендә авыллар, шәһәрләр генә түгел, хәтта дәүләтләр бер-берсе белән килешеп яшәгән, бәхәсле мәсьәләләрне уртага салып, сөйләшү, аңлашу юлы белән хәл иткәннәр.

         Яшь буынга заманча тәрбия бирүдә иң мөһим юнәлешләрнең берсе – рухи-әхлакый тәрбия бирү. Ул белем бирү оешмаларына дәүләт заказы булып тора һәм, әйткәнебезчә, төп гомуми белем бирү программалары нигезендә гамәлгә ашырыла. Аңлавыбызча, бу – мәгариф оешмалары җаваплылыгында гына булган көнүзәк проблема түгел. Ул гаиләнең, җәмгыятьнең, дәүләтнең таләп-ихтыяҗларын берләштерә, һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә бердәм эшчәнлек алып барганда гына көтелгән нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булачак.

      Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, тәрбияле итеп тәрбияләү – әти-әниләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә, балалар бакчасында башлана. Тәрбия – ата-аналарның, тәрбиячеләрнең зур осталыгын, тырышлыгын һәм түземлеген таләп итә торган дәвамлы эш. 2 яшькә кадәрге балалар күбесенчә гаиләдә тәрбияләнә. Димәк, әдәплелек кагыйдәләре өйдә әти-әни, әби-бабай тарафыннан өйрәтелә. Бу эш ата-аналардан зур тырышлык һәм сабырлык тәлап итә. Балаларга “алай ярамый”, “болай эшләмә” дип өзлексез тукып, кисәтеп торулар гына уңай нәтиҗәләр бирми. Әхлак тәрбиясе бирү эзлекле, даими алып барылырга тиеш. Гаиләдә нигез итеп салынган балалар бакчасында тагын да үстерелә, камилләштерелә. Тәрбия эше кешелек җәмгыяте барлыкка килгәннән бирле яши. Тәрбия иҗтимагый күренеш. Тәрбия эшеннең стратегик максаты, асылда, бала шәхесенең барлык эчке табигый көчләрен хәрәкәткә китерүдән, аны физик һәм рухи яктан әзерләп, яңа җәмгыять шартларында интелектуаль – әхлакый шәхес буларак эш итә алучы ирекле бер зат итеп тәрбияләүдән гыйбрәт. Рухи ярлылык әхлаксызлык тудыра. Әхлаксыз җәмгыятнең киләчәге юк. Шуңа күрә бала кечкенә булганда үк әхлак тәрбиясенә игътибар бирергә дип саныйбыз. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәрбиясе кешедә яштән үк тәрбияләнә.

Балаларның социаль-шәхси үсеше “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасының” “Бала һәм әйләнә-тирә дөнья”, “Әхлак тәрбиясе”, “Хезмәт тәрбиясе”, “Культура-гигиеник күнекмәләр тәрбияләү” бүлекләрендә ачыклана. Балаларның предмет тирәлеге һәм җәмгыять тормышы күренешләре белән танышулары “Бала һәм әйләнә-тирә дөнья” бүлегендә тәкъдим ителә.

Әхлак тәрбиясе бирү балалар бакчасының барлык төркемнәредә дә, барлык төр балалар эшчәнлеге барышында да тормышка ашырыла. Әхлак тәрбисе бирү нәтиҗәсендә балаларда:

-әйләнә-тирә дөньяга карата уңай караш тәрбияләнә;

-гаиләсенә, туган ягына, туган авылына, туган иленә мәхәббәт тәрбияләнә;

-коллективта үзара мөнәсәбәтләр, үз-үзеңне культуралы тоту күнекмәләре, бергәләп уйнау һәм эшләү осталыгы, үзеңнең һәм башкаларның эшләгән эшләрен гадел бәяләү сәләте формалаша;

– социаль-иҗтимагый сыйфатлар тәрбияләнә.

Шуңа күрә тәрбияче һәр балага хөрмәт белән карарга тиеш, балаларның бер-берсе белән эмоциональ-уңай мөнәсәбәттә аралашуны оештыра белергә тиеш дип саныйбыз.

Әхлак тәрбиясе бурычлары беренче кечкенәләр төркеменнән башлап тормышка ашырыла. Бу төркемдә балаларга аларның җенес буенча аерымлау турында башлангыч мәгълумат бирелә: малайлар кыска чәчле була, алар күлмәк, чалбар, шорты кияләр, ә кызлар озын чәчле булалар, алар бантик тагалар, матур, чәчәкле күлмәк кияләр. Икенче кечкенәләр төркемендә бу белемнәр тирәнәйтелә: малайлар күбрәк машина, туп белән уйнылар, ә кызлар курчак белән, малалар көчлерәк, кыюрак булалар, ә кызлар көчсезрәк. Уртанчылар төркемендә инде малайларда кызларга карата, ә кызларда малайларга карата хөрмәт тәрбияләнә башлый. Зурлар төркемендә малайларны кызларга карта игътибар күрсәтергә өйрәтәләр: кызларга урындык алып килергә, аларга булышлык күрсәтергә һәм башкалар. Кызларда исә тыйнаклык тәбияләргә, әйләнә-тирәдәгеләрне кайгыртырга, малайлар күрсәткән игътибарга рәхмәт әйтергә өйрәтергә кирәк. Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә малайларда һәм кызларда үз җенесе вәкилләренә хас булган сыйфалар тәрбияләүне дәвам итәргә кирәк: малайларда кызларга булышу, ярдәмчеллек, урын бирү, ишектән чыкканда алдан үткәрү сыйфатларын, ә кызларда – тыйнаклык, кайгыртучанлык, пөхтәлек кебек сыйфатларны.

Ата-аналарга гаиләдә бу күренешләрне тәрбияләргә киңәш ителә. Аларны шулай үк төрле матур әдәбият, сюжетлы ролле уеннар аша бирү мөһим. Мәсәлән: без үзебезнең төркемдәге ата-аналарга шундый китаплар тәкъдим итәбез: “Иң матур сүз”, “Гөлбакча”, “Уйный-уйный үсәбез”, “Тел күрке – сүз”, “Тел дигән дәрья бар”, шулай ук бу китапларны төркемдә режим моментларында актив кулланабыз. Аларның эчтәлеген сөйлибез, морален аңлатабыз. Ә сюжетлы-ролле уеннар, мәсәлән, “Гаилә” уеныныда гаилә мөнәсәбәтләре, әти-әниләргә хөрмәт тәрбияләнә, ә инде “Кибет”, “Ветеринар клиникасында”, “Яшелчә кибетендә”, “Аптека” һәм башка уеннарда олыларга хөрмәт, сөйләшкәндә ягымлы сүзләр кулланырга өйрәтәлә.

Шулай итеп, безнең балаларыбыз инсафлы, тәртипле һәм әдәпле булсын өчен, киләчәктә тормышлары якты, матур, күңел тынычлыгы булсын өчен аларны кечкенәдән үк бу әйберләрне өйрәтеп үстерү төп максатларыбызның берсе. Максатларны тормышка ашыру – ата-аналарның һәм тәрбиячеләрнең зур тырышлыкларын тәләп итә торган эш.

2017 – 2018 уку елы.

Бүлек

Вакыты

Эчтәлек

Нәтиҗә

Методик эш

Ел дәвамында

- рухи-әхлак тәрбиясе буенча әдәбият уку

-галимнәр фикерләре белән танышу;

-үз практикаңда куллану

-шөгыльләр үткәрү;

-ачык занятиләр күрсәтү;

- тәрбиячеләр белән тәҗрибә уртаклашу;

-конкурсларда катнашу;

-ата-аналар белән эшләү;

-тема буенча ата-аналарга мәгьтүматләр бирү;(анкеталар һ.б.)

- ата-аналар җыелышларында чыгышлар

Балалар белән эш

Сентябрь

Әңгәмә: «Яхшылык һәм явызлык»

Әңгәмә: «Нәрсә ул яхшы һәм нәрсә ул начар?»

Әңгәмә: «Дуслык  нинди була?»                        

Күмәк эш: «Дуслык иле»                        

Октябрь

“Ватаным-Россия” –дип аталган стенд эшләү.

Занятие «Гаиләм һәм туган өем»

Әңгәмә:”Туган җирем- Татарстан”

Ачык дәрес: “Авылым чишмәләре. Әбием йолалары”

Экскурсия в Мечеть.

(Россия, Татарстан, район,авыл фотолары, мәгҗлүматлар, әйтемнәр, шигырьләр аша)

(ЛЕПБУК) эшләү.

Ноябрь

Әңгәмә: «Өлкәннәр-әбимнәр һәм бабамнар хакында)»

Әңгәмә: «Әнидән дә кадерле кеше юк! »

Занятие(сөйләм теле):”Туган җирем- алтын бишек!”

Занятие (рәсем): «Минем әни-иң матуры»

Занятие (әвәләү): «Таныш портрет»

Занятие (аппликация): «Әниемә гөлләмә»

Занятие (конструирование): «Шкатулка для украшений»

Аналар көненә балалар чыгышы.

Декабрь

Әңгәмә: «Авылымда Яңа ел утлары»

Бәйрәм иртәсе:Бакчада: «Яңа ел бәйрәме»

Әңгәмә:»Чыршыларга сак караш”

Занятие (рәсем): «Бәсле каеннар»

Занятие (әвәләү): «Яңа ел уенчыклары»

Занятие (аппликация): « Яңа ел чыршысы»

Занятие(конструирование):«Новогодний лабиринт»

Күмәк эш:  «Яңа ел әкияте»

Январь

Әңгәмә: «Кышкы табигать»

Күргәзмә: «Яңа ел чыршылары»

Февраль

Әңгәмә: «Герой шагыйрь- Муса Җәлил-безнең йөрәкләрдә!”

Муса Җәлил тормыш юлы белән танышу, шигырьләрен ятлау.

Күмәк эш: «Җәлил һәйкәленә чәчәкләр”

Март

Язны каршылау бәйрәм иртәсе:» Хуш киләсең Нәүрүз!”

Авылда Нәүрүзне каршы алу йолалары белән Мәдәният йортында балалар белән чыгыш ясау

Апрель

Занятие: (сөйләм үстеру) Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

Ачык дәрес:»Кечкенә Апуш белән сөйләшү”

Занятие (рәсем): «Бала белэн Кубэлэк»

Занятие (әвәләү): «Кэжэ белэн Сарык»

Занятие (аппликация): «Безнен авыл» (күмәк эш)

Занятие (конструирование): «Су анасы»(Басма-мост)

Тукай әсәрләренә күргәзмә.

Май

Занятие:«Табигатькә дөрес карашта бул!”

Рәсем күргәзмәсе: «Безнең гаҗәеп дөньябыз!”»

Июнь

Әңгәмә: Татар халкының милли бәйрәме- Сабантуй!

Презентация «Сабантуй. Милли Көрәш. Сабантуй уеннары»

Гаилә белән эш

Сентябрь

Әти- әниләр белән әңгәмә:»Тормышны, кешеләрне, бар тереклекне яратыгыз”

Октябрь

“Рухи –әхлакый тәрбия буенча бөек галимнәр фикерләре”

Ноябрь

Памятка: «Гаиләдә уңай рухи халәт тудыру»

Декабрь

Памятка: «Милли татар бәйрәмнәре»

Январь

Памятка: «Шелтәләү һәм гафу итә белергә өйрәтү»

Февраль

Чыгыш :»Ни чәчсәң-шуны урырсың!”

Март

Консультация:»Алма агачыннан ерак төшми»

Апрель

Памятка: «әдәп-әхлак кагыйдәләрен тотып яшик»

«Агачлар утыртыйк» акциясе.

Май

Памятка:"9  Май-Бөек Җиңү көне!»»

Июнь

Әңгәмә: «Балаларда сөйләм культурасы үстерү.”

Кулланылган әдәбият

Ел дәвамында

Альбом: «Авылым тарихына сэяхэт»

Ин матур суз  балалар бакчасы тэрбиячелэре хэм эти-энилэр эчен хрестоматия : Хрестоматия для воспитателей детских садов и воспитателей / тэзуче-авторы К. В. Закирова.  

Закирова К.В., Кадыйрова Р.Э. “ Эхлак нигезе - матур гадэт Гаилэдэ hэм балалар бакчасында эдэп-эхлак тэрбиялэу.

               Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе Югары     Симет “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячесе Нигматова Гөлнәзирә Хөрмәтулла  кызының

                                        2017-2022 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы

№ п\п

                      Эшнең эчтәлеге

Үткәрү вакыты

                                       2017-2018  уку елы

Методик тема:” Мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркемендә балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү”

1

“Рухи-әхлакый тәрбия”  буенча мәгълүмат туплау

сентябрь

2

Тәрбиячеләрнең методик технологияләре белән танышу

ел дәвасында

3

 Ата-аналарга “Гаиләдә рухи-әхлак тәрбиясе ” дигән темага материал тарату

декабрь

4

Педагогик киңәшмәләрдә актив катнашу һәм ачык шөгыль күрсәтү

график нигезендә

5

Балалар бакчасында чараларда эшне тагында җанландыру

даими

6

Ел дәвамында үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү: яңалыклар белән танышу, газета – журналларга  язылу: “Ачык дәрес”, “Тылсымлы куллар”, “Ребенок в детском саду”, “Саба таңнары”, “Мәгариф”, интернет челтәреннән файдалану “Маам.ру”, “нспортал.ру.”, “Сабыем” сайтлары

ел дәвамында

7

Әти – әниләр белән бәйрәмнәр, әңгәмәләр  үткәрү

ел дәвамында

8

Район методик берләшмәсендә тәрбиячеләрнең тәҗрибәләре белән уртаклашу

график нигезендә

9

Югары категорияле тәрбиячеләрнең эш тәҗрибәсен уртаклашу максатыннан ачык чараларда катнашу

ел дәвамында

                                                                       2018-2019 уку елы

1

Эш программалары  төзү

сентябрь

2

Методик әдәбият белән танышу

сентябрь

3

Иҗади лабораторияне яңарту

даими

4

“Туган авылым минем” дип аталган альбом ясау

ноябрь

5

Ата-аналар җыелышына Лепбук ясау(аңлату)

февраль

6

Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү: газета – журналларга“Ачыкдәрес”, “Тылсымлыкуллар”, “Ребенок в детском саду”,  “Мәгариф”,”Салават күпере”язылу, Маам.ру, дошколенок.ру сайты,Сабыем.ру яңалыклары белән танышу, курсларда уку

ел дәвамында

7

Йомгаклау

май

                                                                    2019-2020 уку елы

1

Эш программалары эшләү

сентябрь

2

Районда үткәреләчәк семинар, конференцияләрдә катнашу

август

3

Ата –аналар почмагын яңарту

1-2 нче атна

4

“Рухи-әхлакый тәрбия буенча” уеннар туплау

ел дәвамында

5

Балаларга уеннарны өйрәтү

ел дәвамында

6

Стенд,лепбук,альбомнар ясау

ел дәвамында

7

Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү:яңалыклар белән танышу, газета-журналларга“Ачык дәрес”, “Тылсымлы куллар”, “Ребенок в детском саду”, “Мәгариф”,”Салават күпере”   язылу, интернет челтәреннән Маам.ру, Сабыем.ру, нс портал сайтларын  карау, курсларда булу

ел дәвамында

8

Ата-аналарга милли йолаларны күрсәтү максатыннан “Авылым чишмәләре. Әбием йолалары” сценариен күрсәтү.

октябрь

апрель

9

Ата-аналарга консультацияләр:”Ни чәчсәң шуны урырсың”, “Әдәп төбе-матур гадәт”һ.б.

ел дәвамында

10

Район методик киңәшмәләрдә катнашу

график нигезендә

11

Ата  - аналар белән бәйрәмнәр “Әниләр көне”, “Яңа ел”, “Әтиләр безнең батырлар”, “Әнием-кадерлем” үткәрү

ел дәвамында

12

Ата-аналарга ачык ишекләр көне үткәрү

декабрь

май

                                                                     2020-2021 уку елы

1

Эшчәнлекләр өчен эш программалары әзерләү

сентябрь

2

Мониторинг үткәрү

октябрь

3

Үзбелемеңнекүтәрүөстендәэшләү:яңалыкларбеләнтанышу, газета-журналларга: “Ачыкдәрес”, “Тылсымлыкуллар”, “Ребенок в детском саду”, “Мәгариф”,”Салават күпере” язылу,   интернет челтәреннән Дошколенок.ру, маам.ру., сабыем.ру сайтларын карау, курсларда булу

ел дәвамында

4

Иҗади лабораторияне баету

ел дәвамында

5

Район методик киңәшмәләрдә катнашу

график нигезендә

6

Сайтта тәрбиячеләр белән тәҗрибә уртаклашу

ел дәвамында

8

Ата-аналарга консультацияләр үткәрү

ел дәвамында

9

Ата-аналарга ачык ишекләр көне үткәрү

декабрь

май

10

Мониторинг үткәрү

май

                                                                     2021-2022 уку елы

1

Еллык эш программалары төзү

сентябрь

2

Методик әдәбият белән танышу

ел дәвамында

3

Район берләшмәсендә катнашу

график нигезендә

4

Газета-журналларда чаралар белән танышып бару.

ел дәвамында

5

Интернет челтәре аша тәрбиячеләр белән тәҗрибәләр уртаклашу

ел дәвамында

6

Уеннар картотекасын тулыландыру

ел дәвамында

7

Әти-әниләр алдында, тәрбиячеләр алдында чыгышлар ясау.

ел дәвамында

8

Йомгаклау

май

                


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: “Балаларның юлларда һәм урамнарда үз-үзләрен тотуы. Велосипед һәм аннан файдалану"Эшне үтәде: Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә

Программа эчтәлеге :Белем бирүче: Балаларны велосипед һәм аннан ничек файдалану, аны буеңа һәм яшь үзенчәлегенә карап сайларга өйрәтү. Велосипед өчен кирәкле юл билгеләре  белән танышт...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Елмаюга ни җитә – елмаю боз эретә”

Максат:         Балаларда халык әсәрләре аша ярдәмчеллек һәм ягымлылык хисе тәрбияләү,тылсымлы сүзләр куллануны активлаштыру. Балаларда халык авыз иҗаты ә...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план.

Максат:Балаларга иң гади әхлак кагыйдәләрен системага салып өйрәтү, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтү, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Авыл урамына сәяхәт” (Өлкәннәр төркеме.)

Максат:балаларны җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыруны дәвам итү.Җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр хәрәкәт итүче транспортка юл читеннән каршы бару, юлны аркылы чыгу тәртибен аңлату....

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе филиалы - «Түбән Симет балалар бакчасы» Проект эшнең исеме : "Китап киңәшчең синең"

Бүгенге көндә безнең җәмгыятьтә уку статусы бөтенләй кимеде. Мәгълүматларның техник яктан камилләшүе чорында китапка кызыксыну кимеде. Бу проблеманы хәл итү өчен үсеп килүче буынның китап укуга, китап...

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе филиалы - «Түбән Симет балалар бакчасы» Проект эш: "Яңа ел"

Теманың актуальлеге:Яңа ел-иң яраткан, искиткеч гаилә бәйрәме. Кыш бабайның сихри үзгәрешләре һәм бүләкләре булган бәйрәм. Әлеге проектта Яңа елны бәйрәм итү традицияләрен өйрәнү һәм саклау мөһим урын...

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы санлы балалар бакчасы” тәрбиячесе Мирзаһитова Гөлсия Рисун кызының 2020 – 2025 нче уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы санлы балалар бакчасы” тәрбиячесе Мирзаһитова Гөлсия Рисун кызының2...