Юл хәрәкәте иминлеген саклау (доклад)
статья (младшая группа) по теме

Гайфуллина Альмира Шагидуловна

Методик тәҗрибә белән уртаклашу. Юл йөрү кагыйдәләренә багышанган презентацияләр.

Скачать:

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль  районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Янил авылы балалар бакчасы»

Светофорда кунакта

Тәрбияче : Гайфуллина А.Ш.

Балалар тезелешеп залга керәләр, урыннарына барып басалар килгән кунаклар белән исәнләшәләр.

Тәрбияче: Балалар без бүген светофорда кунакта булабыз. Светофор үзенең төсләре белән таныштырыр, юл чыгырга өйрәтер һ.б Игътибарлы булыгыз.

Тема: Светофорда кунакта.

Максат:

1) Белем бирү. Балаларда юл йөрү хәрәкәтен белүләрен ныгыту, киңәйтү.

2) Тәрбияләү. Юлда йөргәндә һәрвакыт ашыкмыйча өлкәннәр белән генә йөрергә кирәклеген аңлату.

3) Үстерү. Балаларда хәтерне яхшырту, фикерләү сәләтен үстерү.Игътибарлылыкны арттыру,танып белүне үстерү.

Җиһазлау: Шәһәр рәсеме төшкән картина, светафор, транспорт төшкән рәсемнәр ,магнитлы такта, өлешләргә бүлнгән светафор кисәкләре.

Шөгыль барышы:

Картина карау:

Тәрбияче картинага күрсәтеп балалардан сорый: "Нәрсәләр күрәсез сез бу картинада.

Балалар җавабы: Өйләр, юл, машина, автобус, светофор, җәяүле сукмагы күрәбез.

Тәр:Балалар сез монда тагы светофор күрәсезме? Б: Күрәбез, күрсәтәләр.

Тәр: балалар ә җәяүле сукмагы күрәсезме соң?

Б: Күрсәтәләр

Тәр: Балалар бу картинада бер кыз бала үзе генә юл аркылы чыга. Дөрес чыгамы ул балалар?

Б:Юк

Тәр: Ә кемнәр белән чыгарга кирәк соң?

Б: Әти, әни, әби, бабай, һ.б

Тәр: Бик дөрес әйтәсез юлны өлкән кешеләр белән чыгарга кирәк. Ә үзең генә чыксаң нәрсә була соң?

Б: Машиналар бәреп китә.

Тәр: Бик дөрес әйтәсез.

Магнитлы тактада эш.
Табышмаклар әйтү

1. Тәгәрмәче дүрт

Тәрәзәсе күп

Кешеләрне утырткан,

Ерак җиргә юл тоткан (автобус)

2. "На" - дисәң йөрми

"Тр-р" - дисәң туктамый

Печән салсаң ашамый

Колагын борсаң чаба (машина)

3.Канаты бар, йоны юк

Үзе бара юлы юк (самолет)

4.Ике тәгәрмәчле арба

Атсыз да алга чаба (велосипед)

5.Ат түгел, кешнәми,
Йөз аттан ким эшләми
Үзе йөри тыр да тыр,

Йэ, бу нәрсә кем әйтер? (трактор)

6.Тимер юлдан бара ул
Пууп - пууп дип кычкырып
Озын булып сузылып

Бер бер артлы тезелеп (поезд)

Светофорның өч төсе

Мин - светофор

Һәр баланы күзәтәм

Юлны аркылы чыгарга

Юл йөрергә өйрәтәм.

Кызыл утым яндырсам

Туктап кал син ашыкма

Юлда йөргән машиналар

Үтеп китсен барсы да

Ягез эле балалар нинди төс турында сөйләде светофор?

Б: Барсы бергә кызыл түгәрәк күрсәтеп "Кызыл" дип әйтәләр

Тәр: Бик дөрес.

Сары утым яндырсам

Игътибарлы, әзер бул!

Ягез әле күрсәтегез әле светофорның икенче төсен?

Б: Күрсәтәләр, барсы бергә "сары"

Тәр: Бик дөрес

Яшел утым янганда

Чыгарга кирәк юлны

Исән сау йөрегез дип

Озатып калам сезне (балалар яшел төс күрсәтәләр). Әйдәгез әле без әле балалар, яшел ут янганда юл аркылы чыгып калыйк. (Балалар җитәкләшеп җәяүле юлына килеп басалар)

Юл аркылы чыккан чакта

Башта карыйм сул якка

Аннан карыйм уң якка.

Әйдә хәзер юлны аркылы чыксак та була, бер-бер артлы җәяүле юлыннан чыгалар. Чыкканда барсы бергә:

Ашык әйдә, чык әкерен

Сүз әйтми сиңа беркем.

Балалар урыннарына килеп басалар.

Балалар светофорның ничә төсе булды һәм нинди алар?

Җ: Светофорның өч төсе буды

1. Кызыл 2. Сары 3. Яшел

Әйдәгез эле миңа светофорның үзен ясап күрсәтегез әле? Светофор ясыйлар булдырдыгыз балалар.

Безнең балалар светофор турында бер- ике шигырь сөйләп китәргә телиләр әле.

Урамны чыккан чакта,

 Башта карагыз чатка.

Анда яна зур фонарь-

Светофор диләр аңар.

һаман уяу була ул

Аннан гына сора юл.

Күзләре аның өчәү

Аның эше юл көйләү.

Кызыл ут — чыгу юк

Сары ут — сабыр ит

Яшел ут - юл ачык, әйдә чык

Светофорга карамасаң,

Ниләр була беләмсең?

Сезнең алда рәсемнәр

Юл чаты бу, күрәмсез.

Шөгелне йомгаклау.

Тәр: Без бүген нинди эшләр эшләдек, нәрсәләр белдек?

 Б: Сөйләдек, ясадык, уйнадык, җыйдык, шөгелләндек.



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль  районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Янил авылы балалар бакчасы»

“Юл хәрәкәте иминлеген саклау”

 Тәрбияче : Гайфуллина А.Ш.

Республикабыз юлларында автотранспорт саны арту, аларның тизлек ритмы үзгәрү, машиналарның эксплуатацияләү срокларының үтәлмәве, юл хәрәкәтенең көннән-көн арта баруы юл- транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычын көчәйтә. Кызганычка каршы, бу проблема балаларны да читләтеп үтми. Балаларыбызны юлда бәла – казалардан саклау өчен без – өлкәннәрдән – балаларны юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү буенча җитди һәм дәвамлы эш сорала. Ә бу әһәмиятле эшне исә мәктәпкәчә яшьтән үк башлау таләп ителә.

    Балаларга кечкенәдән үк юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү, аларда юлда йөрү күнекмәләре формалаштыру – балалар бакчасы тәрбиячеләренең изге бурычы.

    Бу бурычны үтәү өстендә Янил балалар бакчасы педагоглары эзлекле эш алып бара.

    Балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тотарга өйрәтүне  оештыру һәм үткәрүдә системалы якын килүне  берничә этапка аерып тормышка ашырабыз.

    Беренче этапта  система эшчәнлегенең төп максатларын һәм юнәлешләрен, составын һәм структурасын регламентлый торган норматив документлар әзерлибез.

    1. Юл йөрү куркынычсызлыгын өйрәтүче программалар

    2.Укыту-тәрбия планы

    3. Янил урта мәктәбе белән уртак эш планы

    4. Татарстан Республикасы  “ Юл хәрәкәте иминлеген фәнни һәм мәгариф                                      программаларын финанслау дирекциясе” дәүләт учреңдениясенең Кукмара     филиалы начальнигы Е.В.Яковлева белән килешенгән Юл йөрү кагыйдәләрен  (ЮЙК) өйрәтү буенча эш планы

     Икенче этапта  система эшчәнлеге юнәлешләрен тормышка ашыру өчен,                                                                             юлларда үзеңне хәвефсез тотарга өйрәтү буенча тәрбиячеләрнең белемен       күтәрү.

    Өченче этапта юлларда юл- транспорт травматизмын профилактикалау буенча педагогик процессны оештыру эшләре.

    Балаларны ЮЙК өйрәтү программасына нигезләнеп, үзебез туплаган методик кулланмаларны өйрәнеп һәр төркем балалары өчен перспектив планнар төзедек.

    Мәктәп белән эш планында да юл һәлакәтен кисәтү буенча чаралар тиешле урын алып тора. Балалар бакчасында алган белемнәр мәктәптә дә дәвамлы булуы без, тәрбиячеләр өчен, бик мөһим.

   Балаларга ЮЙК өйрәтүдә ЮХИДИ хезмәткәрләредә теләп катнашалар. Махсус форма киеп килгән инспектор абыйның сөйләгәннәре балаларга аеруча күңелле һәм үтемле.

   2008 нче уку елында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә безнең балалар бакчасында  “ Балаларның юлда куркынычсызлыгын саклау күнекмәләрен формалаштыруда интеграль якын килү” дигән темага алдынгы педагогик тәҗрибәне өйрәтү һәм тарату максатыннан  район балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен семинар уздырылды.  Быелгысы 2010-2011 нче уку елында балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү, тәҗрибә уртаклашу максатыннан декабрь аенда методик берләшмә тәрбиячеләре өчен семинар уздыру планлаштырылды.

   Балаларга төпле белем бирүдә – тәрбияче төп белгеч булып тора. Тәрбиячеләр бу өлкәдә белемнәрен күтәрү өстендә эшлиләр.

    Теләгән нәтиҗәләргә ирешү өчен, балаларга ЮЙК дәрес вакытында гына түгел, балалар эшчәнлегенең барлык төрләрендә өйрәтәбез ( иҗади уеннарда, сынлы сәнгать эшчәнлегендә, интеграцияләнгән дәрестә, саф һавада йөргәндә, иртәнге гимнастика вакытында). Шөгыльләрне музыка белән берлектә  алып бару, балаларда  ЮЙК өйрәнүгә күберәк кызыксыну уята. Яңа җырлар өйрәнгәндә җыр сүзләренә туры килә торган хәрәкәтләр куллану бик отышлы.Бу эшләр барысы да системалы рәвештә, планлаштырып эшләнә, һәм балаларның яшь һәм психофизиологик үзенчәлекләренә карап, материаллар акрынлап катлаулана бара. Безнең өчен иң әһәмиятлесе- ул балаларның куркынычсызлыгы, сәламәтлеге һәм гомере.

    Төркем бүлмәләрендә оештырылган ЮЙК почмаклары балаларда кызыксындыру уята, аларны уеннарда активлаштыра. Группадагы бу почмакларда балалар мөстәкыйль рәвештә уеннар оештыру өчен кирәкле атрибутлар булдырылган. Юл билгеләре, автотранспортның модель макетлары, авыл урамнары макеты, юл һәрәкәтен җайга салучының атрибутлары. Автотранспортның модель- макетларында балалар бакчага, кибеткә, мәктәпкә баралар.Уен вакытында ЮЙК үтәмисең икән, яшь инспектор шунда ук кисәтү ясый. Шушындый уен вакытында балалар үзләренең белемнәрен практикада ныгыталар, кирәк чакта дөрес карар кабул итәргә өйрәнәләр.

    Балаларның ЮЙК буенча белемнәрен арттыруда, үстерүдә тагын бер юнәлеш булып бәйрәмнәр, күңел ачу кичәләре тора. Безнең балалар бакчасында бу өлкәдә тәрбиячеләр иҗади эшлиләр.Алар балаларга аңлаешлы итеп үзләре сценарияләр төзиләр, эшкәртәләр. Балалар бу бәйрәмдә уйнап, биеп, җырлап, шигырьләр сөйләп ЮЙК буенча тормыш дәресләренә өйрәнәләр.

    Башкарган эшләребезнең нәтиҗәләре тиешле югарылыкта булсын өчен, ЮЙК буенча әти- әниләр белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Алар белән төрле кичәләр үткәрелә. Ачык ишекләр көнендә төп шөгыльләрдән тыш, әти-әниләр белән төрле уеннар оештырыла, балаларга кызыклырык, уйландырырлык итеп өстәл театрлары үткәрелә. Шулай ук, әти-әниләргә тәрбияче роленә кереп, уен- шөгыльләр үткәрергә мөмкинлек бирелә.

Әти-әниләр җыелышларында  балаларның юл-транспорт травматизмын булдырмау һәм кисәтү өчен әти-әниләргә киңәшләр, күрсәтмәләр, балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләре язылган белешмәлекләр таратыла. Шул эшнең күркәм, шатландырган нәтиҗәсе - ЮЙК буенча әти-әниләрнең белемнәре тиешенчә булуы. Моны без әти-әниләр өчен уздырган анкета сорауларына җаваплардан белдек.

    Безнең балалар бакчасы ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан уздырылган район конкурсларында актив катнаша һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешә. 2008 нче елда зурлар төркемендә тәрбияләнүче 1 бала рәсем конкурсында (Я - за мир на дорогах) катнашып икенче урынга лаек булды. 2009 нчы елда шундый ук конкурста катнашып 2 бала кызыксындыру бүләкләренә лаек булдылар.

    Тәрбиячеләрнең балалар һәм әти-әниләр белән системалы рәвештә тырышып, иҗади эшләвенең иң зур нәтиҗәсе – безнең бакчабызга йөрүче балалар белән юл- транспорт һәлакәтләренең булмавы.

   

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләрең  балаларының өй һәм балалар бакчасында сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту чаралары белән таныштыру....

Юл хәрәкәте иминлегенең 80 – еллыгын пропагандылау һәм тарихи мирас елына багышланган “Уткүзкәй – 2012” смотр – конкурсының эшкәртмәсе

Сценарий мероприятия по профилактике детского дорожного травматизма на татарском языке для старшего дошкольного возраста...

табигатьне саклау

https://cloud.mail.ru/public/J9i5/49dpEfEEV...

Балаларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау чаралары

Балаларның тормыш иминлеге нигезләре кагыйдәләренә өйрәтү...

«Халыкны саклау- телне саклау»

Презентация выступления на региональном семинаре - практикуме «Милли тэрбия-милли яшэешнен нигезе»"...