Бөек Җиңүнең 72 еллыгын
статья по художественной литературе (старшая группа) на тему

Ситдикова Миляуша Миндияровна

Бөек Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә Мусабай Завод авылы клубын да “ Хатирәләр яңарганда “ дип аталган күңелле кичә үткәрелде.Кичәгә авылыбызның тыл ветераннары, зур хөрмәткә лаеклы сугыш чоры балалары чакырулы иде

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mydan_zhurnalyna.docx14.92 КБ

Предварительный просмотр:

Бөек Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә Мусабай Завод авылы клубын да “ Хатирәләр яңарганда “ дип аталган күңелле кичә үткәрелде.Кичәгә авылыбызның тыл ветераннары, зур хөрмәткә лаеклы сугыш чоры балалары чакырулы иде. Тагын бик тә кадерле кунак – Татарстанның атказанган укытучысы, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге бүләк иясе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрә- Клара апа Булатова чакырулы иде. Кунакка  Клара апаны сугыш елы баласы буларак, Мусабай Завод авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннары, сугыш чоры балалары белән очраштырырга,таныштырырга дип чакырдык.
 Авылыбыз сугышка 355 асыл ирен озатты. Шуның 175 Мусабай Заводтан, , 128 Ташкичү, 52 Кызыл Байрак авылларыннан.
 Авыл башына чыгып, хатыннар ирләрен,ваемсыз сабыйлар әтиләрен, яшь кызлар сөйгәннәрен фронтка озата. Берни аңламаган сабыйлар сугышның нинди куркыныч икәнен белми шул әле. Тиздән бик тиздән үзенең ятим каласын да, балачагы буразна арасында үтәсен дә аңламый ул. Сугыш рәхимсез. “ Әткәй, китмә!”- дип елаган балалар инәлүен дә ишетми ул сугыш.
 Яу кырларыннан сагыш тулы солдат хатлары килә башлый. Бәйрәмгә Әнүзә апа, 75 ел элек әтисе язган , өчпочмаклы, вакытлар үтү белән бераз саргайган солдат хатларын алып килгән иде. Хаттагы һәр җөмлә дә, һәр сүз дә туган авылыңны,газиз балаларыңны сагыну хисләре,җиңү белән туган якларга әйләнеп кайту теләге.Һәр хат моңсу җыр сүзләре белән тәмамлана:
                   Их, бәгърем, өзелә үзәк
               Яна йөрәк сезне сагынып.
               Түзми күңел йөрәк ярсыганга
               Тәндә яна утлар кабынып.
Клара апа зур кызыксыну белән һәр чыгыш ясаучыны тыңлады. Үзенең Совет гаскәрләре фашист илбасарларын тар- мар итеп, илебезгә Җиңү китергән елны бераз хәтерләвен әйтте.
- Мин 1936 елгы, ул чакта миңа 9 яшь булган. Авыр шартларда, 1943 елны беренче шигырем туды. Икенче классны тәмамлап килә идем. Әйе, без сугыш чоры балалары. Шуңадыр да тормышка талымсыз булсак та хисле, иманлы бәндәләргә әверелдек, югалып калмадык, шөкер!
 Бәйрәмгә килүчеләрне хөрмәтле кунагыбыз үзенең тормышындагы кызыклы вакыйгалар белән таныштырды, 50 ел буе балаларга белем биргән елларын искә төшерде.
- Минем ике байлыгым бар. Берсе китапларым. Икенчесе –хәтер. Хәтер мине шагыйрә дә, язучы да итте,- диде безгә Тукай премиясе лауреаты, шагыйрә Клара апа Булатова.
Кичәдә  мәктәп укучылары, “Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче нәниләр Клара апаларының шигырьләрен сөйләде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсе.

Балаларны Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыру....

Юл хәрәкәте иминлегенең 80 – еллыгын пропагандылау һәм тарихи мирас елына багышланган “Уткүзкәй – 2012” смотр – конкурсының эшкәртмәсе

Сценарий мероприятия по профилактике детского дорожного травматизма на татарском языке для старшего дошкольного возраста...

Материал по теме: "Бөек җиңүнең 70 еллыгын каршы алабыз!"

Хәтердә СЕЗ, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!...

Җиңүнең 75 еллыгына багышланган шөгыль Тема: « Җиңү геройлары - балалар» (мәктәпкә әзерлек төркеме)

-   Бөек Ватан сугышы чоры балалары турында белемнәрен гомумиләштерү;-   сүзлек запасын баету һәм үз фикерләрен төгәл әйтә белү;- балаларның-Бөек Ватан сугышы Геройларының сугышчан...